"Сак-Сок" бәетен сәхнәләштерү.
материал по теме

Халык авыз иҗатының иң матур үрнәкләреннән булган "Сак-Сок" бәете белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sak-sok.docx16.48 КБ

Предварительный просмотр:

Сак-Сок  бәетен сәхнәләштерү.

Алып баручы:

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак белән Сокнының бәетен ишетәсе.

Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,

Сак белән Сокның бәетен ишет.

Өй күренеше. Ике бертуган малай уктан атышып йөриләр. Ул да булмады, мендәр алып,  сугыша ук башладылар. Шулвакыт әниләре эштән кайтып керә һәм ачуланып ташлый.

Әни: (залга карап)

Урак урдым көннәр буе

Кайнар кояш астында.

Өйгә кайттым  арып-талып,

Балаларым янына.

Балаларым уйламый да:

Әллә бар мин, әллә юк.

Көннәр буе сугышып,

Вакытларын тик уздыра.

(Балаларына ачу белән:)

Болай сугышып гомер иткәнче,

Кош баласы булыгыз!

Сак-Сок булып карурманга

Барыгыз, очып китегез!

Шунда ук малайларга канат чыга һәм алар очып китәләр.

Әни:   Улларым, балакайларым! (Үкереп елый)

Нишләдем мин, шишләдем?

Ачуымнан очырдым бит

Каргап ике баламны.

Урман күренеше. Агачлар арасыннан Сак-Сок тавышы ишетелә: “Абыем.... Апаем.....” Сәхнәгә кош сурәтендә ике малай килеп чыга.

1нче малай:

Әнкәй орышты тимер ук өчен,

Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

2нче малай:

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,

Әнкәй каргады безне ачудан.

1нче малай:

Урыныбыз урман,икебез туган,

Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.

2нче малай:

Өйгән кибәнне җилләр тарата,

Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.

Сак белән Сок агач артына кереп китә. Сәхнә уртасына кайгыдан картайган әни белән әти чыга.

Әни:

Ике баламны очар кош итеп,

Мин очырдым кара урманга.

Әйтегезче кайгы белән тулган анага,

Миңа хәзер инде нишләргә?

Әти:

Мин калдырдым, өйдә торсын, дип,

Әниләре  каргады, Сак-Сок булсын, дип.

Әни:  

Самавыр куйдым, чәйләр эчердем.

Эчеп бетергәч, каргап очырдым.

Әти: 

Җәйгән җәймәмнең калды яртысы.

Ике баламның калмады берсе.

Агач артыннан Сак белән Сокның тавышы ишетелә.

1нче малай:

Сак-Сок булгач, дөнья гиздек без,

Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.

2нче малай:

Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,

Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем.

Әни:

Ике баламны очар кош итеп,

Мин очырдым кара урманга.

Әйтегезче кайгы белән тулган анага,

Миңа хәзер инде нишләргә?

Барысы да алга чыгып басты.

Алып баручы:

Без күрсәттек “Сак-Сок” бәетен

Гыйбрәт алсыннар диеп.

Туганны туган күреп,

Тату торсыннар, диеп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

Күпбуыннар тапкырчыгышы темасын гомүмиләштерү.

Күпбуыннар тапкырчыгышы темасын гомүмиләштерү....