Тестлар куллану
проект на тему

Сафиуллина Индира Ильдаровна

     Тестлар куллану – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Тест формасындагы биремнәрне куллану – контрольне оештыруда бәхәсле мәсьәләләрнеӊ берсе булып торса да, мондый контроль төре, әлбәттә, кирәк. Аның уку - укыту процессына килеп керүе белем бирү системасындагы үзгәреш - яңарыш, яңа технологияләрнең үтеп керүе белән тыгыз бәйләнгән. Мәктәптә  татар  әдәбияты буенча тестлар куллану укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора, шуңа күрә әлеге проект эше кысаларында без тестларны укучыларның белемнәрен бәяләү чарасы буларак өйрәнербез. Тестлар дүрт бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары, язучыларның тәрҗемәи хәле һәм әдәби иҗатлары, әсәрне анализлау  буенча тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде. Кушымтада  югары сыйныфлар өчен тестлар  тәкъдим ителә. Алардагы биремнәр логик эзлеклелектә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.         Укучыларга белем бирү, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында тестлар куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә;  кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_dbiyatynnan_testlar.docx53.25 КБ

Предварительный просмотр:

                           

                                  ПРОЕКТ ЭШЕ

        

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМНӘРЕН БӘЯЛӘҮ ЧАРАСЫ БУЛАРАК ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН  ТЕСТЛАР

.

                                       ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ...............................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Белемнәрне бәяләү чаралары

  1. Укучыларның татар  әдәбиятыннан белемнәрен бәяләү ....................7

1.2.Бәяләү чарасы буларак тест........................................................................8

1.3.Тестларның төрле формалары ..................................................................11

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Татар әдәбиятыннан тест үткәрү үзенчәлеге

2.1.Компьютер ярдәмендә тестуздыру............................................................13

2.2. Компьютер ярдәмендә тестуздыруның кайбер программалары  һәм аларны төзү юллары..........................................................................................14

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. Татар әдәбиятыннан тестларның төрләре: эш тәҗрибәсеннән..................................................................................................19

ЙОМГАК...........................................................................................................23

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.................................................................................26

                                           

                                               КЕРЕШ

Тикшерү–бәяләү эшчәнлеге – укытучының бөтен педагогик хезмәтенең аерылгысыз өлеше һәм укыту сыйфатын яхшыртуның мөһим факторы. Контрольнең төрле методларын һәм формаларын куллану укучыларның белемен төгәл һәм сыйфатлырак бәяләү мөмкинлеген бирә. Дәресләр сүлпән, бер төрле булмасын өчен, укучыларның белемнәрен тикшерүнең теге яки бу формаларын дөрес һәм урынлы кулланырга кирәк. Контрольнең төрле варианты укучының белем һәм күнекмәләрен төгәлрәк бәяләргә, ә укытучыга укыту эшчәнлеген планлаштырырга ярдәм итә. Шул рәвешле, тикшерү-бәяләү эшен дифференцияльләштерү, контроль эшен билгеле бер тәртипле системага салу начар үзләштерүче укучыларның белемнәрен камилләштерергә дә, төгәлрәк бәяләргә дә булыша. Димәк,  татар әдәбияты укытуны тиешле дәрәҗәгә куйыйк дисәк, укучыларныӊ бу предмет буенча белемнәрен контрольгә алуны фәнни дәрәҗәдә оештыру зарур. Белем сыйфатын бәяләү процессында ике тенденция – ике юнәлеш ачык чагыла. Беренче яктан, мөстәкыйль эшләрне яклау кебек контроль формаларын алмаштыручы төрле тестлар активрак файдаланыла. Ә икенче яктан, укучыларга фикерләү өчен шактый “азык” бирүче фәнни эзләнү эшләре үткәрелә башлады.  

     Тестлар куллану – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Тест формасындагы биремнәрне куллану – контрольне оештыруда бәхәсле мәсьәләләрнеӊ берсе булып торса да, мондый контроль төре, әлбәттә, кирәк. Аның уку - укыту процессына килеп керүе белем бирү системасындагы үзгәреш - яңарыш, яңа технологияләрнең үтеп керүе белән тыгыз бәйләнгән. Мәктәптә  татар  әдәбияты буенча тестлар куллану укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора, шуңа күрә әлеге проект эше кысаларында без тестларны укучыларның белемнәрен бәяләү чарасы буларак өйрәнербез. Тестлар дүрт бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары, язучыларның тәрҗемәи хәле һәм әдәби иҗатлары, әсәрне анализлау  буенча тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде. Кушымтада  югары сыйныфлар өчен тестлар  тәкъдим ителә. Алардагы биремнәр логик эзлеклелектә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.        Укучыларга белем бирү, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында тестлар куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә;  кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Максат. Проект эшебезнең төп максаты булып  югары сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләүдә тестларның ролен күрсәтү, аларны куллану үзенчәлекләрен билгеләү тора.

