Әнием-күз нурым (бәйрәмгә сценарий )
методическая разработка по теме

Ахатова Ляля Анасовна

Әниләр көне өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_konen_bagyshlangan_scenariymktp.docx25.63 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием – күз нурым.

5 нче сыйныф укучылары

Айсина

Иң кадерле кешебез –

 Мөлаем әниебез.

 Әнидән дә газизрәк

 Юк башка һичкемебез.

Фаннур

        Кем дөньяга кеше бүләк итә,

       Ә кешегә - якты дөньяны?

       Тойгылары кояш кебек кайнар,

       Эретерлек гранит кыяны.        

Зульфат

               Кем күңеле тулган айдай серле,

               Язлар сыман, назлы, ягымлы?

              Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

             Кайгыларга түзем, сабырлы?

Айсина

Якты дөньяга аваз салган көннән башлап, безнең янда иң якын кешеләребез-әниләребез була. Алар безгә җан җылысы, ана мәхәббәте бирә, беренче адымнарыбызны алар ярдәмендә ясыйбыз.

Алмаз

-Без бүген әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез, без аларны бәйрәм белән котлыйк. Эшләрендә, тормышларында уңышлар, сәламәтлек, бәхет телик.

Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул, әнием.

5 сыйныф җыр

1 сыйныф чыгышы

1нче бала: Кояш көлә, мин елмаям,

                  Бигрәк матур көн бүген,

                  Бүген әниләр бәйрәме,

                  Шуңа күңелем шат минем.

2нче бала: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

                  Бар дөнья көлеп торсын,

                  Әни бәйрәме икәнен

                  Әти дә белеп торсын.

3нче бала: Син, әнием, минем өчен

                   Бу дөньяда бер генә.

                   Елмайганда йөзләреңнән

                   Бар өйгә нур бөркелә.

4нче бала: Тыңлап бишек җырларыңны

                  Елавым басылган бит.

                  Телем дә минем иң элек

                  “Әннә” дип ачылган бит.

5 нче бала:

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә .

Шатлык – куаныч ,зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә .

6 нчы бала: Бигрәк сабыр инде үзе,

                      Җан азыгы һәрбер сүзе,

                      Я, киң дә соң күңеле.                    

                     Озын булсын гомерең.

Җыр 1 класс

6 нчы класс Фәнис, Йолдыз

1 укучы

- Күрәсезме, залда күпме шарлар. Бу гади шарлар гына түгел, бу тылсымлы шарлар. Аларда табышмаклар, кем табышмакларга җавап таба, шул бүләк ала.  

1. Лампа түгел, яктырта

    Мич түгел, җылыта.

    Нәрсә ул?      ( кояш)

2. Яз килсә, киенә,

    Көз килсә, чишенә.  ( агач)

3. “Алма!” – дисәң дә алалар

     Нәрсә соң ул, әниләр?   ( алма)

4. Җәен иртә уяна,

    Кышын иртә югала.    (кояш)

5. Агач түгел – яфраклы,

    Тун түгел – тегелгән,

    Кеше түгел – сөйли.   (китап)

   

6. Тоз түгел – ак,

    Бал түгел – баллы.   (шикәр)

7.  Нинди ике нота бакчада үсә?    (фасол?)

8.  Бер анадан биш бала.    (кул, бармаклар)

9.  Ул булса, көн була,

     Ул булмаса, төн була.     (кояш)

10. Йомшактыр куллары,

     Җылыдыр сүзләре,

    Йөрәккә якын

    Кем ул?     (әни)

6 нчы класс җыр

3 нче класс

1 укучы

- Ана- бөек исем,

   Нәрсә җитә ана булуга!

   Шуңа күрә

 Зур горурлык белән

 Без сөйлибез Ана турында.

  2 укучы Ана!

                Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

               Күңелнең ул иң-иң түрендә.

3 укучы.     Ул салкында сине җылытучың,  

                     Юанычың авыр көнеңдә.

Ләйлә җыр 3 класс

9 нчы сыйныф чыгышы

1 укучы Әниләр турында сүз башлаганда, иң элек туып-үскән йорт,

чәчәкле-чирәмле ишек алды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул - берни белән дө тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат.

Хәзер яңгыраячак җырыбыз сезгә багышлана, кадерле әниләребез, әбиләребез!

                 

Тимербаева Энҗе җыр: “Озак яшә, әнкәй, шатлык белән”

2 нче сыйныф чыгышы

   

1нче бала. Көннәр якты булсын өчен.

   Бергә.        Әни кирәк!

   2нче бала. Йокы татлы булсын өчен

   Бергә.        Әни кирәк!

   3нче бала. Җил-яңгырдан саклар өчен

   Бергә.        Әни кирәк! Әни кирәк!

   4нче бала. Ашлар тәмле булсын өчен

   Бергә.        Әни кирәк!

   5нче бала. Дөнья ямьле булсын өчен

   Бергә.        Әни кирәк!

   6нчы бала. Гөлләр чәчәк атсын өчен

   Бергә.         Әни кирәк!

   7нче бала. Бәхет, шатлык артсын өчен

   Бергә.        Әни кирәк! Әни кирәк!

                      Иң кадерле кеше җирдә

 

                      Әни, димәк!

“Моряклар” биюе 2 класс

4 сыйныф – 7 сыйныф

   1 укучы- Әни дибез, әни дибез. Ә без әниләребезгә ничек булышабыз?

   Әни. - Балалар бу мин, әниегез.

   Зур кыз. - Исәнме, әнием!Бәйрәм белән котлыйм сине!

                   Мин керләр юам, әни,

                   Сабынлап юам, әни (кер юа-юа сөйли).

