Урок внеклассного чтения в 11 "А" классе "Чувство любви в творчестве Зеки Нури"
план-конспект урока (11 класс) на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

На уроке анализируются стихотворения писателя-земляка, делается вывод.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_v_11_klasse_chuvstvo_lyubvi_v_tvorchestve_z.nuri_.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле Муниципаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

                            Зәки Нури иҗатында мәхәббәт темасы

“Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын!”

11”А” сыйныфында үткәрелгән класстан тыш уку дәресе

 югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Зәки Нури исемендәге район премиясе лауреаты          

Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна

 2018 ел

Максат.

1.Әсәрләрен анализлап, З.Нуриның мәхәббәткә карашын ачыклау; язучы стилен билгеләү.

2.Укучыларның эзлекле итеп логик фикер йөртү, әдәбият теориясеннән алган белемнәрне дөрес файдаланып, лирик шигырләргә анализ ясый белү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Мәхәббәтнең җаваплылык икәнлеген укучылар аңына сеңдерү.

Мәхәббәткә җитди караш тәрбияләү.

Метод. Эзләнү, әңгәмә, анализ.

Тип. Семинар дәрес.

Җиһазлау. Компьютер, экранда клип, презентация.

Укытучы. Чал тарихлы татар әдәбиятында дөнья сүз сәнгатендәге шикелле үк сөю-мәхәббәт темасы гаять мөһим урын били. Мәхәббәткә кемнәр генә дан җырламаган! Без дә бүгенге дәресебезне иң гүзәл, иң бөек хис булган мәхәббәт турында сөйләшүгә багышларбыз.

Бүгенге көндә ярату нинди булырга тиеш?

Кемнән үрнәк алырга?

Мәхәббәт ирекле була аламы?

Әнә шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

 Әйдәгез Ленар Гыйләҗевның “Җәрәхәтле мәхәббәт” клибын карыйк әле.

Клипны караганнан соң, укытучы проблемалы сорау куя.

Укытучы.

        Язмыш, нигә салдың йөрәгемә

        Мәңге җәрәхәтле мәхәббәт?

Бөек хисләр керсез  булалар бит,

Язмыш, сиңа миннән ни кирәк? – дип уфтана лирик герой.

 Яшьләрнең бәхетсезлегенә язмыш гаеплеме?

Мәхббәт нинди булырга тиеш?

Әйдәгез якташыбыз Зәки Нури иҗатыннан җавап эзлик әле.

Фәтхрахман Әхмәдиевнең Зәки Нури сүзләренә язылган “Мин яраттым сине, яраттым” җырын тыңлыйк әле ( сыйныфтагы кызлар вокаль ансамбле чыгышын тыңлау).

Укытучы. Ф.Әхмәдиевнең З.Нури сүзләренә язылган “Мин яраттым сине, яраттым” җырындагы лирик герой хисләре турында сөйлик әле. Лирик геройга бәя бирик. Төп фикерне әйтү өчен, шагыйрь нинди алым куллана?

Укучы. Син юлдаш та, дус та, яр да миңа, мин яраттым сине, яраттым, дип, З. Нури нәкъ Такташтагыча әйтә. Һади Такташта да :

Иптәш тә бул миңа,

Ана да бул минем улыма! (“Җырым сиңа булсын”) дигән юллар бар.

З.Нури фикеренчә, яраткан кешең тормыш сукмагында юлдаш та, дус та, киңәшче дә, ярдәмче дә булырга тиеш. Шигырьдә менә шуңа басым ясала.

Лирик герой гайбәттән курыкмый. Чөнки аның хисләре саф, нияте изге. Ул үзенең хисләренең ныклыгына ышана. Шулай булмаса, ул “Мин яраттым сине, яраттым”, – дип, кат-кат кабатлар идеме? Язучы төп фикерен әйтү өчен, шул рәвешле кабатлау алымыннан оста файдаланган.

Укытучы. “Озын төндә” шигырендә нинди алым кулланылган? Лирик геройның кичерешләре турында нәрсә әйтә алабыз?

Укучы. “Озын төндә” шигырендә лирик герой җилдә дә сөйгәне тавышын ишетә. Шомлы кичтә йоклый алмый – сөйгәнен уйлыйдыр инде.

Укытучы. З.Нуриның “Язгы төндә киткән идең шигырендәге чагыштыру алымын табыйк әле.

Укучы. Лирик герой җиргә сибелгән кояш нурларын   сөйгәненең сулыш җылысы белән чагыштыра.

Укытучы. “Яфрак сүнәр” шигырендә сөю хисенең көчен шагыйр ничек тасвирлый алган? Нинди алым кулланган? Алдагы ике шигырь белән чагыштырганда, биредә сыйфат дәрәҗәсе артамы, кимиме?

Укучы. Бу шигырдә сөю, сөеп сагыну хисе шулхәтле көчле, ул утлы яфрак белән чагыштырыла. Юк, ул аннан да көчле: утлы яфракны сүндереп була, ә сөюне  – юк.

