Кешелек мәнфәгатьләрен кайгыртучы ватанпәрвәр галим
статья на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Кешелек мәнфәгатьләрен кайгыртучы ватанпәрвәр галим

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon keshelek_mnfgaten_kaygyrtuchy_vatanprvr_galim.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

РӨСТӘМ СӘЙФУЛЛА УЛЫ БАКИРОВ – КЕШЕЛЕК МӘНФӘГАТЕН КАЙГЫРТУЧЫ ВАТАНПӘРВӘР ГАЛИМ

     

Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна, Татарстан Республикасы Чүпрәле Муниципаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Берничә чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булган, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, югары квалификацияле хирург, медицина фәннәре кандидаты, Казан шәһәрендәге 18 нче хастаханәнең баш табибы  Бакиров Рөстәм Сәйфулла улы турында сөйләргә җыенуым тикмәгә генә түгел. Ул минем авылдашым, 26 ел буе хезмәт куйган мәктәбемнең дә чыгарылыш сыйныф укучысы һәм миңа Рөстәм Сәйфулловичның фидакарьлеге шәхсән таныш, чөнки аның тырышлыгы белән оештырылган күп кенә чараларда үземә дә катнашырга туры килде. Эзләнү эшемдә мин әлеге мөхтәрәм шәхеснең  хезмәт юлына гомуми күзәтү ясадым һәм туган районыбыз өчен кылган игелекле гамәлләренә киңрәк тукталырга тырыштым.  

Рөстәм Бакиров 1954нче елның 25нче апрелендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында абруйлы, тырыш, белемгә омтылучан Сәйфулла һәм Рауза Бакировлар гаиләсендә дөньяга килә. Татар Бизнәсе сигезьеллык мәктәбендә, Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укыган елларда  ук җаваплы, үз сүзен кыю әйтә белүче буларак аерылып тора. Табиб һөнәрен сайларга да мәктәп елларында ук хыяллана башлый (аның бу сыйфатлары укытучылары К.Ш.Насретдинова [1.183] һәм Р.Г.Фәсхетдинованың [1.182]   истәлекләрендә чагыла).

Тәвәккәл, максатка ирешүчән егетнең хыяллары чынга аша: 1978нче елда С.В.Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый.  Хезмәт юлын Түбән Кама шәһәре үзәк хастаханәсенең  хирургия бүлегендә 1978 – 1979нчы елларда врач-интерн, 1979  – 1982нче елларда врач-хирург буларак башлап җибәрә. 1982 – 1984нче елларда Казан медицина институтында ординатурада тәҗрибә туплый. 1984 – 1994нче елларда Түбән Камада хирургия бүлеге мөдире булып эшли. 1994нче елдан бирле,  менә инде 21 ел буе,  Казан шәһәренең 18нче хастаханәсендә баш табиб вазифасын намус белән башкара.  Моны  ТР Дәүләт Советы депутаты  Рәшит Апаков  сүзләре дә раслап тора: “Хастаханәгә баш табиб булып Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров килгәч, аның матди-техник базасы тагын да киңәйде. Ул Идел буе районының консультация-диагностика үзәгенә әйләнде. Эндохирургия операцияләре ясау буенча Идел буе төбәгендә  –  беренче урында, ә Россия күләмендә икенче урында торган клиник хастаханә ул.” [1.338 ]

Тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә Р.С.Бакировның  баш табиб һәм  хирург буларак даны бөтен илгә таныла. Аның  тырышлыгы белән дәваланып аякка баскан кешеләрдән бик күп рәхмәт хатлары килә.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,

 Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә,

 Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә! [1.518 ] – дип тәмамлый үзенең рәхмәт хатын Х. Гыйбадуллин.

Рөстәм Сәйфулловичның фидакарь хезмәте  ил күәмендә югары бәяләнә: 1992нче елда “Татарстан Республикасының Атказанган табибы”,  2004нче елда “Россия Федерациясенең Атказанган табибы” дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Рөстәм Сәйфуллович Бакиров – актив җәмәгать эшлеклесе. Казан шәһәрендәге ташландык балалар өчен эшләп килгән приют-хастаханәнең рәсми опекуны; шәһәр халкы сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитны саклау буенча даими комиссия әгъзасы;  сәламәтлек саклауны югары категорияле оештыручы;  мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзасы; 1991 – 1995нче елларда Татарстан Республикасы Югары Советының  12нче чакырылыш депутаты; 2009 – 2014нче елларда Татарстан Республикасы Дәүләт советының дүртенче чакырылыш депутаты; 2015нче елның сентябреннән Казан шәһәр Думасы депутаты. “Бердәм Россия” партиясе, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе һәм социаль сәясәт буенча ТР Дәүләт Советы комитеты  әгъзасы  [2].

