Татар теленнән дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока (8 класс) по теме

Валиуллина Сюмбел Мухамметовна

«Кара костюм, ак яка бик килешә йөзеңә”

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБББЙ “ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ШӘПШЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”

Рус телле аудиториядә татар әдәбияты дәресе

(8 нче сыйныф)

Дәрес темасы: «Кара костюм, ак яка бик килешә йөзеңә”

(Р.Р.Нигъмәтуллина; “Татарча да яхшы бел” дәреслеге)

                                                           Авторы: югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                Вәлиуллина Сөмбел Мөхәммәт кызы

Тема:  Кара костюм, ак яка бик килешә йөзеңә.

Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Дәреснең максаты:1.“Мәктәп-театр түгел” темасында өйрәнелгән      лексиканы  һәм грамматик структураларны сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту;

2. Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү;  иҗади эшчәнлеккә тарту;

3. Укучыларда мәктәп формасына карата уңай  һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһаз: компьютер, проектор, дәрес өчен презентация, физкультминут өчен музыкаль презентация, укучылар язган нигезләмәләр,  укучы ясаган презентация һ.б.

      Дәрес барышы.

Слайд 1. (Дәрес башланганчы). Укытучы турында мәгълүмат.

Слайд 2. Дәреснең темасы “Кара костюм, ак яка бик килешә йөзеңә”.

I. Оештыру өлеше.

1)- Укучылар белән исәнләшү:

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

- Исәнмесез!

- Ә хәзер бер-берегез белән исәнләшегез (Сәлам. Хәлләрең ничек?  һ.б.).

- Килгән кунакларга карап та елмаеп исәнләшеп алыйк әле (Исәнмесез, әссәламәгаләйкем, исән – имин яшисезме? Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? һ.б.)

- Рәхмәт, укучылар! Утырыгыз!

2) Дежур укучы белән сөйләшү.

-Бүген сыйныфта кем кизү?

- Бүген сыйныфта мин кизү. Бүген 25нче декабрь, пәнҗешәмбе көн. Сыйныфта барыбыз да бар. Урамда һава температурасы салкын, күк йөзе болытлы, юнәлеше үзгәрүчән җил, кар яуган һ.б.

- Дима, бүген урамда кешеләр ничек киенгәннәр? (Җылы киенгәннәр, өсләренә җылы куртка яки кышкы пальто, башларына башлык, аякларына җылы ботинка яки кышкы итекләр кигәнннәр)

- Рәхмәт.

II. Актуальләштерү.

1) Укучылар белән сөйләшү.

- ..., син мәктәпкә өстеңә нинди өс киеме киеп килдең? (Мин өстемә җылы куртка, ... киеп килдем).

- ..., син аягыңа нинди аяк киеме киеп килдең? (Мин аягыма кышкы ботинка ... киеп килдем).

- ..., син башыңа нинди баш киеме киеп килдең? ( Мин башыма башлык, ... киеп килдем).

2)-Укучылар, безнең дәресебездә кунаклар да катнаша. Әйтегез әле, алар өсләренә нинди киемнәр кигәннәр? 

( Сулдан беренче утырган кунак өстенә .... киеп килгән\кигән. Уңнан беренче утырган кунак өстенә ... киеп килгән/ кигән. Уртада утырган кунак өстенә ... киеп килгән\ кигән һ.б.)

III. Төп өлеш.

3) – Рәхмәт, укучылар. Сез ничек уйлыйсыз, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? ( Минемчә, без киемнәр турында сөйләшербез)

- Мин синең белән килешәм, ... Без  бүген төрле киемнәр  һәм мәктәп формасы турында сөйләшербез. Шуңа күрә дәресебезнең темасы “Кара костюм, ак яка бик килешә йөзеңә” дип атала.

4) -Әйтегез әле, сезнең гардеробыгызда нинди киемнәр бар? (Минем гардеробымда модалы киемнәр, эш киемнәре, спорт киемнәре, мәктәп формасы, гади, уңайлы, заманча ... киемнәр бар).

5) -Укучылар, безнең киемнәребез шулкадәр күп, шуңа күрә  кайчан нинди кием кияргә белмибез.  Нәкъ менә Г.Камалның “Беренче театр”комедиясендәге Гафифә кебек.

(Өзекне карау).

Укытучы: -Укучылар, Вәли белән Гафифә кая баралар? (Театрга баралар)

- Гафифә үзенә нәрсәләр сайлый?  (Күлмәкләр)

-  Сез үзегезгә киемнәр сайлый беләсезме? Кайчан нинди кием киясез?

Слайд 3. Бакчада эшләү.

-Бакчада эшләгәндә, мин эш киеме киям.

Слайд 4. Спорт белән шөгыльләнү.

  • Спорт белән шөгыльләнгәндә, мин спорт костюмы киям.

Слайд 5. Өйдә йөргәндә.

