Дәрес темасы: Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигыре.
учебно-методический материал (6 класс) на тему

Рахиева Альфия Назгатовна

6 нчы татар төркемендәге укучыларны Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигыре белән таныштыру һәм өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresnen_temasy_m.zh_.docx22.68 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыре.

Максат: 1. Белем бирү. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү

2. Үстерелешле (эшчәнлек) : ”Чәчәкләр” шигырен уку, анализлау, шигырьдә күтәрелгән проблемаларны ачыклау, логик фикерләү һәм коммуникатив компетенцияләрен  үстерү, актив эшчәнлекне булдыру

3. Тәрбияви: тормышка мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, тирә-ягыбызга сакчыл караш

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру (предмет күнекмәләре, әсәргә анализ ясау)

Шәхси УУГ: М.Җәлил әсәрләре белән кызыксыну уяту, уку һәм сөйләмне камилләштерү, парлап эшләгәндә бер-береңә игътибарлы булу, җаваплылык хисе тәрбияләү

Танып-белү УУГ: кирәкле мәгълүматны эзләп табу, сорауларга җавап бирү, уй- фикерне аңлап һәм ирекле оештыру

Коммуникатив УУГ:  үз фикереңне тиешле дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Регулятив УУГ: өйрәнгәннәрне истә тотып үз белемеңә, үз эшеңә бәя бирү

Предметара бәйләнеш: җыр, рәсем сәнгате, табигать белеме

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда эшләү

Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү

Укыту алымнары: дәреслектән уку, слайтлар белән эш, мөстәкыйль фикер белдерү, телдән җавап бирү, тәрҗемә итү

Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү

Җиһазлау: дәреслек (Татар әдәбияты. Ф.Г.Галимуллин, ... 6 класс), презентация, М.Җ. китапларыннан күргәзмә, рәсемнәр, карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Дәрескә әзерлекләрен тикшерү, уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар. Бер-беребезгә карап елмайыйк та, хәерле көн телик дусларга! (Хәерле көн телиләр) Барыгызга да уңышлар телим. Утырыгыз.

  1. Актуальләштерү.

-Укучылар, тыңлыйбыз. (“Бөек шагыйрь Муса Җәлил “дигән җыр куела) Нәрсә тыңладык? Җыр кем турында?. (Җаваплар тыңлана)

- Сезгә нинди темага өй эше бирелде? Нинди өй эше булды? (өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр, “Имән” шигыре буенча ясаган рәсемнәрен яклыйлар, М.Җәлил тормышы, иҗатына карата кроссвордларын тапшыралар)

 

  1. Яңа белемнәр формалаштыру.
  1. (Слайдта чәчәкләр рәсеме)

-Укучылар, нәрсәләр күрәсез?(...) Сез чәчәкләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?(...) Шулай итеп, без нәрсә турында сөйләшербез икән? (...)

- Әйе, чәчәкләр - тормышыбызның бизәкләре. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” исемле шигыре бар, бүген дәрестә шул шигырь белән танышырбыз. Шагыйрь бу шигырьне 1943 нче елның ноябрендә язган. Бу вакытта ул кайда була? (Әсирлектә)

           2) Башта сүзлек өстендә эшләп алыйк. (Слайдта сүзләр, рәсемнәр)

юансын-

нәркис-

сөмбел-

хөр ил –

дәвер –

Парларда җөмләләр төзетү.

3)  Проблемалы сорау кую. (Слайдта: -Бу шигырь нәрсә турында?) “Чәчәкләр” шигырен уку. Сорауга җавап алу. Чылбырлап укыту.

  1. Физкультминутка. –Укучылар, М.Җәлил сүзләренә язылган җырны искә төшереп, ял итеп алыйк әле. “ Сәгать” җыры.
  2. “Чәчәкләр” шигырен анализлау. Парларга сораулар бирү. Әзерләнергә вакыт бирелә. Җаваплар тыңлана.
  • Муса Җәлил “Чәчәкләр” шигырендә кемнәргә мөрәҗәгать итә? (М.Җ. “Ч...” шигырендә балаларга мөрәҗәгать итә)
  • “Ил өчен барды бу зур көрәш”,  ди шагыйрь, сүз нинди көрәш турында бара? Шул юлларны табып укыту. (Бөек Ватан сугышы турында бара. Мәсәлән: “.....” юллар.)