Нинди генә бөеклекләргә ирешсә дә,  күренекле галим Рөстәм Бакиров үзенең авыл баласы булуын бервакытта да исеннән чыгармый: “Без бит – авыл малайлары. Казанда гына түгел, Парижда, Мисырда – пирамидалар иленә барып яшәсәк тә, шул ук авыл малайлары булып калырбыз,”  [1. 534]  – ди ул,  горурланып.  Әти-әни, Туган җир,  туган як, туган авыл, авылдашлар  –  кеше өчен иң изге төшенчәләр. Менә шушы хакыйкатьне күңеленә ана сөте белән сеңдергән галим тугыз архивта (шул исәптән Казан һәм Мәскәү архивларында) эзләнеп, нәсел тамырларын барлап,  шәҗәрәсен төзи; әби-бабаларыбызның кендек каны тамган изге җиребезнең  тарихы турында эзләнү эшенә керешә, бу эшкә күп кенә тарихчы галимнәрне җәлеп итә. “Изге эшкә салават!”  – дип, юкка гына әйтми шул халкыбыз, тырышлык бушка китми: 2011нче елда Татар Бизнәсе авылының мең еллык тарихы ачыкланды.  Халкыбызның милли-дини үзаңлы, тырыш, белемгә, киләчәккә омтылучанлыгын яктырткан авыл эмблемасы барлыкка килде.

Р.С.Бакиров моның белән генә чикләнеп калмады, ул мең еллык шанлы тарихлы туган авылыбызның, шуның белән бергә районыбызның  данын әйләнә-тирәгә таныту, күркәм сыйфатларын үрнәк итеп күрсәтүне максат итеп куйды һәм моңа да иреште. Моның өчен күп төрле нәтиҗәле чаралар оештырды. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

Р.С.Бакиров тырышлыгы белән энциклопедик рухта өч мең тиражлы, 560 битле аналогы булмаган китап чыгарылды: “Безнең тамырлар Бизнәдә!..”.  Әлеге китапта Татарстан Республикасының Чүпрәле районындагы меңьеллык татар Бизнәсе авылының үткән һәм хәзерге тарихы киң яктыртыла, күренекле шәхесләре турында тәфсилләп сөйләнелә [1].  

2011нче елның 3нче июлендә меңьеллык тарихлы Бизнә авылына багышланган “Җырлыйк әле” тапшыруы үткәрелде. Биредә, нигездә, Чүпрәле районы, Бизнә авылы турындагы җырлар яңгырады. Без дә гаиләбез белән үзебез иҗат иткән “Бормаланып Бизнә суы ага” исемле җырыбыз белән чыгыш ясадык. Бу хакта җыр авторы (бүгенге көндә тарих институты студенты) Гүзәл Таҗетдинованың мәкаләсе “Сабантуй” газетасында яктыртылды [4.4 ].  

2010 нчы елдан башлап,   Рөстәм Сәйфуллович инициативасы, тырышлыгы белән авыл бәйрәме үткәрелеп килә. Ул бәйрәмнәр һәр елны билгеле бер темага багышлана.  Р.Бакиров эшне иң элек авылны төзекләндерүдән башлады: “...туган авылына берничә ел рәттән юллар салырга булышты...” [6.5],    2010нчы елда авыл халкы ярдәме белән авылның чишмәләре төзекләндерелде (Р.Бакиров халыкны рухландырып, кызыксындырып, авылны төзекләндерү,  яңарту эшенә җәлеп итә белә), бәйрәм тантанасы “Нури” чишмәсе янында  башланып китте.  

2011 нче елда авылның эмблемасы, “Безнең тамырлар Бизнәдә!..” китабы тәкъдим ителде; Үтәш мәчете нигезе мәйданында Үтәш һәйкәлен ачу тантанасы үткәрелде.  

