«Кара урман» җыры. Дәрес эшкәртмәсе ( татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен)
методическая разработка (5 класс) по теме

Хайрутдинова Зульфия Рашитовна

«Иске кара урман» җыры татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Халык авыз иҗатында җыр жанры” бүлегенең икенче дәресендә өйрәнелә. Беренче дәрестә җыр, лирик әсәрнең нигезе булган хис һәм аның өлешләре турында төшенчә бирелә, жанрга хас сыйфатлар билгеләнә. Хисне һәм аның өлешләрен табу, аеру күнекмәсе булдыру максатыннан,  дүртьюллыклар анализлана. Икенче дәрестә «Иске кара урман» җыры анализлана. Дәрес проблемалы ситуация тудыру, эзләнү, тикшеренү ысуллары ярдәмендә үтә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_kara_urman_zhyry.docx753.23 КБ

Предварительный просмотр:

«Иске кара урман» җырының эчтәлеге

Аннотация

Үрнәк программада 5 нче сыйныфта өйрәнелергә тиешле минимум буларак тәкъдим ителгән «Иске кара урман» җырына минем эш программасында 1 сәгать каралган. Ул “Халык авыз иҗатында җыр жанры” бүлегенең икенче дәресендә өйрәнелә. Беренче дәрестә җыр турында төшенчә бирелә, жанрга хас сыйфатлар билгеләнә. Шулай ук халык җырлары лирик әсәр буларак өйрәтелгәнгә, лирик әсәрнең нигезе булган хис һәм аның өлешләре турында төшенчә дә бирелә. Хисне һәм аның өлешләрен табу, аеру күнекмәсе булдыру максатыннан,  дүртьюллыклар анализлана.  

Тәкъдим ителүче дәрестә «Иске кара урман» җырын анализлап, аның эчтәлеген ачабыз. Моңа без проблемалы ситуация тудыру, эзләнү, тикшеренү ысуллары аркылы ирешәбез. Укучыларда фикерләү алымнарын куллану, текст белән эшләү, үз фикереңне дәлилли белү кебек күнекмәләрнең үсеше өчен дә  шартлар тудырыла.

Дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

Максатлар:

Дидактик: «Иске кара урман» җырының эчтәлеген лирик әсәр буларак ачу һәм үзләштерү

Үстерелешле: анализ, синтез, чагыштыру, гомумиләштерү кебек алымнарны куллану күнекмәләрен үстерү

Тәрбияви: әсәр нигезендә укучыларда дуслык, милләтеңнең рухи мирасын хөрмәт итү хисләре үсеше өчен җирлек тудыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Ышанычлы дусларының булуы тормыш авырлыкларын җиңеләйтә алуын аңлау һәм үзеңдә дуслыкны бәяләргә, сакларга омтылыш  булдыру

Метапредмет нәтиҗәләр: объектларны чагыштыра, анализлый, гомумиләштерә белү, берничә чыганактан алынган мәгълүматны чагыштыра белү

Предмет нәтиҗәләр: “Кара урман” җырының лирик әсәр, популяр халык җыры булуын, эчтәлеген белү  

Җиһазлау: дәреслек, мультимедияле проектор, тема буенча презентация, «Иске кара урман» җырының аудиоязмасы

Дәрес барышы:

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Өй эшенә анализ.

Бирелгән дүртьюллыкларда хиснең кайсы өлеш булуын билгеләргә. Дүртьюллыклар А.Яхин дәреслегеннән [2:39] алынды.

Өй эшенә үзбәя.

а) бөтен дүртьюллыкларны да дөрес билгеләгән булса “5”ле;

ә) дүртьюллыкларның икесе генә дөрес билгеләнмәгән булса “4” ле;

б) дүртьюллыкларның яртысы гына дөрес билгеләгән булса “3”ле.

Исәнләшәләр. Дәрескә әзерлекне күрсәтәләр.

Укучылар өй эшенә бирелгән дүртьюллыкларда хиснең кайсы өлеш булуын бер-берсенә әйтәләр, дөреслеген укытучы биргән җавап белән  тикшерәләр.

  1. Актуальләштерү

Укучылар, узган дәрестә без нәрсә эшләдек?

Узган дәрестә без җырлар, аларның сыйфатларын белдек. Җырларның эчтәлеге хис булуын һәм аның 3 өлештән торуын белгәнгә, өлешләргә таркату өчен нигез итеп, хиснең сәбәп, дәрәҗә, юану өлешләрен таптык.

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру

Укучылар, бүгенге дәреснең темасы: «Иске кара урман» җыры. Бу дәрестә нәрсә эшләрбез? Уку мәсьәләсен билгелик.

Көтелгән җавап: Без дәрестә «Иске кара урман» җырының эчтәлеген ачарга тиеш.

Укучылар җырның исемен модельгә язып куялар. Модельләрне А4 битләрендә эшләү уңайлы, дәрес дәвамында укучылар аны тутыра баралар.

Укучылар, ә әсәрнең эчтәлеген ничек табарбыз?

Көтелгән җавап: «Иске кара урман» – җыр. Алдагы дәрестә без җырларның лирик әсәр булуын белдек. Лирик әсәр булганга күрә, хис һәм аның өлешләрен табабыз, исеменә игътибар итәбез, кабатлауларны табабыз, төп образларның мәгънәсен ачыклыйбыз.

II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
  1. Әсәрнең исеме белән эш

Укучылар, әсәр белән танышканчы, мин сезгә беренче чиратта җырның исеменә игътибар итәргә тәкъдим итәм. Сезне урманның кара булуы гаҗәпләндермиме? Урманда үскән агачлар яшел бит, нигә урман кара эпитеты белән бирелгән? Бу сорауга җавап бирү өчен, без нишләргә тиеш? Бу турыда иптәшегез белән уйлашыгыз, уртак фикергә килегез. Фикерегезне дәлилле аңлатыгыз.

Көтелгән җавап: Без өйрәнә торган җыр – халык иҗаты әсәре. Татар халык иҗатында кара төс нинди мәгънә белдерә, без шуны искә төшерергә тиеш. Халык авыз иҗатында төсләр очраклы гына сайланмаган.  Без моңарчы өйрәнгән әсәрләрдә төсләрнең үз функциясе бар иде. Мәсәлән, “Үги кыз” әкиятендә убырлы карчык кызларга яшел һәм кара төсләрдәге сандыклар бирә. Яшел сандык байлык, ә кара сандык үлем китерә. Шулай булгач, кара төс кайгылы вакыйгаларны сурәтләү өчен файдаланыла.

Әйе, укучылар, сез дөрес уйлыйсыз. Кара – татар халык үзаңында негатив мәгънәне йөртүче төс.  Ә урман турында ни әйтерсез? Сорауга җавап бирү өчен,  партадашыгыз белән фикерләшегез. Арадан берегез фикерен класска дәлилле аңлатсын.

Көтелгән җавап: Бу сорауга җавап бирү өчен дә, без өйрәнгән әкиятләрдән урманның вазифасын искә төшерергә кирәк.“Ак бүре” әкиятендә урманның үз хуҗасы бар. Кешеләр анда хуҗа түгел, патшаның өлкән уллары бу хакыйкатьне белмиләр һәм аяныч хәлдә калалар. Шүрәле дә, убырлы карчык та урманда яши. Урман ул –  кара көчләр яши торган урын. Әкиятләрдә урман – бу һәм теге дөньялар чиге. Урманны кеше үзе өчен ят, куркыныч урын буларак кабул иткән.

Эшне ничек дәвам итәбез?

Нәтиҗә: Кара урман әкиятләрдә куркыныч вакыйга-хәлләр бара торган урынны аңлатты. Ә без өйрәнә торган җырда кара урман нинди мәгънә белдерә? Шул сорауга җавап эзлибез.

Текстны уку өчен вакыт бирелә.

Укучылар җыр тексты белән танышалар.

“Кара” сүзе тагын  кайда, нинди сүзләр белән кабатлана?

Текстны укып чыккач, укучылар кара сүзе кабатлануына игътибар итәләр: кара урман, кара елан, караңгы төн.  

Модельгә аларны язып куялар.

Кара урман, кара елан, караңгы төн нинди мәгънә белдерәләр?

Бу образлар тормыш авырлыгын белдерүче метафора дип гомумиләштереп әйтәләр. Модельдә тигезлек билгесе белән образлар каршына язып куялар. Бу образлар бергә килеп, лирик геройның хисен көчәйтә, хис дәрәҗәсен белдерә дип нәтиҗә ясыйлар. Нәтиҗәләрне модельгә язмыйлар, телдән генә әйтәләр. Соңыннан укучыларга чыганаклар биреләчәк, анализ нәтиҗәләре шунда бар.

Ә җырда бу образларның тормыш авырлыгын белдерүче метафора булуын исбатларлык юллар бармы?

Көтелгән җавап: “Заманалар авыр, еллар ябык”, “Ялгыз башым, юк юлдашым”

Димәк, җырда кара урман нәрсәне аңлата?

Көтелгән җавап: Җырда кара урман әкиятләрдәге кебек ят, куркыныч урынны гына белдерми, ә авыр тормышны аңлатучы метафора буларак кулланыла. Димәк, кара урман образы татар халык җырларында авыр, михнәтле тормыш, кайгы-хәсрәт символы булып килә.

Укучылар, әсәргә анализны ничек дәвам итәбез?

Кабатланган өлешләрне билгелибез. Җырда кушымталар кабатлана.

Кушымталарда аермалар бармы? Булса, шуларны табып әйтегез.

Укучылар кушымталарның охшаш һәм аермалы якларын күрсәтәләр. Аермалар: Кергән чыкта – чыккан чакта, пар усак – пар каен, дус булсак – дускаем.

Кушымталарны узган дәрестә өйрәнгән дүртьюллыклардагы кебек ике өлешкә бүлегез.

Көтелгән җавап: Кушымталардагы 1, 2 нче юлларны бер өлеш, 3 нче юлны икенче өлеш итеп карыйбыз. Беренче өлеше агач кисеп алу, икенче өлеше дуслардан аерылмау турында.

Хәзер нишләргә тиеш булабыз?

Көтелгән җавап: Ике өлешнең бәйләнешен табарга кирәк. Кушымтаның беренче өлешен карыйбыз. Карурманның без тормышны аңлатуын белдек. Шулай булгач, “Карурманга кергән чакта”, “Карурманны чыккан чакта” юллары гомер итү, яшәүне аңлата.

Ә пар каен, пар усак кисеп алу нәрсәне аңлата? “Пар” сүзен мәгънәсен беләбезме, укучылар?

Укучыларның җаваплары тыңлана. Сүзнең мәгънәсен белмәгән очракта, сүзлектән карыйлар.

Көтелгән җавап: “Кисеп алдым пар усак”, “Кисеп алдым пар каен” юллары бу тормышта үзеңә пар табу, иптәш табу дигән мәгънәне белдерә. Икенче өлеш белән бәйләнеше шунда: шул тапкан дустыңны югалтырга теләмәү. Кушымта хиснең юану өлеше һәм тормыш авырлыкларын дуслар белән бергә үтү әсәрнең идеясе була дип нәтиҗә ясыйлар.

Укучылар, ә без җырның эчтәлеген дөрес билгеләдек микән? Дәреслектә аңа аңлатма бирелмәгән бит. Дөреслеген ничек белә алабыз?

Энциклопедик сүзлекләрдән карый алабыз.

Укчыларга ике төрле чыганактан алынган текст бирелә (кушыма №1)  Укучылар түбәндәге биремнәрне үтиләр: Текстларны укыгыз, эчтәлеген аңлагыз, кирәкле урыннарның астына сызыгыз. Уртак һәм аермалы якларны, кайсы текстның тулырак мәгълүмат  бирүен билгеләгез, фикерегезне дәлилләгез.

Укучылар текст белән эшлиләр. Уртак һәм аермалы якларны билгелиләр.

Уңышлылык ситуациясе  тудыру.

Укучылар беренче чыганаклардагы фикерләрнең үзләре тапкан эчтәлеккә туры килүен әйтәләр.

Бирелгән чыганаклардан нинди яңалык белдегез? Шуны әйтегез.

Җыр халык арасында популяр,  10 нан артык варианты бар.  

Бу фактка нигезләнеп, сорау формалаштырыгыз.

Җыр ни өчен шулай популяр булып киткән?

Сорауга җавап бирү өчен,  партадашыгыз белән фикерләшегез. Берегез фикерен класска дәлилле аңлатсын.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Көтелгән җавап: Беренчедән, җырдагы образлар (кара урман, кара елан, караңгы төн) тыңлаучыга бик көчле тәэсир иткән. Җырны тыңлаучы үз тормышындагы авырлыклар турында уйлаган, үз хәсрәте итеп кабул иткән. Икенчедән, җырның популяр булуы аның идеясе белән дә бәйле дип уйлыйбыз.

Җырлар халыкның рухи дөньясын чагылдыра дидек. Ә бу җыр татар халкының нинди сыйфатларын ача?

Татар тормышы авыр булган. Юкка гына кара урман белән чагыштырылмаган. Ләкин кешеләр үз хәсрәтләренен җырлап булса да җиңеләйтергә тырышкан.  Бу җыр аша без татар халыкының авыр заманнарда да төшенкелеккә бирелмәвен, кыенлыкларны җиңәргә, киләчәккә өмет-ышаныч белән карап яшәргә тырышуын күрәбез.

Укучылар, ә хәзер җырның үзен тыңлыйк. Әсәрнең эчтәлеген белгәнгә, сез җырны күңелдән үткәреп тыңлый алырсыз дип уйлыйм.

Укучылар җырны тыңлыйлар, тәэсирләре белән уртаклашалар.

  1. Ысул аерып алу (модельләштерү)

Бирелгән чыганакларны  ябыштырып модельне тулыландыралар Кушымта№2).

