Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»
методическая разработка по теме

 

Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master.docx30.36 КБ
Office presentation icon master_-_klass.ppt776.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                       

                                     МАСТЕР-КЛАСС

      «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

Татар теле  һәм  әдәбиятын  укытуда  кулланылучы  инновацион  технологияләр  арасында  проектлар  методы  әһәмиятле  урын  алып  тора. Бу  методлар  белән  эшләгәндә, укучылар актив рәвештә  уйлау,  фикерләү  эшчәнлегенә  тартылалар.

  Элек  проект  сүзе  техника  өлкәсендә  генә  кулланылган  булса,  хәзер  музыка, театр, әдәбият, бизнес  өлкәләрендә  дә  теләгеңне  тормышка  ашыру  планы  буларак  кулланыла.

  Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм  гамәли   нәтиҗәсен  күрсәтү өчен   укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән  укыту методы.

Проектлар методы  Россиядә 20 нче гасыр башында ук билгеле була. Ләкин Совет власте елларында әлеге технология үсеш ала алмый, 1931 елда бөтенләй тыела. 90нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология “ 21нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

                   

Укучы өчен проект нәрсә ул?

  1.  иҗади мөмкинлекләрен ачу;
  2.  төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
  3.  үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;
  1.  үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

 Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

 • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

 • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

 • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

 • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

 • предметара (берничә предметка нигезләнү).

 Проект  методы  укытучы  һәм  укучыларның  яхшы әзерлеген,  сыйныфның һәм  иҗади төркемнәрнең  үзара  килешеп эшләүләрен  таләп  итә. Проект  турында  сөйләшүдә   катнашып,  укытучы  да тигез   хокуклы  фикердәшкә, ярдәмчегә   әйләнә.  Проектны гамәлгә  ашыру  барышында  укучылар  әйләнә-тирәдәгеләр  белән  уртак тел  табып эшләргә,  фикерләрен  дәлилләргә  өйрәнә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

 - укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

 - иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

 Проектның  темасын  укучылар  мөстәкыйль  рәвештә  яки  укытучы  кушуы буенча сайлыйлар.  Проектларны  аерым  яки  иҗади  төркемнәрдә  эшләргә  мөмкин.

 Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.

 1. Әзерлек этабы:

 а) тема сайлау;

 ә) күләмен билгеләү;

 б) укытучы белән бергә эш планы төзү;

 в) укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.

 2. Проектны төзү этабы:

 а) план буенча эш башкару;

 ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.        

 3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).

 4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).

 Педагогика  фәнендә  укыту-тәрбия  процессы  сыйфатын  үстерергә  булышлык   итүче технологияләр  шактый.  Укытучының  бурычы – яңалыклар  агымында  югалып  калмыйча,  дөрес юнәлеш  алу,  укытуның  һәр  этабы  өчен  уку  материалын үзләштерүнең  иң  уңышлы  вариантын  кулланып  эшләү.

Проект методын  кулланып белем бирүнең бурычларын мин  түбәндәгеләр дип уйлыйм :

-укучыда  өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,

-укучының танып белү активлыгын үстерү ,

-иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү,

-белемнәрен тирәнәйтү.

                                   

                               Мастер –класс барышы  

Проект темасы:  Габдулла Тукай

Проект максаты: 1.Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү,әсәрләре белән таныштыру.

2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

3.Тукай әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

 _ Хөрмәтле укытучылар! Ни өчен темага Г.Тукай алынган?Чөнки 2011 ел –Тукай елы.

Без сезнең белән 5 төркемгә бүленәбез. Һәр төркем үзенә йолдыз ала.(Кызыл,сары,яшел,зәңгәр,зәңгәрсу)

Проектның эш төрләре: 1 төркем ( кызыл йолдыз төркеме)- Г.Тукайның биографиясе белән таныштыру.Презентация “ Бөек шагыйребез –Габдулла Тукайның тууына 125 ел”( слайдта язылган)

2 төркем( яшел йолдыз):Г.Тукайга багышланган стенгазета чыгару.

3 төркем( зәңгәр) : Г.Тукайның нинди җырың беләсез? (“ Туган тел”)

1.Туган тел турында шигырьләр белән танышырга.

2.” Туган телем – татар теле “ инша язырга.

4 төркем: Буклет чыгару : “Күренекле кешеләрнең Г.Тукай турында” .

