5 сыйныфта (рус төркеме) “ Минем дүрт аяклы дусларым. Этләрне сурәтләү” темасы буенча үткәрелгән дәрес конспекты
план-конспект урока (5 класс) на тему

Дәреснең максаты: этләрне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру.

1.Белем бирү: этләр, аларның кыяфәте, гадәтләре турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

2.Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви: хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү;

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет  дәреслек белән эшли белү, кушамат, токым, кыяфәт, холык  төшенчәләрен   аңлау.

 Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү

 Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

 

Дәреснең тибы:  яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: ЭОР, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал ( эт токымнары турында кулдан ясалган  китапчыклар, кагыйдәләр җыентыгы).

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_uroka_na_sayt.docx28.44 КБ

Предварительный просмотр:

                                           

     

5 сыйныфта (рус төркеме) “ Минем дүрт аяклы дусларым. Этләрне сурәтләү” темасы буенча үткәрелгән дәрес конспекты

Дәреснең максаты: этләрне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру. 

1.Белем бирү: этләр, аларның кыяфәте, гадәтләре турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

2.Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви: хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет  дәреслек белән эшли белү, кушамат, токым, кыяфәт, холык  төшенчәләрен   аңлау.

 Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү

 Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Дәреснең тибы:  яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: ЭОР, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал ( эт токымнары турында кулдан ясалган  китапчыклар, кагыйдәләр җыентыгы).

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

                                                Дәрес барышы

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

 Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез. Саумысыз

Хәерле көн дисәм мин,

Хәерле көн диябез

Кәефләрегез ничек соң?

Кәефләребез әйбәт.

Кояшлы көн кебек,

Тукай телен, татар телен
         Өйрәнергә дип килдек.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

  • Экранга карагыз, бу өзек нинди әсәрдән? (“Кызыклы шәкерт”).
  • “Кызыклы шәкерт” шигырен кем язган?(Г.Тукай).

- Ни өчен  дәресне бу мультфильмны карау белән башладык?

        (Чөнки этләр темасын өйрәнәбез).

Укучылар, дүрт аяклы дусларыбыз дигән теманы өйрәнүне дәвам итәбез.

- Өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз.

Фамилия исем _________________________________

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

мин аңламадым, эшләмәдем

1

Ситуатив күнегүләр

2

Өй эше

3

План төзү

4

Яңа лексика

5

Текст төзү

6

Диалог төзү.

7

Аудировани

Парларда эш

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.

Спроси  у друга:

-сколько лет его собаке;

-какие команды она выполняет:

-кто подарил ему собаку;

-что любит его собака;

         -где живет его собака

 Үткән дәрестә этләрнең гадәтләре дигән темага сөйләштек. Өй эше итеп сезгә этләрегезнең  кайбер гадәтләре турында сөйләргә әзерләнеп килергә кушылган иде.  (беричә укучы презентация, ясаган рәсемнәрен күрсәтеп сөйли, калган укучылар өй эшен бер-берсенә укыйлар). Укучылар таблицага үзбәя куялар.

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

Аудирование: текстны тыңлагыз,кайсы җөмлә башкаларга логик яктан туры килми. Акбай- бик матур, акыллы эт. Акбайның колаклары озын, күзләре көрән, аркасында кара тап бар. Безнең гаилә бик дус. Акбайга безнең белән рәхәт. Без Акбайны бик яратабыз.

 Текстта нинди җөмлә башкалары белән бәйләнмәгән?

Калган җөмләләр нәрсә турында ( Акбай турында). Акбай нинди эт?

( акыллы, матур...  ).

 -Ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

- Бүген дәреснең темасы нинди? (Этләрне сурәтләү).

Сез хәзер төркемнәрдә эшлисез.

- Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез нинди булырга тиеш?

- Конверт № 1 алыгыз, биремне укыгыз. Бирем: Этләрне сурәтләү өчен, план нинди тәртиптә булырга тиеш?

