Контроль-үлчәү материаллары 9 нчы сыйныф, рус төркеме
материал (9 класс) на тему

Зарифуллина Зайнаб Хамидовна

   

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рассмотрено на                                                                         «Согласовано»                                                    «Утверждаю»

заседании МО                                                                           Замдиректора по УР                                          Директор МБОУ «Затонская средняя

Протокол №1                                                                             _________ Зиганшина В.С.                               общеобразовательная школа им. В.П. Муравьева»

от 28 августа 2017 года                                                                                                                                            _____________ Сорокин А.И.

__________ Даминова М.Р.                                                                                                                                      Приказ № 182    от 29.08.2017 года

Контрольно -  измерительные материалы по татарскому языку

для 9 класса

пгт Куйбышевский Затон

9 НЧЫ СЫЙНЫФ

Контроль эш №1 (кереш)

1 вариант

1.Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А 1 – А9 соответствуют   содержанию текста  (1-туры килә), какие не соответствуют (2 - туры килми). (9 балл)

     Без Татарстан Республикасында яшибез. Республикабыз калын урманнарга, мул сулы елгаларга, биек тауларга бай. Габдулла Туакй аның табигате турында болай язган:                    

                    Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

                   Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

                   Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк,

                   Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...

    Татарстан Республикасының мәйданы – 68 мең квадрат километр. Ул Бельгия, Швейцария, Шри-Ланка кебек илләрнең мәйданыннан зуррак.

   Татарстан – күпмилләтле республика. Республикада 108 милләт вәкиле яши.

    1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “ Татарстан Республикасы халыклары телләре” турындагы Закон нигезендә Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды...

   Республикабызның үз дәүләт символлары бар: Дәүләт флагы, Дәүләт гербы, Дәүләт гимны.

   Флагның авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов. Гимнның авторы – Рөстәм Яхин.Гербның авторы – Риф Фәхретдинов.

   Татарстан икътисади яктан көчле илләрдән санала. Ул чит илләргә йөк автомобильләре, сәгатьләр, суыткычлар, медицина җебе (кетгут), мех әйберләре, дарулар, җылылык үлчәү приборлары чыгара.

А1. Республикабыз калын урманнарга бай.       1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А2. Республикабызда салкын һава.                     1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А3.  Татарстан Республикасында татар, рус һәм инглиз телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.

 1) текстка туры килә     2) текстка туры килми

А4. Татарстанның мәйданы Бельгия мәйданыннан зуррак.             1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А5. Татарстан – күп милләтле республика.                                          1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А6. Республикада 98 милләт вәкиле яши.                                            1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А7. Татарстанның флагы өч төстә: яшел, кызыл, ак.                          1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А8. Татарстан чит илләрдән төрле товарлар ала.                                1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А9. Татарстан гимнының авторы – Рөстәм Яхин.                               1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

2. Кушымчаларны өстәгез (добавьте окончания): (5балл)

- Каникул____ сез кайда экскурсия_____ булдыгыз?

- Татарстан________ Милли музее_________ .

- Анда нәрсәләр күрдегез?

- Күргәзмә______ белән таныштык.

3. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз. (6 балл)

Сообщите другу о том, что вы сегодня идёте в библиотеку.   Спросите у друга, будет ли у вас сегодня урок литературы.

Предложите другу (подруге) встретиться возле школы.

4.” Дустым” темасына хикәя төзергә. (10 балл)

                                                       

2 вариант

1.Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А 1 – А9 соответствуют   содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют (2 - туры килми). (9 балл)

     Без Татарстан Республикасында яшибез. Республикабыз калын урманнарга, мул сулы елгаларга, биек тауларга бай. Габдулла Туакй аның табигате турында болай язган:

                    Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

                   Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

                   Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк,

                   Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...

    Татарстан Республикасының мәйданы – 68 мең квадрат километр. Ул Бельгия, Швейцария, Шри-Ланка кебек илләрнең мәйданыннан зуррак.

   Татарстан – күпмилләтле республика. Республикада 108 милләт вәкиле яши.

    1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “ Татарстан Республикасы халыклары телләре” турындагы Закон нигезендә Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды...

