Зәки Нурига багышланган кичә
методическая разработка на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Зәки  Нурига багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon z.nuri_razrabotka_meropriyatiya.doc95 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле беренче гомуми белем бирү урта мәктәбе

  Зәки Нури – матурлык һәм батырлык җырчысы

 Район күләмендә үткәрелгән класстан тыш чара  эшкәртмәсе 

Иске Чүпрәле беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

          Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна

 Декабрь, 2016 ел

 Зәки Нури – матурлык һәм батырлык җырчысы

( Район күләмендә үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә)

           Миңзифа Абдулловна Таҗетдинова,                    

Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат.  Якташыбыз әсәрләренә гомуми күзәтү ясап, һәр тематикага тукталып, укучыларда, тамашачыларда З.Нуриның тормыш юлы һәм  иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аның татар әдәбияты һәм мәдәниятендә тоткан урынын билгеләү, Якташыбыз иҗатына, якты истәлегенә хөрмәт тәрбияләү.

Материал. З.Нуриның “Еллар һәм юллар” (1971), “Батырлык эшлим дисәң” (1974), “Күңел яктысы” (1980) җыентыклары;  

Мостафин Ш. Матурлык һәм батырлык җырчысы / Мәгариф, №12, 2011, Б.48 – 49;

район музееннан тупланган мәгълүматлар; аудиоязмада  үзе сөйләп яздырган “Матур җырлаган батыр” исемле  шигыре.

Җиһазлау. З.Нуриның зур портреты, экранда – презентация

Кичә З.Нури сүзләренә “Туган як” газетасының бүлек мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре С.М.Шәрапова язган “Туган як”җыры белән башланып китә. 11Б сыйныфы укучылары Лиана Хәйретдинова һәм Регина Җамалетдинова җырлый.

Укытучы.   Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар, кадерле кунаклар! Зәки Нуриның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Матурлык һәм  батырлык җырчысы” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәбезне шагыйрьнең “Туган як” җыры белән башлап җибәрдек. Аның көен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, З. Нури премиясе лауреаты С.М.Шәрапова язды.

Динара. Нечкә лирик, юмор-сатира остасы, талантлы язучы,

Адел.  Олылар һәм балаларның яраткан язучысы,

Динара.  Фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы,

Адел.  Халыклар дуслыгы ордене кавалеры,

Динара.  Актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы

Бергә   З.Нуриның тууына 95 ел!

Динара.  Зәки Нури 1921 елның 24 декабрендә өч яктан имән, нарат, усак урманнары белән уратып алынган Татар Төкесе авылында урманчы Шәрәфетдин абзый гаиләсендә туган. Гаҗәп түгелме: урманчы улының 90 еллык юбилее да Халыкара урманнар елына туры килде!

Адел.  Әйе, урман аның тормышында бик мөһим роль уйный. 1934 – 1938 елларда хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында укый. 1938 – 1940 елларда Ерак Көнчыгышта – Амур ярындагы Николаевск шәһәрендә диңгез порты төзелешендә эшли. Аннары яңадан Лубянга әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы 1946-1949 елларда башта Буа урман базасында, аннары Тархан урман хуҗалыгында директор булып эшли.

Динара.  Менә ни өчен ул урманны өзелеп яраткан икән һәм күп кенә шигырьләрен дә шушы яшел дустына атап  язган. Урманны ул җырым оясы дип атый.

Төхвәтуллов Инсаф “Урманым – җырым оясы” шигырен сөйли.

Укытучы.  Менә шул рәвешле урманнары, матур табигате белән бергә әдип үзенең туган илен өзелеп яраткан. Зәки Нури туган илен “Кояшлы ил – бәхет иле” дип атый.

Менә шул сөйгән туган иленә фашистлар басып керә бит. Ничек сыкранмасын инде нечкә хисле шагыйрь.

5 Б сыйныфы укучылары чыгышы:

  1. Шулар без сөйгән талларны кызганмый кистеләр бит.