Этнең кушаматы

Төре,токымы

Кыяфәте

Гадәтләре

Холкы

Нәрсә ярата?

- Һәр төркем тактага үз планын тактага элә.

Командир чыгып исбатлый.

(Уртак бер план килеп чыга.)

Төркемдә ничек эшләдегез, бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

- Планны дәфтәрләргә языгыз.

  • Текст төзү өчен бу сүзләр генә җитәме? .

Бирем: Сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

       - Парларда киңәшләшеп эшләгез. Сүзлекләрдән файдаланыгыз.

Ау эте- охотничья собака

Декоратив эт- декоративная собака

Сакчы эт- сторожевая собака

Йорт эте- дворняжка

йонлач - мохнатый, бөдрә – кудрявый, йон – шерсть

юаш - смирный, усал - злая, тугры – верный

Яңа сүзләрне сүзлеккә ябыштырырсыз, өйдә кабатлагыз.

-Парларда бер-берегезгә әйтеп карагыз.

- Бәяләү битенә “Плюс” куегыз

Физкультминутка.

Бар минем көчегем,

Шаяным (боргалану), бөтерчегем (урыннарда борылу)

Сикергәли ул, уйный (урыннарда сикерү)

Койрыгын болгап туймый (куллар белән хәрәкәтләр ясау).

Йөзә белә ул  суда (йөзү хәрәкәтләре).

Чупылдый ул , йә чума (чүгәләү)

“Бергәләп йөзик” – диеп,

Минем артымнан куа! (урыннарда йөгерү)

Төркемнәрдә  эш. Этләрне тасвирлау. 

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз

Бирем. Диалог төзергә.

Укучылар, этләрнең 400 гә якын токымы билгеле.

Хәзер мин сезгә китаплар өләшәм. Бу китапта төрле токымнарга кергән этләрнең рәсемнәре  күрсәтелгән һәм кыскача холыклары язылган.   Сез аларның кайсысын сайлар  идегез һәм ни өчен?

( Укучылар торып басалар, музыка уйный, сыйныф буенча йөриләр, бииләр, туктагач парлар табалар, бер-берсе белән сөйләшәләр.
- Син нинди этне сайладың?

  • ...
  • Ни өчен?

- ...

-     Токымы нинди?

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

Бирем. Г.Тукай әсәрләренең исемнәре язылган карточкалар тарату.

Мин сезгә өзекләр укыйм , сез аларның нинди әсәрдән икәнен күрсәтегез.

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз

 Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү

Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

Кто встретил тру.дности? В чем? Почему?

-Үзбәя бирү битендә “плюс”ларны санагыз. Кемнең нинди төс күбрәк, шул төстәге түгәрәкне күтәрегез

Өй эше:

  • Кемнең яшел төстә “плюс” лары күбрәк 1 төр өй эшен языгыз, кемнең сары – 2 төр, кызыл – 3 төр.

  1. Яшел – Этегез турында, яки берәр токым турында  презентация ясарга.
  2. Сары – Этегез турында  хикәяне тулыландырырга.

3.        Кызыл - . Г.Тукайның 4-аяклы дуслар турындагы берәр әсәренә иллюстрация ясап килергә.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. Бәяләү битен җыеп бирегез.

Кулланылган  әдәбият:

  1. Дәреслек.Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Ахметзянова. Татар теле. 5класс, “ Татармультфильм” нәшрияты, 2014нче ел.
  2. Методик кулланма.Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Ахметзянова. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту, 5нче сыйныф.“ Татармультфильм” нәшрияты, 2014нче ел.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча дәрес конспекты ( рус төркемнәре өчен)....

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта...

3 нче сыйныфта татар теленнән "Сыйфат сүз төркеме" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Тема : Сыйфат сүз төркеме.Максат:          1) дидактик: сыйфат турында укучыларның алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфол...

"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча 5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы

Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы....