"Исемдә калганнар"
проект (5 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Сценнарий 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isemde_kalgannar.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

«Исемдә калганнар» әсәре буенча сценарий.

Алып баручы: 1886 нчы елның 26нчы апреле. Бүген дөньяга татар халкының бөек улы, булачак халык шагыйре нәни Апуш, Габдулла Тукай дөньяга килде (бала елаган тавыш).

1нче күренеш

 Әни баласын тирбәтә.

Ал бишеге бар аның,                                  

 Гөл бишеге бар аның.

Өзгәләнеп сөяргә

Үз әнкәсе бар аның.

(Баланы бишеккә сала, җеп эрли башлый, бала тагын елый)                                                                    

Әлли – бәлли итәр  бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү  - бәү итеп, күз йомып,

Изрәп кенә  китәр бу.

-Йоклап китте бугай.(табын әзерли, чәй эчэ, себерә).

3- 4 яшьлек бала керә, уйнап йөри. (Оекбаш бәйли, бала йомгак белән уйнап йөри.)

Әнисе йөткерә.

-Нәрсә генә булды соң? (ята)

(Тора) Саф һавага чыгып керим әле.

Бер карчык керә.

-Әй, бала, бала, бәхетең белән тумагансың икән.

-Балам, әниең үлде бит.

(кызганыч музыка яңгырый)

-Бу баланы нишләтик икән?  Ярминкәгә алып барыйк, бәлки, берәр игелекле адәм очрап, асрамага алыр.

(тәрәзәдән кычкыра)

-Ямщик, кер әле монда.

Ямщик керә.

Әби: Бу баланы ярминкәгә алып барырга кирәк.

-Кем исемле ул?

-Габдулла.

2 нче күренеш

 Ямщик баланы базарга илтә.

-Асрамага бала бирәм, кем ала? (берничә мәртәбә кабатлый)

Бер кеше:

Мин алам, мин.(үз янына китерә), улым булырсың.

-Ни атлы ул?

-Габдулла исемле ул. Кара, сакла аны.

Бергә кайтып китәләр.

3 нче күренеш.

- Карчык, Газизә, кара, кемне алып кайттым, безнең улыбыз булыр ул.

 Газизә.-Әй, бахыркаем, нинди сөйкемле бала.Аша, улым, аша.

(амин итәләр)

Мөхәммәтвәли: кил әле, улым, карап тор, мин сине бер һөнәргә өйрәтәм.

(Сөйли, аңлата) Өйдә эшләр эшлиләр.

А/б Менә берникадәр вакыт үтә.Газизә белән Мөхәммәтвәли авырый башлыйлар.

Газизә: Һай, чир эләктердек, без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк.

Мөхәттәтвәли:Шулай итик, карчык.

А/б Шулай итеп, Мөхәммәтвәли бабай, баланы Өчиле авылына бабайларына илтеп бирә. Ә бабайларыннан, нәни Апушны,  Сәгъди исемле кеше килеп, Кырлайга алып кайтып китә.

4 нче күренеш.

Ишектән Сәгъди белән  Габдулла керә.

-Мин Сәгъди абзаң булам. Син минем улым булырсың.

Менә Кырлайга да кайтып җиттек, хәзер әниең чыгып каршы алыр.Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың.

Зөхрә әби каршы ала. Балакаем..........

Сәгъди: Хатын, бар, балага катык белән ипи китереп бир.(бала ашый)

-Ярар, мин ишек алларын әйләнеп керим, аннан ындырга китәрем. син уйнап кер,  малайлар белән таныш.

А/б Сәгъди абзый йортында Габдулла бик тиз үзләшеп китә, малайлар белән дуслаша, урамда яраткан уеннарын уйный.

Габдулла тәрәзәдән малайларны күреп ала, малайлар, сезнең янга чыгам.

Габ. Чыга, малайлар гапләшә:

-Ниндидер малай..

-  Әй, аны Сәгъди абзый ияртеп кайтты, мин күреп калдым.

-Әтисе дә, әнисе дә юк, ди.

-Исеме ничек,ди?

-Сорыйк.Кем син?

Мин Габдулла исемле, теләсәгез, Апуш диегез.