Без бакча иткән тауларны туп атып иштеләр бит.

  1. Шулар йортларны талады һәм бәхетне буды бит.

Баладан аерып ананы туган җирдән куды бит

  1. Һәркемнең тиеп кулына чәчәкләр еладылар.

Кояш чыгышы янына алуны сорадылар.

  1. Газиз туган табигатенең шул рәвешле ярдәмгә мохтаҗ булуына патриот шагыйрь тетрәнә. Ул бар халыкны туган як табигатен дошманнан сакларга чакыра.
  2. Көл итеп очыр җилләргә, үзең утка сал барсын.

Ул синең бакчаң түреннән җимеш өзеп капмасын.

  1. Идеалың синең саф, чиста,

Бирмә бәхет илен фашистка.

Үлемгә үч сакла, җиңелмә,

Гайрәт белән атла – чигенмә.

  1. Кичермәгез  – әгәр сезне алдаган булсам,

Илем дошманыннан үчне алмаган булсам.

Укытучы.  Фронтовик шагыйрь дошманнан үч алып кына калмый, Белоруссия җирләрен сугыш хәрабәләреннән арындыруда ярдәм итә.

Адел.  1941елның маенда Зәки Нурины Лубяннан хәрби хезмәткә алалар. Илебезнең көнбатыш чигенә –  Белосток өлкәсенә җибәрелә. Сугышның беренче көннәреннән үк көрәштә катнаша. 1941елның августында полкташлары белән чолганышта кала һәм Витебск өлкәсендә хәрәкәт итүче партизаннар отрядына килеп кушыла. 1942 елның мартыннан 1944 елның августына кадәр атаклы Заслонов җитәкчелегендәге белорус партизаннары берләшмәсендә диверсант һәм разведка отряды башлыгы булып хезмәт итә. “Ватан сугышы партизаны” медале һәм икенче дәрәҗәле “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә.

Динара. Шул давыллы елларда да иҗат итүеннән туктамый. Сугыш кирәк-яраклары алып килгән самолет белән шигырьләрен Казанга җибәрә. 1945 елда ул шигырьләр Г.Бәширов редакциясендә аерым китап булып басылып чыга.

1944елның августыннан 1946нчы елның көзенә кадәр хезмәт ияләре депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара. 1975 елда “Орша шәһәренең Мактаулы гражданы”  дигән исем бирелә.

Адел.  1946 елда З.Нури ашкынып, канатланып, туган якларына кайта.

Бу аның “Йөрәк әйтте” шигырендә ачык чагылган.

Мөстәкыймов Айдар  “Йөрәк әйтте” шигырен сөйли.

 Укытучы.  Зәки Нури сүзләре, Заһид Хәбибуллин музыкасы “Кайту

Зәки Нури сүзләре, Заһид Хәбибуллин музыкасы “Кайту” Ахсянова Динә җырлый.

Укытучы.  Туган як, газиз ана... Аларны берсеннән икенчесен аерып карап булмый. Алар бербөтен. Табигатьне дуска тиңләгән шагыйрь әнисен чын мәгънәсендә ярата белә. Зәки Нури ана образын шулхәтле матур сурәтли белгән ки, ана кешенең хәтта сүзе дә (хәтердә яңарган сүзе генә бит әле) салкын окопны җылытырга кодрәтле.

Җамалетдинов Рәдис  шагыйрьнең “Хәтерлим, әни, хәтерлим” шигырен сөйли.

Укытучы.  1946 – 1949 елларда Буа урман базасында шуннан соң  Тархан урман хуҗалыгында директор булып эшләгәннән соң, 1949 елның ахырында Зәки Нури Казанга бара һәм “Яшь сталинчы” (хәзерге “Татарстан яшьләре”) газетасында мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә.