5 төркем:” Бала белән күбәләк “шигырен сәхнәләштерү.

    Бу бүлмәдә Г.Тукай турында  китап күргәзмәсе,иллюстрацияләр бар.Сез эзләнеп,үз эшегез өчен материал табып,чыгышларны әзерлисез.Сезгә 5- 7 минут. (көй яңгырый)

Проектны   яклау: Сүз бирәбез беренче төркемгә - Презентация “ Бөек шагыйребез –Габдулла Тукайның тууына 125 ел” (нәтиҗә)

Һәр төркем үз эшләрен күрсәтәләр.

-Нинди нәтиҗә әйтеп була?Нинди кыенлыклар булды?

-Сез укытучылар бик зур эш башкардыгыз. Хәзер һәр төркем үз эшен билгели.

 -Мин сезгә күчтәнәч бүләк итәм.Г.Тукайның “ Бала белән күбәләк “ мультфильмы.

                                                    ЙОМГАКЛАУ

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

                                                   Рефлексия.

Сезнең алдыгызда кәгазь битләре бар.Анда җөмләләр азылган.Үзегезгә охшаганны алып, җөмләләрне дәвам итегез.

Бүген мин белдем ( Сегодня я узнал...).....

Миңа ошады ( Мне понравилось….)….

Мин биремне эшләдем( Я выполнила задание).....

Мин аңнадым ( Я поняла ,что....

Хәзер мин эшли алам(Теперь я могу…)....

Мин өйрәндем (Я научился…)....

Мин эшләп карыйм(Я попробую…)...

                                 ( Меня удивило...)...


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

МАСТЕР – КЛАСС: «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

Слайд 2

нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы . Проектлар методы-

Слайд 3

ПРОЕКТ МЕТОДЫ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ЭПИГРАФЫ: “ Сөйлә миңа - мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

Слайд 4

ПРОЕКТ МЕТОДЫ Укучыга мөстәкыйл ь иҗади эшләр өчен шартлар тудыра Укытучыга консул ь тант, ярдәмче булырга мөмкинлек тудыра

Слайд 5

Укучы өчен проект нәрсә ул? иҗади мөмкинлекләрен ачу; төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру; үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы) ачу өстендә эшләү ; үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Слайд 6

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була: • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү); • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.); • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру); • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау); • предметара (берничә предметка нигезләнү).

Слайд 7

Проект эшчәнлегенең бурычлары: - укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү; - иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

Слайд 8

Проект эше түбәндәге этаплардан тора : 1. Әзерлек этабы: а) тема сайлау; ә)юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла; б) үтәү вакыты билгеләнә ; в) күләмен билгеләү; г) укытучы белән бергә эш планы төзү; д) укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.

Слайд 9

2. Проектны төзү этабы: а) проект эшенең планы төзелә; ә) укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя; б) план буенча эш башкару.

Слайд 10

3. Проектны тормышка ашыру этабы: а) эшне төгәлләү һәм тикшерү. б) чыгышларның планы төзелә

Слайд 11

4 . Йомгаклау этабы проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру.

Слайд 12

Проект методын кулланып белем бирүнең бурычлары: - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, -укучының танып белү активлыгын үстерү , -иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү, -белемнәрен тирәнәйтү.

Слайд 13

Проект темасы: Габдулла Тукай

Слайд 14

Проект максаты: 1.Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү,әсәрләре белән таныштыру. 2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү. 3.Тукай әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Слайд 15

2011 ел - ТУКАЙ ЕЛЫ.

Слайд 16

Проектның эш төрләре: 1.Г.Тукайның биографиясе белән таныштыру. 2.Презентация “Бөек шагыйребез –Габдулла Тукайның тууына 125 ел”

Слайд 17

Г. Тукайга багышланган стенгазета чыгару.

Слайд 18

1.Туган тел турында шигырьләр белән танышырга. 2. ” Туган телем – татар теле “ инша язырга .

Слайд 19

Китап чыгару : “ Күренекле кешеләрнең Г.Тукай турында ” .

Слайд 20

“ Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыру шартларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен ба...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда уен технологиясе

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, бигрәк тә 5-6 сыйныфларда, уен элементларын куллану отышлы...

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытуда ярдәмлекләр(дәрес эшкәртмәләре)

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.Татар теле танып б...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Мастер-класс. Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану

Мастер-класс. Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”....

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...