Расцвет творческой деятельности великого татарского поэта Габдуллы Тукая
статья на тему

Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Анализ становления и формирования национального татарского поэта Г.Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Великий татарский поэт Г.Тукай48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тукайның шагыйрь һәм журналист буларак формалашуы

 Мөхәмәтдинова Р.Ф..

     Без кечкенә сыйныфларда Габдулла Тукайның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Урта сыйныфларда аның “Исемдә калганнар” исемле автобиографик әсәрен укыйбыз , аның аянычлы тормышын күз алдына китерергә тырышабыз.Мәктәптә, шәһәр күләмендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган кичәләр, төрле чаралар, конкурслар уздырыла. Без  һәрвакыт “Тукай – татар халкының яраткан улы, бөек шагыйре” – дигән сүзләрне еш ишетәбез һәм ,әлбәттә, аның иҗаты белән чиксез горурланабыз. Кырлайдан Җаекка (Уральскига) киткәнче Габдулла Тукай үзе дә шигырьләр язганы турында бер сүз дә әйтми, аның иҗатын өйрәнүчеләр дә беренче иҗади тәҗрибәләр турында хәбәр итмиләр.  Ә 1907 нче елда Казанга килеп төшкән яшь егет турында инде “татарның талантлы шагыйре” дигән сүзләр йөри.

 Тукай кайчан  шагыйрь һәм шәхес буларак формалаша соң?,моңа нинди шартлар, сәбәпләр, нинди факторлар ярдәм итә?

Тукай шагыйрь буларак Җаекта яшәгәндә бик тиз формалаша һәм җитлегә. Алты – җиде ел эчендә ул татар халкының иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә. Сәбәпләре һәм шартлары нәрсәдән гыйбарәт?

1.Уральскига эләгү . 2.Киңрәк дөнья. Татар арасы гына түгел, казакъ, рус арасы да. 3.Типографиядә эшләү. 4.Мәдрәсәдә уку 5.Беренче рус революциясе.

Г. Тукай кече яшьтән үк үзенең акылга зирәк, хискә бай һәм эзләнүчән табигатьле булуын күрсәтә. Аның менә шул шәхси сәләтенә, талантына Уральскидагы шәкертлек елларында нәтиҗәле йогынты ясаган ике күренекле фактор бар: моның берсе — XX йөз башында күтәрелә барган яңа иҗтимагый хәрәкәтләргә һәм карашларга якынаерга омтылуы һәм икенчесе — барлык көче белән рус культурасын аңларга тырышуы.

 Беренче рус революциясе мәгърифәтчелек идеяләренең һәм шәкертләр хәрәкәтенең күренмәгән тизлек белән кабынып һәм күтәрелеп китүенә беренче зур сәбәп булды. Тукайның беренче шигырьләрендәге мәгърифәтчелек һәм шәкертләр хәрәкәте мотивлары бу мәсьәләләрнең шул елларда Уральск шартларында да байтак кискен торганлыгын күрсәтәләр. Шагыйрьнең беренче әсәрләрендә үк татар шәкертләрен демократик хәрәкәткә һәм халыкка хезмәткә өндәү мотивлары күренекле урынны алды. Аның бу мәсьәләдәге беренче ачык платформасы 1906 елда басылган «Хиссияте миллия» мәкаләсендә бик тулы гәүдәләнде.

   Тукайны 1905 ел революциясен каршылауга хәзерләгән факторлар арасында, аның рус әдәбиятына бик иртә тартыла һәм мәхәббәт күрсәтә башлавы аерым бер әһәмияткә ия булып тора.. Габдулла Тукай А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов һәм  И.А.Крылов әсәрләре белән кызыксына Һәм хәтта русчадан кайбер әсәрләр дә тәрҗемә тә башлый.

Тәрҗемә мисалы итеп тик бер «Мәхбүс» (1906)шигырен генә китерергә мөмкин. Бу шигырьнең идеясе дә “шагыйрь һәм ирек сөю» мәсьәләсенә кайтып кала һәм Тукайдагы шул ук идеяне раслаучы әһәмиятле бер фактка әйләнә. Тагын да, аның «Хөрриятә» (1907) шикелле шигырендә чагылган идея да яшь Пушкинның “Вольность» одасындагы ирек сөю  мотивларына якын торуын шулай ук очраклы охшашлык дип кенә булмый.

     Без югарыда 1905 ел революциясенә һәм шул вакытта тагын да күтәрелеп киткән культура, әдәбият хәрәкәтенә Тукайны хәзерләгән беренче, башлангыч шартлар, факторлар турында сөйләдек. Болар арасында XX йөз башында аеруча үсә барган һәм мәгърифәтчелек идеяләрен тагын да югарырак күтәрә башлаган татар интеллигенциясе хәрәкәте һәм рус культурасының, әдәбиятының йогынтысы, һичшиксез, күренекле урынны алын тордылар. Бу факторлар Тукайның, культура хәрәкәте вәкиле буларак, революцияне бик  тиз  арада каршылап һәм җырлап чыгуына этәргеч бирделәр.