   Республикабызның үз дәүләт символлары бар: Дәүләт флагы, Дәүләт гербы, Дәүләт гимны.

   Флагның авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов. Гимнның авторы – Рөстәм Яхин.Гербның авторы – Риф Фәхретдинов.

   Татарстан икътисади яктан көчле илләрдән санала. Ул чит илләргә йөк автомобильләре, сәгатьләр, суыткычлар, медицина җебе (кетгут), мех әйберләре, дарулар, җылылык үлчәү приборлары чыгара.

А1. Республикабыз калын урманнарга бай.        1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А2. Республикабызда салкын һава.                      1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А3.  Татарстан Республикасында татар, рус һәм инглиз телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.

 1) текстка туры килә     2) текстка туры килми

А4. Татарстанның мәйданы Бельгия мәйданыннан зуррак.  1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А5. Татарстан – күп милләтле республика.                          1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А6. Республикада 98 милләт вәкиле яши.                             1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А7. Татарстанның флагы өч төстә: яшел, кызыл, ак.           1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А8. Татарстан чит илләрдән төрле товарлар ала.                 1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

А9. Татарстан гимнының авторы – Рөстәм Яхин.                1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    

2. Кушымчаларны өстәгез (добавьте окончания): (5балл)

- Сез Казан_______ кайчан булдыгыз?

- Быел сентябрь________ .

- Анда кая барды__________?

- Музей_______ , аквапарк________ бардык.

3. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз. (6 балл)

Спросите у друга любит ли он играть на улице. Скажи маме, что воскресенье ваш класс едет на экскурсию в музей.

Спроси у продавца, сколько стоит эта футболка.

4.” Гаиләм” темасына хикәя төзергә. (10 балл)

Контроль эш №2

1.Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные жирным шрифтом  в конце строк, чтобы они грамматически соответствовали содержанию предложения. (12 б)

1

Табигать ул-синең....

әйләнә-тирә

2

Кеше үзенә кирәк күп әйберләрне ....ала        

табигать  

3

Табигать бай, ләкин....сакларга кирәк.        

  ул

4

  ....барлык кешеләр  табигатьне саклау максаты белән яшиләр.

җир шары  

5

Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү.....изге бурычы.

һәркем

6

Кешеләр  табигатьне саклау турында....        

кайгыртырга

7

Яңа ел-иң...    бәйрәмнәрнең берсе.

күңел

8

Алмаз аны бик тиз таныды:Илшат аның .....иде.        

авыл

9

      Илшат...          саклый белә иде.

дус

10

Алар кечкенәдән үк...турында китаплар укырга яраттылар.

батыр

11

Алмаз кечкенәдән бик...егет булып үсте

эш

12

“Башта үзең...,аннан соң башкаларны өйрәтерсең,”-дия иде аңа

Айтуган бабасы.

эш

  1. Напишите реплику, соответствующею ситуации. (8 б)

1.Попросите друга(подругу) отправить вам по электронной почте материал по татарской литературе

2.Уточните у прохожего. Где находится Национальная библиотека РТ.

3.Как спросите в магазине о том,сколько стоит килограмм яблок.

4.Предложите другу(подруге)пойти в воскресенье в кино.

  1. Ответьте на эти  вопросы в виде маленького письма. (10 б)

Син киләчәктә кем булырга телисең?

Әти-әниең, туганнарың кем булып эшли, алар сиңа нинди киңәшләр бирәләр?

Сиңа тагын нинди һөнәрләр ошый?

 

Бәяләү нормалары: № 1, №2

30-26 балл- “5”

25- 21 балл- “4”

20 - 15 балл- “3”

14... -балл-  “2”


Контроль эш №3

2 нче чирек өчен контроль эш
А1.Кушма җемлә ничә төрле була?                   а) 2; 6)3; в) 4.
А2. Тезмә кушма җөмләләр ничә төрле була? а) 3; 6)4; в)2.
АЗ. Аналитик иярченле кушма жөмләдә иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнә?
а) кушымчалар, интонация;
б) интонация, мөнәсәбәтле сүзләр;
в) өтер, мөнәсәбәтле сүзләр.
А4. Тиешле кушымчаны табыгыз.
Юлга чык..., юлдашың үзеңнән яхшы булсын.          а) - саң; 6) - масаң; в) - канчы.
А5. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Элдертә.         а) падает;         б) мчится;            в) садится.
Туйды.            а) насытился;  б) сподручный;   в) садится.