-Мин Салих.Бу Ризван.

Әйдәгез, уйныйбыз, мин “Бура” уенын беләм.(уйныйлар)

 Музыка

Уйнадылар, чыгып киттеләр.

5нче күренеш

Габдулла өйдә уйнап утыра.

Бәдри атын туара.тпруу

-Әссәләмәгаләйкем, өйдә олылар юк икән, Әти - әниең кайда?

Габдулла: ындырда.

-Бар, чакырып кайт.

Габдулла:Әти, өйгә әллә нинди кеше килгән, сине чакыра.

(Керәләр, күрешәләр)

-Әссәләмәгаләйкем.

- Вәгаләйкем әссалам.Минем исемем Бәдри. Мин Кушлавыч кешесе.

Сәгъди.Хатын, чык, өйдә кеше бар, чәй чыгар.

(Утырышалар)

Сәгъди.-Йортка бер дога кылыйк.

-Әйдәгез, чәй эчик, җитешегез әле. Мә, улым, сиңа бер шакмак шикәр.

Бәдри. Авылда нинди яңалыклар бар?  Ашлыклар уңдымы?

Сәгъди. Авылда беркөе, бер җай белән бара.

Амин итәләр.

Сәгъди.Я, ни хезмәт илә килдегез?

Бәдри. Менә бу баланы алырга килдем.

Сәгъди. Ничек ул? Ник син алырга килдең? Хатын, чык, баланы алып китмәкчеләр!

Бәдри. Бу бала – авылыбызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән хәбәрсез идек, менә хәзер таптым. Ул сездә икән.Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар.Менә шул җизнәсе, каенесенең болай, кара кешеләр арасында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була.Менә мин быел Җаектан, аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә яыктым, менә хәзер алып китәм. 

Зөхрә. Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк.

Сәгъди.  Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр  кыйммәт вакытта аны 3-4 ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш.Юк, булмас!

Зөхрә. Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк.

Бәдри. Юк, сез не имеешь право кеше баласын тотып торырга, мин хәзер  урядникка әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән.Мин сезне подсуд җибәрермен!

Зөхрә. Я, атасы, бирик инде, ахры, кеше баласы безгә булмас, алла сакласын, әллә ниләр күрербез.(кычкырып елый)

А/Б Өйдә тыз – быз башлана.Баланы биреп җибәрү бик авыр була.

Сәгъди.   Хатын, төенчеккә күчтәнәч җибәр.

Ишеккә кадәр озата баралар. Музыка.

Зөхрә. Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың.

 Музыка уйнап тора.

А/Б. Бәдри, Габдулланы үзләренә алып кайта, Җаекка киткәнче, Габдулла, авыл мәдрәсәсенә йөреп, сабак ала. Көннәрнең берендә, алар, Җаекка юнәлеп чыгып китәләр. Җаекктан Габдулланы алырга килгән 6 – 5 Сапый исемле кешегә Габдулланы

 калдырып, Бәдри кайтып китә. Бу вакытта булачак шагыйрьгә 9 яшь иде.

Музыка  (декорация алмаша)

6нчы күренеш

Музыка

А/Б      21  яшлек Габдулла, Казанны сагынып, илһамланып, Казанга кайтып төште.

Габдулла.  И Казан, моңлы Казан, дәртле Казан, нурлы Казан.

Аерылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин ,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Өстәл артына утыра, каләмен алып, язып, уйланып утыра.

-Нәкъ казан артында бардыр...........

Музыка

7нче күренеш

Шүрәле керә, бии.

Су анасы керә.

-Исәнме, Су Анасы.

-Исәнме, шүрәле.

Су анасы. Безне халыкка танытучы кешегә дә 125 ел туды бит, ә!Халык онытмый үзен,әсәрләрен яратып укый.

Шүрәле Шулай, ачы язмыш җилләренә дучар булган, нибары 27 генә ел яшәп калган бит, бик кызганыч.

Су анасы. Әйе, ә без һаман исән әле, хаман балаларның күңелен күреп йөрибез.

Шүрәле Син  миннән 1 яшькә кечерәк бугай .

