Презентация "Биография З.Нури"
методическая разработка на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Презентация "Биография З.Нури"

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon biografiya_z.nuri_.ppt1.11 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Ч ү пр ә ле муниципаль районы Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбе (1921—1994) 11А сыйныфында үткәрелгән класстан тыш уку дәресе проекты Иске Чүпрәле беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Зәки Нури исемендәге район премиясе лауреаты Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна 2012 ел Матурлык һәм батырлык җырчысы (Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры якташыбыз фронтовик шагыйрь Зәки Нуриның тормыш юлы һәм иҗатына монографик күзәтү)

Слайд 2

Чүпрәле! Ул Татарстанга, Рәсәйгә, хәтта дөнья күләменә танылган күренекле шәхесләрнең кендек каны тамган шагыйрәнә төбәк!

Слайд 4

Безнең якларда туып үскән татар әдәбиятының күренекле вәкилләре: галимнәр һади Атласи, Нурмөхәммәт Шаһвәлиевич Хисамов, Шәйхелислам Галәветдинович Садретдинов, Иршат Ахметович Гафаров, язучы Кыям Миңлебаев, Шамил Рәкыйпов, шагыйрь Роберт Рәкыйпов, Тукай музее директоры Рәмис Аймәт, Районыбыз үзәгендә яшәп иҗат итүче шагыйребез Рафаил Сираҗи, фронтовик шагыйрьләребез Шәрәф Мөдәррис һәм Зәки Нури халык ихтирамын казандылар. Алар туган төбәгебезнең гүзәллеген шигъри юлларга салдылар; халкыбызның батырлыгына, уңганлыгына, күркәм холыклы булуына дан җырладылар.

Слайд 5

Максат. Монографик характерда гомуми күзәтү ясап, З.Нуриның тормыш юлы турында тулы күзаллау булдыру; якташыбызның якты истәлегенә хөрмәт тәрбияләү.

Слайд 6

Нечкә лирик, юмор-сатира остасы, талантлы язучы, олылар һәм балаларның яраткан язучысы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы ордене кавалеры, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов 1921 елның 24 декабрендә Татар Төкесе авылында урман каравылчысы гаиләсендә туа

Слайд 7

Авылда башлангыч белем алып, Мунчалидагы җидееллык мәктәптә укый башлагач, беренче шигъри язмалары барлыкка килә. З.Нури мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтисе һөнәренә мәхәббәт саклап, урманчы булырга хыялланып, хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумына укырга керә. 1938 елда Ерак Көнчыгыштагы Николаевск-на-Амуре каласында диңгез порты төзелешендә эшләп ала. 1940 елда туган якларына кайтып, Чувашстанның туган авыллары белән янәшәдә генә булган Шомыршы урман хуҗалыгында эшли башлый.

Слайд 8

Советлар Союзы Герое Заслонов Константин Сергеевич 07.01.1910 - 14.11.1942 1941 елның яз башында аны Кызыл Армиягә хезмәткә чакыралар. Солдат хезмәтен Көбатыштагы чик буенда үти башлый. Фашистлар сугыш башлагач, беренче бәрелешләрдә үк катнашырга туры килә аңа. Август аенда аларның полкы чолганышта кала. Шуңа карамастан, бу полкның күп сугышчылары дошманга бирелмиләр. Бер төркем полкташлары белән алар 1942 елның мартында Белоруссия урманнарында оешкан партизаннар берләшмәсенә килеп кушылалар. Бу берләшмәнең командиры, соңрак Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган легендар партизан Константин Заслонов була.

Слайд 9

Партизаннар берләшмәсендә күрсәткән батырлыкларын тасвирлап, Зәки Нури соңрак “ Үлгәннәр дә үч алды “ (1962 ел) исемле китап яза. 1944 елның августыннан 1946 елның көзенә кадәр Белоруссиянең Орша каласында шәһәр советы башкарма комитеты урынбасары булып хезмәт итә. 1975 елда шәһәрнең Почетлы гражданы исемен бирәләр.