Аб.Иярчен җөмләләр ничә төрле була?                    а) 4; 6)6; в) 5.
А7. Иярчен хәл җөмләләр ничә төрле була?            а) 8; 6)6; в) 9; г) 6.
А8. Кирәкле мөнәсәбәтле сүзне табыгыз.
Кемнең балалары күп,.... бәхетле.           а) шул;          б) шуңа;           в) шуның.
А9.Мөнәсәбәтле сүзләрне табыгыз.          Син ...., мин ....
а) кем, шулай;           б) ничек, шулай;             в) нәрсә, шул.
А10..Җөмләне дәвам итегез.
Килер шундый көн: 
а) без өлгергәнлек аттестаты алырбыз;
б) ул шатлыгын дусты белән уртаклашты;
в) ул белми торган серем бар.
А11. Сүзләрдән җөмлә төзегез.
Акъәбинең, китәләр, күрше, мәктәбен, еракка, балалары, авылның, бетереп.
а) 1, 4, 6, 8, 3, 7, 5, 2;             б) 1,6, 3, 7, 4, 8, 5, 2;            в) 7,5, 4,3, 8, 2, 1,6.
А12. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.
Яхшылык.                   а) яманлык; б) дөреслек; в) акыллылык.
А13. Дөрес мөнәсәбәтле сүзне куегыз.
Ни кушсалар,... эшләдек.                        а) шуңа; б) шуны; в) шуннан.
А14. Саннар ничә төркемгә бүленә?                        а)4; 6)5; в)6.
А15. Күп нокталар урынына тиешле сүзне куегыз. һәр сыйныфта ... парта тора.
а)унлап; б) унынчы; в) унау.
В1. Как скажете о том, что:
- у вас не болит голова;          - эти люди вам не знакомы;
-Зуфар остался в деревне, потому что любит свою профессию;
- богатому было весело у бедного;             -от радости он запрыгал на месте.
В2.Схема буенча иярченле кушма җөмләләр төзегез.
а) И.җ. -гәндә, б.җ.;              б) Кем ...,шул...;           в) Кайсы ...,шул...;         г) ... ничек, ...шулай.
С1. Напишите небольшой рассказ на тему:
«Минем әнием - дөньяда иң әйбәт әни”.

Укучының эшен бәяләү критерийлары.
Һәр дөрес җавап 1балл белән бәяләнә. Укучы җырга мөмкин булган иң югары балл-32балл
90-100% - “5” ( 28-32б.) ; 75-90% - “4” (25-27б.); 50-75% - “3” (16-24б) ; 50 %тан түбән эшкә –“2” (0-15б)

