“Сак-Сок” бәетенең эчтәлеге. Дәрес эшкәртмәсе (татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы)
методическая разработка (5 класс) на тему

Хайрутдинова Зульфия Рашитовна

Үрнәк программада 5 нче сыйныфта өйрәнелергә тиешле минимум буларак тәкъдим ителгән “Сак-Сок” бәете өчен минем эш программасында 2 сәгать каралган. Тәкъдим ителүче дәрес шул сәгатьләрнең икенчесе.

“Сак-Сок” бәете “Халык җырлары” бүлегендә җырларның бер төре буларак өйрәнелә. Халык җырлары лирик әсәр буларак өйрәтелгәнгә,  моңарчы укучыларда лирик әсәрнең нигезе булган хисне һәм аның өлешләрен табу күнекмәләре формалаштырылды. Бу дәрестә дә лирик әсәр эчтәлеген ачу күнекмәсе камилләштереләчәк, ләкин катлаулырак әсәр материалында. Моңа кадәр укучылар күләме зур булмаган җырларга гына анализ ясадылар. Ә  алардан аермалы буларак “Сак-Сок” бәете күләмлерәк тә, төзелеше дә катлаулырак. Шуңа күрә беренче дәрестә вакыт текст белән танышуга, бәеттән хиснең сәбәп, дәрәҗә, юану өлешләрен таптыруга бирелә.  Икенче дәрестә өлешләр бәйләнешеннән бәетнең эчтәлеген ачу максат итеп куела. Дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sak-sok_bete_2_nche_dres.docx276.41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:“Сак-Сок” бәетенең эчтәлеге

Аннотация

Үрнәк программада 5 нче сыйныфта өйрәнелергә тиешле минимум буларак тәкъдим ителгән “Сак-Сок” бәете өчен минем эш программасында 2 сәгать каралган. Тәкъдим ителүче дәрес шул сәгатьләрнең икенчесе.

“Сак-Сок” бәете “Халык җырлары” бүлегендә җырларның бер төре буларак өйрәнелә. Халык җырлары лирик әсәр буларак өйрәтелгәнгә,  моңарчы укучыларда лирик әсәрнең нигезе булган хисне һәм аның өлешләрен табу күнекмәләре формалаштырылды. Бу дәрестә дә лирик әсәр эчтәлеген ачу күнекмәсе камилләштереләчәк, ләкин катлаулырак әсәр материалында. Моңа кадәр укучылар күләме зур булмаган җырларга гына анализ ясадылар. Ә  алардан аермалы буларак “Сак-Сок” бәете күләмлерәк тә, төзелеше дә катлаулырак. Шуңа күрә беренче дәрестә вакыт текст белән танышуга, бәеттән хиснең сәбәп, дәрәҗә, юану өлешләрен таптыруга бирелә.  Икенче дәрестә өлешләр бәйләнешеннән бәетнең эчтәлеген ачу максат итеп куела. Дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

Максатлар

Дидактик: лирик әсәр эчтәлеген ачу күнекмәсен камилләштерү

Үстерелешле: анализ, синтез, чагыштыру, гомумиләштерү кебек алымнарны куллану күнекмәләрен үстерү

Тәрбияви: укучыларда уйламыйча, ялгыш эшләгән гамәлнең башкалар өчен хәсрәт чыганагы булу мөмкинлеген, үз гамәлләрең өчен җаваплылык кирәклеген аңлауны булдыру

Җиһаз: А4 битләренә чыгарылган бәет тексты

Дәрес барышы:

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге һәм көтелгән нәтиҗәлелек

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Өй эше.

Китапка язып та, сызып та  булмаганга күрә, беренче дәрестә әсәр тексты укучыларга А4 битләренә чыгарып бирелә. Укучыларның кулларында 2 А4 битенә сыйган бәет тексты була.

