4 нче сыйныф "Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт"
план-конспект урока на тему

Губайдуллина Лейсан Равиловна

Дәрес барышы:

I. Оештыру:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Безнең бүгенге дәресебез үзенчәлекле (особенный) булыр. Без сезнең белән  сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебез Татарстан Республикасының бер шәһәре буенча булыр.

II. Актуальләштерү:

Әйдәгез әле искә төшереп китик, сез Татарстан турында нәрсә беләсез икән? (презентация)

Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

Татарстан флагында нинди төсләр бар?

Татарстанның дәүләт гимнын кем язган?

Татарстанның беренче президенты кем?

Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

 

 (Ишеккә шакыйлар, Казаннан чакыру хаты килә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon конспект47 КБ
Office presentation icon презентация1.35 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: "Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт"

Максатлар:

1. Укучыларны Казанның истәлекле урыннары белән таныштыру;

2. Балаларныӊ сөйләм телен, иҗади фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету;

3. Татар мәдәниятенә кызыксыну уяту, ихтирам хисе тәрбияләү;

Җиһазлау: сүзлек, презентация, рәсемнәр, чакыру хаты.

Ысуллар: хәбәр итү, уку, әңгәмә, сүзлек өстендә эш, өлешчә эзләнү.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату дәресе.

Дәрес барышы:

I. Оештыру:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Безнең бүгенге дәресебез үзенчәлекле (особенный) булыр. Без сезнең белән  сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебез Татарстан Республикасының бер шәһәре буенча булыр.

II. Актуальләштерү: 

Әйдәгез әле искә төшереп китик, сез Татарстан турында нәрсә беләсез икән? (презентация)

Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

Татарстан флагында нинди төсләр бар?

Татарстанның дәүләт гимнын кем язган?

Татарстанның беренче президенты кем?

Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

 (Ишеккә шакыйлар, Казаннан чакыру хаты килә)

Карагыз әле нинди матур чакыру хаты. Әйдәгез әле аны укып китик. Безне кая чакыралар икән? 

Кадерле дуслар!

Казан – 1000 еллык чал тарихы булган, үзенең истәлекле урыннары һәм милли хәзинәләре белән данлыклы борынгы шәһәр. Ул гасырлар буена  төрле милләт вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итеп тора.

Казан спорт чемпионнары тәрбияләгән шәһәр. Ул 2013 елгы Универсиада башкаласы. Без Сезне бу гүзәл шәһәр буенча гаҗәеп кызыклы сәяхәткә чакырабыз!

III. Төп өлеш:

Укучылар, сезнең Казанга сәяхәткә  барасыгыз киләме? Әйдәгез үзебез белән сүзлекләребезне дә алыйк. Алар безгә сәяхәттә ярдәм итәр. Сүзлекләрне ачыйк.

Сүзлек өстендә эш:

тарихи – исторические;

истәлекле урыннар – памятные         места;

мәчет – мечеть;

манара – башня (минарет);

Казан Кремле – Казанский Кремль;

Сөембикә манарасы – Башня Сююмбике;

Милли музей – Национальный музей.

Сәяхәтне башлыйбыз. (Укытучы текстны укый, балалар тыңлыйлар. Казанның истәлекле урыннары, тарихи биналары слайдларда чыгып бара). 

Күптән түгел без Казанга экскурсияга бардык. Казан – бик матур шәһәр. Анда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар. (Алар сезнең каршыгызда).  Сөембикә манарасы җиде катлы. Манара очында алтын ай бар.

Татарстанның Милли музее Кремль янында урнашкан. (Менә ул). Без музейда булдык. Безгә музей ошады.

(Укучылар текстны тагын бер тапкыр дәреслектән укыйлар)

Ягез, әйтегез инде:

1. Казанда нинди тарихи урыннар бар?

2. Казан Кремле нинди төстә?

3. Сөембикә манарасы ничә катлы (этаж)?

4. Милли Музей кайда урнашкан?

5. Сөембикә манарасы нинди төстә?

Физкультминутка!!! Бер укучы Татарстан шәһәре исемен әйтә. Әгәр дә беренче укучы Татарстан шәһәре исемен дөрес әйтсә, икенче укучы аны мактарга тиеш, яисә киресенчә. Мәсәлән:

1 нче укукчы: Зәй.

2 нче укучы: Син акыллы малай.

