"Исемдә калганнар". Әдәбият дәресе.
методическая разработка (6 класс) по теме

Агмалетдинова Роза Николаевна

"Исемдә калганнар" 6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе планы. Технологик карта.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Агмалетдинова Роза Николай кызы

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты,

Казан шәһәре, 146 нчы мәктәп.  6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе.

Тема: “Исемдә калганнар” Г. Тукай

Максат һәм бурычлар:

Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре белән таныштыру.

1. Укучыларның Г.Тукай турында алган белемнәрен тирәнәйтү.

2. Авторның үзе язган тормыш сәхифәләрен өйрәнү, зур шагыйрь булганчы, авыр тормыш юлы узуын укучыларга җиткерү.

3. Г.Тукайга, аны тәрбияләп үстергән әти-әниләренә хөрмәт тәрбияләү

Дәрес тибы:

Әсәр өйрәнүне йомгаклау дәресе.

Җиһазлау. Ноутбук, проектор, презентация, таратма материал.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1. Исәнләшү,  уңай психологик халәт тудыру.
  2. Мотивлаштыру.
  3. Актуальләштерү.

2 минут

2

Теманы формалаштыру,  уку мәсьәләсен кую.

2 минут

3

Уку мәсъәләсен өлешләп чишү.

  1. (Сортировка) Карточкаларда язылган сүзләрне төркемләү.
  2. Әсәрдән алынган өзекләрне, күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп уку. (Парларда эшләү, Round Robin, тикшерү.
  3. Ватман кәгазендә кечкенә Тукайның “сәяхәт” схемасын төзү, яклау.

Динамик пауза. Микс Пэа Шэа.

 33 минут

2 минут

4

Сте зе класс. Тукай әсәрләре исемнәрен языгыз.

2 минут

5

Рефлексия, өй эше.

4минут

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

1

Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1. Исәнләшү,  уңай психологик халәт тудыру.
  2. Мотивлаштыру.
  3. Актуальләштерү.

  1. Дәрестә уңай психологик халәт булдыру.
  2. Мөнәҗәт тыңларга тәкъдим итү.
  3. М. Казаковның “Үксез бала” картинасын күрсәтү, әңгәмә үткәрү.

Укытучыны, иптәшләрен сәламләү.

Мөнәҗәт тыңлау.

М. Казаковның “Үксез бала” картинасын искә төшерү, сорауларга җавап бирү.

К: Уку эшчәнләген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Сорауларга җавап бирә белү, әңгәмәдә катнашу.

2

Теманы формалаштыру,  уку мәсьәләсен кую.

  1. Бирелгән мәгънәле кисәкләреннән сүзләр җыеп, теманы ачтыру: -нар, -дә, Ис, -ган, -ем, кал (“Исемдә калганнар”).  
  2. Сорауларга җавап бирү юлы белән дәреснең максатын әйттерү.

Карточкаларда язылган мәгънәле кисәкләрдән (-нар, -дә, Ис, -ган, -ем, кал) сүзләр җыеп, теманы ачу: “Исемдә калганнар”.

Дәреснең максатын формалаштыру.

Т: Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.

К: Үз фикереңне  телдән җиткерү белү.

3

Уку мәсъәләсен өлешләп чишү.

  1. Һәр командага карточкаларда язылган сүзләрне төкемнәргә бүләргә тәкъдим итү: Кушлавыч, Мөхәммәтгариф, Газизә, Мөхәммәтвәли, Казан, Мәмдүдә, Кырлай, Сасна, Сәгъди абзый, Өчиле, Сәҗидә апа, Шәрифә карчык.

  1. Башта парларда эшләп, аннары Round Robin үткәреп, әсәрдән алынган өзекләрне, күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп укырга тәкъдим итү:
  1. Мин монда, әнкәемнең җеназасын күтәреп, алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йөгереп чыгып: “Әнкәемне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!” – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын. Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу ... мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине ... авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.
  2. Ни күрсәм дә – күргәнмен, ни булса да – булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Беркөнне бабай үги әбиемнең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан ... бара торган бер ямщикка мине утыртып, ... озаткан.

Ямщик ... килеп җиткәч, (безнең авыл ... 60 кына чакрым), Печән базарында: “Асрауга бала бирәм, кем ала?!” – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган. Ул мине, бер асрау бала итеп, өенә алып кайткан.