  • Өйдә йөргәндә мин гади, уңайлы киемнәр киям.

Слайд 6. Походка барганда.

  • Походка барганда, мин поход киеме киям.

Слайд 7. Кунакка барганда.

  • Кунакка барганда, мин модалы, заманча киемнәр киям.

Слайд 8. Мәктәпкә барганда.

-Мәктәпкә барганда, мин мәктәп формасы киям.

6) Укытучы: – Укучылар, сезнең төп киемегез – мәктәп формасы булырга тиеш. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен укучыларга мәктәп формасында йөрергә кирәк?

( - Әгәр укучылар дәресләргә мәктәп формасында йөрсәләр, алар арасында көнләшү хисе булмый;

- Әгәр укучылар дәресләргә мәктәп формасында йөрсәләр, алар зәвык белән киенергә өйрәнәләр;

- Әгәр укучылар дәресләргә мәктәп формасында йөрсәләр, алар дәресләрдә җитди эш белән шөгыльләнәләр;

- Әгәр укучылар дәресләргә мәктәп формасында йөрсәләр, алар үз мәктәпләре белән горурланалар) һ.б.

- Рәхмәт. Сез классташларыгызның фикерләре белән килешәсезме? (Килешәбез)

7) - Ә безнең мәктәптә мәктәп формасы бармы? (Бар)

    - Кию мәҗбүриме? (Мәҗбүри)

 - Сез мәктәпкә нинди төстәге/ фасондагы кием киеп йөрисез?

(Мин мәктәпкә кара төстәге, озын җиңле, якалы, буй-буй пиджак, кара төстәге кесәле, төймәле, классик чалбар, ак төстәге озын җиңле, якалы күлмәк, галстук тагып йөрим һ.б.).

-Хәзер бергәләп ял итеп алырбыз (Физкультминут - музыкаль презентация).

8) – Укучылар, мәктәп формасы турында фикерләрегезне белү өчен парларда эшләрбез. Сөйләшкәндә бер-берегезгә түбәндәге сорауларны бирергә тырышыгыз:

 - Мәктәпләрдә мәҗбүри форма кертү кирәкме?

-Мәктәп формасын мәҗбүри кертү-кертмәүне кем хәл итәргә тиеш?

- Әгәр мәктәп формасы кию мәҗбүри булса, ул нинди булырга тиеш?

-Мәктәп формасын нинди тукымадан тегәргә кирәк?

-Мәктәп формасының кайсы өлешләрен үзгәртергә була?

-Мәктәп формасының нинди вариантлары булырга мөмкин? ( 2-3 пар эшли)

-Бик зур рәхмәт. Мәктәп формасы турында сезнең фикерләрегез уңай икән.

Слайд 9. Формасыз килгән кыз.

  1. –Хәзер экранга карагыз.  Бу кыз мәктәпкә ничек киенеп килгән?

( Бу кыз мәктәпкә кара төстәге , озын җиңле водолазка; кара төстәге тар чалбар, соры төстәге туника киеп, муенына муенса, колагына озын алкалар тагып, кулына беләзек, бармагына йөзек киеп, иреннәренә иннек сөртеп, бизәнеп, чәчләрен туздырып  килгән).

10)– Укучылар, мондый киемдә кая барырга була? (Дискотекага, театрга һ.б.)

11) - Димәк, мәктәп формасын мәҗбүри кертү кирәкме? (Кирәк)

-Башка укучыларның фикерләрен дә белү өчен, без анкета - сорашу үткәргән идек. Әйдәгез, танышып үтик .

Слайд 10. Тест нәтиҗәләре.

  • Укучылар, шунысы яхшы, безнең мәктәптәге күп укучылар мәктәп формасыннан йөрү кирәк , дип уйлыйлар икән.
  1.  -Мәктәпнең төп документы ул –Устав. Анда төрле положениеләр бик күп. Татарча “положение” ничек була ул? (Нигезләмә)
  2.  Барлык укучылар формадан йөрсен өчен, мәктәпләрдә укучыларның мәктәп формасы турында нигезләмәләр бар.  

Слайд 11. Нигезләмәгә таләпләр.

- Без узган дәрестә нигезләмәгә таләпләр белән таныштык. Әйдәгез, искә төшереп үтик. (Бергәләп уку)

  1. - Сезгә өй эше итеп НИГЕЗЛӘМӘ  язып килергә кушылган иде.

  -Укучылар, язып килдегезме? (Әйе)

 - Кемнең укыйсы килә? (Берничә укучы укый)

-  Нигезләмәләр ошадымы? Өстәмәләр бармы? (Өстәмәләр булса әйтәләр) 

4. Йомгаклау өлеше.

