торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р
материал на тему

Гарипова Роза Рафисовна

торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл torle_temaga_tabyshmaklar.docx33.68 КБ

Предварительный просмотр:

Яшел шәлен ябынып

Каршы ала май аен.

Бу агачны сез беләсез,

Исеме аның (каен).

Җил-давылга бирешмәскә

Башкаен түбән игән.

Югыйсә, иң горур агач

Урман батыры (имән).

Озын матур күлмәк кигән

Әллә инде ул җырчы?

Тирә-якны бизәп тора

Яшел күлмәкле ( чыршы).

Тукай яткан төпләрендә

Хәл җыеп,күккә карап.

Гаскәр кеби рәт-рәт тора

Урманда биек (нарат).

Агачта үсә,

Өзелеп төшә,

Тәгәрәп китә

Һәркемгә җитә.(алма)

Әби белән җыйган чаклар

Төшә һәрвакыт искә.

Урман, болыннарда үсә

Матур чәчәк (мәтрүшкә).

Кагылсаң, бер дә кызганмый

Кулыңны өтеп ала.

Шаярып кына булса да,

Кагыла күрмә аңа! (кычыткан)

Бер ягы шома, ямь-яшел.

Аксыл икенче ягы.

Дару итеп кулланалар.

(Үги ана) яфрагын.

Базарда сатып алабыз

Ак җимеш, кара җимеш.

Бакчабызда чәчәк ата

Бик файдалы (гөлҗимеш).

Ап-ак таҗлы бу чәчәккә

Кемнәр карап сокланмас.

Дару икәнен белсәләр,

Беркем җыймыйча калмас. (ромашка)

Салкын тиеп авырыганда

Чыгар сиңа кирәге.

Бакчада кызарып пешә

Татлы (кура җиләге).

«Өзәм»,-диеп үрелмәгез,

Аланнарда азая.

Кар астыннан шытып чыга

Искиткеч (умырзая).

Эшләпәсе башында

Үзе куак астында. (гөмбә)

Һәркөн иртән әбием җыя

Күкәйне савыт-савыт

Ни бирә икән аларны?

Әлбәттә, юмарт (тавык),

Киям оекбаш, бияләй

Бәйли алам мин шарф.

Йоным бетсә, таба алам.

Бирә,жәлләми (сарык).

Кәбестә куйсаң алдына,

Ашый ул әрҗә-әрҗә.

Сөт җыядыр, шулай итеп,

Озын сакаллы (кәҗә)

Сөт, каймак,эремчек, катык-

Барысы да аның сые.

Сыйласагыз сез дә аны,

Рәхмәтле булыр (сыер)

Аннан башка барып чыкмый

Тавыкларның бер җыры.

Башлап җырлаучы, солист та.

Аларның дережёры.(әтәч)

        

Күседән саклауны онытып,

Ялт иттергән ак майны.

Үзе генә ашап куйган,

Чакырмаган Акбайны.(«Карак песи»)

Хуҗалыкта ул эшче

Башкара авыр эшне.

Сабан туенда чабышкы

Калдырмый бер ярышны. (ат)

Кызыл башмагын салмыйча,

Килә дә суга чума.

Судан чыланмыйча чыга.

Ничек шулай булдыра? (каз)

Яз килүне хәбәр итә-

 Кунып сайрый бер кошчык.

Барыгыз да аны белә:

Купшы җырчы-(сыерчык).

Талга кунып җырын суза,

Һәр көн саен, таң тугач.

Кеп-кечкенә моңлы кошчык

Исеме аның –(сандугач).

Оясын бик тырышып үрә,

Тыныч урын сайлагач.

Нәни кошчыгын үстерә

Сылу, җитез (карлыгач).

Көз килеп җитсә

Алар көньякта.

Язын кайталар

Сагынып бу якка. (кошлар)

Кыстый-кыстый ашаталар

Һич тә булмый кыстамый.

Бу ризыкны һәркем белә

Тәмле, кайнар (кыстыбый).

Җимеш, дөге, корт салалар,

Кат-катлап өя-өя.

Татар халкы бу ризыкны

Гомер-гомергә сөя. (гөбәдия)

Сары, баллы, гәрәбәдәй

Авызда эриячәк.

Авыз итмичә калмагыз

Бу мили ризык- (чәкчәк).

Килегез табын янына,

Һәркемгә чыгар өлеш.

Өстәл уртасында тора

Кап-кайнар, тәмле (бәлеш).

Түгел түгәрәк, озынча

Була алмый ул шакмак.

Бәрәңге, иттән, суганнан

Пешерәләр (өчпочмак).

 

Язын,җәен,көзен булмый,

Ул бары тик кышта бар.

Аяк астында кыштырдый

Ап-ак, чиста, салкын (кар).

Сөңге кебек эленеп тора,

Яз җитсә түбәләрдән.

Кояш җылыта башласа,

Тама башлый түбәнгә. (боз)

Йөзәләр алар югары,

Булмый бит һич тә тотып.

Алдан йөзеп килә Ана,

Аннары Бала (болыт).

Анда йөрми трамвай, метро,

Шау-гөр килми урамнар.

Тирә-ягы басу,кырлар,

Куе яшел урманнар.(авыл)

Елмаеп килеп чыга да

Кәефләр күтәрелә.

Аның нурлары аркылы

Җиргә җылы бөркелә. (кояш)

Агач яфракларын өзә,

Кышын күтәрә буран,

Болытларны куып китә.

Кайдан аладыр дәрман? (җил)

Яңгырдан соң кояш чыкты,

Болытлар да югалды.

Җиде төстәге көянтә

Һавада пәйда булды. (көянтә)

Агачта үсә

Өзелеп төшә.

