эссе
статья на тему

Васильева Гульназ Фазиловна

Бүгенге көндә мин бик бәхетле : мине аңлаган, һәрвакыт миңа терәк булырлык гаиләм, яраткан эшем, ярдәмчел хезмәттәшләрем, мине хөрмәт иткән укучыларым һәм әти - әниләрем бар. Димәк, язмыш мин кар бөртегедәй читкә атмаган, ә, бәлкем, үз төбәгемдә укытучы буларак таныткан. Язылмаган китап битләрен ничек тутырабыз, никадәр томнар язачакбыз – бу үзебездән, тормышны ничек, ни рәвешле көйләвебездән тора.  Тормыш дәфтәремә «Укытучы» дип язып куйган. Бу -минем  язмышым , табышларым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx19.73 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Субаш төп гомуми белем мәктәбе

Эссе

“Минем педагогик эшчәнлегем”

Язды: Васильева Гөлназ Фазил кызы                                      югары  категорияле

           татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

   Ябалак – ябалак кар явып торган мизгелдә ап – ак кар өстенә басып балаларча самими кыз бала килә. Тирә - як ап- ак, ә кыз күңеле - язылмаган китап бите. Бер – бер артлы ачыла торган битләргә кызның балачак хыяллары, максатлары, киләчәктә йөкләнәчәк вазифасы язылган. Бөтерелеп – бөтерелеп кар ява. Замана шаукымы да безне әнә шулай кар бөртекләре кебек бөтереп – бөтереп ала. Әле күккә ыргыта, әле салкын суга ташлый, әле кочагына кысып алып, нарасый баланы юаткан кебек юата.

      Сабый чак, гамьсез яшьлек еллары инде күптән артта калды. Тормыш алга барган саен, әнә шул үткән елларга кире әйләнеп карап нәтиҗә ясыйсың. Язмыш тарафыннан бирелгән вазифаларны аклый алдыкмы, үзебез сайлаган укытучы һөнәренә тап төшермәдекме, максатларны үти алдыкмы, балаларның ихтирамын, мәхәббәтен яулый алдыкмы, башкарган эшләребезнең нәтиҗәләре куандырырлыкмы, безгә ышанган әти - әниләрнең ышанычын акладыкмы, гомумән, алар безне аңлыймы? Әлеге бихисап сорауларны көндәлек үз алдыбызга куябыз. Кайвакыт кайсыдыр туры килеп җитмәсә, җавап эзләргә уңайсызланабыз, җавапсыз калдырабыз… Ә, бәлки, барлык кыенлыкларга, авырлыкларга, мәшәкатьләргә кул селтәп, баланың булдыксызлыгына, тәрбиясезлегенә, укымыйча, дәрес хәзерләмичә йөрүенә сылтагадыр. Нәкъ страус кебек, «башны комга гына тыгаргадыр», бәлкем. Бу юлны сайлаган  укытучы тормыштан артка калып, булганына гына шөкер итеп яшәүчедер. Бер мизгелгә генә туктап уйланса, ияләнелгән гадәти тормышыннан үзен йолкып алып, хаталарын төзәтеп, үзен үзгәртергә мәҗбүр итәр иде. «Яткан ташны мүк баса» дигән татар халык мәкале бу очракта бик үтемле кулланыла. Интернет, югары технологияләр  заманында артка калмас өчен, бар көчеңне, түземлегеңне, идеяләреңне баетып эшләргә генә кала.

             Бүгенге җәмгыятьтә укытучы һөнәрен диңгездәге штормга каршы чыккан җилкәнле корабка тиңләр идем. Үз сүзендә нык торучы, фән – мәгариф яңалыкларын колачлап алучы, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек технологияләрне кулланучы, даими хәрәкәттә, эзләнүдә, үзе артыннан ничәмә ничә баланы җил – яңгыр тидерми ияртеп баручы, син – укытучы! Син - штормны җиңүче, син – иң авыр йөкне күтәрүче, син – үзең юл ярып, билгеле бер юнәлештә эшләүче, син – бүгенге авыр  буталчык заманда балаларның күңеленә «ачкыч табучы», син – зур хәрефләрдән генә язылырга хаклы - Укытучы!