1951 – 1955нче елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире була. 1957елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап, 6 елга якын Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре була. 1964 – 1971 елларда “Казан утлары”  журналының баш мөхәррире, 1971 – 1974 елларда Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе була. 1974 – 1982 елларда яңадан “Казан утлары” журналының баш мөхәррире хезмәтендә. Җәмәгать эшлеклесе буларак, ул ике тапкыр Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлана.

 Динара.  Адел, син Зәки Нури турында эзләнү эшләре алып бардың бит. Әйт әле: якташыбызга карата дусларының мөнәсәбәте нинди булган?

  Адел. Каләмдәш дуслары З.Нурины бик хөрмәт иткәннәр. Аларның сүзләрендә якташыбызның эшчән, кешелекле булуы кабатлана.

Аяз Гыйләҗев З.Нурига: “Елгыр, шат күңелле, җитез һәм якын дус”, –  дип эндәшкән.

Ринат Мөхәммәдиев болай ди: “Зәки, сезнең егетлек һәм кешелеклелеккә сокланып яшим, әдәбиятка килүемә гаеплеләрнең иң озыны дип тә Сезне саныйм”.

Мөдәррис Әгъләмов якташыбыз турында “...эшчән, кешелекле һәм хөрмәтле кеше...” – дип язып калдырган.  

        Шаһинур Мостафин “Мәгариф” (№12, 2011) журналында басылган мәкаләсендә якташыбызны менә шундый сүзләр белән искә ала:

 “ Зәки ага Нури... олуг шәхесләрнең берсе иде.  ...Әдәбиятта иң актив эшләүчеләрнең берсе иде өлкән каләмдәшебез...  Матурлык һәм батырлык җырчысы, яктылык һәм яхшылык илчесе булып  гомер бакый күңелләрдә балкып яшәр ак күңелле намуслы бу фронтовик шагыйрь”. 

Динара.  Бик әйбәт, Адел.

Адел.  Динара, районыбызда безнең янәшәбездә генә Зәки Нурины күреп белгән, аның  эшен дәвам иттерүче үткен каләмле язучыбыз бар бит. Ул күпсанлы шигъри җыентыклар, районыбыз тарихына багышланган  тарихи-публицистик китаплар авторы...

Динара.  Зәки Нури премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафаил Сираҗиевич Субаев ич ул! Тыштан сабыр, тыныч күренгән; эчтән – халкы, аның киләчәге өчен кайгыртып, дөнья гамен тартучы шагыйрь. Үз сүзләре белән әйтсәк:

Эчтән янып, сабыр калган батырлар –

Шулар инде дөнья гамен тартырлар.

Бергә.  Җирне сөеп, калдырып матур бизәк,

Үтә алу узган юлларны бизәп,

Шул түгелме безнең яшәү мәгънәсе,

Шул түгелме безнең таяныр үзәк.  

Динара.  Р.Сираҗи менә шулай гел мәрхәмәтлелеккә, тугры юлга өнди.

 Адел.  Аның фикерләре З.Нуриныкы белән тәңгәл дә килә. Бу очраклы гына күренеш микән? Хәер, әдипнең үзен тыңлап карасак, яхшырак булыр.

Р.Сираҗи чыгышы

Укытучы.  Зәки Нури үзенең иҗатында киңкырлы тематиканы яктырта. Ул шәҗәрәңне белергә, үткәнеңне онытмаска кирәклеген искәртә.

  Узган юлга, үткән көннәреңә

Ыргытасы булсаң әгәр ташлар,

Киләчәгең синең өсләреңә

Дөбердәтеп, таулар ишә башлар.  

Нечкә лирик  саф, пакь, тугрылыклы хисләрне мактый.

Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын.

Кичермәгез – гыйшык белән уйнаган булсам.

Зәки Нури сүзләре, Фәтхрахман Әхмәдиев көе  “Җилләр иссәләр...” Җырлый мәктәбебезнең китапханәчесе  Алсу Рифкатевна Яфизова.