Җиргә төшеп, утлы яфрак сүнәр,

Мәңге сүнмәс сөю-сагыну, – ди шагыйр. Биредә сыйфат дәрәҗәсе арта бара.

Укытучы. “Егет һәм кыз” шигырендә дә бер-берсенә гашыйк ике яш йөрәк бергә укып, диплом ала. Ләкин аларны – геологларны илнең төрле якларына җибәрәләр. Биредә бу ике яш кеше аерылышу, ара ераклыгы сынауларына түзәргә мәҗбүрләр. Язучының әйтергә теләгән фикере нинди?

Укучы. Язучының фикере: кеше мәхәббәт хакына гына түгел, җәмгыят хакына да яшәргә, хезмәт итәргә бурычлы. Ләкин шул ук мәхәббәт дигән бөек хис хезмәткә илһам, дәрт бирә бит.

Укытучы. Ә кайсы шигырдә бу хакта тулырак әйтелгән?

Укучы. “Лирик дуэт”та мәхәббәтнең кешене тиңсез көчле итәргә сәләтле булуы турында әйтелә.  

Мәхәббәт ул кояш төсле икән!

Мин җиһанны үбә-коча алам.

Бу җыр мине тиңсез көчле итә,

 Утны-суны кыю кичә алам.

Шул рәвешле кеше хисе һәм табигат параллел куелып, мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә бөек хис булуына басым ясала.

Укытучы. Яңадан “Егет һәм кыз” шигырен искә төшерик әле. Аның дәвамын эзлик. Биредә әйтелә башлаган фикерен язучы кайсы әсәрендә өомгаклап куя?

Укучы. “Егет һәм кыз” шигырендә хезмәт белән мәхәббәт янәшә куелган.Мәхәббәт хакында гына уйлап, хезмәт турында истән чыгарырга ярамаганлыгын искәртә шагыйр.

Бу шигырнең дәвамын “Яңа өй” әсәрендә табарга мөмкин. “Яңа өй” шигырендә саф мәхәббәт белән бер-берсен аңлап яшәгән гаиләдә өй күтәрәләр.

Котлау туе анда үтәр тиздән

Җырлар кушып, тулы бер тостны

Күтәрербез ялкынлы сүз белән...

...Картаю һәм чигенү белмәгән

Мәхәббәтнең паклеге өчен! – дип шагыйр хыялланып та ала. Мәхәббәт белән хезмәтне, бәхетле тормышны бергә үреп бирә. Менә хезмәт сөйгән ике яш йөрәк бергә кавышып, ничек матур яшиләр! Өй төзиләр...

Пак мәхәббәтнең гомер буена яш калачагына ишарәләп, әлеге олы хисне тапламыйча саклый белергә кирәклеген дә искәртеп куярга онытмый шагыйр

Укытучы. Әле анализлаган шигырдә гаиләдәге мәхәббәт турында сүз барды. Мәхәббәт никах белән ныгытылырга тиеш. “Ярны сөйсәң, сөй гомергә”... – дип җырлый бит халык.

Тагын шундый ук идеяне алга сөргән шигырдән мисал китерик әле. Фикер үстерелешенә игтибар итик.

Укучы. “Яңа өй” шигырендә күтәрелгән проблема “Килен белән кияү одасы”нда тагын да көчәя, үсә бара. “Килен белән кияү одасы” гаиләдәге мәхәббәткә дан җырлау булып яңгырый:

Яшәсен бергә елмаю,

Бергәләп атлау безнең! –

Шул булыр яшәүне зурлау,

Тормышны мактау безнең.

Бу юллардан аңлашылганча, бер-береңне хөрмәтләп, бердәм тату гаилә булып яшәү ул – безне бар иткән җиһанга бурычыбызның бер өлешен түләү. Кеше яшәешкә яхшылык белән җавап бирергә тиеш.

Укытучы. Мәхәббәт ул – җаваплылык, ул – хезмәт итү дә әле. Мәхәббәткә җаваплы карап, матур гаилә төзи алу, әхлаклы балалар үстерү – җәмгыятне әйбәт кешеләр белән тулыландыруда өлеш кертү.

Дәрестә анализланган шигырләреннән Зәки Нуриның мәхәббәттә тугрылыклы,  намуслы булырга чакыруы аңлашыла. Димәк, Зәки Нури фикеренчә, мәхәббәт нинди булырга тиеш? Бүген дә шул фикер актуальме? Дәрес башында караган клип белән чагыштырыйк әле.

Укучы. Зәки Нури саф, пакь, мәрхәмәтле; егет белән кызга да, ата-анага да, җәмгыяткә дә бары тик яхшылык кына китерә торган мәхәббәтне мактаган. Мәхәббәткә җаваплы карарга куша шагыйр. Мәхәббәтнең намуслылык, җаваплылык, әхлаклылык, хезмәт сөючәнлек белән янәшә булганда гына, бәхет китерәчәгенә басым ясый. Бу, әлбәттә, бүгенге көндә дә шулай булырга тиеш. “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...” – ди бит Равил Фәйзуллин. Борынгы әби-бабаларыбыз да мәхәббәтне әнә шулай аңлаганнар, динебез дә шулай куша.