Бурычлар. Әлеге проект эше мәктәптә балаларының белемен бәяләү чарасы  буларак тестлар куллануның өч аспектын өйрәнүне бурыч итеп куя:

          1.Мәктәптә тестлар куллану методикасы белән танышу, аның әһәмиятен  методик яктан дәлилләү;

         2.Белем бирү процессында тестлар куллануның үзенчәлекләрен күрсәтү, өстенлеген ассызыклау;

           3.Укучыларның белемнәрен бәяләгәндә тестлар куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Тикшеренү объекты – мәктәптә укучыларының белемнәрен бәяләү. Тикшеренү предметы –  мәктәптә татар әдәбиятыннан укучыларның белемнәрен бәяләү чарасы буларак тестлар .

Метод һәм алымнар. Проектны башкарганда күзәтү, тәҗрибәне гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, анализ алымнарын, чагыштыру, тикшеренү, эзләнү методларын куллану.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте

Проект эшендә мәктәптә татар әдәбиятыннан укучыларының белемнәрен бәяләү чарасы буларак тестлар куллану методикасы, бу эшләрне оештыруда информацион коммуникатив чараларны куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин.

      Проект эшеннән көтелгән  нәтиҗә:  татар әдәбиятыннан белемнәрне бәяләү чарасы буларак тестларның төрләрен өйрәнү, уңай һәм кимчелекле якларына игътибар юнәлтү.

   Хезмәтнең структурасы кереш,  3 бүлектән,  йомгаклау өлешеннән,  әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан  гыйбарәт. Беренче бүлектә тест турында теоретик мәгълүмат бирелде. Икенче бүлектә тест төрләре һәм үрнәкләре урнаштырылды. Кушымтада  тестлар бирелде. Шулай итеп,  проект эшендә  татар әдәбиятыннан белемнәрне бәяләү чарасы буларак тестлар темасын  яктыртылды.

I БҮЛЕК

БЕЛЕМНӘРНЕ БӘЯЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ

  1. Укучыларның татар  әдәбиятыннан белемнәрен бәяләү

Педагогик эшчәнлектә төп бурычларның берсе булып белем сыйфатын тикшерү, аның эчтәлеге, үткәрү формалары, методлары өстендә эшләү, тикшерү нәтиҗәләрен анализлау тора.Тикшерү нәтиҗәләрен анализлаганда иң мөһиме - укучыларның белем сыйфаты динамикасын булдыру. Шулай ук еш очрый торган хаталарны бетерү өстендә эш юллары, яңа материалны үзләштерүдә очрый торган авырлыкларны ачыклау педагогик эшчәнлекне тагын да тулыландыра.

Белем сыйфаты өйрәнелгән материалның күләме белән генә ачыкланмый, белемнәрне куллана белү күпкә мөһимрәк. Ә болар барысы да аерым тикшерү системасын булдыруны таләп итә. Күтәрелгән проблемага заманча карашларны анализлап,  без түбәндәге классификацияне тәкъдим итәбез:

  • Тикшерү формалары (укучылар эшчәнлеге буенча)
  • Дәрестә үткәрелә торган гадәти формалар
  • Контроль эшләр
  • Практик һәм лаборатор эшләр
  • Тестлар
  • Мөстәкыйль эш өчен биремнәр
  • Зачетлар
  • Дәрестән тыш үткәрелә торган формалар
  • Конкурс – проектлар
  • Реферат яклау
  • Дәрестә үткәрелә торган гадәти булмаган формалар
  • Түгәрәк өстәлләр
  • Уеннар

  Татар әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытларында компьютер технологиясе кулланылган тестларны файдалану аеруча отышлы дип уйлыйбыз.

  1. Бәяләү чарасы буларак тест

Тест (test) сүзен инглиз теленнән тәрҗемә итсәк, ул “сынау, тикшерү” дигәнне аңлата. Тесларның кулланышка кергән чоры ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр  башына  туры килә. Әлеге методны дөньяга Англия бүләк итә. Америкада тестларны төркемнәрдә үткәрү гадәткә кергән була. 1895-1896нчы елларда,  тестологларның көчләрен берләштерү өчен,  ике милли комитет төзелә. Чит илләрдә тестлаштыруның чәчәчк ату чоры 1914нче  елларга туры килсә дә, 1917нче елга кадәр Россиядә аңа игътибар бирелми. Илебездә махсус комиссия төзегәч кенә, бары  1925нче елдан соң гына тестлар куллану гамәли әһәмияткә ия дип санала башлый. 1926нчы елларда америкалылар үрнәгендә тестлар төзелә башлый. Ул тестларга тест эшләү инструкцияләре  белән бергә укучының шәхси карточкасы да беркетелгән  була. Тест ярдәмендә укучыларның белемнәрен тикшерү аерым план нигезендә, махсус төзелгән тест биремнәре буенча оештырыла һәм татар телен белү дәрәҗәсе шулай ачыклана. Укыту тестларының максаты – укучыларның аралашу һәм тел компетенцияләренең дәрәҗәсен билгеләү. Тестларның формалары берничә: ачык тестлар, ябык тестлар, тәңгәлләштерү өчен тестлар һәм тәртипкә салу өчен тестлар.