  1. Бу яңа ата-анамның хәленнән бераз язып китим әле. Миңа әти булганы ... исемле булып, әни булганы ... исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде. Әти талчукта сату итә идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт, мине дә ияртеп баргалый иде. Мин байлар йорты эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен күреп, боларны оңмахта торалар кеби уйлый идем.

4)  Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаган. Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...” – дип, теге мине .... китергән ямщикны табып, мине янәдән аңар утыртып, ... авылына җибәргәннәр. Мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

  1. Ватман кәгазендә кечкенә Тукайның “сәяхәт” схемасын төзергә тәкъдим итү.

 Татар теле дәресендә алган белемнәрне искә төшереп, ялгызлык исемнәрне төркемләү:  Кушлавыч, Казан, Кырлай, Сасна, Өчиле -  авыл, шәһәр  исемнәре;  Мөхәммәтгариф, Газизә, Мөхәммәтвәли, Мәмдүдә, Сәгъди абзый, Сәҗидә апа, Шәрифә карчык - кеше исемнәре.

Укучылар парларда эшлиләр, бер-берсен тикшерәләр, аннары Round Robin вакытында бирелгән өзекләрне, күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп сәнгатьле укыйлар:

  1. Мин монда, әнкәемнең җеназасын күтәреп, алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йәгереп чыгып: “Әнкәемне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!” – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын. Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.
  2. Ни күрсәм дә – күргәнмен, ни булса да – булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Беркөнне бабай үги әбиемнең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщикка мине утыртып, Казанга озаткан.

Ямщик Казанга килеп җиткәч, (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: “Асрауга бала бирәм, кем ала?!” – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган. Ул мине, бер асрау бала итеп, өенә алып кайткан.

  1. Бу яңа ата-анамның хәленнән бераз язып китим әле. Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде. Әти талчукта сату итә идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт, мине дә ияртеп баргалый иде. Мин байлар йорты эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен күреп, боларны оңмахта торалар кеби уйлый идем.
  2. Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаган. Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...” – дип, теге мине Казанга китергән ямщикны табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле авылына җибәргәннәр. Мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

  1. Командалап эшлиләр, ятим калган Тукайның “сәяхәт” схемасын зур ватман кәгазендә төзиләр (авыл исемнәрен язалар, алдан әзерләп килгән фотолар ябыштыралар).
  2. Һәр команда үз эшен яклый.

К: Күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү.

Үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү.

Т: Г. Тукайның ятимлектә үткән балачагы турында белү. Тукай нигезләрен истә калдыру.

Ш: Фикерләү сәләтен үстерү. Активлыкка өйрәнү.

Тукайны үстергән кешерне хөрмәт итү.

Өзекне сәнгатьле итеп уку.

Тукай музейларына бару теләге уяну..

Динамик пауза.

Микс Пэа Шэа үткәрә, сораулар бирә.

Хәрәкәтләнәләр, сорауларга җавап бирәләр.

К: Сорауларга җавап бирә белү

4

Сте зе класс структурасын үткәреп,  Тукай әсәрләре исемнәрен язарга тәкъдим итә.

Башта 30 секунд эчендә әсәрләр исемнәрен язалар, аннары өстәп язалар.

К: Күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү.

Т: Тукай әсәрләрен белү.

5

Рефлексия, өй эше.

Сораулар бирә:

  1. Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдең?
  2. Нәрсә кызык булды?
  3. Үзеңә нинди билге куяр идең?

Өй эше:

“Тукай Кырлайда” темасына:

я сочинение язарга, я рәсем яисә презентация ясарга

Һәр укучы бирелгән сорауларга җавап бирә, үз эшен бәяли.

К: Үз фикерләрен язма формада җиткерә белү.

Бирелгән темага сочинение яза белү.

Т: Өстәмә белем чыганакларыннан Тукайның тормыш юлы турында мәгълүмат алу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Г.Тукай. "Исемдә калганнар" автобиографик әсәре

5 нче сыйныфлар өчен Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен өйрәнгәндә куллану өчен төзелде....

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...

Габдлла Тукай" Исемдә калганнар"

laquo; Г.Тукай “Исемдә калганнар”  әсәреннән өзек. » (8 нче сыйныфтагы дәрес эшкәртмәсе. рус телендә сөйләшүче балалар өчен)....