Алга таба текст белән эшләү уңайлы булсын өчен, укучылар строфалар кырыена аларның тәртип буенча номерын куеп чыгалар. Сторфаларның  хиснең кайсы өлеше булын ачыклап, кулланылган бәя бирү алымнарын да  билгеләп, янына язып баралар. Мәсәлән, 3 нче  строфа –  хиснең сәбәп өлеше, бәя бирү алымы –  каршылык. Текст күләмле булганга, бу эшне бер дәрестә генә башкарып чыгып булмый. Шуңа күрә өй эшенә тикшерелми калган сторфалар белән дә дәрестәгечә эшләү һәм төсле маркерлар алып килү бирелә.

  1. Актуальләштерү

Укучылар узган дәрестә без нәрсә эшләдек?

Ысулны искә төшерәләр. Без бәетнең  лирик әсәр һәм җырларның бер төре булуын белдек. Шуңа күрә без бәетне дә җырлар кебек өйрәнергә тиешлекне ачыкладык. Җырларның эчтәлеге хис булуын һәм аның 3 өлештән торуын белгәнгә, өлешләргә таркату өчен нигез итеп хиснең 3 өлешен алдык, бәеттән хиснең сәбәп, дәрәҗә, юану өлешләрен таптык.  

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру

Укучылар, ә бу дәрестә нәрсә эшләрбез? Уку мәсьәләсен әйтегез.

Без әле бәетне өлешләргә генә бүлдек, әсәрнең эчтәлеген тапмадык. Димәк, без бүген дәрестә бәет эчтәлеген ачарбыз.

Укучылар, ә әсәрнең эчтәлеген ничек табарбыз?

Әсәрнең эчтәлеге аның өлешләренең бәйләнешендә була. Димәк без аның өлешләрен бәйләргә тиеш булабыз.

II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Укучылар, моңарчы өйрәнгән җырлардан аермалы буларак, бәеттә хис өлешләрнең бик күп икәнлеге ачыкланды.  Әйдәгез,  аларны гомумиләштерик.

Бәет әни һәм  балалар авызыннан сөйләнгән юллардан тора. Шуңа күрә без бүлеп чыккан хис сыйфатларын әни һәм балалар хисе дигән өлешләргә җыярга тиеш булабыз.

Тактада һәм дәфтәрдә алдагы дәрестә төзелә башланган схемага әни һәм балалар хисләре дигән өлешләр өстәлә.

C:\Users\Admin\Desktop\рпа.png

Әйдәгез, әни хисләре турында сөйләгән икеюллыкларны сары, ә балаларныкын яшел төс белән билгелик (укучылар төсләрне үзләре дә тәкъдим итә ала). Әни хисләрен сөйләгән юллар бер урында гына бирелмәгән,  шуңа күрә төсләр белән билгеләү күләмле текстта ориентлашу өчен кирәк.

А4 битләрендәге текстта әни һәм балалар өлешләрененең астына сызып, я түгәрәкләргә алып, я берәр тамга белән төсле маркерлар ярдәмендә билгеләп куялар.Төсләр белән бүлеп куйгач, укучылар шуңа игътибар итәләр: әсәрдә малайларның хисләре сөйләнгән икеюллыклар күбрәк икән.

Укучылар, нинди сорау туа?

Ни өчен әни хисләре турында азрак, ә малайлар хисе турында күбрәк сөйләнелә?

Укучылар, ә сез бу сорауга ничек җавап бирер идегез?

Җавапларның барысын да хуплыйбыз.

Укучылар әйткән вариантлар тыңланыла.

  1. Балалар әниләренә караганда, күбрәк яраталар, аларның хисләре көчлерәк.
  2. Халык балаларны күбрәк кызгана.
  3. Балалар – бәетнең төп геройлары.

Укучылар тәкъдиме белән килешәбез

Укучылар шулай ук бәеттә әни хисләренә дә, балалар хисләренә дә карамаган юллар барлыгын күрәләр . Алар 1, 2, 37 икеюллыкларны автор фикере дип бәялиләр һәм аны аерым өлеш итик диләр.