Тикшеренү методы буларак тест уздыру укучының тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен һәм сәләтен  ачыклау өчен, укытучыга кыйммәтле материал бирә.

Мәгълүм булганча, соңгы елларда төрле уку йортларында татар әдәбиятын укыту процессы яңарыш кичерә: укытучының яңа формалары һәм алымнары барлыкка килә, укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла. Тәкъдим ителә торган татар әдәбияты буенча тестлар нәкъ менә шундый күнегүләргә керәләр дә инде. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге аларны   башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була. Бик күп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының (ЕГЭ) нәкъ менә тестлар формасында башкарылуын да истә тотканда, татар әдәбияты буенча да бу эшкә әзер булырга кирәк дигән сүз. Шунысын да танырга кирәк: хәзерге вакытта төрле типтагы мәктәпләр (лицейлар, гимназияләр, көллиятләр һ.б. ) булса да, кызганычка каршы, аларда татар  әдәбияты дәресләрендә укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм адымнарына бик аз игътибар ителә.

Күп галимнәрнең фикеренчә, тест уздыру – киләчәге булган тикшерү системасы. Лингводидактик тест уздыру мәсьләсе илебез галимнәре Л.В. Банкевич, А.А. Леонтьев, И.А.Рапопорт, В.М. Симкин һ.б тарафыннан шактый өйрәнелгән. Тест татар теленә өйрәтүдә нәтиҗәле чараларның берсе булып санала. Ул – телне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау өчен уңайлы алым. Тест биремнәре ачык (мәсәлән, тулы сөйләм барлыкка килсен өчен, укучы төп текстны тулыландырырга тиеш һ.б.) һәм ябык (укучы берничә варианттан бер дөрес җавапны сайлап алырга тиеш) формада була. Тестлар һәм контроль эшләр уздыру өчен файдаланыла торган күп төрле бирем үрнәкләреннән түбәндәгеләрне күрсәтеп була:

  • сорауга җавап бирү;
  • үзгәртү;
  • йомгаклау (бетерү);
  • үзгәртеп әйтү;
  • алыштыру;
  • тәртипкә китерү һ.б.

Дәрестә даими рәвештә тест уздыру укучыларның активлыгын һәм игътибарын үстерә, биремнәрне үтәгәндә, аларның җаваплылыкларын арттыра.

Тест нәтиҗәләре бер яктан, укучыларның белем дәрәҗәсен күрсәтсә, икенчедән, хаталарны кабатламас өчен, эшкә үзбәя бирергә мөмкинлек тудыра.

     Чит телләр укыту методикасында, тикшерүнең максатыннан чыгып, лингводидактик тестларның түбәндәге төрләрен аерып чыгаралар:

  • тикшерү объекты һәм тикшерүнең характеры буенча (мәсәлән, лингвистик компетенция, аралашу компетенциясе тестлары һ.б.);
  • куллану максаты буенча (мәсәлән, гомуми осталык тестлары, өлгереш тестлары, сәләтлелек тестлары һ.б.)
  • формаль билгеләре буенча (җавап бирүнең төзелеше һәм ысулы буенча һ.б.)

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен вакытында тикшереп тору педагогик теория һәм практика өчен актуаль мәсьәләләрдән санала, чөнки бу гамәл турыдын-туры белем бирүнең сыйфатын яхшырту белән бәйләнгән. Хәзер яңа Стандарт шартларында укытуның эчтәлеге даими үзгәреп торганда, тикшерү һәм бәяләүнең яңа формалары барлыкка килә, шуңа күрә тикшерүнең әһәмияте дә бермә бер арта. Моннан түбәндәге чыгармаларны  ясау урынлы булыр:

  • тикшерү даими характерда була;
  • күп укучылар катнаша һәм бу вакытта тикшерү аз вакыт ала;
  • белем бирү белән тикшерү тыгыз бәйләнештә булганга күрә, тикшерүне дәрескә куелган максат һәм бурычлардан чыгып оештыру отышлырак дип санала .