  • “Җир-ананың йөрәге яралы” дигәнне ничек аңлыйсыз? ( Сугыш бөтен нәрсәләрне җимерә, кешеләр үлә, аларның каннары җиргә тама)

  • “Киселде күп батыр тормышлар,

         Янды зур калалар, авыллар, ...дигән юлларны укыгач, сезнең күз алдына нинди күренешләр килә? (Киселде ул үлде мәгънәсендә. Каты сугыш булган. Күп кешеләр һәлак булганнар. Янгыннар шәһәр, авылларны бетергәннәр)

  • Шагыйрь бу шигырендә балаларны нәрсәләр белән чагыштыра? Ни өчен? Чагыштыруларны табып укыгыз. (Шагыйрь бу шигырендә балаларны

гөлләр, чәчәкләр белән чагыштыра. Чөнки алар икесе дә охшаш, бертөсле матурлар.

 ( Юлларны уку)

  • Тексттан сынландыруларны табып укыгыз. Автор сынландыруларны нинди максат белән куллана? Алар шигырьнең аһәңен ничек үзгәртә? (Сынландыруларны уку. Бу юлларда җанлы әйберләрдә була торган үзенчәлекләрне табигать күренешләренә күчереп сурәтли. Алар шигырьнең аһәңен тагын да арттыралар.)

  • Ни өчен шигырь “Чәчәкләр” дип атала? (Чәчәкләр балалар белән чагыштырыла. Шигырьдә чәчәкләр дә, балалар да матур, тыныч  тормышны күрсәтүчеләр)

  • Шигырьдә нинди хисләр өстенлек итә? (Шигырьдә  без шатлык хисләрен күрәбез, чөнки инде сугыш беткән. Сугышчыларыбыз дошманны җиңгән)

  1. Укучыларның уй-фикерләрен тыңлаганнан соң бергәләп нәтиҗә чыгару. Шигырьнең төп темасын билгеләү, нәтиҗә ясату.
  • Әйе, укучылар сугыш булган урыннарда хәзер матур чәчәкләр үсә, бу - җиңүчеләребезгә табигатьнең бүләге. Шигырь белән таныштык. Нинди нәтиҗә ясый алабыз?  ( Шигырь табигатьнең матурлыгы, сугыш, батырларның үлемсезлеге турында. М.Җәлил төрмәдә булса да, шундый матур шигырь язган. Димәк ул, батыр булган, туган илен бик яраткан һәм балаларны да туган илләрен яратырга чакыра. Җирдә тыныч тормыш булуын тели.)

  1. Белемнәрне ныгыту.  Шигырь буенча тест яздыру. Бер-берсенең эшләрен тикшереп билге куйдырту.

1. М.Җәлил “Чәчәкләр “ шигырен кайда яза?

1) мәдрәсәдә  2) Мәскәүдә 3) әсирлектә

2. Шагыйрь балаларны кая өнди?

1) урманга 2) болынга 3) кырга

3. Ул балаларны нәрсә белән чагыштыра?

1) яз  2) кояш 3) гөлләр

 4. Ил өчен нинди көрәш бара?

 1) зур 2) күп 3) җиңел

5. Шагыйрьнең теләкләре нинди?

1) җирдә тынычлык булу 2)  шигырьләр язу 3) чәчәкләр җыю                                                                  

6. Шигырь нинди хисләр белән языла?

1) сагыну 2) шатлык 3) кайгыру

  1. Рефлексия. Парталардагы карточкаларда язалар. Җыеп алу.

Мин белдем: ...

Кызыклы булды: ...

Авыр булды: ...

Мине гаҗәпләндерде: ...

Мин “     “ ле билгесенә лаек.

 6. Өй эше. 1. Шигырьне укырга һәм  3 куплетны  ятларга.

                2. Шигырьдәге чагыштыруларны, сынландыруларны язып алырга.

                3. Шигырьне сәнгатьле укырга.

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Җәлил турында уйланулар...

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.doc, Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.

Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.doc, Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы....