Хат язу.
план-конспект урока (9 класс) на тему

Тухбатуллина Альбина Фагимовна

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет  нәтиҗәләре:

-  эш кәгазьләренең бер төре буларак  хатның төрләре белән таныштыру,  аларны дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

-якын кешеләргә язылган хатлар белән таныштыру;

- укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү;

-укучыларның сүзлек байлыгын арттыру;

-бергәләп эшләү, уртак нәтиҗәгә килүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итү.

 

Предмет нәтиҗәләре:

-укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

-укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

 

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

-– аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын, хат язу культурасын тәрбияләү.

 

Төп проблема:

-Безнең буын хат язу этикетын белми.

-Бер-берсе белән хатлар аша аралашмый .

 

Көтелгән нәтиҗә:

- Укучыларның хат язуга теләкләре уяначак, хат язу культурасы үсәчәк.

-Хат тарихы,аның төрләре һәм кеше тормышында хатның роле турында белемнәребез артачак .

 

Бурычлар :

1.Төрле  елларда хатларның язылышы,кеше тормышында роле турында мәгълүмат туплау.

2.Хат язу һәм аны тиешле адрес буенча җибәрү.

3.Хатлар аша бер-береңә ихтирам,игътибар тәрбияләү.

 

Җиһазлау һәм материал:   проектор, ноутбук, сүзлекләр, презентация “Хат язу”.

Дәрес барышы:

I .Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү.

II. Актуальләштерү.

III. Өй эшен тикшерү, бәяләү.

Укучылар, алдагы дәрестә мин сезгә А.С. Пушкинның “Евгений Онегин” әсәреннән  Татьяна һәм Онегин хатларын татарчага тәрҗемә итеп эшләп килүегезне сораган идем.

Татьянаның хаты                                      Онегинның хаты

Нишләргә соң: язам сезгә мин.                       Нәрсә телим, нинди максаттан

Нәрсә соң сез әйтерсез тагын?                        Сезгә күңелемне ачам

Хәзер белдем инде                                            Ниндидер усал бәйрәмгә

Ничек мине җазага бирерсез                            Бәлки сәбәп бирәмдер.

                                                                                         

Бик сирәк, атнага бер генә                                Сезне кайчандыр очратып,

Хыялымда булса да                                           Сездә назлы чаткы сизеп

Авылыбызда сезне күрү                                    Мин аңа ышана алмадым

Тик тавышыгызны гына ишетү                        Гадәтемә юл бирмәдем

Тик бер сүз генә әйтү.                                       Үземнең ирегемне

                                                                             Мин югалтырга теләмәдем.

(Укучылар чыгышы). Кызлар Татьяна хатын, малайлар Онегин хатын укып китәләр.

IV. Яңа төшенчәләр һәм алымнарны формалаштыру.

Без бүген дәрестә хатларның, төрләрен кабатлап китәрбез, төрле характердагы хатларны өйрәнербез, дөрес, ягымлы  аралашу серләренә төшенербез, күмәкләшеп эшләргә тырышырбыз.

2 нче слайд.   Хатлар бик күп төрле:

ž Шәхси  хатлар – официальные письма

ž Рәсми  хатлар - личные письма

ž Мәхәббәт хатлары - любовные письма

ž Дуслык хатлары – дружеские письма

ž Көтеп алынган хатлар - долгожданные письма

ž Җавап хаты - ответное письмо

ž Фронт хатлары – фронтовые письма

ž Электрон хатлар - электронные письма

      3  нче слайд. Хатлар... хатлар...  Рәссамчылар иҗатында да хатлар зур роль уйнаганнар.

4,5 нче слайдлар. Хат формасында язылган әдәби әсәрләрне карап китик. Кайбер татар язучыларыәдәби әсәрләрен хат рәвешендә язганнар.

-Ф.Кәрим “Пионерка Гөлчәчәккә хат “;

-Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар”;

-Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”.

Рус язучыларның әсәрләре белән танышып китик.

 -А.С. Пушкин “Капитанская дочка”

                          “Евгений Онегин”

      6-8нче слайдлар. Фрон, армиядән, электрон  хатлар турында кыскача гына таныштырып китәсем килә.

