Сүзтезмә.
план-конспект занятия (7 класс) на тему

Sungatullinakurbanova

Сүзтезмә турында төшенчә бирү,иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгели алу күнекмәләрен булдыру, сүзтезмәләрнең җөмләдә кулланылышын билгеләү максаты куелды. Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерешле укыту технологиясенә нигезләнеп төзелгән технологик карта тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suztezm.doc95 КБ
Файл prezentatsiya.pptx68.72 КБ
Файл test.docx18.51 КБ

Предварительный просмотр:

Сөнгатуллина Ләйлә Мөхәмәт кызы, Муса Җәлил исемендәге “1 нче гимназия”

Тема

Сүзтезмә

Максат

Сүзтемә турында төшенчә бирү, иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгели алу күнекмәләрен булдыру, сүзтезмәләрне җөмләдә кулланышын билгеләү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

  - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.

 Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Сүзтезмә, иярүче һәм ияртүче сүз, ачыклаулы мөнәсәбәт, схема, модель,  нәтиҗә

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әдәбият

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Н.В. Максимов, Г.Ә. Нәбиуллина  Дәреслек, 7 нче сыйныф өчен, 2014 нче ел

Техник чаралар: Компьютер, экран, проектор

Эшчәнлекне оештыру формасы  

Фронталь,  индивидуаль,  парлап, төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

2 этап. Мотивация тудыру.

3 этап. Уку мәсьәләсе кую Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). 

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Ял минуты

5 этап. Рефлексия.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Дәрескә гомуми бәя.  

- Хәерле көн, укучылар! Урамда  матур көз, шушы матурлыкка сокланып, кулларыбызны тотышыйк та күңелдән  генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик. Бер-беребезгә карап, елмайыйк әле, бүлмәбез шатлык хисе белән тулсын.

Укучылар,  әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез?  

Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

 Бүген сыйныфта кем дежур? Дежур укучының отчетын тыңлап китик.

Өй эшен тикшерү.

Укучылыр, үзегез язып килгән мини сочинениедан төрле мөнәсәбәтләр катнашкан җөмләләрне укып китегез әле.

-Балалар, барыгыз да карагыз әле? Бу нәрсә? Ул нинди?

Яхшы, бу кәнфитләрне үзегезгә калдырасыгыз килсә, дәрестә актив катнашырга кирәк булачак.

Мин сезнең белән килешәм. Хәзер инде барыбыз да тактага карыйбыз.

  1. Көзге урман

-Бу сүзтезмәнең кисәкләре нинди сүз төркеменә карый?

-Ничек бәйләнгәннәр?

-Бу сүзләр узара нинди мөнәсәбәттә?

- Кайсы сүз кайсын ачыклап килә?

-Кайсы ияртүче сүз була?

- Көз җитте, кара һәм ак, әбиләр чуагы, җил куып йөрү, көз кебек яңгырлы тезмәләре арасыннан сүзтезмәне генә аерып күрсәтегез әле. Ни өчен калганнары сүзтезмә түгел?

Безнең модель барлыкка килде. Бу модель белән нишләрбез икән бүген?

-Бик дөрес.

Модельгә нигезләнеп, сүзтезмә турында һәр төркемнән бер кеше сөйли.

Тактага карап тикшерәбез. Каршы күрше белән алыштырып.

1 нче бирем: 2 минут вакыт бирелә.

-тест

2 нче бирем: 3 минут вакыт бирелә.

Җөмләдәге сүзтезмәләрнең асларына сызарга, иярүче һәм ияртүче сүзләрне табарга, бәйләүче чараны күрсәтергә. Һәр номерга бер җөмлә. Икенче төркемдәге шул номерлар бергә почмакларда җыелабыз. 1 нче №-иң озын чәчле укый, 2 нче №- иң кыска чәчле укый, 3 нче №-кыска буйлы, 4 нче№- иң озын буйлы укый.

№1. Җиргә алтын көз килде.