Тикшерү төрле максатлар куеп уздырылырга мөмкин, ләкин ул һәрвакытта да үзмаксат була алмый, аның укытуны яхшыртуга юнәлтелгәнлеген бервакытта да онытмаска кирәк.

Шулай итеп, тикшерү гадел, даими, төрле яклы, дифференцацияле булганда һәм тәрбияви әһәмиятен истә тотканда гына тиешле нәтиҗә бирә ала. Чит телләрне укыту методикасында тикшерүне оештыру буенча зур теоретик һәм практик тәҗрибә тупланган. Стандарт нигезендә төзелгән программалар аралашуга корылган белем бирүне көчәйтүне методиканың актуаль юнәлеше дип саный. Бу татар теленә өйрәтү методикасына да бертигез дәрәҗәдә карый.

1.3.Тестларның төрле формалары

Төрле характердагы тестлар укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыклау һәм тел күнекмәләрен үстерү максатыннан бирелә. Эшләрнең күләме Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы  тарафыннан расланган программа нигезендә төзелә. Биремнәрне, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәсенә туры китереп, укытучы үзе дә үзгәртә ала. Тестлар укучыларның предмет буенча алган белем, осталык һәм күнекмәләренең федераль дәүләт стандартлары һәм укыту программасы таләпләренә туры килү - килмәвен ачыкларга ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки алга таба укучыларга белем бирүнең яңа юнәлешләрен билгеләргә этәргеч бирә. 9, 11 нче сыйныфларда кертелгән  БРТ, БРИ форматындагы имтиханнар урта сыйныфлардагы тесларының яңа формаларын эзләүне таләп итә.

Контроль киң мәгънәдә нәрсәне дә булса тикшерү. Контроль укучыларның белем дәрәҗәләрен бәяләү, ягъни бирелгән материалның белем һәм күнекмәләрен үзләштерү сыйфатын аерым укучыларның һәм бөтен классның уңышларын бәяләү дигән сүз,ягъни ирешелгән уңышларның куелган максатка тәңгәл килүе.Контрольнең дөрес формасын куллану укытучыга укучының материалны ни дәрәҗәдә үзләштергәнен генә түгел, ә үзенең уңышларын һәм җитешсезлекләрен күрергә ярдәм итә. Ә хәзер тестлар белән тикшерүнең формаларын карап китик.  Алар 3 - индивидуаль (шәхси), төркемләп, фронталь.

  • Индивидуаль тикшерүдә һәр укучы үзенә бирелгән биремне мөстәкыйль башкарырга тиеш. Бу төр тикшерү укучының үзләштерү дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.
  • Төркемләп тикшерүнең максаты: кабатлау, ныгыту, гомумиләштерү өчен кулланыла.
  • Фронталь тикшерүнең максаты:  бүлекләрдән соң,чиреклек, яртыеллык, еллык белемнәрне тикшерү

Барлык тикшерү формаларының нигезендә укучыларның үзләштерү дәрәҗәләре төрле булса да, аларның укуга кызыксынучанлыгын арттыру ята.

Тикшерү нәтиҗәле булсын өчен без нәрсәэшләргә тиешбез?

  • Һәр бүлек, чирек, еллык контроль эшләр эшләнәчәге алдан укучыларга искәртелергә тиеш.
  • Төрле тикшерүалымнары кулланылырга тиеш.
  • Контроль эш нәтиҗәләре белән укучылар таныштырылырга тиеш.

Бер группа өчен аерым темалар буенча әзерләнгән кыска тестлар белән башлап җибәрү; икенче группа өчен фронталь сорау алу яки карточкалар ярдәме белән мөстәкыйль эш үткәрү нәтиҗәле,чөнки укучыларның 70% ы дәрес саен билге ала. Укучыларга исә үткән дәрес материалын гына түгел, ә даими рәвештә алда өйрәнелгән темаларны да кабатларга туры килә. Контрольнең бу варианты укучының белем һәм күнекмәләрен төгәлрәк бәяләргә, ә укытучыга укыту эшчәнлеген планлаштырырга ярдәм итә. Шул рәвешле тикшерү - бәяләү эшен дифференцияльләштерү, контроль эшен билгеле бер тәртипле системага салу авыр үзләштерүче укучыларның белемнәрен камилләштерергә дә, төгәлрәк бәяләргә дә булыша.