     Бүгенгесе көндә сәгатьнең һәр минуты да кадерле. Укытучы укучылардан артка калмас өчен, компьютер, фән – техника казанышынөйрәнә, интернетка кереп, дәрес өчен кирәкле материалларны эзли, дәреслеккә генә ябышып ятмас өчен, укучыларны кызыксындыру максатыннан, төрле презентацияләр, проектлар, видеотасмалар  эшли. Җанлы, заманча дәрес, класстан тыш чаралар үткәрергә омтыла. Укучылар үзләрен күрсәтә белергә омтылсыннар дип, алардагы сәләтләрне ачып, талантларын күтәрергә омтыла, төрле – төрле фәнни – гамәли коңференцияләрдә катнаштыра. Класстан тыш чараларда яңа әдәби әсәрләргә тәкъдир итү кичәләре оештыра, балаларны матур әдәбият белән кызыксындырырга омтыла. Төрле сайттлардан (http://tatar.kazan.ru/, http://www.tatar.ru/, http://mon.tatar.ru/, http:/edu.tatar.ru/, http://www.google.ru/,   http://www.openclass.ru/ файдалы, кызыклы  мәгълүматлар алып, укучыларны могҗизалы белем дөньясына тарта.

                Мәктәпләрдә хәзерге белем бирү системасы балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бертөрле калыплашкан алымнарыннан арына бара. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек мәктәпләрдә иҗади эшләү өчен һәр укытучыга тулы ирек бирелә. Чөнки җәмгыятьнең нигезен һәрьяктан камил үсешкә ирешкән, тирәнтен мөстәкыйль фикерли белүче һәм иҗади сәләткә ия булган шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләтне вакытында ачыклау һәм аны билгеле бер юнәлештә үстерү – тел һәм әдәбият укытучысының төп бурычы ул. Ничек, ни рәвешле, нинди юнәлештә үстерү турында уйланырга, эзләнергә, исбатларга, дәлилләргә һәм иң мөһиме: иҗат итә белергә кирәк.

              Дәресләрдә мин үстерелешле укыту, компьютер, проектлар, эзләнү технологияләрен  кулланам.  Яңалыкны, күнекмәгән эшне башкару, үземне үзгәртеп кору башта авыр барды. Әлеге технологияне өйрәнеп, үземә күп кенә нәтиҗәләр ясадым.

              Беренчедән, дәрестә укучыларым мине тыңлап, билгеле бер калыпка гына салынган сорауларга гына җавап бирәләр. Икенчедән, үз фикерләрен дәлилләп, исбат итәргә кыенсыналар.  Өченчедән, укучыларда бернинди дә үсеш күренми. Шушы торышта гына калсак, бала бит мөстәкыйль фикер дә йөртергә өйрәнми кала, кемнеңдер җавап биргәнен көтеп, әйтәсе килгән фикерен дә әйтә алмый кала. Укучыларым төркемнәрдә эшли башлагач, бер – берсенең фикерен тыңлап, ялгышларын төзәтеп, өстәмәләр кертеп, бер – берләренә хак бәя куярга өйрәнделәр. Компьютердан үз эшчәнлекләренә нәтиҗәләр күрү – аларда җваплылык тәрбияләде. Үзара җылы атмосфера, бер – беребезне аңлап эш итү – балаларда күңел күтәренкелеге, үз – үзләренә ышаныч тудырды.

    Димәк, укучы дәрестә алган белеменең нәтиҗәсен күрә, файдалана, бәяли белә икән – бу аның өчен дә, минем өчен дә куаныч. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү – минем төп педагогик фәлсәфәм. Аларны канатландырып тору – үсешкә ирешүнең төп алшарты. «Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп иҗади эшли белү сәләте кыйммәт», -дип әйтелә  татар халык мәкалендә.

   Бер – бер артлы тезелеп үтелгән еллар заяга узмаган, сәләтле укучыларым район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда, олипиадаларда лаеклы урын алалар. Белгечлегем буенча уку йортына да кергәннәре, инде минем эздән килүчеләре дә бар. Ышанычлы адымнар белән алга барырга кирәклеген күңелем белән сизәм. Үземнең эш системам, үз юлым бар. Дәрес эшкәртмәләрем һәм конференциядә ясаган чыгышларым, укучыларның ныклы адымнар белән фәнни – гамәли конференцияләрдә чыгыш ясаулары, эш тәҗрибәм «Ачык дәрес» газетасында, мәкаләләр төрле басмаларда  басыла. Интернета хезмәттәшләрем белән үзара элемтәдә тору – вакыт ягыннан да тиз һәм кирәкле материал буенча фикер алышу да уңайлы.

   Бүгенге көндә мин бик бәхетле : мине аңлаган, һәрвакыт миңа терәк булырлык гаиләм, яраткан эшем, ярдәмчел хезмәттәшләрем, мине хөрмәт иткән укучыларым һәм әти - әниләрем бар. Димәк, язмыш мин кар бөртегедәй читкә атмаган, ә, бәлкем, үз төбәгемдә укытучы буларак таныткан. Язылмаган китап битләрен ничек тутырабыз, никадәр томнар язачакбыз – бу үзебездән, тормышны ничек, ни рәвешле көйләвебездән тора.  Тормыш дәфтәремә «Укытучы» дип язып куйган. Бу -минем  язмышым , табышларым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...