Тестлар куллану
проект на тему

Сафиуллина Индира Ильдаровна

     Тестлар куллану – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Тест формасындагы биремнәрне куллану – контрольне оештыруда бәхәсле мәсьәләләрнеӊ берсе булып торса да, мондый контроль төре, әлбәттә, кирәк. Аның уку - укыту процессына килеп керүе белем бирү системасындагы үзгәреш - яңарыш, яңа технологияләрнең үтеп керүе белән тыгыз бәйләнгән. Мәктәптә  татар  әдәбияты буенча тестлар куллану укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора, шуңа күрә әлеге проект эше кысаларында без тестларны укучыларның белемнәрен бәяләү чарасы буларак өйрәнербез. Тестлар дүрт бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары, язучыларның тәрҗемәи хәле һәм әдәби иҗатлары, әсәрне анализлау  буенча тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде. Кушымтада  югары сыйныфлар өчен тестлар  тәкъдим ителә. Алардагы биремнәр логик эзлеклелектә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.         Укучыларга белем бирү, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында тестлар куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә;  кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_dbiyatynnan_testlar.pptx635.09 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМНӘРЕН БӘЯЛӘҮ ЧАРАСЫ БУЛАРАК ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ТЕСТЛАР ПРОЕКТ ЭШЕ

Слайд 2

Максат : укучыларның белемнәрен бәяләү чарасы буларак тестларның ролен күрсәтү һәм аларны куллану үзенчәлекләрен билгеләү , нәтиҗәле дип табылганнарын барлау һәм гамәлдә куллануга кертү . Бурычлар : Тестлар турында теоретик мәгълүмат белән танышу . Белемнәрне бәяләү чарасы буларак тест куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү ; Укучыларның кызыксынучанлыгын арттыру һәм белем дәрәҗәсен үстерү , аларны белем дөньясына җәлеп итү , уку сыйфатын яхшырту . Компьютер технологияләре кулланылган тестларны куллану мөмкинлекләрен , алшартларын ачыклау , аларны ң төрле формаларын кулланып , укучыларның белем дәрәҗәсен дөрес бәяләү ; Э ш тәҗрибәсе белән уртаклашу .

Слайд 3

Белемнәрне тикшерү уку елы ахырында йомгаклау контроль эшләре формасында уздырыла. Алар төрле форматта булырга мөмкин: - тест (компьютерда, кәгазьдә ) - язма эшләр - реферат яки иҗади эшләр яклау - әңгәмә

Слайд 4

Тестлар: белем бирүнең сыйфатын күтәрә; укучыларда татар әдәбиятына кызыксыну уята; дәресләрне эмоциональ һәм истә калырлык итеп оештырырга ярдәм итә; укучыларның мөстәкыйльлеген үстерә; дәрес материалын аңлаешлырак итә; сөйләмгә вакыт азрак сарыф ителә; укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләү мөмкинлекләрен арттыра; укытучының эшен җиңеләйтә.

Слайд 5

Белемнәрне тикшерүнең яңа формасы – компьютер тестлары . «М y test » программасы Кулланырга гади һәм уңайлы . Сорауларны текст һәм рәсемнәр белән бирергә мөмкин . Программа тест үтүне вакытка куярга мөмкинлек бирә . Җаваплар автомат рәвештә куя. Сорауларны тәрпип номеры буенча һәм очраклы куярга мөмкин. Нәтиҗә ясый .

Слайд 6

Тест төзү алгоритмы

Слайд 7

1 . Тест – Создать тест. 2. Кирәкле пунктларны тутырып , Далее кнопкасына басарга .

Слайд 8

6.Тест үтү өчен «Начать тестирование» кнопкасына басарга . 3 . Сорау текстлары һәм җавап вариантлары кертергә . Дөрес җавапны билгеләп алырга , Далее кнопкасына Басарга 4 . Нәкъ шул тәртиптә сорауларны кертергә 5 . Төзелгән тестны әзер тестлар списогына кертү .

Слайд 10

Әдәбияттан белемнәрен бәяләүдә тестларны өч төргә бүлүне уңышлы дип саныйбыз: әдәбият теориясе буенча тестлар язучының тәрҗемәи хәленә караган тестлар язучы иҗатына бәйле тестлар әсәрне анализлау барышында кулланыла торган тестлар

Слайд 11

Ә дәбият теориясе буенча тест 1. Әдәбият белеменең өч төп тармагы: а) әдәби тәнкыйть ; ә ) әдәбият укыту методикасы ; б) әдәбият тарихы ; в) әдәбият теориясе ; г) текстология . Язучының тәрҗемәи хәленә караган тест Дәрдемәнднең тормышы буенча тест 1. Закир Рәмиевнең тәхәллүсе кайсы сүзне аңлата? а) сөенечле ә) хәсрәт чигүче б) рәхмәтле.

Слайд 12

Язучы иҗатына бәйле тест Дәрдемәнднең иҗаты буенча тест 1 ."Яз чәчәге" шигыре нәрсә турында? а ) Умырзая ә) Татар яшьләре, шәкертләр б ) Мәхәббәт Әсәрне анализлауга тест Тезислар Әйе Юк Әсәрдә символлар: кәрван, җыр, бүреләр, җил +

Слайд 13

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт! Тест – белем бирү сыйфатын тикшерү төре . Ул укучыларның теоретик белемнәрне үзләштерү һәм осталык - күнекмәләрнең камилләшү дәрәҗәсен күрсәтә , алдагы этапка күчә алу – алмаулары турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

6 сыйныф өчен тестлар

Йомгаклау тестлары, татар теле...

Доклад "Дәресләрдә карточкалар һәм тестлар куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тест һәм карточкалар кулланып укучыларның белем дәрәҗәләрен үстерү өстендә эшләү....

Тестлар куллану

   Тестлар куллану – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Тест формасындагы биремнәрне куллану – контрольне оештыруда бәхәсле мәсьәләләрнеӊ берсе булып торса ...

Сораштыру һәм тестлар ясар өчен кулланыла торган сервислар

Сораштыру һәм тестлар ясар өчен кулланыла торган сервислар...