Контроль эш № 4 
3 нче чирек
А1. Җөмләләрне дәвам итегез.
Чәчәкләр кайда була, 
а) бакча шунда була;            б) гаилә тату була;               в) шуңа бүләк бирәләр.
А2.Дөрес сүзләрне табыгыз.
/. Саф нава керсен,... тәрәзәләрне ачыгыз.         а) шунда;         б)кайсы;           в) шуның өчен.
2. Бакчачы кая бара, без дә ... бардык.            а) шундый;                 б) шуның өчен;        в) шунда.
АЗ. Сүзләрдән җөмләләр төзегез.
Алмады, берничә, томан, көн, тоташ, булу аркасында, самолетлар, оча.
а) 5,4, 2, 8,6, 7, 1,3;            б) 3,6, 8, 7, 1,4, 5,2;               в) 2, 4, 5, 3, 6, 7, 8, 1.
А4. Тиешле бәйләүче чараларны табыгыз.
Укытучы ... әйтә, без ... эшлибез.           а) ничек, шулай;          б) кайчан, ничек;       в) нинди, шундый.
А5. Фигыль юнәлешләре ничә төрле була?             а) 3; б) 5; в) 6.
А6. Тиешле сүзләрне табыгыз.
Айнур бүген беренче тапкыр әнисенә савыт-саба ... .
а) юган;               б) юындырган;                в) юышкан.
А7. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
Алдашу.                а) обман; б) вредность; в) уважение.
Поющие птицы.          а) җырлаган кошлар;        б) җырлаучы кошлар;        в) җырлаячак кошлар.
А8. Җөмләне дәвам итегез.
Буран шулкадәр көчле иде 
а) баланы беркем дә ярата алмый;           б) аңа хәл кереп китте;         в) чана юлы күренмәс булды.
А9. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
1. Если заблудится.         а) әгәр югалса;            б) әгәр адашса;            в) әгәр тапмаса.
2. Если меня не найдут.  а) әгәр мине тапмасалар;    б) әгәр мин югапсам;   в) әгәр мине югалтсалар.
А10. Җөмләне дәвам итегез. Солтангәрәй юлны югалта, чөнки 
а) буран туктый;          б) буран котыра;           в) буран басыла.
А11.Дөрес тәрҗемәләрне табыгыз.
Үрмәкүч.                   а) паук;                  б) гнездо;          в) тропинка.
Сындырырга.           а) пачкать;             б) срывать;        в) ломать.
А12. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
1. Сложный.       а) шикле;          б) почык;           в) катлаулы.

2. Аккуратный.  а) затлы;           б) пөхтә;             в) шакмаклы.
А13.Синоним парларын табыгыз.
Сүкте.       а) яхшы;          б) ачуланды;          в) булышты.
Ярдәм.        а) олы;           б) булышу;             в) ачулану.
А14. Антоним парларын табыгыз.
Кыю.            а) куркак; б) надан; в) якын.
Ерак.              а) арт; б) якын; в) алда.
А15. Җөмләнең дөрес ахырын табыгыз.
Тыйнакның кулы эшләр, 
а) байның теле эшләр;  б) ялкауның теле эшлэр;   в) эшченең теле эшлэр; г) ялкауның кулы эшләми.
В1. Как скажете о том ,что:
- брови тонкие и черные;             - он говорит как взрослый человек;
- у ворот стояли девушки и парни; - нужно бережно относиться к природе;  - нельзя срывать цветы. 
В2. Сообщите другу, что:
- вы заблудились;          - в вашей деревне есть красивый родник;
-вы видели , как улетали дикие гуси;           -долго сидите перед компьютером;
- вы все время думаете о них.
С1.Напишите небольшой рассказ на тему: «Туган ягым табигате».

+ Укучының эшен бәяләү критерийлары.
Һәр дөрес җавап 1балл белән бәяләнә. Укучы җырга мөмкин булган иң югары балл-32балл
90-100% - “5” ( 28-32б.) ; 75-90% - “4” (25-27б.); 50-75% - “3” (16-24б) ; 50 %тан түбән эшкә –“2” (0-15б)

Контроль эш № 5

9 нчы сыйныфның рус төркемнәре өчен еллык контроль эш 
А1 .Хатасыз җөмләне табыгыз.
а) Дустым яшәүче торган яңа йорт биш катлы;   б) Дустым яши торган яңа йорт биш катлы;
в) Дустым яши торучы яңа йорт биш катлы.
А2. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.
Авыру.             а) тәртипле; б) сәламәт; в) сизгер.
Шелтә.             а) кайгырту; б) мактау; в) ачулану.
АЗ. Җөмләне дәвам итегез.
Сәламәтлеге яхшырмады, 
а) шуңа карамастан укуын ташламады;     б) шулай да ул көн саен килә;

в) шуның өчен ул тырышып укыды.
А4. Тиешле хәл фигыль кушымчаларын куегыз.
Сабан туйлары җит..., көннәр салкына... китте.    а) -кәч, -еп;         б) -кәнче, -п;            в) -еп, -ып.
Аларга кара..., аның да чәчәкләр җыясы кил ... китте.   а) -ганчы, -гәч;    б) -гач,-еп;    в) -п, -гәнче.
А5.Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
Кайтканчы.         а) после прихода; б) до прихода; в) с приходом.
А6. Сыйфатлар ясалышлары буенча ничә төрле булалар?       а) 3; б) 4; в)5.
А7. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?         а) 4; б) 3; в) 5.
А8. Дөрес сүзне табыгыз.
1.... кеше бәхетне эшендә курер,... кеше бәхетне төшендә күрер.
а) дуссыз, бәхетле;       б) эшчән, ялкау;       в) белемле, надан.