Рөстәм Сәйфуллович, әйләнә-тирә регионнарда иң беренчеләрдән булып, шәҗәрә бәйрәмен үткәрүне оештырды. 2012нче, ягъни Россия тарихы һәм тарихи-мәдәни мирас елында, мәсәлән, нәсел шәҗәрәсен барлау;  барлык туганнарны нәселебезнең  тарихы һәм бүгенгесе белән таныштыру; әби-бабаларыбызның күркәм яшәү рәвешен үрнәк итеп алып, яшь буында  милли үзаң, игелеклелек, намуслылык, тырышлык, гаделлек, киң күңеллелек, белемгә омтылучанлык кебек сыйфатлар һәм әби-бабаларыбызның кендек каны тамган изге җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Биредә авылның иң зур, иң абруйлы 10 нәселе: Бакировлар, Хисмәтовлар, Алиәкбәровлар,  Айсиннар, Айнетдиновлар һәм башкалар үзләренең нәсел тарихы белән таныштырды, талантларын, сәләтләрен күрсәтте. Рөстәм Сәйфуллович Бакиров тырышлыгы белән дәлилләнгән мең еллык тарихлы  туган авылыбызга –  Тукай, Айса, Әхсән бабаларыбызның кендек каны тамган Бизнәбезгә, без дә бөтен нәселебез белән, бер гаилә булып, “Шәҗәрәбез кыйблабызга якты тәрәзә” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәменә җыелдык.  Мин гаиләм белән, әлеге чарага ныклап әзерләнеп, Айсиннар шәҗәрәсен  тәкъдим иттем. Чараның эшкәртмәсе  “Ачык дәрес”   [5.19-21] газетасында басылып чыкты.

         Агымдагы 2015нче елда исә авыл көнендә ТР Мәгариф министрлыгы, район хакимияте, район мәгариф бүлеге белән берлектә, бик күп кунаклар катнашында Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбенең 135 еллыгы зурлап билгеләп үтелде.  Р.Бакиров “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясендә дә актив катнашып, башкаларга үрнәк булып тора.                                               

Рөстәм Сәйфуллович Бакиров – нечкә хисле шагыйрь дә әле. Туган якка булган мәхәббәт хисләрен ул шигьри юлларга тезде,  үткән белән киләчәк арасына серле күпер салды.  “Яшәртербез һәрчак Бизнәне!” шигырендәге түбәндәге юллар аның эше белән сүзенең тәңгәллеген раслап тора:

Туган Җир һәм Нәсел китабына –

Хәтер торгач Дөреслек сагында! –

Яздык тырышып үзебез белгәнне...

Максатыбыз безнең  – изге, матур!

Авылдашлар – уңган, тырыш, батыр!

“Яшәтербез һәрчак Бизнәне,

Яшәртербез!!!” – һәркем теләге...

Рөстәм Бакиров иҗаты талантлы композиторларны  да кызыксындырды: күп кенә лирик шигырьләренә көйләр язылды.

Ватанпәрвәр шагыйрь Р.Бакировның  “Кайтып барам туган ягыма”,  “Үтәш чишмәләре”  (З.Хәйретдинов көе), “Китмәм, Бизнәм”, “Бизнәм” (Ш.Тимербулатов көе), “Бабамнар васыяте” (Р. Сәрвәров көе), исемле җырларын  З.Хәйретдинов, А.Фәйзрахманов, А.Җамалетдинов, Р.Мөхәммәтрәхимов кебек талантлы артистлар,  балалар өчен язылган “Иң шәп бабай”, “Әбием, әбекәем” җырларын исә үз оныгы Айсылу Вәлиуллина бик оста итеп башкаралар.


Барлыгы 30 җыр һәм шигырь тупланып, “Безнең тамырлар Бизнәдә” исемле һәм “Җырлыйк әле”  тапшыруының язмасыннан шул исемдәге  дисклар  дөнья күрде.

 Моннан тыш Бизнә авылы турында  документаль фильм төшерелде.  Авыл күренешен чагылдырган, күп кенә интервьюлар сыйдырылган әлеге диск шулай ук авылдашлар, районыбыз  һәм  Бизнә авылы белән кызыксынучылар өчен зур бүләк булды.

Рөстәм Сәйфуллович Бакиров – талантлы табиб, хирург, оста оештыручы, чын мәгънәсендә патриот шәхес, нечкә хисле шагыйрь буларак халык ихтирамын яулады.  Аның хакында авылдашлары, чордашлары, хезмәттәшләре, галимнәр җылы фикерләрен әйтәләр;  аның исеме шигырьләргә, җырларга кертелде.  Зиннур Хөсниярның “Хуш авылым” исемле яңа романында Рөстәм Бакировка багышланган бүлек бар [1.526].

“Хәзер авылда яшәү өчен дә бөтен шартлар бар. Авылыбыз матурайды. Тарихи-истәлекле урыннар үзәгенә әверелде. Авыл көне дә авылдашларны, туганнарны күрештерү, берләштерү, яшьләрне кавыштыру юнәлешендә әһәмиятле  роль уйный. Авыл халкы Рөстәм Сәйфуллович Бакировка бик рәхмәтле.  Авылдашларыңның бәясе ул –  кеше өчен иң югары  бәя  [5.20 ]”,   – дип сөйләде бәйрәмдә “Байрак колхозында озак еллар хисапчы вазифасын башкарган Җәүдәт Абдуллович Айсин  (1946 – 2013).