Слайд 10

1946 елда Зәки Нури туган якларына кайта. Кайту белән ул Буа урман базасы, аннары Тархан леспромхозы директоры вазифаларын башкара.

Слайд 11

1949 елның ахырында ул Казанга килә һәм “ Яшь сталинчы ” газетасының редактор урынбасары сыйфатында эшкә урнаша. 1951 — 1955 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире, соңрак Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант һәм Идарәнең җаваплы сәркәтибе хезмәтен үти. 1955 — 1957 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда була.

Слайд 12

1963 елга кадәр Татарстан Язучылар союзының җаваплы сәркәтибе, 1964 – 1971 елларда “ Казан утлары ” журналының баш редакторы, ә 1971 елның языннан 1974 елның маена кадәр Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе булып эшли. Бер үк вакытта (1970-1975) ул СССР Язучылар союзы секретарьларының берсе була. 1974 — 1982 елларда, ягъни лаеклы ялга киткәнче, яңадан “ Казан утлары ” журналының баш редакторы.

Слайд 13

З.Нуриның беренче җыентыгы 1945 елда дөнья күрә, Шагыйрьнең иҗаты нигездә дүрт юнәлештә үсә: публицистик лирика, балалар поэзиясе, юмор-сатира һәм тәрҗемә әсәрләре. 1945 – 1983 еллар арасында гына да татар телендә аның утыз алты, рус телендә тәрҗемәдә – унҗиде, башка халыклар телендә тәрҗемәдә алты аерым китабы басылган. Шагыйрьнең иҗат йөзен билгели торган шигырь һәм поэмалары “Күңел яктысы” исемле күләмле җыентыгында урын алган.

Слайд 14

З.Нуриның бик күп шигырьләре татар композиторлары тарафыннан көйгә салынган һәм алар халкыбызның яраткан җырларына әверелеп, күбесе халыклашкан да.

Слайд 15

Ул СССРда яшәүче төрле милләт язучыларының, шагыйрьләренең (урыс, әзербәйҗан, казакъ, үзбәк,төрекмән, кыргыз, таҗик, украин, латыш, литва, эстон, әрмән һ. б. халыкларның) әсәрләрен тәрҗемә итеп, татар укучыларына җиткерүдә армый-талмый эшләүче оста тәрҗемәче дә була.

Слайд 16

З. Нури – актив җәмәгать эшлеклесе дә иде. 1951 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы булган З. Нури әдәбият өлкәсендәге һәм җәмәгать тормышындагы хезмәтләре өчен 1971 елда “ Почет билгесе ” , ә 1981 елда Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнде. 1983 елда аңа “ РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре ” дигән мактаулы исем бирелде.

Слайд 17

З ә ки Нуриның исеме үлемсез 1994 елның 18 февралендә Зәки Нури вафат була. Ләкин аның исеме, мирасы үлемсез. Зәки Нуриның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә 1998 елдан Зәки Нури исемендәге район премиясе булдырылды. Якташыбызның исемен мәңгеләштерү, иҗатын өйрәнү, пропагандалау юнәлешендә З.Нури премиясе лауреатлары актив өлеш кертәләр. 90 еллык юбилей кичәсен зурлап үткәрдек.

Слайд 18

“ Бөтендөнья Татар Конгрессы” Башкарма комитетының Чүпрәле муниципаль район бүлеге җитәкчесе, З.Нури премиясе лауреаты, композитор Иршат Заирович Закиров чыгышы (З.Нури сүзләренә язган җырын башкара)

Слайд 19

Мәктәбебезнең югары категорияле укытучысы, Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре, З.Нури премиясе лауреаты Шамил Хасиятуллович Таҗетдинов җитәкчелегендә күренекле якташларыбызның, шул исәптән З.Нуриның да портретлары фанерага көйдерү юлы белән бизәк төшереп ясалды; З.Нури әсәрләренә иллюстрацияләр стенды эшләнде. “ Эшләрегез кеше күңеленә якты яшен булып язылсын! ”

Слайд 20

Җиңү таңы кайтавазы булган 60нчы язда (2005 елда) шагыйьргә бюст куелды. Тантананың олы кунагы булган Фуат Галимуллин сүзләре белән әйткәндә, “ Шагыйрь иҗаты белән генә түгел, җисмәне белән дә туган ягына кайтты ” .