II БҮЛЕК

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ТЕСТ ҮТКӘРҮ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ

2.1.    Компьютер ярдәмендә тест уздыру

Укыту-тәрбия эшен оештыруның төп формасы -дәрес. Нәкъ шул дәрес вакытында без укучыларның белемнәрен системалы тикшерүне оештырабыз. Шуны әйтеп узарга кирәк:тестлар белән генә укучыларның бар белем-күнекмәләрен тикшереп бетерергә мөмкин түгел, әмма алар укыту процессының һәр этабында укучыга дифференциаль якын килергә мөмкинлек тудыра. Укыту нәтиҗәләрен тикшерүне ике төргә бүләргә мөмкин: “өстәл артында тикшерү” һәм “компьютер артында тикшерү”. Соңгы вакытта компьютерда тест үткәрү бик популярлашты. Мондый тест  күпкә тизрәк үтә, нәтиҗәләрне төгәлрәк һәм аларны тест тәмамлануга белергә мөмкин. Бик күп һәм төрле-төрле тест программалары белән хәзерге вакытта интернет аша да эшләргә мөмкин. Шуны күздә тотарга кирәк, аларның бөтенесе дә мәктәп шартлары өчен түгел.Бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе укытучыларны иҗади эзләнүләргә китерде. БДИ нигездә төрле формадагы тестлардан тора. Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Компьютер технологияләрен дәреснең һәрбер этабында да кулланырга мөмкин. Тестлар белән эшләргә өйрәтүне башлангыч сыйныфлардан ук башлау мөһим. Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру уку-укытуның мөһим принцибы булып санала. Моңа биремнәрне гадидән иҗади төргә таба акрынлап катлауландыра бару, дәресләрдә фәнара бәйләнешне булдыру компьютер технологияләреннән  нәтиҗәле файдалану юлы белән ирешелә. Компьютер ярдәмендә тест уздыру – үз-үзеңне тикшерү һәм үз-үзеңне реализацияләү, белем алу өчен яхшы стимул, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Укытучы өчен укучылар алган белемнәрне сыйфатлы рәвештә контрольдә тоту, билгеләрне туплауның программалаштырылган мөмкинлеге. Тест уздыру программалары исә укучыларны on-lin режимда эшләргә өйрәтә. Әлеге процесс барышында укучы бирелгән вакытны исәпләп тотарга, булган белемнәрен дөрес файдаланырга, уйларга һәм эзләнергә өйрәнә. Бу программа БРТ, БДИна әзерләнүдә зур ярдәм булып тора.

2.2. Компьютер ярдәмендә тест уздыруның кайбер программалары һәм аларны төзү юллары

Уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, Интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур. Иң отышлы алымнарның берсе - MyTest программасы белән эшләү. МКТ куллануның проблемалары да бар. Мәсәлән, MyTest программасы рус телендә эшләнгән. Шуңа күрә тест биремнәрен башта Microsoft Word программасында татарча җыярга кирәк, аннары MyTest программасына салырга кирәк.

Перспективалар:

  • укучы дәресләрдә актив катнашучы була;
  • компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә;
  • укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.

MyTest программасы белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Беренчедән, бу программа белән эшләү укучының белемнәрен кыска вакыт эчендә тикшерергә ярдәм итә. Икенчедән, укытучының вакытын алмый, чөнки бу программа тестны үзе тикшерә һәм балага билге куя. Өченчедән, алдагы темадан чыгып, укытучы әлеге програмага кертү өчен сорауларны үзе әзерли. Дүртенчедән, тест эшләү өчен, вакытны чикләү мөмкинлеге бар.

Тестны программага кертү өчен, MyTestEditor программасын ачабыз. “Задание”гә кереп, “добавить”ка басабыз. Үзебезгә кирәкле җавап санын билгелибез . Microsoft Word программасында җыелган сорау һәм җавап вариантларын күчереп алып, программага урнаштырабыз. “Сохранить”ка басабыз.  (Өстәге кысага сорауны, астагы юлларга җавапларны куябыз), дөрес җавапны тамгалыйбыз. Калган сорауларны да шушы алгоритм буенча урнаштырабыз. Сорау һәм җавапларны урнаштырып бетергәч, “параметры теста”га кереп, сорауларның килеп чыгу тәртибен билгелибез. Кирәк дип санаганда, “ограничение времени”га кереп, вакыт аралыгын билгелибез.“оценивание”га кереп, тестны бәяләү нормасын куябыз.Һәм “сохранить как”ка басабыз, тестның исемен язып, кирәкле папкада саклыйбыз. Әлеге эшебез безнең MyTestStudent программасы буларак саклана.

    Программаның интерфейсы рус телендә, ләкин анда ясаган тестлар татар телендә барлыкка килә, чөнки бу программа татар шрифты белән дә эшли. Өстәлдәге файлларда һәм папкалардагы дискта My Test программасы турында тулырак мәгълүмат һәм программада эшләү алгоритмын табарга була.  My TestХ программасында тест ясар өчен ноутбукта эш өстәлендә  My Test папкасына керәбез, MyTestEditor дигән файлны ачабыз. Тестның исемен язарга кирәк, моның өчен Параметры теста – Заголовок и описание. Безнең тестның исеме “Габдулла Тукай әкиятләребуенча сәяхәт”. Автор – үзегезнең Ф.И. – сохранить изменения.