 Алсу Рифкатевна Яфизова җырлый

Динара.  Сәяхәтче шагыйрь төрле халыкларның, башка ил халыкларының фольклорын өйрәнә, җыя, туплый. “Күңелле китап” һәм “Алтын хәзинә” җыентыклары  – шуның дәлиле. Якташыбыз халык авыз иҗатын  “саф сулы чишмәләр” дип атый. Якташыбызның  якты истәлегенә “Умырзая” халык уен кораллары ансамблен тәкъдим итәбез. Җитәкчесе: Руслан Данирович Шәрәфетдинов.

 “Умырзая” халык уен кораллары ансамбле чыгышы. Җитәкчесе: Руслан Данирович Шәрәфетдинов.

 Адел.  Татар халкының әкиятләрен тыңлап, җырларын җырлап үскән сөекле шагыйребез З.Нуриның якты истәлегенә татар халык биюен тәкдим итәбез. Җитәкчесе: Эльмира Масумовна Яфизова.

Татар халык биюе.

Динара.  Зәки Нури иҗатында әхлакый кыйммәтләр кызыл җеп булып сузылган.

Яхшылык ул  – җирдә текә яр төсле,

Менсен иде шушы ярга һәр кеше.

Адел.   З.Нури иҗатында  яз – яхшылыкның метафорасы.

Бизәлсен юл якты җиңү белән,

Ә йөрәктә якты яз булсын.

Эшләрегез кеше күңеленә

Якты яшен булып язылсын

Динара.  Зәки Нури сүзләре, Зәки нури премиясе лауреаты Зифа Абдулловна Таҗетдинова музыкасы  “Язлар, язлар...”.  Җырлый З.А.Таҗетдинова.

Зәки Нури сүзләре,  Зәки Нури премиясе лауреаты З.А.Таҗетдинова музыкасы “Язлар, язлар...” җырын   автор үзе җырлый.

Динара.  З.Нури – тәнкыйтькә оптимистик караш тәрбияли.

Элеп алып селкеп салгачтын,

Үпкәләсәң, намус шелтәләр.

Чөнки бакчаларда агачның

Җимешлесен генә селкәләр.

Адел.  Юмор-сатира остасы буларак, ул тормыштагы тискәре күренешләрне фаш иткән. Балалар өчен язылган  “Сезнең арада юкмы андыйлар?”  циклыннан  “Бу уклар кемгә тияр?”  сериясеннән мәзәкләр тәкъдим итәбез.

Динара.  “Ничәү укыйсыз?”,

Укытучы.   “Алма өзәргә менгәч”,

 “Яшерәләр”

Укучылар  “Ничәү укыйсыз?”,  “Алма өзәргә менгәч”, “Яшерәләр” мәзәкләрен сәхнәләштереп уйныйлар.

  Адел.  Халыклар дуслыгы җырчысы, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры Зәки Нури дуслык кадерен белгән:

Исем китми давыл дулаганга,

Давылда мин булам үчлерәк.

Дусларым күп диеп уйлаганда,

Дошманымнан булам көчлерәк.

Динара.  Тик онытма: зирәклегең ярсыганда,

Дуслык хисең  – кыен чакта сыналачак.

Дуслык гөле  – кадерле гөл барсыннан да,

Шул сынауда сынатмаса – сулмаячак!

Укытучы. Патриот шагыйрь туган иленең тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурланган. Туган иленә үзенең мактау җырларын багышлаган.

Зәки Нури сүзләре, Аллаһиар Вәлиуллин музыкасы “Мактау җыры”, Румия Чулпановна Муратова җитәкчелегендә балалар ансамбле җырлый.

Зәки Нури сүзләре, Аллаһиар Вәлиуллин музыкасы“Мактау җыры”,  балалар ансамбле җырлый.

Динара.  Күренекле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән районыбызда җитди эшләр башкарыла. Дәрәҗәле шәхесләр белән очрашулар оештырыла.  

Адел.  Фронтовик  шагыйрь, нечкә лирик, публицист, актив җәмәгать эшлеклесе, юмор-сатира остасы, “Халыклар Дуслыгы ордены” кавалеры Зәки Нуриның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә 1998 елдан Зәки Нури исемендәге район премиясе булдырылды.  