 Дәрес башында караган клипта исә җаваплылыкның әсәре дә юк.  Бу исә  түбән ләззәткә илтә, хыянәт кебек иң ямсез күренеш гаилә таркалуга китерә.

Укытучы. Зәки Нуриның:

Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын!

                ...Кичермәгез, гыйшык белән уйнаган булсам,  – дигән сүзләре аның мәхәббәт темасына язылган әсәрләренең  асылын дәлилләп, җыеп торучы үзәк ролен үти.

Укытучы. Бүгенге дәрестәге анализлардан чыгып, якташыбызның шигьри теле турында нинди нәтиҗә ясый алабыз? Шагыйрнең үзенә нинди бәя биреп була?

Укучы. Зәки Нуриның мәхәббәт тематикасына кергән шигырләрен барлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килергә була: шагыйрь әйтә башлаган фикерен башка шигырьләрендә үстерә бара, сыйфат дәрәҗәсен арттыра бара. Шулай итеп, якташыбыз шигырьләре фикер бердәмлеге, мәгънә төгәллеге сакланган хәлдә бер-берсенә үрелеп барып, тулы бер бөтенлек хасил итәләр. Бу исә шагыйрьнең талантын билгеләүче тагын бер дәлил булып тора. Менә шуның өчен дә аның күп кенә шигырьләренә талантлы профессиональ композиторлар һәм үзешчән якташларыбыз тарафыннан көй язылды. Зәки Нури сүзләренә Вил Усманов язган “Син яшерен йолдыз мәллә?” җырын Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында тыңлыйбыз.

Син яшерен йолдыз мәллә?

Вил Усманов көе

 Зәки Нури сүзләре

Китмәдең ялгыз калдырып.

Вәгъдәләр биреп киттең.

Яшәве йөрәк яндырып

Шуңа да бигрәк читен.

 Юлымда — синең эзләрең,

Суымда — синең шәүлә.

Гел сине эзли күзләрем,

Син яшерен йолдыз мәллә?

 Гөлләрем чәчәк аттылар,

Синең гөл — кызыл яран.

Бер йолдыз булып атылам,

Яныңа үзем барам!

 Юлымда — синең эзләрең,

Суымда — синең шәүлә.

Гел сине эзли күзләрем,

Син яшерен йолдыз мәллә?

 Китмәдең ялгыз калдырып,

Вәгъдәләр биреп киттең.

Яшәве йөрәк яндырып

Шуңа да бигрәк читен.

 Юлымда — синең эзләрең,

Суымда — синең шәүлә.

Гел сине эзли күзләрем,

Син яшерен йолдыз мәллә?

Дәрес йомгаклана. Укучыларның белемнәре бәяләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку внеклассного чтения в 10-11 классе на тему:"Тема любви к России и малой Родине в творчестве сальского поэта В.А. Костенко"

Данную презентацию можно использовать на уроках внеклассного чтения в старших классах при изучении творчества сальских поэтов в связи с 200-летием города Сальска.Презентация была отмечена грамотой УО ...

Методическая разработка урока внеклассного чтения по творчеству Д.В.Давыдова "Певец вина, любви и славы...". 7 класс.

Ресурс включает в себя конспект урока, презентацию к уроку  , текстовый документ с текстами стихов поэта, ссылки на интернет-ресурсы, использованные при разработке материала. Форма проведени...

Урок внеклассного чтения "Планета любви Мэри Софианиди"

Наша школа является школой горно-промышленного направления. С 10 класса вводятся такие предметы,  как «Основы геологии» и «Основы горного дела». Мы, учителя гуманитарных предметов, стараемс...

Повесть о доверии и любви. ("Голубая чашка" А.П. Гайдара и читательский опыт учащихся 10 класса. Урок внеклассного чтения).

Долгие годы издатели произведений А.П. Гайдара адресовали по­весть "Голубая чашка" детям среднего и даже младшего школьного воз­раста. Вместе с тем произведение это содержит в...

ВОСПИТАНИЕ ГУМАНИЗМА НА УРОКАХ ВНЕКЛАССНОГО ЧТЕНИЯ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ (по творчеству сибирско-татарского писателя, фронтовика Якуба Камалеевича Занкиева)

Проанализированы детские рассказы  сибирско-татарского писателя, фронтовика Якуба Камалеевича Занкиева....

Урок внеклассного чтения по татарской литературе по творчеству первого сибирскотатарского писателя Якуба Занкиева

Урок внеклассного чтения по татарской литературе по творчеству первого сибирскотатарского писателя Якуба Занкиева...

Урок внеклассного чтения в 6 классе "Урок Любви и Мудрости (по рассказам-"крохоткам" А. И. Солженицына)".

Как важно, чтобы каждый урок литературы стал уроком-открытием, уроком-размышлением, уроком-сотворчеством с писателем! Знакомство с необычными, удивительными рассказами-крохотками А. И. Солженицына дае...