Слайд 21

Зәки Нури бюсты каршында Кыш. Ап-ак кар җиһанда. Парк. Зәки Нури бюсты каршымда. Үткән белән киләчәкне бәйләп Сөйли төсле тарих хакында... Утлар-сулар кичкән фронтовикның Карашлары җитди, мәгънәле. Мәгърур карашына, иҗатына Сыйдырган ул бик күп мәгънәне! Ак күңелле әдип әйтә, гүя: “ Без яулаган тыныч илдә Дуслык кадерен белеп яшәгез. Ә ил кушса, кирәк булса, Якты яшен булып яшьнәгез! Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын! Матур, батыр балалар тусын. Игелекле гамәлләр кылыгыз, Күңелегездә һәрчак яз булсын... ” Зәки Нури бюсты каршында мин: Ак кар ява минем иңемә – Якташыбыз шигырләре аша Сафлык иңә туган җиремә! Республика күләмендәге күп кенә бәйгеләрдә җиңүләр яулаган, “ Илһамлы каләм ” Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсында ике ел рәттән өченче урынга лаек булган 11А сыйныфы укучысы, Зәки Нури премиясе лауреаты Гүзәл Таҗетдинова Зәки Нури – безнең күңелләрдә (Укучылар иҗаты) Якташым Зәки Нури Урман- кырлар яшел бишек булган, Китап-дәфтәр белем чишмәсе. Зур юлларга чыгып китү өчен Кирәк булгандыр зур теләге. Тормыш казанында кайный торгач, Күп нәрсәләр ачыла егеткә. Ләкин каһәр суккан сугыш, ил кайгысы Иңне баса әллә күпмегә. Ил кайгысы ирләр җилкәсендә, Моны аңлый Төке батыры. Татар егетенең гаярьлеге Заслоновны да бит хәйран калдырды. Сугыш бетте … . Ләкин көрәш түгел, Тормыш үзе тоташ көрәш бит. Кулда каләм, ә күкрәктә ялкын, ……………………………………… Шагыйрь җаны мәңге исән бит! 7А сыйныфы укучысы, Зәки Нури премиясе лауреаты Загреев Адел

Слайд 22

Зәки Нуриның тормыш юлы турында алган белемнәрне тикшерәбез Тест 1.Зәки Нури кайчан туган? А. 1924 нче елның 21нче декабрендә Б. 1921 нче елның 21нче декабрендә В. 1921нче елның 24нче декабрендә 2. Зәки Нури районыбызның кайсы авылында туган? А. Татар Төкесе Б. Татар Бизнәсе В. Түбән Каракитә

Слайд 23

3. Зәки Нури нинди гаиләдә дөньяга килгән? А. Укытучы Б. Мулла В. Урта хәлле крестьян 4. 1934 – 1937 һәм 1940 – 1941нче елларда Зәки Нури белем алган Лубян урман техникумы Татарстанның кайсы районында? А. Балтач Б. Кукмара В. Саба 5. Зәки Нури кайчан хәрби хезмәткә алына? А. 1941нче елның маенда Б. 1942нче елның маенда В. 1941нче елның июнендә