Укытучы. Зәки Нури исемендәге район премиясе лауреатларын Эльмира Мәгъсумовна Яфизова тәбрикли. Зәки Нури сүзләре, Вил Усманов көе “Син яшерен йолдызмы әллә?”

 Эльмира Мәгъсумовна Яфизова җырлый.

Адел. Җиңү таңы кайтавазы булган 60нчы язда (2005 елда) шагыйьргә  бюст куелды. Тантананың олы кунагы булган Фуат Галимуллин сүзләре белән әйткәндә, “Шагыйрь иҗаты белән генә түгел, җисмәне белән дә туган ягына кайтты”.

Динара.  Зәки Нури премиясе лауреаты Гүзәл Таҗетдинованың менә шул хакта үзе иҗат иткән шигырен тыңлап карыйк әле.

Гүзәл Таҗетдинова “Зәки Нури бюсты каршында” исемле шигырен сөйли.

 Зәки Нури бюсты каршында

Кыш. Ап-ак кар җиһанда.

Парк. Зәки Нури бюсты каршымда.

Үткән белән киләчәкне бәйләп

Сөйли төсле тарих хакында...

Утлар-сулар кичкән фронтовикның

Карашлары җитди, мәгънәле.

Мәгърур карашында, иҗатында

Сыйдырган ул бик күп мәгънәне!

Ак күңелле әдип әйтә, гүя:

“Без яулаган тыныч илдә

Дуслык кадерен белеп яшәгез.

Ә ил кушса, кирәк булса,

Якты яшен булып яшьнәгез!

Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын!

Матур, батыр балалар тусын.

Игелекле гамәлләр кылыгыз,

Күңелегездә һәрчак яз булсын...”

Зәки Нури бюсты каршында мин:

Ак кар ява минем иңемә –

Якташыбыз шигырьләре аша

Сафлык иңә туган җиремә!

Адел.  Сез, исәннәр,шулай тере санап,

         Сафыгызда безне йөртегез, – дип язган шагыйрь. 

         Динара.  Зәки нури  – безнең күңелләрдә. Без аның әсәрләрен өйрәнәбез, үзебез дә күңелебездәге хисләребезне каләмгә төшереп карыйбыз. Менә “Сөенеч” түгәрәгендә иҗат ителгән шигырьләрне тыңлыйк әле.

5А сыйныфы укучылары сөйли:

МифтахетдиноваЛандыш.  Якташыбыз Зәки Нури

                                               Бик акыллы сөйләгән:

                                               Җир йөзендә бар халыкның

                                              Дус яшәвен теләгән

Алиуллов Рәсим.                 Дус яшәсен бар кешеләр,

                                              Үтәп шул зур теләкне.

                                              Сабантуйларыбыз бар ич,

                                            Сынар өчен беләкне.

Хәмзин Айнур.                  Зәки Нури шигырьләре

                                             Батырлыкка өйрәтә,

                                             Мин дә Ватаным сакчысы

                                             Булырмын киләчәктә.

Укытучы. Хәзер әйтеләсе дүртьюллыкны З.Нури Мәхтүмколый исемле шагыйрьгә мәрсия итеп язган, бүген без аны хаклы рәвештә якташыбызның үзенә карата әйтә алабыз.

Җырларың сугара туган ил кырларын,

Ләйсәннәр булып та, яшенләп, күкрәп тә.

Ялкынлы йөрәкнең үлемсез җырларын

 Яшь буын яшәтә илһамлы күкрәктә.

  З.Нури сүзләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре С.М.Шәрапова көенә “Туган як”җырын 6А сыйныфы укучысы Аббазова Динә җырлый.

Динара.  (Сәйләшә-сөйләшә чыгалар) Синең кулыңда һәрвакыт китап булыр инде. Нәрсә укыйсың тагын?