 “Аны ерактан ук таныйлар. Килеш-кыяфәте, буй-сыны, саллы адымнары,  мөлаем, елмаюлы йөзе белән генә түгел, аны көчле абруйлы, белемле белгеч, үз эшенең остасы буларак та беләләр. Аның зыялылыгы, әңгәмә вакытындагы гадилеге, дипломатлыгы күпләрне үзенә җәлеп итә”,  [328]    – дип сөйли өлкән шәфкать туташы З. Хәерова “Кешеләр аңа тартыла” исемле мәкаләсендә.

ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Разил Вәлиев тарафыннан бирелгән бәя якташыбызның шәхси сыйфатларын, холкының чын асылын,  хезмәтенә мөнәсәбәтен тагын да тулырак ачарга ярдәм итүче мисал булып тора:  “Үзенең бөтен барлыгы, яшәү рәвеше, кешеләргә миһербанлы мөгамәләсе, игелекле гамәлләре белән Рөстәм Бакиров халкыбызның хөрмәтен казанса, булдыклы җитәкче, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе һәм оста табиб буларак ул бөтен республикабызга танылды. Янәшәдә шундый кешеләр булганда, тормышка ямь өстәлә,  киләчәккә ышаныч арта, яшәгән саен яшисе килә башлый. Чөнки ул безнең авыруларыбызны, хасталанган тәнебезене генә дәвалап калмый, талчыккан җаныбызга яшәү дәрте дә иңдерә; аерым кешеләрнең генә түгел, гомумән, бөтен халкыбызның, милләтебезнең дә гомерен озайта [1.321],”   – дип тасвирлый язучы-галим.

 Татар Бизнәсе башлангыч һәм Иске Чүпрәле  беренче урта мәктәбендә, районыбызның “Туган якны өйрәнү” музеенда Р.С.Бакировның иҗади хезмәтләре,  экспонатлары “Күренекле якташларыбыз” почмагында мөһим урын биләп тора.

Мин әдәбиятчы буларак күзәтүләремнән чыгып шуңа басым ясарга телим: барлык бөек эшләр дә туган якка мәхәббәттән башлана шул! Туган ягын, әти-әнисен, туганнарын өзелеп яраткан, хөрмәт иткән кеше ул башкаларның да кадерен белә. Ул үзенең яшәешен әйләнә-тирәдәге кешеләрне шатландыруга, кешелеккә бәхет өләшүгә, халык мәнфәгате өчен яшәүгә багышлый.  Рөстәм Сәйфуллович Бакировның һәр гамәле әнә шуңа юнәлдерелгән. Энтузиаст галим яңадан-яңа идеяләр белән ялкынланып, кешелеккә шатлык бүләк итү өчен дәртләнеп эшли. Әле аның киләчәккә өр-яңа игелекле максатлары бар. Шуларны гамәлгә ашырып, тырышлыкларының әҗерен тоеп,  озын гомер кичерүен телисе килә хөрмәтле авылдашыма.

Р.С.Бакировның эшчәнлеге,  аерым алып, һәряклап өйрәнелергә хаклы. Бу исә яшь буынны әхлакый, патриотик рухта тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный.  

                                           

Әдәбият

1. Бакиров  Р.С.  Безнең тамырлар  –  Бизнәдә!..  Казан : Сүз, 2011.  –  559 б.

2. info@tatcenter.ru
3. svetlana@tatcenter.ru

4. Таҗетдинова Г. Меңъеллык авыл // Сабантуй. – 2012. 1 сент. – Б.4.

5.Таҗетдинова М.А. Шәҗәрә бәйрәме // Ачык дәрес. – 2012. №11. – Б.19 – 21.

6. Хөснияр З. Авылыңа кайтып кил! // Ватаным Татарстан. – 2015. 11авг. – Б. 5.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

Наркомания – кешелек дошманы

Наркомания – кешелек дошманы(7а сыйныфында сыйныф сәгате)Максат: укучыларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру; ихтыяр көче тәрбияләү.Материал: тартма, ватман кәгазе, фломаст...

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

Ватанпәрвәрлек төшенчәсе, аны укучыларда булдыру

Ватанпәрвәрлек төшенчәсе, аны укучыларда булдыру                    Туган тел! Бу сүз эч...

Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...

Патриотизм - важнейший фактор воспитания подрастающего поколения/ Ватанпәрвәрлек - яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим фактор

ldquo;Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр”.                          ...