Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы
статья на тему

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_hm_dbiyatyn_ukytuda_proektlar_metody.docx16.43 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы

Автор:л.г.гайнуллина,I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

минзәлә шәһәре беренче санлы муниципаль белем бирү учреждениесе

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

 Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора . Бу  методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

 Проект  сүзе  өч  мәгънәне  аңлата:

  1. нинди  дә  булса  механизмның  яки  корылманың  әзер планы;
  2. нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;
  3. теләгеңне тормышка ашыру планы.

Элек  проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса,  хәзер  музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.

Проектның нигезендә проблема тудыру ята.Ә аны хәл итү өчен дәрестә бирелгән әсәрләрне өйрәнү генә җитми.Шуңа күрә укытучыдан җитди эзләнү һәм осталык таләп ителә.Мәктәп шартларында бу ысул белән эшләү балалараның белемен даимиләштерә, танып белү эшмәкәрлеген ныгыта, иҗади эзләнү күнекмәләрен үстерә, дәрнскеә кызыксыну арттыра.Проект өчен укытучы 5-10 тема тәкъдим итә.Укучы аларның үзенә ошаганын сайлый я үзе яңа тема тәкъдим итә.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

-тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

-иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

-мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

-предметара(берничә предметка нигезләнү)

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә.Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә.Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар  әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

— укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

—иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.

Проект буенча эшләү  түбәндәгечә алып барыла.

1.Әзерлек этабы:

а) тема сайлау;

ә)күләмен билгеләү;

б)укытучы белән бергә эш планы төзү;

в)укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.

2.Проектны төзү этабы:

а)план буенча эш башкару;

ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.

3.Проектны тормышка ашыру этабы(эшне төгәлләү һәм тикшерү)

4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).

    Мәсәлән, укучыларга түбәндәге темаларга тикшеренү уздырырга тәкъдим ителә ала: “Татар телендә сүз төркемнәре”, “Кушымчаларны төркемләү турында карашлар”, “Матур әдәбиятта сыйфат сүз төркеме”, “Поэзиядә эндәш сүзләр” һ.б. Тикшеренү проектының темасы дәреслектә мәгълүмат аз бирелгән өлкәләрне иңләп алса уңышлы. Яки программа буенча аз сәгать бирелгән темаларны мөстәкыйль анализларга тәкъдим итү яхшы. Беренчедән, бу укучыларны өстәмә чыганаклар белән кызыксынуга китерсә, икенчедән, аз вакытта зур өлкәне иңләп алырга ярдәм итә.

     Тикшеренү дәреслектән тыш материал белән эш итүне сорый.Шуңа күрә балаларга

кирәкле әдәбиятны табу кыенлык тудырмый торган темаларны гына тикшеренү темасы итеп чыгарырга мөмкин. Бу тема буенча әдәбият төгәл хәбәр ителергә тиеш.

    Тикшеренү темасы укучыларның яшь үзенчәлекләренә нигезләнергә тиеш. Әлбәттә, аларны 8-9 нчы сыйныфлардан үткәрә башлау уңышлы. Кечерәк сыйныфларда рефератлар яздыру, чыгышлар әзерләү кебек күренешләр булырга мөмкин.Әмма алар әзерлек ягыннан көчлерәк укучыларга аерым темаларны бүлеп бирү рәвешендә барса, максатка ярашлы.  Бу сыйныфларда укучыларга әңгәмәгә әзерләнеп килергә кушарга мөмкин. Ә зуррак сыйныфларда исә тикшеренү үткәрү отышлырак та, чөнки дәресләрдә, бигрәк тә әдәбият дәресләрендә, обзор характердагы темаларны укытучының гына сөйләве тиз арыта, ә укучыларны бу эшкә тарту исә аларны активлаштырырга мөмкинлек бирә.

    Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый.Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

       Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна.Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Кулланылган әдәбият

1.”Мәгариф”  журналы. -Казан , 2002, №6.

2.”Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни-методик яктан тәэмин итү проблемалары”.-Алабуга:Юлдаш нәшрияты, 2014.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә коммуникатив технологияләр.

Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Шулай да, тормыш бер урында гына торм...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыру шартларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен ба...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда уен технологиясе

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, бигрәк тә 5-6 сыйныфларда, уен элементларын куллану отышлы...

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытуда ярдәмлекләр(дәрес эшкәртмәләре)

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.Татар теле танып б...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...