Тәгәрәп китә

Һәркемгә җитә.(алма)

Кешегә дус,

Песигә дошман.(эт)

Боз түгел үзе,

Баллы һәм тәмле.(туңдырма)

Кышын йокларга ята,

Җәен җиләк ярата. (аю)

Колак какмый ул

Ит һәм балыктан.

Тычкан,күсенең

Барсын куркыткан. (песи)

Көз килеп җитсә

Алар көньякта.

Язын кайталар

Сагынып бу якка. (Кошлар)

Түп-түгәрәк,кап-кара

Җыйган әнием бакчада.

Витаминнар күп анда

Нәрсә бу, әйтеп кара. (карлыган)

Аны казып алалар

Яраталар балалар.

Куе сары төстәге

Ни икән бу, әйт әле. (кишер)

Кат-кат тун кигән өскә.

Түгәрәк, сары төстә.

Кәбестәдән кечерәк

Елата ул, әрчемә! ( суган)

Аны салса, пешкән аш

Керә кып-кызыл төскә.

Минем әни тылсымчымы?

Нәрсә соң ул, кем белә? ( чөгендер)

Куян , кәҗәләр өчен

Бик тәмледер бу ризык.

Кешеләр дә яраталар

Ни икән бу, вәт кызык! ( кәбестә)

Энәләре күп булса да

Берсен дә югалтмаган.

Рәт-рәт итеп барсын да

Йомгакка кадап  куйган. (керпе)

Кар ялтырый эчемдә,

Кыш үзе яши миндә.

Ризыклар төрле-төрледән

Ошаганын ал син дә. (суыткыч)

Бер кулы белән безне каршылый

Икенчесе белән озата. (ишек)

Тик кенә торасым килми,

Кулдан-кулга сикерәм.

Тота алсаң, тотып кара.

Мин бит бик тиз йөгерәм.(туп)

Төрле сорауга җавапны

Кирәк икән, эзләп тап!

Өстәлеңдә булсын һәрчак

Синең ярдәмчең (китап).

Аннан башка дәресләрне

Мин яхшы белә алмам.

Барын да язып бара ул,

Иң якын дустым (каләм).

Укучының сумкасында

Сызыклы, йә шакмаклы.

Өйдә онытылып калган дип

Рәнҗетмәгез ,сез, аны. (дәфтәр)

Кая гына алып бармый,

Ниләр генә күрсәтми!

Карый торгач йоклап китәм.

Ул миңа бер сүз әйтми. ( телевизор)

Башкаларны көтеп тормый

Икәү алдан баралар.

Артларыннан һич калышмый

Тәгәри тагын бер пар.(тәгәрмәчләр)

Көн дә Маратны уята,

Йөри дә йөри келт-келт.

« Дәресеңә соңга калма,

Мәктәбеңә кит,син, кит!» (сәгать)

Без сөйләшкән вакытта

Ул һаман эштә.

Сөйләшмичә торган чакта,

Ул да ял итә.(тел)

Утыз ике бертуган

Бер җылы өйгә тулган.(тешләр)

Песидә дә, эттә дә,

Кошларда, кешедә дә-

Һәркайсысында ике

Зәңгәр төстә минеке.(күзләр)

Әгәр башыңда булмаса,

Бик тә сәер тоелыр.

Кызлар аны матурлап,

Тарап, үреп куялар. (чәч)

Юа-юа юкарса да,

Югалтмый ул хуш исен.

Югалганчы юынып кал,

Ю кулыңны, йә битне. (сабын)

Түп-түгәрәк,кап-кара

Җыйган әнием бакчада.

Витаминнар күп анда

Нәрсә бу, әйтеп кара. (карлыган)

Аны казып алалар

Яраталар балалар.

Куе сары төстәге

Ни икән бу, әйт әле. (кишер)

Кат-кат тун кигән өскә.

Түгәрәк, сары төстә.

Кәбестәдән кечерәк

Елата ул, әрчемә! ( суган)

Аны салса, пешкән аш

Керә кып-кызыл төскә.

Минем әни тылсымчымы?

Нәрсә соң ул, кем белә? ( чөгендер)

Куян , кәҗәләр өчен

Бик тәмледер бу ризык.

Кешеләр дә яраталар

Ни икән бу, вәт кызык! ( кәбестә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табышмаклар кичәсе.

 Табышмаклар кичәсе 1нче алып баручы.Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!2нче алып баручы.Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.1нче алып баручы.Себер татар...

Жизнь и творчество народного поэта Башкортостана Рами Гарипова.

Данную презентацию можно использовать при изучении биографии и творчества народного поэта Башкортостана Рами Гарипова. В даннай работе собраны очень много фотографий из жизни поэта, которые трудно най...

табышмаклар кичәсе.

Табышмаклар кичәсенең план- конспекты...

Музыка – ты жизнь моя, моя работа! Гарипова Г.Х. «МБОУ Биектауская СОШ»

Музыка – ты жизнь моя, моя работа! Каждый раз волнуешь сердце вновь. Лишь едва тебя услышу - в сердце исчезает боль… Без тебя не мыслю жизни, тесен этот мир грешной, Лишь...

Разработка урока по географии учителя МБОУ СОШ № 15 г. Зеленодольска РТ Гариповой Джамили Наильевны. Тема: «Население и трудовые ресурсы Республики Татарстан».

По данным переписи населения 2010 года на территории РТ проживало 3 786 488 человек.По численности населения РТ занимает 8 место среди регионов России.Плотность населения РТ  55 чел/кв...

Урок " Творчество Рами Гарипова"

Урок на башкирском языке. Рассчитан для учителей башкирского языка в среднем звене....

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"...