   Әни. - Рәхмәт,кызым! Үскәнсең,

            Бигрәк матур иткәнсең!

 

   Уртанчы кыз(идән юа-юа,чүпрәген сыгып сөйли).

                  - Идәнне юдым, әни!

                  Сабынлап юдым әни!

   Әни.(гаҗәпләнеп) – Ай, кызым,үскәнсең,

            Бигрәк матур иткәнсең!

  Кече кыз.(әрчегән бәрәңгене сабынлап юа-юа сөйли).

             - Бәрәңге юдым, әни!

             Сабынлап юдым, әни!

   Әни. – Ай, кызым, үскәнсең

             Нишләдең?!...

   2 укучы: - Әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләргә очрыйбыз. “Бәрәңгене сабынлап юмыйлар”, дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде.

4 сыйныф чыгышы

10 класс чыгышы

1 укучы- Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. - Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. - Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! - Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып сине кем караган? - Әнием! - Елаганда кочагына алып сине кем юаткан? - Әнием! - Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән? - Әнием! - Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып килгән? - Әнием!

10 класс чыгышы или 9 бию

____________________________________________________________________________________

8 класс

2 укучы –Ә хәзер яраткан әниләребез арасында кечкенә генә конкурс уздырап алыйк Конкурсыбыз “Үзеңне таныйсымы”дип атала (Укучылар алдан рәсем дәресендә әниләренең портретларын ясыйлар, алар планшетка беркетелә. Әниләр үзләрен танып әйтергә тиеш. Җавапларның дөреслеген укучылар раслый. ) Әфәрин әниләребез!!!

8 нче сыйныф чыгышы

7 класс

Чегән кызлары:

1прошедшее,

2 настоящее,

 а лучше будущее…

Рәмис: абау, абау  ни бу?

Зөлфәт

-Чегән кызлары кунакка килгәннәр, Үзләрен тәрбияле тотарга сүз биргәч, без аларны бәйрәмебезгә керттек. Тик алар татарча белмиләр.

Йолдыз. Мы сейчас хотим порадовать вас, подсказать вашу дальнейшую судьбу.

Илүзә. У нас в руках листочки, когда вы вытянете одну из них, мы подскажем вам ваше будущее.

- Пуговица – в этом году вам муж купит что-то сногсшибательное из одежды.

 - Монетка – будете очень богатым человеком.

 - Конфета – вас ожидает сладкая жизнь.

 - Сердце – вас будет согревать взаимная любовь.

- Цветок - станете ещё милее и красивее.

- Колесико – выиграете машину, если купите лотерейный билет

7 класс “Цыганская”

11 класс

_____________

1 укучы. Әниләребезгә янәдән конкурс.

-Баш хисапчы. Кәгазь акчаларны саный-саный сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска. – 1 нче әнигә:

- Сезгә ничә яшь?

 - Балагызның әтисенең исеме кем?

 - Гаиләгездә ничә кеше?

- Йорт хайваннары асрыйсызмы?

 - Бүген иртән ничәдә тордың?

- Кайсы күлмәгеңне яратып киясең?

- Балаңның көндәлегендә кичә нинди билгеләр куелган иде?

- Үзең бәйләгән носки җылымы, әллә базар носкиемы?

 - Кайсы балаңны ныграк яратасың?

 - Балаңның укытучысы кем?

Айгөл

2 нче әнигә "Уртасын тап”

- Ак та түгел, кара да түгел. Нинди? (соры)

- Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә? (көз)

 - Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди? (җылы)

- Коры да түгел, юеш тә түгел, Нинди? (дымлы)

- Дус та түгел, дошман да түгел.Кем? ( Таныш)

 - Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә? (көн)

- Яхшы да түгел, начар да түгел. нинди? (уртача)

Илүзә

3 нче әнигә"Әйе-юк” тиз җавап бирергә.

 - Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк.

 - Кыш артыннан җәй килә.

- Куянның колаклары кыска, койрыгы озын.

 - Китап – кешенең дусты.

 - Татарлар ике куллап исәнләшәләр.

 - Әтәч йомырка сала.

 - Боз кардан тизрәк эри.

9 нчы бию

Алмаз-Фәнис

Алмаз Кайбер чакта кырыс та син,

Гадел хөкем итүчем.

 Уем буталган чакларда

 Дөрес юл күрсәтүчем.

Фәнис Сер саклаучы киңәшчем син,

 Моңымчы таратучы.

 Назлап башымнан сыйпаучы.

Иркәләп яратучы.

Ансамбль

Кайбер чакта биек тау син,

Бураннардан саклыйсың.

Адашырга чамаласам

Юл күрсәтеп атлыйсың.

Нур сибәсең, әйтерсең лә,

Якты Кояш, тулган Ай.

Без, балаларың хакына,

Исәнлек бирсен ходай.

Общий җыр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыл яхшылык, чәч иман нуры

Бу сыйныфтан тыш эш урта сыйныф укучылары белән үткәрелә. Кешене бизәүче иң яхшы сыйфатлра турында сөйләнелә....

Иман нуры керсен күңелгә

Әдәп, әхлак тәрбиясенә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Лексические особенности языка тувинцев Цагаан-Нура

Статье расмотренно лексические особенности Цагаан-Нурского диалекта тувинского языка....

Әнием – күз нурым

Максатлар: 1. Балаларны әти - әниләребезнең кадерен белергә өйрәтү.                       ...

Презентация "Биография З.Нури"

Презентация "Биография З.Нури"...

Урок внеклассного чтения в 11 "А" классе "Чувство любви в творчестве Зеки Нури"

На уроке анализируются стихотворения писателя-земляка, делается вывод....

"Әнием- кояшым" бәйрәмгә сценарий

Әниләр бәйрәмен үткәргәндә  файдалану өчен...