-Укучылар, без бүген “Мәктәп - театр түгел”,  дигән бүлекне йомгакладык. Мәктәп формасы турындагы фикерләрегез миңа бик ошады. Дәресебезнең темасыннан чыгып шуны әйтәсем килә: дөрестән дә, малайларга кара төстәге костюм- чалбар, ак төстәге күлмәк, ә кызларыбызга кара төстәге пиджак белән уртача озынлыктагы итәк, ак төстәге блузка бик килешә. Рәхәтләнеп, саклап киегез.

 - “Мәктәп –театр түгел” бүлеген йомгаклап,  классташыгыз Алеша  презен-тация ясады. Рәхим итеп карагыз. (Карау)

- Дәрес өчен барыгызга да зур рәхмәт. (Билгеләр кую)

Өй эше: “Мәктәп –театр түгел” бүлегендә өйрәнелгән лексиканы һәм грамматик структураларны кабатларга, тестка әзерләнергә.

(Саубуллашу)

                                                   Презентация. 

              ( 8нче сыйныф укучысы Костратов Алексей эше)

Слайд 1. “Барлык киемнәр дә яхшы, теләгәнеңне сайла”.

Слайд 2. (Төрле киемнәр)

Киемнәр... Киемнәр... Ниндиләре генә юк аларның: гадиләре, затлылары, мода белән заманча тегелгәннәре. Кибетләргә керсәң, мине ал да, мине ал, дип торалар. Җаның теләгән киемне сайла һәм рәхәтләнеп ки.

     Слайд 3. (Алеша төрле киемнәрдә).

  • Минем гардеробымда да киемнәр күп: спорт киемнәре, эш киемнәре, заманча модалы киемнәр, тышкы киемнәр, эчке киемнәр, мәктәп формасы...

Слайд 4. “Эш көнендә кешелеген кигән,

                      Ял көнендә эш киемен кияр”.

- Безнең һәр кигән киемебез урынлы булырга тиеш.

Слайд 5.

-Бакчада эшләгәндә, эш киемнәре киям.

Слайд 6.

- Походка барганда, гади, уңайлы киемнәр киям.

Слайд 7.

- Спорт белән шөгыльләнгәндә, спорт киеме киям.

-Слайд 8.

Мәктәпкә барганда, мәктәп формасы киям.

     Слайд 9. “Мәктәп түрендә - мәктәп формасы”.

Слайд10. ( Төрле классларның фоторәсемнәре бер биттә)

 - Укучыларның төп киеме- мәктәп формасы. Безнең мәктәбебездә мәктәп формасы кию мәҗбүри.

Слайд 11.

-Башлангыч сыйныфлар,

Слайд 12.

-урта сыйныфлар,

Слайд 13.

 -югары сыйныфлар- барысы да мәктәп формасында йөриләр.

Слайд 14.

     -Ниндиләре генә юк аларның: кесәле, кесәсез, якалы, якасыз,

Слайд 15.

- вак һәм эре төймәле, туры һәм киң итәкле ...

Слайд 16. 

-тагын бик күп, бик күп  төрлеләре.

-Мәктәп формасы гомерлек булсын иде!

Слайд 17. “Укучының һәрнәрсәсе гүзәл булырга тиеш: киеме дә, күңеле дә, уйлары да ...”

Слайд   18.  Башкарды 8 нче сыйныф укучысы Костратов Алексей.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Кара костюм, ак яка бик килешә йөзеңә.

Слайд 2

Бакчада эшләгәндә, мин эш киеме киям.

Слайд 3

Спорт белән шөгыл ь ләнгәндә, мин спорт киеме киям.

Слайд 4

Өйдә йөргәндә, мин гади уңайлы эш киеме киям.

Слайд 5

Походка барганда, мин поход киеме киям.

Слайд 6

Кунакка барганда, мин модалы, заманча киемнәр киям.

Слайд 7

Мәктәпкә барганда, мин мәктәп формасы киям.

Слайд 9

Мәктәпнең төп документы

Слайд 10

нигезләмә Шәпше урта мәктәбендә укучыларның мәктәп формасы турында нигезләмә 1. Мәктәп формасы кертүнең максаты: Бөтен укучылар өчен да бертөрле таләпләр булдыру 2. Безнең мәктәп укучылары дәресләргә һәрвакыт мәктәп формасында йөрергә тиешләр 3. Мәктәп формасы эш стилендә тегелгән булырга тиеш: Малайлар өчен: бер төстәге костюм , ак төстәге күлмәк, галстук, туфли Кызлар өчен: пид ж ак, ак блузка, уртача озынлыктагы итәк, туфли 4. Прическага таләпләр: Малайлар өчен: таралган, кистерелгән, җыйнак булырга тиеш - Кызлар өчен: таралган, җыйнак, җыелган булырга тиеш 5. Мәктәп укучыларына тыела: Кызларга косметика куллану Биек үкчәле туфли кию - Дәресләргә бәйрәм, эш, спорт киемендә йөрү.

Слайд 11

Иг ъ тибарыгызга зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...