№2. Җир сары юрганын ябынды.

№3. Мул уңыш амбарларга тулды.

№4. Кошлар озын юлларга әзерләнәләр.

3 нче биремебез- “Көзге урман” дип атала. Беренче номердан башлап, көз турында сүзтезмәләрдәге барлык бәйләүче чаралар кергән бер җөмлә язасыз, бу җөмләләр бер-берсе белән бәйләнгән булырга тиеш. Кем кайсы чараны куллануын төркем җитәкчеләре билгели. Соңыннан берегез килеп чыккан текстны укырга тиеш була. 5 минут

-Укучылар, 57 нче күнегүне башкарабыз.

Дәрестә нишләдек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

Билгеләр саны ачыклана.

Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

Укучылар кулларны-кулга  тотынышалар, күңелдән  генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.

Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтәләр.

“Алтын көз” дигән темага хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәттәге сүзләр катнашкан җөмләләр белән мини сочинение  тиеш идек. Һәр төркемнән бер – ике укучы укый.

-Кәнфит.

-Төрле билгеләрен әйтәләр.

  1. Мөст. сүз төркеме.
  2. Янәшә торып, килеш кушымчалары, фигыль формалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
  3. Ачыклаулы мөнәсәбәттә.
  4. Иярүче сүз ияртүче сүзне ачыклап килә.

- Ия+хәбәр, тиңдәш кисәкләр, тезмә сүзләр, фразеологизмнар, мөстәкыйль сүз+ ярдәмлек сүз сүзтезмә була алмый.

-Сүзтезмәне өйрәнербез.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а)бер хатасыз - 5;  

ә)бер  хатага - 4;

б) ике хатага- 3.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а)бер хатасыз - 5;  

ә)бер  хатага - 4;

б) ике хатага- 3.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а)текст дөрес төзелгән булса, барлык төр бәйләүче чаралар кулланылса, барысы да  - 5;  

ә) Әгәр сез язган җөмләләрнең урнашуы дөрес булмаса, бер бәйләүче чара булмаса- 4;

б)Әгәр текст төгәл булмаса, ике бәйләүче чара булмаса- 3.

-Сүзтезмәне өйрәндек.

Укучылар гомуми билге куялар.

1.Мин бу дәрестә актив катнаштым

2.Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем

3.Мин сүзтезмәләрне аерып әйтә алам.

4.Сөйләмем дөрес һәм тулы булды

5.Сөйләмдә сүзләрне дөрес итеп бәйли алам, сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм

Бу пунктларның барысы да үтәлсә –“5”

1 пунктны эшләгәндә авырлыкка очрадым дип уйласа- “4”

2 пункт буенча авырлыкка очрадым дип уйласа-“3”

3 пункт буенча авырлыкка очраса-“2”.

Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.

Шәхси.  Яхшы укучы сыйфатын аңлау.

Коммуникатив:бүтәннәрнең сөйләвен тыңлау һәм аңлау; үз фикерләренә ышандыра белү.

   

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

  - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.

 Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

 

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Шәхси УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

-парларда һәм төркемнәрдә  эшли белү.

Регулятив УУГ:

 -   уку бурычларын кую;

 - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

 -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

  Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү.

коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

- үз эшчәнлекләрен бәяләү.

6 этап. Өй эше бирү

Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

  1. 56 нчы күнегү.

2. 5 мәкаль язып килергә, сүзтезмәләрне күрсәтергә.

3.Ияртүче сүзгә мөмкин кадәр иярүче сүз өстәп, яхшы укучыга бәя бирегез.

 Метапредмет(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.

         


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Көзгә керү

Слайд 2

Мөстәкыйл ь сүз төркемнәреннән тора

Слайд 3

Ачыклаулы мөнәсәбәттә

Слайд 4

Иярүче сүз ияртүче сүзне ачыклап килә.