Слайд 24

6. 1942нче елның мартыннан 1944нче елның августына кадәр атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге белорус партизаннары берләшмәсендә кем булып хезмәт итә? А. Башта тупчы, соңыннан разведчик Б. Башта очучы, соңыннан разведчик В. Башта дошман объектларын шартлатучы-диверсант, соңыннан “ Җиңү ” исемле разведка отряды начальнигы. 7. “ Ватан сугышы партизанына ” медале белән кайчан бүләкләнә? А. 1942нче елда Б. 1943нче елда В. 1944нче елда 8. Зәки Нурига Орша шәһәренең Почетлы гражданы дигән мактаулы исем кайчан бирелә? А. 1946нчы елда Б. 1950нче елда В. 1975нче елда

Слайд 25

9. 1949нчы елның ахырында Зәки Нури Казанга бара һәм кем булып эшли? А. “ Яшь сталинчы ” ( “ Татарстан яшьләре ” ) газетасы редакторы урынбасары Б. “ Кызыл Татарстан ” ( “ Ватаным Татарстан ” ) газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр В. “ Кызыл Татарстан ” ( “ Ватаным Татарстан ” ) газетасы редакторы урынбасары 10. Кайсы елларда “ Казан утлары ” журналының баш редакторы? А. 1966 – 1971, 1974 – 1982 Б. 1964 – 1971, 1974 – 1982 В. 1964 – 1971, 1972 – 1980 11. 1980нче елда чыккан “ Күңел яктысы ” исемле китабында А. Тәрҗемә әсәрләре Б. Шигырьләре һәм поэмалары В. Тәрҗемә ителгән фольклор әсәрләр

Слайд 26

Иҗатташ дуслары Зәки Нури турында Аяз Гыйләҗев З.Нурига: “ Елгыр, шат күңелле, җитез һәм якын дус ” , – дип эндәшкән. Ринат Мөхәммәдиев болай ди: “ Зәки, сезнең егетлек һәм кешелеклелеккә сокланып яшим, әдәбиятка килүемә гаеплеләрнең иң озыны дип тә Сезне саныйм ” . Мөдәррис Әгъләмов якташыбыз турында “ ...эшчән, кешелекле һәм хөрмәтле кеше... ” – дип язып калдырган. Шаһинур Мостафин “ Мәгариф ” (№12, 2011) журналында басылган мәкаләсендә якташыбызны менә шундый сүзләр белән искә ала: “ Зәки ага Нури... олуг шәхесләрнең берсе иде. ...Әдәбиятта иң актив эшләүчеләрнең берсе иде өлкән каләмдәшебез... Матурлык һәм батырлык җырчысы, яктылык һәм яхшылык илчесе булып гомер бакый күңелләрдә балкып яшәр ак күңелле намуслы бу фронтовик шагыйрь ” .

Слайд 27

Зәки Нури премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафаил Сираҗиевич Субаев – Зәки Нури турында

Слайд 28

Игътибар! Зәки Нури сөйли! “ Матур җырлаган батыр!” (Муса Җәлил турында)

Слайд 29

Матур җырлаган батыр улының Үлемсез тавышын ил йөрәге саклар Зәки Нури

Слайд 30

Сез, исәннәр, шулай тере санап, Сафыгызда безне йөртегез. Зәки Нури


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыл яхшылык, чәч иман нуры

Бу сыйныфтан тыш эш урта сыйныф укучылары белән үткәрелә. Кешене бизәүче иң яхшы сыйфатлра турында сөйләнелә....

Әнием-күз нурым (бәйрәмгә сценарий )

Әниләр көне өчен сценарий....

Иман нуры керсен күңелгә

Әдәп, әхлак тәрбиясенә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Лексические особенности языка тувинцев Цагаан-Нура

Статье расмотренно лексические особенности Цагаан-Нурского диалекта тувинского языка....

Әнием – күз нурым

Максатлар: 1. Балаларны әти - әниләребезнең кадерен белергә өйрәтү.                       ...

Урок внеклассного чтения в 11 "А" классе "Чувство любви в творчестве Зеки Нури"

На уроке анализируются стихотворения писателя-земляка, делается вывод....

Школьный, групповой проект "Три секрета хребта Нурали"

Описывается школьный, групповой проект для 5-о класса...