2... кысканга,... кычкырмыйлар.
а) былтыр, быел;       б) кичә, бүген;        в) иртән, кичен.
А9. Сүзләрдән җөмлә төзегез.
Кәрҗингә, җиләк, җыялар, кызлар  а) 4, 1,2,3;  6)3,2,4,1;  в)2,4,3,1.
А10. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
Яшеренгән дошман. а) враг, который сдался; б) враг, который спрятался; в) враг, с которым воевал.
А11. Сүзләрдән җөмлә төзегез.
Тибәргә, Газинурның, тагын да, йөрәге, тотынды, көчлерәк.
а) 5,6, 3,2,4, 1;            б) 2, 4, 3, 6, 1, 5;                  в) 2, 6, 4, 5, 3, 1.
А12.Бу нинди алмашлык?
Беркая.        а) юклык;        б) күрсәтү;       в) сорау
А13. Бу нинди җөмлә?
Ничаклы теләп укысаң, әсәр шулчаклы җиңел үзләштерелә.
а) иярчен максат җөмләле кушма җөмлә;
б) иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмлә;
в) иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә.
А14. Саннар ничә төркемгә бүленә?              а) 5; б) 4; в) 6.
А15. Нокталар урынына дөрес санны куегыз.
Бу хастаханәдә якынча ... кеше ята.          а) йөзенче;        б) йөзәр;         в) йөзләп.
В1.Как скажете о том, что:
- сегодня очень много безработных;     - сестренка улыбнулась счастливо;
- старших надо уважать;      - ветер дует на встречу;     - нужно бережно относиться к природе;
- немец порвал рубашку мальчику.
В2. Спросите у друга:
-нужна ли ему качественная бумага; - купил ли он тетради в клетку;
-знает ли он героев Великой Отечественной Войны;
- любит ли он смотреть на цветущий сад; - всегда ли он признает свою ошибку.
С1. Напишите небольшой рассказ на тему:
“Что значит для меня героизм?”


+ Укучының эшен бәяләү критерийлары.
Һәр дөрес җавап 1балл белән бәяләнә. Укучы җырга мөмкин булган иң югары балл-32балл
90-100% - “5” ( 28-32б.) ; 75-90% - “4” (25-27б.); 50-75% - “3” (16-24б) ; 50 %тан түбән эшкә –“2” (0-15б)

Контроль биремнәрнең җаваплары
1 нче чирек өчен биремнәр

А1-б;А2-1-б,2-б; АЗ-в; А4-1-б,2-а; А5- в; Аб-б; А7-1-б,2-в; А8-1-в,2-б; А9-в; А10-а; А11 -в; А12-а; А13-а; А14-в; А15-в.

2нче чирек өчен биремнәр

А1-б А2-в; АЗ-б; А4-а; А5-1-б,2-а; Аб-б; А7-а ; А8-а; А9-б; А10-а;А11-б;

А12-1 -в,2-а; А13-б; А14-б ; А15-а.

Знче чирек өчен биремнәр

А1-а; А2-1-в,2-в; АЗ-в; А4-а; А5-6 ;А6-в; А7-1-а,2-б; А8-в; А9-1-б,2-а; АЮ-б; А11-1-а,2-б; А12-1-в,2-б; А13-1-б,2-б; А14-1-а,2-б;А15-б.

4нче чирек һәм еллык биремнәр

А1-6; А2-1-б,2-б; АЗ-а; А4-1-а,2-б; А5-6; Аб-в ; А7-а; А8-Б; А9-а;

АЮ-б; А11-6; А12-а; А13-а; А14-а ; А15-в.

