"Әнием- кояшым" бәйрәмгә сценарий
материал (5 класс)

Галимуллина Лилия Галимҗан кызы

Әниләр бәйрәмен үткәргәндә  файдалану өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ni_byrme.docx23.61 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“ К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе”

муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе

Әниләр бәйрәме:

“Әнием- кояшым”

5 а сыйныфы  җитәкчесе: Галимуллина Л.Г.

Март- 2018

Максат: Әниләргә хөрмәт, олылау, кадерләү һәм ярату хисләре тәрбияләү

Сәхнә бизәлеше: әниләргә багышлап чыгарылган стенгазета, канатлы сүзләр, шарлар. Һәр бала кулында үзе ясаган чәчәк.

Кичәнең 1нче өлеше.

Сыйныф җитәкчесе:

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә- як.

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме- Әнкәй, хатын- кыз

            Хәерле көн, безнең иң яраткан, иң кадерле, иң мөлаем, иң матур, иң сабыр, иң изге кешеләребез- кадерле әниләребез! Бүген без сезне бәйрәмгә дәштек. Сезгә кадерле ул һәм кызларыгызның һөнәрләрен күрсәтергә телибез. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез.  Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

1 а. б.

Ана назы - жирдә ул мәңгелек,

 Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып ,

Гомер буе балкып торыгыз.

2 а.б.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

Сезгә үзебезнең яраткан җырыбызны бүләк итәбез.”Әнием- кадерлем”

1укучы

 Елмайса йөзеннән аңлыйм-  Әнкәемнең теләген,

Дөнья киңлегенә тиңлим - Әнкәемнең йөрәген,

 Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен донья гөлләрен.

2 укучы

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сузләре.

1 а.б. Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.

2 а.б. Иң ягымлы ,иң сөйкемле - син ул, әнием

Бергә: Безнең бугенге бәйрәм кичәбез, кадерлеләребез сезгә, газиз әниләребезгә багышлана . Галиев Рәсүл сезгә үзенең яраткан җырын бүләк итә.

3укучы

 Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән  ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

4 укучы

Мәрхәмәтле безнен әниләр.

 Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны

 Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары.

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары

1 а.б .

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Кызлар башкаруында татар халык биюе

5 укучы  

Әнием! Әнкәем! Газиз Анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син балаларыңны.

 1а. б.

Бар хәстәрем, бар хәсрәтем - Бала өчен.

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә-  Бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр - Бала өчен.

Тынгысыз көн, йокысыз төн - Бала өчен.

2 а.б.

Утка, суга укталуым - Бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым - Бала өчен.

 Таңнан әүвәл кайнар аш та - Бала өчен.

Тәгәрәгән кайнар яшъ тә - Бала өчен.

1 а.б.

Иртән - кичен йөрәк хисем-  Бала өчен.

Барлык эшем, барлык көчем - Бала өчен

Янам - түзәм, көям - күнәм - Бала өчен.

2 а.б.

Горур башны түбән иям - Бала өчен.

Төнен якты таңнар көтәм- Бала өчен.

Күңелемдә җырлар йөртәм - Бала өчен.

Бала өчен...

 Күмәк җыр “Бер кыз бала җыр чыгарган”

6укучы

 Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

7укучы

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән ананы шатландырырга кирәк.

8укучы

Ак чәчләрең җем-җем килә, Әнкәй, ул шатлыктандыр.

Гомереңнең бакчасында

Былбыллар өзмәсен җыр. Кадерлеләребез! Бу жырыбыз сезгә багышлана.

Хаҗиева Алинә “Чишмәбашым”

9укучы

Ана, ана! Син куш йөрәкледер,

Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.

 Баштан сыйпап бер елмайдың исә,

Бөтен дөнья ямьгә күмелә.

10 укучы

 Ана булу-изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше hәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса - кичерә...,

 Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

11укучы

Газиз Әнкәй!

 Йомшактыр кулларың,

Татлыдыр сүзләрең,

Жылыдыр карашын,

Тансыктыр табының.

Сабыйлык языннан

Бүгенге көнгәчә

Безләргә зур бәйрәм

Тибеше җаныңның!

1а.б.

И, Ходай, кабул ит

 Безләрдән зур гозер

Әнкәйгә бир саулык!

 Әнкәйгә бир Гомер!

12укучы 

Газиз Әнкәй! Иң сөйкемле сүзләр – синеке! Йомшак, җылы куллар – синеке! Иң-иң татлы сүзләр – синеке! Җан изрәткеч жырлар – синеке!

13укучы

Ишетелсен безнең сәламебез

Ана торган барлык йортларга.

Килдек, әниләр, без Сезне

Бәйрәм белән котларга.

14 укучы

Йөрәгемнең иң кадерле хисе

Күңелемнең ул иң түрендә.

Ул салкында җылытучың синең

Юанычың авыр көнеңдә.

15 укучы

Сокланып карап торырлык-

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши- яши аңлыйбыз.

16 укучы

Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул, әнием.

17 укучы

“Әни”- диеп телем ачылган,

“Балам”- диеп кулга алгансың.

Туган йорттан чыгып китсә дә,

Онытмый шул ана баласын.

18 укучы

Әнкәйләргә булган мәхәббәт,

Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.

Рәнҗетмәгез берүк, балалар

Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

19 укучы

Алар бирәләр иң дөрес киңәш

Алар булалар иң якын сердәш.

Иң нечкә күңел, иң зур саф йөрәк

Иң кайнар сөю, иң изге теләк.

Иң кайнар куен тик, әнкәй, синдә

Бәхет бар, әнкәй, син булган җирдә.

20 укучы

Әйтәсебеә килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә

21 укучы

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

1.а. б.

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

2.а. б.

 Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

Күмәк җыр

Кичәнең 2нче өлеше.

1 нче уен. “ Сез- балагызны, бала- сезне беләме?”

Уенның шарты: балалар чираттан әниләренә аркаларын куеп басалар, әнигә дә, балага да бер үк сорау бирелә. Башта әни кеше җавапны кәгазьгә яза, ә аннан соң бала сорауга җавап бирә. Җаваплар чагыштырыла.

Сораулар:

  • Әниеңнең яраткан төсе
  • Әниеңнең яраткан язучысы
  • Әниең буш вакытында нишли?
  • Әниеңнең яраткан ел фасылы
  • Әниеңнең күз төсе
  • Әниеңнең туган көне һ.б.

2 нче уен . “ Иң җитез әни” ( бертөрле озынлыкта 6 тасма кирәк)

Уенның шарты: һәр командага 3әр кеше чакырыла. Һәрберсенә 3әр тасма бирелә. Кулларны кулдан өзмичә генә тасмаларны үрергә кирәк.

3 нче уен. “ Тәмле сүз- җан азыгы”

Балалар һәм әниләр бер- берләренә матур сүзләр әйтешәләр.

Кичәнең 3нче өлеше.  Чәй өстәле артына  рәхим итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Әнием, мин сине көтәрмен!

Гөлзада Әхтәмованың "Берсе ак, берсе чуар" хикәясе буенча презентация....

Әнием-күз нурым (бәйрәмгә сценарий )

Әниләр көне өчен сценарий....