Сорауларга күчик. MyTest программасында 9 төрле сорау ясарга мөмкин. Без сезнең белән беренче 3 төрне карап китәрбез.  Задание – добавить. Беренче- одиночный выбор – сорауга 1 дөресҗавапбула. Өстә буш җирдәсорауныязабыз:

Г. Тукай кайсы авылда туган? 1.Кушлавыч  2. Кырлай  3. Сасна  4. Өчиле. Сохранить.

 Г. Тукай язган әкиятләрне билгелә. 1.Камырбатыр  2. Су анасы

3.Сертотмас үрдәк 4.Кәҗә беләнСарык 5.Чукмар беләнТукмар.

Шулай итеп дәвам итәбез. Әзер тестны сакларга кирәк. Файл-сохранить как – тестка исем бирәбез: Тукай әкиятләре – сохранить.

Әзер тестны без башка программада ачабыз. Кире MyTest папкасына керәбез. Анда MyTestStudent файлны ачабыз. Файл - открыть – выбираем тест – открыть. Тестны башлап җибәрер өчен F5 яки тест – начать тест. Ахырда программа результатны, булган хаталарны һәм билгене күрсәтә.

Кәгазьдә язып, аны укытучыларга таратып, соңыннан тикшерү укытучыда бик күп вакыт сорый. Замана техникасында тестлар төзү һәм чишү укытучының эшен күпкә җиңеләйтә ала.      Тестлар биремнәре үтәлә һәм укучы шунда ук үзенең дөрес эшләвен яки эшләмәвен тикшерә. Компьютер билгеләр дә куя.

Сәләтле яки өлгермәүче балалар белән эшләгәндә дә компьютер кулланабыз. Төрле темаларны йомгаклау өчен укучыларга өй эше итеп 10-15 тест соравы әзерләргә тәкъдим ителә. Балалар бу эшләрне бик теләп башкаралар. Һәм үзләре үк шул тестлар биремнәрен үтиләр.

III БҮЛЕК

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ТЕСТЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ: ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН

 Әдәбияттан  белемнәрен бәяләүдә тестларны өч төргә бүлүне уңышлы дип саныйбыз:

  • әдәбият теориясе буенча тестлар
  • язучының тәрҗемәи хәленә караган тестлар
  • язучы иҗатына бәйле тестлар
  • әсәрне анализлау барышында кулланыла торган тестлар

Әдәбият теориясе буенча тест сораулары

 1. Әдәбият белеменең өч төп тармагы:

а) әдәби тәнкыйть;

б) әдәбият укыту методикасы;

в) әдәбият тарихы;

г) әдәбият теориясе;

д) текстология.

2.  Әдәби әсәрнең сюжеты:

а) тышкы вакыйгалар һәм күңел хәрәкәте үрелеше;

б) капма-каршы мәнфәгатьләр бәрелеше, фикер каршылыгы;

в) каршылыкның югары ноктасы.

3.  Әдәби әсәрләрнең композициясе:

а) элементларны кирәкле тәртиптә, бербөтен итеп урнаштыру;

б) сюжет элементларының буйгаүсеше;

в) герой язмышындагы кискен борылыш.

4.  Әдәбитроплар:

а) метафора;                                                                                                                  

б) чагыштыру;

в) метонимия;

г) антоним.

5. Драма төренә керүче жанрлар:

а) роман;

б) новелла;        

в) трагедия;

г) драма.

6. Лирика төренә керүче жанрлар:

а)ода;

б) гимн;

в) поэма.

7.  Әдәби әсәрнең темасы:

а) чынбарлык күренешләрен тасвирлаудан килеп чыга торган төп нәтиҗә;

б) әдәби әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәлә;

в) тасвирлауга алынган тормыш күренеше

8.  Әдәби әсәрнең проблемасы:

а) чынбарлык күренешләрен тасвирлаудан килеп чыга торган нәтиҗә;

б) әдәби әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәлә;

в) тасвирлауга алынган тормыш күренеше

Язучының тәрҗемәи хәленә караган тестлар

Дәрдемәнднең тормышы буенча тест сораулары

1.        Закир Рәмиевнең тәхәллүсе кайсы сүзне аңлата?

А) сөенечле    Б) хәсрәт чигүче   В) рәхмәтле.

2.        Туган елы:

А)1886     Б)1859          В) 1900.