Адел.  Районыбыздагы мөхтәрәм шәхесләрнең берсе, З.Нури премиясе лауреаты Иршат Заирович Закиров  җыентыгы бу. Ул бит шагыйрь дә, композитор да.

Динара. Зәки Нури шигырьләренә дә көй язгандыр әле. Әйдә үзеннән сорыйбыз. Хөрмәтле Иршат Заирович, Сезне сәхнәгә чакырабыз. З.Нуриның 90еллыгы уңаеннан сез  үзегезнең музыкаль сәламегезне алып килгәнсездер дип ышанасы килә.

 Иршат Заирович Закиров  З.Нури сүзләренә үзе язган көйләр белән попурилар башкара:  баянда үзе уйнап җырлый.

Укытучы.  Якташыбызның исемен мәңгеләштерү, иҗатын өйрәнү, пропагандалау юнәлешендә З.Нури премиясе лауреатлары  актив өлеш кертәләр, үзләренең хезмәтләрен дәвам итәләр. Мансур  Нәбиулла улы Айметдинов, мәсәлән, шагыйрьнең китапханәсен кайтару кебек зур эш башкарган. Бу хакта сөйләү өчен сәхнәгә үзен чакырыйк әле.

 Мансур  Нәбиулла улы Айметдинов чыгышы.

Адел.  Туган якны өйрәнү музеенда районыбыз тарихы турында бай материал табарга мөмкин.

Динара.  Әйе, ул камилләшә бара, караучыларны үзенә күбрәк җәлеп итә. З. Нуриның 90 еллыгы уңае белән дә үзгәрешләр булды. Хәер, болар хакында музей директоры, Зәки Нури премиясе лауреаты Рәдиф Рафаилович Субаевтан сөйләтик әле.

Рәдиф Рафаилович Субаев чыгышы

Аудиокассетадан З.Нуриның үзе сөйләгән “Матур җырлаган батыр”шигырен тыңлату.

(З.Нури сөйли башлау белән, ике яктан ике укучы егет солдатларча адымнар белән З.Нури портретының ике ягына чыгып басалар һәм, шагыйрь сөйләп бетергәнче, туп-туры басып торалар. Егетләр чыгып баскач, ике кыз, тере гвоздика чәчәкләре тутырылган бер зур кәрзинне  ике яктан тотып, шул чәчәкләргә карап, башта алга уртага таба акрын гына атлап баралар. Бер мәл анда тукталып торгач, чәчәкләрне З.Нури портреты алдына илтеп куялар һәм шул чәчәкләрнең ике ягына үзләре дә басалар.)

Адел.  Якташыбызның калын бәрхет тавышын тыңлагач, минем күз алдыма олпат, мәһабәт төз гәүдәле, һәр сүзен уйлап әйтүче тирән акыллы ир-ат килеп басты. Хәер, без Зәки Нуриның шундый икәнлеген биографиясе, әсәрләре аша да беләбез.

Динара.  Матур җырлаган батыр улының

      Үлемсез тавышын ил йөрәге саклар, – ди шагыйрь Муса Җәлил турында. Якташыбызның бу соңгы сүзләре үзенә дә бик туры килә. З.Нури – һәрьяктан камил шәхес, матурлык һәм батырлык җырчысы. Ул каләме белән дә, коралы белән дә Бөек Җиңүне якынайтуда үзеннән өлеш кертә. Аның шигырләре, поэмалары, җырлары, тәрҗемә әсәрләре татар әдәбияты һәм мәдәнияте күгендә әһәмиятле урын тота. Аның үлемсез тавышы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Укытучы.  Нечкә лирик, юмор-сатира остасы, талантлы язучы, олылар һәм балаларның яраткан язучысы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы ордене кавалеры, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы якташыбыз Зәки Нуриның 90 еллыгына багышланган “Матурлык һәм батырлык җырчысы” исемле әдәби-музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфанга багышланган кичә

Бу әдәби-музыкаль кичә шагыйрь Хәсән Туфанга багышлап үткәрелде....

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...