Слайд 5

- Янәшә торып -Килеш кушымчалары -Фигыль формалары -Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Слайд 6

Көз җитте, кара һәм ак, әбиләр чуагы, җил куып йөрү, көз кебек яңгырлы

Слайд 7

- Ия+хәбәр, -тиңдәш кисәкләр, -тезмә сүзләр, - фразеологизмнар , -мөстәкыйль сүз+ ярдәмлек сүз сүзтезмә була алмый.

Слайд 8

Сүзтезмә 1.Мөстәкыйл ь сүз төркемнәреннән тора. 2. Компонентлары ачыклаулы мөнәсәбәттә 3. Иярүче сүз ияртүче сүзне ачыклап килә. 4.Янәшә торып, килеш кушымчалары, фигыль формалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр иярүче һәм ияртүче сүзләрне бәйли. Ия+хәбәр, тиңдәш кисәкләр, тезмә сүзләр, фразеологизмнар, мөстәкыйль сүз+ ярдәмлек сүз сүзтезмә була алмый.

Слайд 9

1-б 2-а 3-а 4-а 5-а 6-а 7-б 8-б 9-а

Слайд 10

1 . Җиргә алтын көз килде. 2 . Җир сары юрганын ябынды. 3 . Мул уңыш амбарларга тулды. 4 . Кошлар ерак юлларга әзерләнәләр.

Слайд 11

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий : а)бер хатасыз - 5; ә)бер хатага - 4; б) ике хатага- 3.

Слайд 12

1. Җиргә килү, алтын көз; 2. Сары юрган, юрганын ябыну; 3. Мул уңыш, амбарларга тулу; 4. Ерак юллар, юлларга әзерләнү;

Слайд 13

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий: а)бер хатасыз - 5; ә)бер хатага - 4; б) ике хатага- 3.

Слайд 14

Көзге урман

Слайд 15

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий : а)текст дөрес төзелгән булса, барлык төр бәйләүче чаралар кулланылса, барысы да - “5”; ә ) Әгәр сез язган җөмләләрнең урнашуы дөрес булмаса, бер бәйләүче чара булмаса- “4”; б)Әгәр текст төгәл булмаса, ике бәйләүче чара булмаса- “3”.

Слайд 16

1.Мин бу дәрестә актив катнаштым. 2.Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем. 3.Мин сүзтезмәләрне аерып әйтә алам. 4.Сөйләмем дөрес һәм тулы булды. 5.Сөйләмдә сүзләрне дөрес итеп бәйли алам. Бу пунктларның барысы да үтәлсә –“ 5”ле 1 пунктны эшләгәндә авырлыкка очрадым дип уйласа - “ 4”ле 2 пункт буенча авырлыкка очраса- “3”ле 3 пункт буенча авырлыкка очраса- “ 2”ле

Слайд 17

Өй эше 1. 56 нчы күнегү. 2. 5 мәкаль язып килергә, сүзтезмәләрне күрсәтергә. 3 . Ияртүче сүзгә мөмкин кадәр иярүче сүз өстәп, яхшы укучыга бәя бирегез .



Предварительный просмотр:

  1. Ничә сүзтезмә бар? Казан- зур, гүзәл, тарихи шәһәр.

а) 1

ә)2

б)3

2. Сүзтезмәне күрсәтегез.

а) сары күлмәк

ә) сап-сары

б) дөнья сап-сары

3. Бәйләүче чараны күрсәтегез. Якты көн

а) Янәшә тору

ә) Бәйлек сүз

 б) Килеш кушымчасы

4. Сүзтезмәләрне сайлап алыгыз.