III.Рефлексия, бәяләү этабы

  1. Рефлексия

Бүгенге дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек? Дәресебезнең УМ нинди иде?

 Ничек эшләдек?

Җыр эчтәлеген табарга тиеш идек.

Укучылар ысулны кабатлыйлар:

Җырның исеменә игътибар иттек. Кабатланган урыннарны, образларны таптык, аларның мәгънәсен аңлаттык.

  1. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Бәяләү критерийлары бирелә:

а) Терәк конспекттан файдаланып кына җырның эчтәлеген сөйләп бирә алса – “3” ле;

ә) Терәк конспекттан бераз гына файдаланып җырның эчтәлеген сөйләп бирә алса – “4” ле;

б) Терәк конспекттан файдаланмыйча җырның эчтәлеген сөйләп бирә алса – “5” ле.

Укучылар үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр.

  1. Өйгә эш алу

Репродуктив эшчәнлеккә: модельдән файдаланып, җырның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

Конструктив эшчәнлеккә: Хәмзә Шарипов картиналарыннан файдаланып, җырның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. Бер картинаны сайлап, рәссам сурәтләгән эчтәлекне сыйныфташларыңа сөйләргә  әзерләнергә.

Иҗади эшчәнлеккә: “Урман миндә нинди хисләр тудыра” яки “Кара урман” җыры миндә нинди хисләр тудыра” темасына иҗади эш эшләргә.        

Кулланылган чыганаклар

  1. Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. / Ганиева Ф.А., Сабирова Л.Г. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.
  2. Әдәбият: татар телендә төп гомуми белем мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / А.Г.Яхин. – 4 нче басма. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 239 б.
  3. 5 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен  методик кулланма/А.Г.Яхин. – Казан: Мәгариф, 2006. – 107 б.
  4. Махмутов, М.И. Избранные труды: В 7 т. / М.И. Махмутов. – Казань: Магариф – Вакыт, 2016.

Т.4: Современный урок и педагогические технологии развития мышления / Сост. Д.М. Шакирова. – 375 с.

  1. Мәхмүтов, М.И. Сайланма хезмәтләр. 6 том: Милләт, мәгариф һәм дин. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2016. – 303с.
  2. Танып белү эшчәнлеген оештыру эффективлыгын тәэмин итү ысулы: татар теле һәм әдәбияты буенча төп һәм урта баскыч гомумбелем программасын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәрләр өчен методик кулланма/ автор: Мозаффарова М.Г., ТРМҮИ. – Казан: ТРМҮИ, 2014. – 40 б.
  3. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен д-лек/ М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  4. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383 бит.

Кушымта №1

“Кара урман”

Кайсы әдәби төргә карый: лирика

Жанры: җыр

Озын көйгә җырлана торган популяр халык җыры.

Кушымта

Карурманга керү, чыгу              =              гомер итү, яшәү

Пар усак, пар каен кисеп алу        =         үзеңә пар, иптәш табу

1 нче чыганак

2 нче чыганак

“Кара урман”, тормышның караңгы төндә кара урман аша чыккан кебек авыр булуы турында озын көйгә җырлана торган популяр халык җыры. Беренче мәртәбә ноталары белән 1913 елда басыла. Текстның 10 нан артык варинты бар.

Чыганак: Татар энциклопедия сүзлеге/ Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов; җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. – Казан:ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. – 830 б.: ил.

«КАРА́ УРМА́Н» («Иске кара урман»), борынгы татар халык җыры. Көенә караганда — озын татар көйләре рәтенә керә. Җырның үзәк образы — авыр тормыш сынауларын гәүдәләндерүче кара урман:Кара да гына урман, караңгы төн, / Нинди юллар белән үтәрбез?

Җырда рефрен рәвешендә «тормыш юлыннан — кара урмандагы кебек — ялгыз гына атлап булмый; кешегә тугры дуслар, якын кешеләр кирәк, бары бергә булганда гына барлык авырлыкларны җиңеп, теләгән максатка ирешергә мөмкин» дигән фикер уздырыла. Җыр халык арасында популяр, проф. җырчылар репертуарына керә. Беренче тапкыр 1913 елда басылып чыга.

Чыганак: Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012. http://tatarile.org/maglumat/tt/мәкалә/«кара урман»

Кушымта №2

Конструктив эшчәнлеккә өй эше өчен Хәмзә Шарипов картиналары

C:\Users\Береска\Desktop\Хәмзә Шәрипов\662794.jpg

C:\Users\Береска\Desktop\Хәмзә Шәрипов\52549061_1261059471_3.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Тарихи сүзләр, архоизмнар, неологизмнар.(Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен

     Снгапур укыту алымнары һәм үстерелешле укыту методикасы кулланып эшләнгән дәрес конспекты....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...