Шулай итеп, без бәет икеюллыкларын “Әни хисе”, “Балалар хисе”, “Автор фикере” дип 3 өлешкә җыйдык. Ә хәзер нишлибез?

Өлешләрне аерым-аерым өйрәнәбез.

Укытучы сораулар белән кирәкле юнәлешне бирә.

Укучылар балалар хисен өйрәнәләр. Укучылар балаларның хис өлешләрен күзәтеп, шундый нәтиҗәләргә киләләр:

  1. Сәбәп өлешләренең күплеге һәм кабатлануы (каргыш аркасында кошка әйләнү, кайтуга өмет өзелү, башка яңгыр яву һ.б.).
  2. Юану өлеше бар (язмыш, гыйбрәт алу).
  3. Үз хисләрен бертуктаусыз әле әниләренә, әле әтиләренә, әле үзләренә сөйлиләр.
  4. Каршылыклар күп:

Чәйләр эчерде – каргап очырды;

ук – юк (сәбәп бар –сәбәп юк);

үпкәләү – гафу үтенү;

 каргау – дога;

әти – әни һ.б. каршылыклар.

Әни хисләре турындагы икеюллыклар бәеттә төрле урында килгәнгә, аларны бергә җыеп күрсәтү кирәк.  

Укытучы тактага, укучылар әйткәнне яза:

14 – дәрәҗә

15 – дәрәҗә

33 – сәбәп

34 – сәбәп

35 – дәрәҗә

45 – дәрәҗә

48 – дәрәҗә

49 – дәрәҗә

Әни хисе турында сөйлиләр.

Әни хәсрәтенең сәбәпләре: “ике баламны каргап очырдым”, “каргадым юкка”, “балам кычкыра кара урманда” (33, 34 строфалар)

Хис дәрәҗәсе: “ике күземнән канлы яшь ага”, “өзелә үзәк”, “һушларым китте”, “ике баламның калмады берсе” (14, 15, 35, 45, 48, 49 строфалар).

Укучылар тексттан алдагы дәрестә үзләре билгеләгән хис сыйфатларын әйтеп баралар яки үзләре дә дәфтәргә язып барырга мөмкиннәр.

Укучылар, тактада язылганнардан  нинди нәтиҗә ясыйсыз?

Укучылар, сорау куегыз.

Укучылар, ә  бу сорауга сез ничек җавап бирәсез?

Укучылар әнинең хис дәрәҗәсен күрсәткән юллар күп, ә хиснең юану өлеше бөтенләй юк дип нәтиҗә ясыйлар.

Нигә әнинең юануы юк?

Укучыларның җавап вариантлары тыңланыла:

  1. Хәсрәте юанырлык дәрәҗәдә түгел.
  2. Әни “тупикта” (иң чик ноктага җиткән).
  3. Әни чикне узган (“перешла черту”), төзәтеп булмаслык эш эшләгән.
  4. Әни үз-үзен гафу итә алмый.
  5. Ә бит әни үзе дә кайчандыр бала булган, аны да шуклыгы өчен орышканнардыр, ләкин бит аны каргамаганнар.

Укучылар, сорау куегыз.

Сорауга җавап бирегез?

Автор фикерен өйрәнү

  1. – мәдрәсә, бәетен ишетәсе
  2. – мәдрәсә, бәетен ишет

37 – мәдрәсә,  бәетен ишет

Ни өчен “ишет” сүзен кабатлый, нәрсә турында ишеттерәсе килә?

Автор “ишет” сүзен кабатлап,   укучыларны ана һәм улларының фаҗигасе турында тыңларга, гыйбрәт, сабак алырга чакыра. Нәрсә дә булса эшләр алдыннан, мин үз гамәлем белән башкаларга зыян китермимме дип уйларга өйрән. Ашыгып, уйламыйча эшләсәң, малайлар һәм әниләре кебек мәңге хәсрәтле булырсың ди. Һәрбер кеше кем алдында булса да җаваплы булуын онытмасын иде, ди. Җавапсызлыгың, сабырсызлыгың белән башкаларны бәхетсез итүдән, төзәтеп булмаслык, үкенечле эшләрдән саклан, ди.