а) Алтын көз

ә) Көз җитте

б)Сары һәм яшел

            5. Сүзтезмәне сайлап алыгыз:

     а)мәктәптән кайту

     ә)әтәч гөмбәсе

     б)Карлыгач - җитез кыз

     в)Яшел Үзән районы

 6. Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

а)юнәлеш килеше кушымчасы

ә)исем фигыль формасы

б)янәшә тору

7. Мактап сөйләү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

     а)янәшә тору

     б)-п хәл фигыль кушымчасы

     в)исем фигыль формасы

     8.Спорт белән шөгыльләнү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

     а)янәшә тору

     ә)исем фигыль формасы

     б)бәйлек

     в)баш килеш кушымчасы

     9. Сүзтезмәне сайлап алыгыз:

     а)мәктәпкә бару

     ә)Казан дәүләт университеты

     б)үги ана яфрагы

     в)Казан — матур шәһәр

  1. Ничә сүзтезмә бар? Казан- зур, гүзәл, тарихи шәһәр.

а) 1

ә)2

б)3

2. Сүзтезмәне күрсәтегез.

а) сары күлмәк

ә) сап-сары

б) дөнья сап-сары

3. Бәйләүче чараны күрсәтегез. Якты көн

а) Янәшә тору

ә) Бәйлек сүз

 б) Килеш кушымчасы

4. Сүзтезмәләрне сайлап алыгыз.

а) Алтын көз

ә) Көз җитте

б)Сары һәм яшел

            5. Сүзтезмәне сайлап алыгыз:

     а)мәктәптән кайту

     ә)әтәч гөмбәсе

     б)Карлыгач - җитез кыз

     в)Яшел Үзән районы

 6. Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

а)юнәлеш килеше кушымчасы

ә)исем фигыль формасы

б)янәшә тору

7. Мактап сөйләү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

     а)янәшә тору

     б)-п хәл фигыль кушымчасы

     в)исем фигыль формасы

     8.Спорт белән шөгыльләнү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

     а)янәшә тору

     ә)исем фигыль формасы

     б)бәйлек

     в)баш килеш кушымчасы

     9. Сүзтезмәне сайлап алыгыз:

     а)мәктәпкә бару

     ә)Казан дәүләт университеты

     б)үги ана яфрагы

     в)Казан — матур шәһәр

1.Җиргә алтын көз килде.

2. Җир сары юрганын ябынды.

3. Мул уңыш амбарларга тулды.

4. Кошлар ерак юлларга әзерләнәләр

1.Җиргә алтын көз килде.

2. Җир сары юрганын ябынды.

3. Мул уңыш амбарларга тулды.

4. Кошлар ерак юлларга әзерләнәләр

1.Җиргә алтын көз килде.

2. Җир сары юрганын ябынды.

3. Мул уңыш амбарларга тулды.

4. Кошлар ерак юлларга әзерләнәләр

1.Җиргә алтын көз килде.

2. Җир сары юрганын ябынды.

3. Мул уңыш амбарларга тулды.

4. Кошлар ерак юлларга әзерләнәләр

1.Җиргә алтын көз килде.

2. Җир сары юрганын ябынды.

3. Мул уңыш амбарларга тулды.

4. Кошлар ерак юлларга әзерләнәләр

1.Җиргә алтын көз килде.

2. Җир сары юрганын ябынды.

3. Мул уңыш амбарларга тулды.

4. Кошлар ерак юлларга әзерләнәләр

1

2

3

4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүзтезмә темасына тест

Тест 2 варинтта....

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Сүзтезмә.

Сүзтезмә темасына ачык дәрес.Сүзтезмәләр таба белү.Тест....

Сүзтезмә һәм аның төрләре.

Сүзтезмә һәм аның төрләре темасына татар мәктәбенең 5нче сыйныфында үткәрелгән ачык дәрес планы....

Сүзтезмә. 8 нчы сыйныф өчен презентация.

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен....

“Сүзтезмә” темасын кабатлау буенча тестлар

quot;Сүзтезмә" темасын кабатлау буенча тестлар укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итә....

Сүзтезмәләрне кабатлау (дәрес планы һәм презинтация)

Сүзтезмәләрне кабатлау ( 7 нче сыйныфта татар теле дәресе өчен планы һәм презинтация) ФГОС...