     Революция башлану белән, Г. Тукай, барыннан да элек, яшь буынның аңын томалаган һәм татар интеллигенциясен халыктан, революциядән аерып торган мәдрәсәләрне ләгънәтләп, үзен ирекле әдәбият һәм матбугат-публицистика эшенә багышлый. 1905 елда рус телендәге «Уралец» газетасының типографиясенә наборщиклыкка өйрәнчек булып керә.

Менә шул типография эшчеләре арасында ул революцион чыгышларны якыннан күрә һәм аларга теләктәшлек итә башлый. Габдулла Тукайның Уральскидагы танышларыннан А.К.Гладышев үзенең истәлекләрендә бу хакта түбәндәгеләрне яза:

«Типографиядә большевиклар ячейкасы яшәде. Җыелышлар яшереп уздырыла, каядыр хәрби складлар районында оештырыла иде.

Өлкән иптәшләрнең кушуы буенча мин һәм Апуш кәгазьләр, прокламацияләр, революцион җырлар таратып йөрдек, мәсәлән, «Карт вахмистр» дигән листовка,
«Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу» җырлары Һ. б...        »

Уральскида чыга башлаган «Фикер» газетасының (1905 елның ноябре) беренче номерларыннан ук Тукай үзенең әсәрләрен бастыруга керешә, шул ук газетаның типографиясендә наборщик, һәм корректор булып эшли. Аннан соң 1906 елда шунда ук чыга башлаган «Әлгасрелҗәдит» һәм «Уклар» журналларында актив катнаша, аларда үзенең күпләгән шигырьләрен һәм публицистик әсәрләрен бер-бер артлы бастыра тора.

1906 елда Тукай бөтенләй әдәбият һәм матбугат эшенә бирелә. Уральскида барган демократик хәрәкәткә— митинг, демонстрацияләргә актив катнаша, андагы алдынгы рус интеллигенциясе белән аралаша һәм рус телендәге революцион матбугатны укый. Бу вакытта аның шагыйрьлек эшчәнлеге һәм политик омтылышлары искиткеч тизлек белән үсә һәм киңәя башлый.

    Тукайны,бик хаклы рәвештә, 1905 елгы революция зур шагыйрь итте, диләр.

Мин бу фикер белән тулысынча килешәм.  Бу елларда Г.Тукайның Уральскига эләгү бәхете, күп милләтле  дөньяда яшәве, мәдрәсәдә укуы,беренче рус революциясен бөтен күңеле белән кабул итүе яшь егетне күп эшләргә һәм  иҗатка дәрләндерә.

 Татар халкы да Рәсәйдә барган азатлык хәрәкәтенә кушыла. Бар да уянды, милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылдылар.Алар арасында яшь шагыйрь Габдулла Тукай үзе дә.

Революция аның талантына юлны үз кулы белән үзе ачып җибәрә.

Яшенле – давыллы еллар.Шагыйрьгә вакытында туа белү дә, күрәсең, бик кирәкле сыйфаттыр.Җәмгыять тормышындагы революцион тетрәнүләр Тукайны тиз өлгертә, дөньяга тиз чыгара, үз халкының сөекле шагыйре итеп таныта.

Әдәбият

1.Тукай турында замандашлары. Казань. Татарское книжное издательство. 1960г. 295с

2.Тукай...: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б

3.Хисамов Н. Тукайны төшенү юлында. – Казан: ТАРИХ, 2003. – 80 б.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Басни великого татарского поэта Габдуллы Тукая в переводе на русский язык язык

Басни великого татарского поэта Габдуллы Тукая в переводе на русский язык...

"Мин Тукайга киләм" Презентация по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Презентация по творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая...

Презентация "Жизнь и творчество великого татарского поэта Габдуллы Тукая"

Творчество Г.Тукая изучается в рамках уроков раздела "Поэты народов России". В презентации представлены факты из жизни Тукая, фотографии, связанные с местами его нахождения, а также его вели...

Вечер татарского поэта Габдуллы Тукая

В сценарий входят детские стихи Г.Тукая, сказка о баране и козе....

Габдулла Тукай - народный поэт

Представляемая работа может быть использована учителями татарского языка и литературы при изучении творчества великого поэта Г.Тукая. Сочинение - размышление "У памятника Тукаю", викторина,...

Методическая разработка урока по литературе "Из литературы народов России. Поэт Габдулла Тукай". Стихотворения "Родная деревня", "Книга".

В процессе урока учащиеся знакомятся с выдающимся татарским поэтом Габдуллой Тукаем, постигают богатство и многообразие национальной литературы. Анализ стихотворений "Родная деревня" и "...