  1. Ысул аерып алу (модельләштерү)

Әни хисе һәм балалар хисе өлешләрен чагыштырып, аларның аермалы якларын табыгыз.

Укучылар алда әйтелгән нәтиҗәләрне бергә җыялар һәм аларны таблица рәвешендә язып күрсәтергә мөмкин ( кушымта  №1) гомумиләштерелгән нәтиҗәне телдән сөйлиләр.

Бәет ни турында?

Бәет әниләрен гафу итәргә теләп тә, кичерә алмыйча, каршылыклы хисләр арасында бәргәләнүче малайлар турында. Үзен дә, балаларын да, ирен дә бәхетсез итүе өчен үкенүче ананың юанычсыз хәсрәте, аянычлы хәле, фаҗигасе турында.

III.Рефлексия, бәяләү этабы

  1. Рефлексия

Бүгенге дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

 Ничек эшләдек?

Бәет эчтәлеген табарга тиеш идек.

Ысулны кабатлыйлар.

  1. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Бәяләү критерийлары бирелә:

а) Терәк конспекттан (таблицадан) файдаланып кына бәетнең эчтәлеген сөйләп бирә алса – “3” ле;

ә) Терәк конспекттан (таблицадан) бераз гына файдаланып бәетнең эчтәлеген сөйләп бирә алса – “4” ле;

б) Терәк конспекттан (таблицадан) файдаланмыйча бәетнең эчтәлеген сөйләп бирә алса – “5” ле;

Укучылар үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр.

  1. Өйгә эш алу

Репродуктив эшчәнлеккә: бәетнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

Конструктив эшчәнлеккә: Финат Нәбиуллин, Хаҗиев Мадиярның “Сак-Сок” картиналарны  (кушымта №2) карарга. Картина авторларының идеясен (нәрсә әйтергә теләвен) аңларга тырышырга. Бер картинаны сайлап, рәссам сурәтләгән эчтәлекне сыйныфташларыңа сөйләргә  әзерләнергә.

Иҗади эшчәнлеккә: Бирелгән чыганактан Сак-Сок мифологик образлары турында язылганнарны укырга, презентация ярдәмендә яки аннан башка сыйныфташлар алдында чыгыш ясарга әзерләнергә. Чыганак: Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен д-лек/ М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б., 31-33 битләр.

Кулланылган чыганаклар

1.        Танып белү эшчәнлеген оештыру эффективлыгын тәэмин итү ысулы: татар теле һәм әдәбияты буенча төп һәм урта баскыч гомумбелем программасын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәрләр өчен методик кулланма/ автор: Мозаффарова М.Г., ТРМҮИ. – Казан: ТРМҮИ, 2014. – 40 б.

2.        Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен д-лек/ М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.

3.        Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. / Ганиева Ф.А., Сабирова Л.Г. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.

4.        Әдәбият: татар телендә төп гомуми белем мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / А.Г.Яхин. – 4 нче басма. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 239 б.

5.         5 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен  методик кулланма/А.Г.Яхин. – Казан: Мәгариф, 2006. – 107 б.


Кушымта №1

Балалар хисе

Әни хисе

Хис сәбәбе кабатлана.

Хис дәрәҗәсе кабатлана.

Нәтиҗә 2

Юану бар

Юану юк

Нәтиҗә 3

Әниләренә, әтиләренә, үзләренә  сөйлиләр

Үзенә генә сөйли

Нәтиҗә 4

Каршылык бар

Каршылык юк

Гомумиләштерелгән нәтиҗә

Балалар хәсрәтләренең төп сәбәбе булган ана каргышы турында гел искә төшереп, кабатлап торалар. Кайгы сәбәбен кабатлау аша балаларның үкенеч дәрәҗәсе ачыла.

Балалар үзләренең хәсрәтләре турында әниләренә дә әтиләренә дә үзләренә дә сөйлиләр.