Су анасы Әйе, мине 1908 дә иҗат итте.

Шүрәле Мине 1907дә. Минем инде оныкларым бар, аларның балаларының балалары бар, әле генә кечкенә Шүрәле туып калды.Алар үзем кебек шук түгел, кеше кытыклап йөрмиләр, Ә урманны пычратып, чүп – чар атучыларны куркытып йөриләр.

Хәтерлисеңме, Былтыр бармакларымны кыстырган иде, ул вакытта көч – хәл котылдым бит.Шүрәлеләр булыштылар, башта ник быел кычкырасың дип көлделәр. Бу турыда балаларыма, оныкларыма сөйләмәдем, оялдым. Ә син нихәл яшисең?  

       Су анасы  Әй, Шүрәлекәй, күргәнеңчә, мин һаман да шул чытлык әле, кияүгә чыкмадым.

Шүрәле  Бер дә картаймыйсың син, ә! Ә тарагыңа бүтән тиюче булмадымы?

Су анасы Юк, җаным, ә теге таракны алып качкан малай профессор булды, оныкларының оныклвры бар инде, синеке кебек! Ул аларны яхшы итеп тәрбияләде.

 Әй, бар иде  заманалар........

Бию

8нче күренеш

Тукай тагын яза, уйланып утыра. Каләмен куя.

-Бу шигыремне мин “Шагыйрьгә” дип атыйм.

Шигырь укый.

Кереп китә.

“Тәфтиләү” көе яңгырый.

А\Б Әй, мөкатдәс , моңлы сазым, уйнадың син бик аз,

Мин сүнәмен, син каласаң, аерылабыз, ахрысы.

1913 елның апреле якынлаша иде.

9нчы күренеш

Өстәл артында ирләр сөйләшеп утыра.

1)Нинди зур шагыйрь!  Әйе, Тукай донядан бик иртә китте, ләкин тугандаш әдәбиятларда, рус һәм татар әдәбиятларында зур эз калдырды.

2) Тукай безнең дә шагыйребез! Үзбәк мәктәпләрендә Тукай иҗаты өйрәнелүе, Тукай әсәрләренең үзбәк телендә эзлекле рәвештә басылып чыга килүе, Ташкентның үзәк урамнарыннан берсе Габдулла Тукаев исеме белән  аталуы үзбәк халкының бу зур шагыйьргә тирән хөрмәтен һәм чын мәхәббәтен раслый, үзбәк һәм татар халыклары арасындагы тарихи дуслыкның матур бер билгесе булып тора.

3) Тукай безгә дә - Идел буенда яшәүче барлык халыкларга да кадерле һәм якын.

Тукай үлде, ләкин исеме мәңгегә калды........

Музыка

БЕТТЕ.

                                       

                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай. "Исемдә калганнар" автобиографик әсәре

5 нче сыйныфлар өчен Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен өйрәнгәндә куллану өчен төзелде....

5- се класта башкорт теленән дәрес темаһы: "Ф. Ғөбәҙуллина «Башҡортостан флагы». Яңғыҙлыҡ исемдәрҙең дөрөҫ яһылышы"

5- се класта башкорт теленән дәрес темаһы: "Ф. Ғөбәҙуллина «Башҡортостан флагы». Яңғыҙлыҡ исемдәрҙең  дөрөҫ яһылышы"...

5-се класта башҡорт теленән дәрес темаһы: "Исемдәрҙең яһалышы".

5-се класта башҡорт теленән дәрес темаһы: "Исемдәрҙең яһалышы"....

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

А.б.: - Хәерле көн, барыгызгада!Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән  кичәгә  җыелдык....

"Исемдәр донъяһында" (тикшеренеү эш)

Башланғыс кластарҙа фәнни-ғәмәли конференцияларға әҙерлек...

"Исемдә калганнар". Әдәбият дәресе.

quot;Исемдә калганнар" 6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе планы. Технологик карта....

Габдлла Тукай" Исемдә калганнар"

laquo; Г.Тукай “Исемдә калганнар”  әсәреннән өзек. » (8 нче сыйныфтагы дәрес эшкәртмәсе. рус телендә сөйләшүче балалар өчен)....