Сүзтезмә һәм аның төрләре.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Солтанова Ирина Рифовна

Сүзтезмә һәм аның төрләре темасына татар мәктәбенең 5нче сыйныфында үткәрелгән ачык дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_suztezm.docx43.13 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                          Фәтхелова Ирина Риф кызы,

Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Сүзтезмә һәм аның төрләре.

(5нче сыйныф)

Максат: 

  1. Сүзтезмә турында белгәннәрне гомумиләштерү; сүзтезмәләрне аера, аларны төркемнәргә бүлә белү; тикшерү тәртибен үзләштерү; укучыларның схема буенча сүзтезмә төзүләренә ирешү;
  2.  анализлау, нәтиҗә ясый һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;
  3. туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, үз милләтең белән горурлану, туган якка,  мәхәббәт хисләре тәрбияләү, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү

 Дәрес тибы – белемнәрне системалаштыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләр: сүзтезмә төшенчәсен белү, җөмләдән, тексттан сүзтезмәләрне таба белү, аларны дөрес тикшерү, төрләрен дөрес билгеләү, Үзең сүзтезмәләр төзи алу.

Метапредмет нәтиҗәләр: алда өйрәнгәннәр нигезендә яңа метериалны үзләштерү,сораулар бирү, сорауларга җавап таба белү яки белмәвеңне билгели алу

УУГ

Шәхескә кагылышлы УУГ:    -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;

  - үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау; - әхлакый фикер йөртү дәрәҗәсе үстерү; аларда бер-берсенә карата хөрмәт, бер-берсенең фикерен тыңлый белүне формалаштыру;

 Регулятив УУГ:

    - максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

    - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

    -бәяләү.

 Танып белү УУГ:

    - билге-символларны куллана белү (модельләштерү)

    - нәтиҗә чыгару;

 Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү;

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

УМК: Хәсәншина Р.Г. Татар теле. 5 сыйныф

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация, картина, таратма материал (маркер, каләм, карточкалар), дәреслек , индивидуаль биремле карточкалар, үз белемеңне бәяләү бите.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;   

 Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

− Хәерле көн, укучылар!

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне сәламлик! Җитәкләшик!

     Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

  Укучыларны активлаштыру, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Төркемдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерү:

  • Үз фикеремне курыкмыйча әйтәм
  • Башкаларның фикерен хөрмәт итәм
  • Дөрес җавап табарга булышам
  • Үз эшемә дөрес бәя бирәм

II. Белемнәрне актуальләштерү:

       Үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

  • Нәрсә ул сүзтезмә?

(Ике яки берничә мөстәкыйль сүзнең бер-берсенә ияреп, берсе икенчесен ачыклап килүе)

  • Сүзтезмәдә сүзләр үзара нинди бәйләнештә була?

(Ияртүле бәйләнеш)

  • Сүзтезмә нәрсәләрдән төзелә?

(Ияртүче һәм иярүче сүзләрдән.)

  • Болар барысы да сүзтезмәме?

Китап уку, ак күлмәк, кызыл һәм сары, тиз йөгерү, көн матур, тырышканга җиңде;

(Көтелгән җавап: «Кызыл һәм сары» - тиңдәш кисәкләр; «Көн матур» - җөмлә)

-Нинди сүзләр сүзтезмә була алмый? ( зәңгәр кояш, якты китап)

III Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а)  283 нче күнегү;

ә) 284 нче күнегү.  Үзбәя. (Критерийлар әйтелә) 

IV.УМ кую ситуациясе.

  • Ни өчен әлеге сүзтезмәләр 2 баганага бүленгән, төркемнәрдә фикерләшәбез

авыл тарихы

татар милләте

милли горурлык

эшчән халык

татарча язу

милләтен ярата

халкына соклана

гореф-гадәтләрне саклый

 

К.җ: 1нче баганада исем сүзтезмә, 2нчесендә фигыль сүзтезмәләр бирелгән.

 - Димәк, дәресебезнең УМ нинди булыр?

Сүзтезмә һәм аның төрләрен өйрәнү.

- Әйдәгез, уйланып алыйк әле. Күз алдына китерегез: синтаксис бүлегендә (кулланылышта) сүзтезмә дип аталучы сүзләр тезмәсе булмаса, нәрсә булыр иде? (Җаваплар тыңлана һәм уңай яктан бәяләнә.)

V. УМ адымлап чишү.                

  1. Сүзтезмәләрне тикшерү  
  • Сүзтезмәләрне ничек тикшерәбез, төрләргә ничек аерабыз? (Укучылар җавабы тыңлана)

  авылга кайту (ф.), кышкы табигать (ис.), быел кышын  (р.), дусларның монысы (ал.), , бәйрәмчә матур (с.), ышанычлы кеше (ис) алдан беренче (сн.), авырлыкны җиӊү (ф.),  китапныӊ тегесе(ал.) Үзбәя. (Критерийлар әйтелә)

2. Модельләштерү. А4 форматына сүзтезмә төрләре буенча төремнәрдә модель төзү, презентацияләү.

 К.җ.:

                       Ияртүче сүзгә карап, сүзтезмәнеӊ төрләре

 

  исем      фигыль     сыйфат      сан      рәвеш       алмашлык        хәбәрлек сүз   Үзбәя.

Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

3. Схема буенча сүзтезмә төзү (Парларда эшләү)

   сыйфат+исем

   исем + фигыль

  исем+ алмашлык

   рәвеш + фигыль

4.  Җөмләдән сүзтезмәләрне аеру.Төрен билгеләү. Төркемнәрдә эшләү.

     1. И минем җандай кадерлем,

         И җылы, тере телем!

         Кайгылар теле түгел син,

         Шатлыклар етеле бүген.

                                               Хәсән Туфан

  1. Милләтеңне яклап бер сүз әйтә алмасаң -  әйтмә, әмма аны һичбер хурлама.

( (Мөхәммәт Мирза)

  1. Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән.

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

                                                       Габдулла Тукай

    Үзбәя (Критерийлар әйтелә)

5. Төркемнәргә Татарстанның истәлекле урыннары турында картиналар тәкъдим ителә һәм сораулар бирелә.

- Сез нәрсә күрәсез?

- -Гомумән, рәсем сезне нәрсә хакында уйланырга мәҗбүр итә?

(Һәр сорау алдыннан укытучы вакыт бирә. Укучылар уйлыйлар, язалар,  фикер уртаклашалар. Фикерләре тактага языла.)

Укучыларның фикерләре тыңлана. Укытучы тарафыннан бәяләнә. Мактау сүзләре яңгырый.

Укучылар картина буенча сүзтезмәләр төзеп, дәфтәрләренә язалар. Бер-ике укучы сүзтезмәләр белән таныштыра. Үрнәк буенча бер сүзтезмәне төркемнәрдә тикшерәләр. 1-2 укучы эшне сөйләп аңлата.

VI. Рефлексия, бәяләү.

1. « Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

     - Нинди яңалык белдек?

      - Сүзтезмәләр кулланып дәрескә, үзегезгә, сыйныфташларыгызга бәя бирегез.

     - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кирәк булырмы?

2. Дәрескә гомуми бәя кую. Үзбәя битләрен укытучыга тапшырую

VII. Өй эше бирү: 

1. 289 нчы күнегү

2. Татар милләте турындагы тексттан сүзтезмәнең һәр төренә 2 шәр мисал сайлап язарга

3. Сүзтезмә темасына тест әзерләргә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүзтезмә темасына тест

Тест 2 варинтта....

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Сүзтезмә.

Сүзтезмә темасына ачык дәрес.Сүзтезмәләр таба белү.Тест....

Сүзтезмә. 8 нчы сыйныф өчен презентация.

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен....

Сүзтезмә.

Сүзтезмә турында төшенчә бирү,иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгели алу күнекмәләрен булдыру, сүзтезмәләрнең җөмләдә кулланылышын билгеләү максаты куелды. Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерешле укыту технология...

“Сүзтезмә” темасын кабатлау буенча тестлар

quot;Сүзтезмә" темасын кабатлау буенча тестлар укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итә....

Сүзтезмәләрне кабатлау (дәрес планы һәм презинтация)

Сүзтезмәләрне кабатлау ( 7 нче сыйныфта татар теле дәресе өчен планы һәм презинтация) ФГОС...