Изложение №1

 

           Эш үткәч, үкенүдән файда юк

Матур җәй көне иде. Марат берүзе бакчада йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган. Әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата. Ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте. Ерак түгел юл кырыена барып кунды. Марат, аңа төзәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына тиде. Кош шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә тамчы кан тамган иде. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора.

Шунда агач башыннан бер кошның “чирик, чирик...” иткән тавышы ишетелде. Бу аның:”Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үердең!”-диюе иде.

Маратка бик күңелсез булды, бу эшенә ул бик үкенде.

Ләкин инде эш үткән иде. (145 сүз)

Изложение №2                                                                                    Балачак истәлекләреннән.

        Абый мәче белән этне дә төрле һөнәрләргә өйрәтә.

        Актырнак атлы этебез бар. Ялтырап торган куе йонлы, ак тырнаклы эт. Абый аны бик ярата. Ишегалдына чыкса, гел шуның белән уйный. Эт, аны күрү белән атылып, чабып килә дә аның янында бетерелергә, сикергәләргә тотына.ю кулын ялаштыргалап ала, ә кайчак, алгы аякларын абыйның күкрәгенә куеп, битен дә ялый. Абый, башыннан мескен бүреген салып, каерылып, аны бер читкә ыргыта. Актырнак шундук, атылып барып, бүрекне алып килеп бирә. Шуннан соң абый кулын кесәсенә тыга, нәрсәдер эзләгән сыман була. Эт, моны күргәч, алгы аякларын күтәреп, арткы аякларына баса, колакларын торгыза, күзләре уттай яна. Шатлыгыннан бер-ике тапкыр өреп тә куя. Абый аңа ипи кисәге яисә берәр сөяк бирә. Ипине эт шундук чәйнәп йота да, тагын бирмәсме икән дип, койрыгын селкеп, карап тора, ә сөякне бер читкә алып китеп кимерә. Кыш көннәрендә абый аны җигеп тә йөри. Тау шуа торган чанага җигә ул аны. Актырнак, абыйны тартып, ишегалдының бер башыннан икенче башына чаба. Без дә, бала-чагалар, аның артыннан калышмаска тырышып, йөгерәбез. Яхшы ул безнең абый, утырта, чанасын кызганмый.

        Рәхәт тә соң этле чанага утырып йөрүе! Миңа, барыннан да бигрәк, мәчебезнең “кар көрәргә чыгуы” ошый.

        Мин аның бу һөнәрен һәрвакыт бик кызыксынып карап торам, көләм. (200 сүз)

А. Шамовтан



Кушымта 2

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Эш төрләре

Сыйныф

9

1.

Тыңлап аңлау

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12  фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

5

5.

Уку

90-95 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

22-25 сүз

сочинение

10-12 җөмлә

Бәяләү критерий

лары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәле

ге буенча сорау

ларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аң

лап, сорауларга төгәл җа

вап бирелмәгән, 5 орфогра

фик, 5 пунктуацион яки эч

тәлеккә бәйле  4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җа

вапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һ аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдә

мендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һ сүзләрнең грамматик формала

рында 4-6 хата җибәреп, эчтә

леген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дө

рес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүз

ләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъ

дим ителгән тема буенча эз

лекле сөйләм төземи, сүзләр

нең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һ аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазлар

ның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтен

ләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җи

бәреп һ уку тизлегенә куел

ган таләпләрне сакламыйча укый.

5

Сүзлек диктанты

Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган.

Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл языл

маган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл языл

маган, 6 яки аннан артыг

рак хатасы бар.

6

Диктант

Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә һ төгәл языл

маган, 4-6 орфографик,6 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле Контроль – исәпләү материаллары 11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта

Контроль – исәпләү материаллары11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта 1. Татар теленнән белем эчтәлеген тикшерү өчен 9-10нчы сыйныф материаллары алынды:Авазлар hәм хәрефләр. Синонимнар hә...

Контроль эш. 2 нче сыйныф.Рус төркеме.

Рус мәктәбенең рус төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылары өчен....

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

2нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

Еллык контроль эш, 6 нчы сыйныф ( рус төркеме)

6 нчы сыйныфлар өчен төзелгән еллык контроль эш , ике вариантта....