Малайларның хисләре гел карышылыктан гына тора. Бер яктан каргап, безне Сак-Сок иттең дип әниләренә үпкәлиләр, рәнҗиләр. Икенче яктан әнине сагындык, аңа сәлам әйтегез дип әниләрен яратуларын күрсәтәләр.

Берничә тапкыр әни белән әтине дә каршы куялар. Әти безне өйдә калдырды, ә әни өйдән читкә җибәрде диләр. “Әнкәй, елама, үзең каргагач” дигән юлларны да кабатлыйлар. Шунда ук әни елама, ходай тәкъдире дип юаталар да.  

Әни авызыннан әйтелгән юлларның күбесе кайгы һәм үкенү дәрәҗәсен күрсәткән юллар. Алар ана кичергән хәсрәтнең зурлыгы һәм даими булуы турында сөйлиләр. Әни хәсрәтенең сәбәпләрен үзеннән эзли, балаларымны каргадым дип кабатлый, үзенең бу эше өчен бик үкенә. Шуңа да аның хәсрәт дәрәҗәсе бик югары. Үзенең төзәтеп тә, үзгәртеп тә булмаслык эш эшләвен, хәсрәт сәбәпчесе булуын аңлау һәм балаларын мәңгегә югалту аны юанычсыз итә. Балаларыннан аермалы буларак, үзенә юану да таба алмый,  хисләрен дә үзенә генә сөйли. Үз хәсрәте белән  ана ялгыз калган.  Бу аның зур фаҗигасе.

Әни хисләрендә  бернинди дә карышылык юк. Анда бары тик үз улларын каргаганы өчен үкенү генә бар. Ул бары тик үзенең хәсрәт дәрәҗәсен генә сөйли. Ана юаныч таба алган балаларына караганда бәхетсезрәк.


Кушымта №2

финат Набиуллин сак-сок

Финат Нәбиуллин. “Сак-Сок”.

хазиев Мадияр сак-сок

Хаҗиев Мадияр. “Сак-Сок”

Рәсемнәрдән укучылар тапкан әчтәлек

Финат Нәбиуллин. “Сак-Сок”

финат Набиуллин сак-сок

Картинада көн-төн каршылыгы бар. Малайлар көн белән төн уртасында торалар. Көн белән төн кушылган, чөнки улларның каршылыклы хисләре кушылган. Әсәрдәге каршылыкны рәссам төсләр каршылыгы белән биргән. Малайларның якты көнгә чыгасылары килә. Көн белән төнне янәшә куеп, автор безгә вакыт агышын (вакыт бара) күрсәтә һәм безгә вакытның чиксезлеге турында сөйли. Малайларның канатлары белән агач яфраклары кушылган. Яфрак төннән якты көнгә җибәрми, тотып тора кебек. Малайлар су әйләнмәсенә, упкынга эләккәннәр. Язмыш упкыны малайларны үзенә тартып алган да,  алар шуннан чыга алмыйлар”. Картинадан никадәр үзенчәлек таптык! Димәк, рәссам бик талантлы.

Хаҗиев Мадияр. “Сак-Сок”

хазиев Мадияр сак-сок

Кояш – ай каршылыгы. Әни хәсрәтеннән сыгылып төшкән, шуңа күрә әни дә, йорт та авыш итеп сурәтләнгән. Балалар кош булып очып киткәч, өй кечерәеп калган. Өйнең тәрәзәсе бар – ишеге юк. Тәрәзә дә кечкенә. Әни яктылыкны күрми. Әни өй эченә бикләнгән, әнигә проблемадан чыгу юлы юк. Йолдыз белән ниндидер ценный әйбер очып киткән, әни балаларын югалтып, үзенең бәхетен очырган. Әнинең күңеле балалары белән очып киткән. Рәсемдә күк кенә түгел, ә космос сурәтләнгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Тарихи сүзләр, архоизмнар, неологизмнар.(Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен

     Снгапур укыту алымнары һәм үстерелешле укыту методикасы кулланып эшләнгән дәрес конспекты....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...