Хәзер мин сезгә җөмләләр таратам. Аларның тәртип буенча урнаштырырга кирәк булыр. (Төркемнәрдә эш)

1. Казан – бик матур шәһәр.

2. Күптән түгел без Казанга экскурсияга бардык.

3. Кремльдә Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар.

4. Сөембикә манарасының очында алтын ай бар.

IV. Йомгаклау:

1) Без сезнең белән Татарстанның иң борынгы шәһәрләренең берсе Казанга сәяхәткә бардык. Укучылар, алган белемнәребезне тест ярдәмендә тикшереп үтик.

Тест

1. Казан – яңа, яшь шәһәр.

                   а) Дөрес

          б) Дөрес түгел

2. Кол Шәриф мәчете җиде катлы.

           а) Дөрес

б) Дөрес түгел

3. Манара очында алтын ай бар.

           а) Дөрес

б) Дөрес түгел

4. Кремль янында университет бар.

                 а) Дөрес

б) Дөрес түгел

5. Татарстанның Милли Музее Кремль янында урнашкан.

           а) Дөрес

б) Дөрес түгел

2) Билгеләр кую.

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, саубулыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

Слайд 3

Татарстанның дәүләт символлары герб, флаг һәм гимн.

Слайд 4

Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

Слайд 5

Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән.

Слайд 6

Татарстан флагында нинди төсләр бар?

Слайд 7

Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар.

Слайд 8

Татарстанның дәүләт гимнын кем язган?

Слайд 9

Татарстанның дәүләт гимнын Рөстәм Яхин язган.

Слайд 10

Татарстанның Президенты кем?

Слайд 11

Татарстанның президенты Рөстәм Миннеханов.

Слайд 12

Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Слайд 13

Татарстанның башкаласы Казан шәһәре.

Слайд 14

Тема: Казанның тарихи истәлекле урыннары (Исторические памятные места Казани)

Слайд 15

Максатлар: 1. Казанның тарихи урыннары белән танышу; 2. Яңа сүзләрне истә калдыру; 3. Сораулар җавап бирү ярдәмендә Казан турында сөйләргә өйрәнү.

Слайд 16

Сүзлек өстендә эш: тарихи – исторические; истәлекле урыннар – памятные места; мәчет – мечеть; манара – башня (минарет); Казан Кремле – Казанский Кремль; Сөембикә манарасы – Башня Сююмбике; Милли музей – Национальный музей.

Слайд 17

Казанның тарихи урыннарына экскурсия.

Слайд 18

Казан – бик матур шәһәр

Слайд 19

Казан Кремле

Слайд 20

Кол Шәриф мәчете

Слайд 21

С өембикә манарасы

Слайд 22

Татарстанның милли музее

Слайд 23

ФИЗКУЛ ЬТМИНУТ!!!

Слайд 24

Сорауларга җавап бир: 1. Казанда нинди тарихи урыннар бар? 2. Казан Кремле нинди төстә? 3. Сөембикә манарасы ничә катлы (этаж)? 4. Милли Музей кайда урнашкан? 5. Сөембикә манарасы нинди төстә?

Слайд 25

Җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштыр. (79 нчы бит, 8 нче күнегү) 1. Казан – бик матур шәһәр. 2. Күптән түгел без Казанга экскурсияга бардык. 3. Кремл ь дә Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар. 4. Сөембикә манарасының очында алтын ай бар

Слайд 26

Тест: 1. Казан – я ңа, яшь шәһәр. а). Дөрес б). Дөрес түгел 2. Кол Шәриф мәчете җиде катлы. а). Дөрес б). Дөрес түгел 3 . Манара очында алтын ай бар. а). Дөрес б). Дөрес түгел 4. Кремл ь янында университет бар. а). Дөрес б). Дөрес түгел 5 . Татарстанны ң Милли Музее Кремл ь янында урнашкан. а). Дөрес б). Дөрес түгел

Слайд 27

Өй эше: 79 нчы бит, 11 нче күнегү Казан турында сөйләргә өйрән


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

"Үсемлекләрнең бүлекләре" темасына тест

Обобщающий тест по теме "Отделы растений"...

Казанның истәлекле урыннары.

Укучыларны  Казан  шәһәрендәге   истәлекле урыннар  белән таныштыру.Тата...

Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2013

Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2013 ...