3.        Бу сүзләрне кем әйткән " Алтыннары, шигырьләре... Кайсы

баса? Шигырьләре баса...”

А) X. Туфан        Б) Г. Тукай       В) С.Хәким.

4.        Аның бертуган абыйсы:

А) Шакир        Б) Лотфулла        В) Габделкәрим.

5.        Туган жире:

А) Арча районы Утар Аты авылы   Б) Оренбург өлкәсе Җиргән авылы  

 В) Орск өязе Юлык авылы.

6.        Закир Рәмиев укыган урыннар:

А) өйдә        Б) Моллакай авылы мәдрәсәсендә   В) Истамбулда, укытучылар яллап

7.        Юлык авылы Рәмиевләр күчеп утыргач:

А) үсә:кибетләр, мәктәп,мәдрәсә,китапханә ачыла.

Б) юкка чыга

В) бернинди   үзгәреш тә булмый

8.Өйләнгәч Дәрдемәнд яшәгән урын:

А) Юлык авылы   Б) Оренбург  В) Казан

9.3акир һәм Шакир Рәмиевләр чыгарган гәзит-журналлар:

А)" Йолдыз"   Б)" Вакыт"   В) “Шура”(" Киңәш")

10. Дәрдемәнд вафат булган ел:

А)1938          Б)1917        В)1921

Язучы иҗатына бәйле тестлар

Дәрдемәнднең иҗаты буенча тест сораулары

1. Дәрдемәнд-

А) сүз остасы    Б) юмор остасы В) киная (читләтеп әйтү) остасы

2."Яз чәчәге" шигыре нәрсә турында?

 А) Умырзая   Б) Татар яшьләре, шәкертләр   В) Мәхәббәт

3."Тал чыбыгы" шигыренең эчтәлеге:

А) Су буендагы таллар турында   Б) Язгы табигать турында

В) Белемгә омтылган шәкерт турында

4.Ул, милләтенең аянычлы язмышына куанычлырак үзгәреш кертә алмавына үрсәләнеп, нинди шигырь яза?

А) "Бүзләрем мана алмадым" Б) "Гөрләгән сулар башында" В) "Кораб"

5. Кешенең хисләрен, кичерешләрен гәүдәләндерүгә нигезләнгән әсәр ничек атала?

А) Лирик шигырь     Б)  баллада    В)  дастан

Әсәрне анализлау барышында кулланыла торган тестлар

Әйе, юк дип җавап бирегез.Һәр дөрес җавапка бер балл куела.

                                        Тезислар

Әйе

Юк

Әсәрдә символлар: кәрван, җыр, бүреләр, җил

+

Ярдәмче геройлар: Дамир, Әдилә, Ибраһим

-

Элеваторга 7 ат, 7 кеше бара

+

Кәслегә 75 чана кузгала

+

Ибраһим белән Әдилә эт улаганны ишетәләр

-

Гыймай Фатихының кызы Гөлбәдәр табынга арыш ипие куя

-

Кәследән семена алып кайтышлый алар Чокырлы кешеләрен очраталар

+

Иң авыр вакыйга, кайтканда, завод тавында Сабираттәй язмышы белән бәйле

+

Әдилә, шәлен рәтләгәндә, чана бавын Дамирга тоттыра

-

ЙОМГАК

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Татарстан республикасы халыклары телләре турында” гы Закон нигезендә телне мәктәп шартларында ике дәүләт телендә укыту һәм тәрбияләү юлларын камилләштерергә бурычлы. Бүгенге көндә мәктәптә милли белем бирү эшен камилләштерү өстендә җитди эш алып барыла. Укыту-тәрбия эшләрен оештыруда мәктәп, аның җитәкчелегенең, укытучыларның эшчәнлегенең роле бик зур.

Рус һәм татар төркемнәрендә тест формасында белем һәм күнекмәләр тикшерү кертелде. Бу үз чиратында контроль исәпләү материалларының кирәклеген китереп чыгарды. Татар мәктәбенең һәм рус мәктәбенең рус һәм татар төркемнәре өчен махсус биремнәр төзелде, тик бу материалларның аз булуы, укытучыларның үзлектән КИМ төзүгә этәргеч ясады. Шул күзлектән чыгып,укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен безнең тарафтан да КИМ төзелде. Тәкъдим ителгән материал барлык укучылыр өчен дә кулай булыр диеп уйлыйбыз.

Күзәтүгә караганда, тест уздыру – укыту процессын тикшерү өчен азрак вакыт сарыф итә торган метод.Бу методның кимчелекләре дә бар: укыту процессына күпмедер дәрәҗәдә ясалмалылык төсмере бирә. Тест материалларның характерына карап, бер үк күренешләр турында тикшерүчеләр төрле нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Шулай да тест уздыру һәм күзәтү методлары чагыштырмача төгәл һәм объектив мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.