         Салдат хатлары кыска гына ял иткәндә окопта яки блендаңда язылганнар. Сәлам хатларын туган иленә, гаиләсенә җиткергәннәр. Хатлар өчпочмак форамасында язылганнар.

         Армиядәге хатлар әти-әниләренә, туганнарына, дусларына язылган.

         Электрон хатлар әззерге вакытта еш кулланыла торган хатлар. Әмма кулдан язылган сүзләрне алыштыра алмый. Аларда җылылык та , нур да юк.    

9-16 нчы слайдлар         ГИА га әзерләнү. ГИА га әзерләнгәндә дә без хатлар язырга өйрәнәбез.Мин сезне укучыларның иҗади эшләре белән таныштырып китәм. Үзенең эше белән Руслан таныштырып китәчәк.

 (Әнигә хат, дустыма хат, Минем спорт тормышым хаты белән Лебедев Руслан таныштырып китә).

17  нче слайд.

Мультфильмны кем яратмый икән? Балачактан үк без аларны көтеп ала идек. Хәзер сезнең белән “Өчәү Простоквашинадан мультфильмны игътибар белән карыйк. Карап бетергәннән соң  татарчага тәрҗемә итеп, сәхнәләштереп карыйк.

Әти: Кадерле әти-әнием! Мин әйбәт яшим. Искиткеч әйбәт, минем бар нәрсәм дә бар. Матур йортым бар, ул җылы, зур гына, икеаш бүлмәсе бар. Кичләрен сезне бик сагынам, ә сәламәтлегем минем бик үкү әйбәт түгел, я аяклар сызлый, я койрыгым куба.

Әни: Шушы көннәрдә йоным алышына башлады, иске йоным коела учлап-учлап коела, өйгә керерлек түгел, аның урынына яңа, матур йон үсә бик йонлач булачакмын. Сау булыгыз. Шарик абыегыз.

 18 нче слайд.

Укучылар әйдәгез аудио язманы тыңлап китик. Аудио язмада сүз нәрсә турында бара? Кыскача аңлатып китегез.

Привет Лиза!

Я получила твою открытку с новогодними поздравлениями. За красивое пожелание тебе большое спасибо.

Я тебе тоже желаю здоровья, счастья, пусть в новом году сбудутся все мечты, чтобы родные и близкие были здоровы.

Где и с кем ты встретила новый год? Весело ли было?

Мы в этом году встретили новый год с родственниками. Из Тюмени приехала сестра отца с мужем, из Башкирии родной брат с женой и с сыном. Праздник был веселым. Братишка помогал расстовлять посуду на столе, я помогала делать салаты.

До 12 ночи мы были дома: пели, танцевали, играли в различные игры. После 12 сходили к соседи поздравили их. Потом все вместе собрались и пошли на улицу. На улице около елки было очень много народу, кто-то шутил, кто-то танцевал, все поздравляли друг-друга с новым годом. Ночь была прохладной, но мы с братиком не замерзли, потому что мы бегали, играли в снежки, катались с горки. Пришли домой уставшие, мокрые. Спасть легли только в 8 часов утра, потому что всю ночь смотрели по телевизору новогодние программы.

Ты в этом году смотрела программу: “Старые песни о главном” ? Тебе понравилось? Мне не очень. Прошлогодние программы намного интереснее и лучше. Заканчиваю свое письмо, пока, будь здорова! Жду ответа. Папе, маме и сестре передавай привет. Всех с прошедшим и со старым новым годом.

                                                                Твоя подружка Катя.

                                                                    3 января.

19 нчы слайд. Ике төркемгә конверт бирелә. Конвертлар эчендә темалар, терәк сүзләр ярдәмендә бирелгән темаларга хат язып карагыз.

 

Туган як табигате.

Туган ягыңның табигате нинди? Сезнең якларда нәрсәләр бар? Син табигатьтә булырга яратасыңмы?

   Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың .... хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

    Алсу,  мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

     Алсу, мин Яшел Үзән  шәһәрендә яшим. Безнең шәһәребез зур түгел, ләкин бик матур, яшел. Шәһәребез янында калын урманнар, зур Идел елгасы, зәңгәр сулы күлләр бар.  Без гаиләбез белән Идел буенда ял итәргә, су коенырга яратабыз. Урманга да еш барабыз.

   Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

                                                        Сәлам белән, дустың ......

 

 

                                                           Туган көн

 

     Синең туган көнең кайчан? Син бу көнне ничек бәйрәм итәсең? Сиңа тагын нинди бәйрәмнәр ошый?

 

Исәнме, дустым Миләүшә! Сиңа күп сәламнәр белән дустың .... хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

    Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! 

   Минемчә дә, туган көн – күңелле бәйрәм ул. Минем туган көнем ...... .Мин бу көнне көтеп алам. Бәйрәмгә сыйныфташларымны, дусларымны чакырам. Әнием белән бергә бәйрәм табыны әзерлибез, салатлар ясыйбыз. Кунаклар килгәч, төрле кызыклы уеннар уйныйбыз, биибез, конкурслар оештырабыз, күңел ачабыз. Соңыннан мин, алып килгән бүләкләр өчен рәхмәт әйтеп, кунакларны озатам.

    Мин, гомумән, бәйрәмнәрне бик яратам. Яңа елны, әти-әниемнең, апамның туган көннәрен без бик күңелле уздырабыз.

    Миләүшә,үзеңнең хәлләрен ничек? Каникулны ничек үткәрдең? Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.

 

                                                     Сагынып, дустың Настя.

16 нчы декабрь

 

 

22  нче слайд.  Йомгаклау сүзе. Хатла, хатлар...  Дәвамын укып китү.

 

V. Өй эше.  Г. Кутуйның “ Тапшырылмаган хатлар” әсәреннән өзекне Галия хатын кызлар төркеме, ә Искәндәр хатын малайлар төркеме тәрҗемә итеп, сораулар әзерлиләр.

                   

Искәндәр!

 

Гаилә— җәмгыятьнең кирәкле бер ячейкасы, яхшы совет гаиләсе төзергә кирәк. Гарип гаилә өчен без бер-беребез алдында гына түгел, ил алдында да, балаларыбыз алдында да гаепле булачакбыз. Начар гаилә эшкә зур зарар китерә.

 Бу дәфтәр гаиләбезнең көзгесе булсын. Бу дәфтәр — балаларыбызга, киләчәк буынга ата-аналарының тормышлары турында бер документ булыр.

 

                                                                                             Галия.

             

          җәмгыять- общество                  зарар-вред

           гарип- калека                                киләчәк буын-будущее поколение

           гаепле-виновный

 

      Галия!

 

Бу эшең миңа ошамый.  Дәфтәр белән гаилә төзеп булмый. «Дәфтәр»сез дә торырбыз әле. Кеше сокланырлык тормыш кору өчен күп нәрсә кирәкми. Минем характерымны өйрән, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт... Яхшы гаилә өчен шулар җитә.

                                            

                                                                                                            Искәндәр.

Соклана-восхищается                                      сәхнә -сцена

тормыш кору-жизнь строить

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Презентация хат язу.2.37 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хатлар язу

Слайд 2

Хат төрләре Шәхси хатлар – офи циальные письма Рәсми хатлар - личные письма Мәхәббәт хатлары - любовные письма Дуслык хатлары – дружеские письма Көтеп алынган хатлар - долгожданные письма Җавап хаты - ответное письмо Фронт хатлары – фронтовые письма Электрон хатлар - электронные письма

Слайд 3

Кайбер татар язучылары әдәби әсәрләрен хат рәвешендә язганнар . Һ. Такташның “Киләчәккә хатлар” Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” , Р.Асылбаевның “Болытка хат” Ф.Кәримнең” Пионерка Гөлчәчәккә хат” әсәрләре әнә шундыйлар .

Слайд 4

Кайбер рус язучылары да әсәрләрен хат рәвешендә язганнар. А.С. Пушкин “Капитанская дочка” “Евгений Онегин” С. Есенин. “ Письмо к матери” “Письмо от матери” “Письмо деду” “Письмо к сестре” “Письмо к женщине”

Слайд 5

Солдат хатлары... Кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай савыт төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы , иптәш-ләренең һәлак булу кайгысы-барысы да шушы хатка сыеп беткән. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпоч-маклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә. Ә хат, канатлы кош кебек, ерак-еракка "оча". Ул солдат ларның ялкынлы сүзләрен туган иленә, гаиләсенә, якын кешесенә җиткерә. 1941 Фронт хатлары 1945

Слайд 6

Соңгы 10 елда хат төшенчәсе традицион мәгънәсен бик күпкә үзгәртте. Гади конверт, открыткаларга алмашка электрон почта, смс хәбәрләр килде. Алар ярдәмендә без шушы минут, секундта ук әллә ничә чакрымнар аерган якыннарга сәлам юллый алабыз. Бүген Россиядә тәүлегенә 2 млн. данә конвертка салынган хат ташылса, электрон почта хезмәтләре аша алынган хат-открыткалар берничә меңгә күбрәк. Әмма әлеге хәбәрләр берничек тә каләм белән кулдан язган сүзләрне алыштыра алмый шул. Аларда җылылык та, нур да юк. E-m а il (электрон адрес)

Слайд 7

ГИА га әзерләнәбез “С” биреме

Слайд 8

Дустыма хат Исәнме, дустым Алия ! Күп сәлам белән сиңа дустың Надя хат яза. Әти-әниеңә, әбиеңә, дусларыңа миннән күп сәлам тапшыр . Алия , мин синең хатыңны алдым , бик зур рәхмәт . Син имтиханнарга ничек әзерләнү турында сорагансың. Дустым , без быел имтиханнарны яңа формада бирәчәкбез . Имтиханнарны яхшы тапшыру өчен, тырышып әзерләнергә кирәк. Мин дүрт фәннән имтихан тапшырыргателим : математикадан , рус теленнән , татар теленнән һәм инглиз теленнән . Дәресләрдә укытучыларны игътибар белән тыңлыйм. Алия , үзеңнең хәлләрең ничек , авырмыйсыңмы? Мәктәптә, нинди яңалыклар бар? Ял көннәрен ничек үткәрәсең ? Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм . Сагынып , дустың Надя 9а класс Маркина Надя

Слайд 12

Мультфильм

Слайд 13

Аудио язма

Слайд 14

Русс.яз .: упр.528 (по нему сделать 1 и 2 абзац сочинения) История: 1) Мировая революция 2) Выход Союза на международную арену(с.84-86) Англ.яз.:с.103 упр.4D и выучить шаблон описания картины. Информ .: повторить создание таблиц в Excel . Тема буенча хат язу.

Слайд 15

Русс.яз .: упр.528 (по нему сделать 1 и 2 абзац сочинения) История: 1) Мировая революция 2) Выход Союза на международную арену(с.84-86) Англ.яз.:с.103 упр.4D и выучить шаблон описания картины. Информ .: повторить создание таблиц в Excel . Туган як табигате. Туган ягыңның табигате нинди? Сезнең якларда нәрсәләр бар? Син табигатьтә булырга яратасыңмы? Туган көн Синең туган көнең кайчан? Син бу көнне ничек бәйрәм итәсең? Сиңа тагын нинди бәйрәмнәр ошый?

Слайд 16

Хатлар, хатлар... Якын кешеңнең һәр хәрефе, һәр иҗеге кадерле. Хатлар - йөрәк тарихы. Күпме серләр саклый алар. Яралы җаннарга шифа, тулган күңелләргә дәва – ул хатлар. Ана хатлары... Бала хатлары... Кайгылы хатлар, борчулы хатлар, җавапсыз хатлар да бихисап. Хатларның төп мәгънәсе йөрәкләрне җылытуда бит... Әйдәгез күңел җылыбызны бер-беребезгә хатлар аша җиткерик. Телевизор карау, компьютерда уйнау вакытын киметеп, кулыбызга ак бит алып, якын кешеләребезгә хатлар юллыйк.