Проект эшендә  урта һәм югары  сыйныфларда татар әдәбиятыннан бәяләү чарасы буларак  тестларның ролен күрсәтү һәм аларны куллану үзенчәлекләрен билгеләүмәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

  •   укучыларга татар әдәбиятын өйрәтүдә компьютер технологияле тестлар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм  өйрәнү процессын күңелле итә;
  •   тестларны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без укучыларның белемнәрен бәяләү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә тест эшләгәндә  дәреснең нәтиҗәлелеге күтәрелә, укучыларның кызыксынучанлыгы арта һәм белем дәрәҗәсе үсә, аларны белем дөньясына җәлеп итә, уку сыйфатын яхшырта;
  •   әдәбияттан белемнәрен бәяләгәндә,компьютер технологиясе кулланылган тестларның  төрләре күп икәнлнген ачыкладык.Бирелгән тестлар белемнәрне бәяләгәндә зарур, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер тест темадан чыгып сайланырга тиеш, шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер, дип ышанып әйтергә мөмкин.

Шулай итеп, укучыларның татар әдәбиятыннан белемнәрен бәяләгәндә тестларны  куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Проект кысаларында тестлар әзерләү барышында без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

  • тестлар форма төрлелегенә карамастан, укучыларның предмет буенча үзләштергән белем, осталык һәм күнекмәләренең күрсәткече булып тора;
  • гомуми урта белем мәктәпләренең 9, 11 нче сыйныфларында БРТ, БРИ,  БДИ форматындагы имтиханнар кертелү урта сыйныфларда да шундый ук формадагы арадаш аттестация үткәрүне таләп итә. Шунлыктан тестлар куллану – заман таләбе;
  • татар әдәбиятын укытуда  тестлар әһәмиятле урын алып тора. Укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар, ә андый эшчәнлекнең нәтиҗәсе – белем дәрәҗәсенең күрсәткече.;
  • уңышлы дип табылган тестларның төрле формаларын  куллану, укучыларның белем дәрәҗәсен дөрес бәяләү өчен, менә дигән эш алымы булып тора.
  • Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә  тестларны отышлы куллану – укучыларның активлыгын, логик фикерләү дәрәҗәсен, мөстәкыйль танып белү эшчәнлеген үстерә һәм үз эшенә тәнкыйть белән карый белергә өйрәнү чарасы булып тора.

Тест формасындагы биремнәрне куллану - контрольне оештырудагы бәхәсле мәсьәләләрнең берсе. Тест формасындагы биремнәр контрольнең бары бер төре генә. Тест формасындагы биремнәр укучының татар әдәбиятын үзләштерүен, сөйләмен тикшерә алмый. Тестлар кызыклы күнегү буларак  дәресләрдә һәм агымдагы контрольдә кулланыла алалар, ә йомгак контроле, олимпиада эшләре өчен алар уңышсыз.

                                ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

                                Методик хезмәтләр

        1. Голицына И.Н. Эффективное управление учебной деятельностью с помощью компьютерных информационных технологий.2013, № 6.  77с.

2. Татар  теле дәреслекләренә электрон  кушымталар.  Методик ярдәмлек / Шәмсетдинова, А.А. Башарова. - Казан: ТРМҮИ, 2015. –68 б.

        3. “ФДББСка күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр” Р.З.Хәйдәрова. – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 33б.

Фәнни хезмәтләр

.         4. Ф.Ф.Харисов. Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге: Монография. – Казан, 2017. – 225 б.

Электрон ресурслар:

  1. Научно-исследовательская работа в школе.[Электронный ресурс]:режим доступа: http://rudocs.exdat.com.
  2. infourok.ruprimenenie_testovyh…urokah_literatury…
  3. https://infourok.ru/tatar-dbiyatinnan-testlar-siynif-trkem-1106860.html
  4. http://nsportal.ru/salahutdinov-insaf-israfilovich
  5. https://ggulnaz.jimdo.com/татар-теле-һәм-әдәбияттан тестлар/http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

6 сыйныф өчен тестлар

Йомгаклау тестлары, татар теле...

Доклад "Дәресләрдә карточкалар һәм тестлар куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тест һәм карточкалар кулланып укучыларның белем дәрәҗәләрен үстерү өстендә эшләү....

Тестлар куллану

   Тестлар куллану – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Тест формасындагы биремнәрне куллану – контрольне оештыруда бәхәсле мәсьәләләрнеӊ берсе булып торса ...

Сораштыру һәм тестлар ясар өчен кулланыла торган сервислар

Сораштыру һәм тестлар ясар өчен кулланыла торган сервислар...