Минем дүрт аяклы дусларым. Этләрне сурәтләү
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ганеева Гульназ Ришатовна

5 сыйныф, рус төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon prezentatsiya_microsoft_powerpoint.ppt1.93 МБ
Microsoft Office document icon plan_uroka.doc119.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ис әнмесез! Хәерле көн!

Слайд 2

Маэмай Минем бар бер маэмаем Кара борын Акбаем. Күп йөгерә, күп өрә, Күп ишетә, күп күрә. Муса Җәлил

Слайд 3

Минем этем матур. Ул колбаса ярата. Аның кушаматы – Акбай. Акбай өйдә яши. Ул зур. Мин этемне яратам.

Слайд 4

Этнең кушаматы Токымы Кыяфәте Гадәтләре Холкы Нәрсә ярата?

Слайд 5

йорт эте - дворняжка , ау эте – охотничья, сакчы эт – сторожевая йонлач - мохнатый, бөдрә – кудрявый, йон – шерсть юаш - смирный, усал - злая, тугры – верный

Слайд 6

Болонка Овчарка Спаниель

Слайд 8

Этнең кушаматы Дружок Токымы йорт эте Кыяфәте ап-ак көчек сары таплы Гадәте уйнарга ярата Холкы ышанучан Этнең кушаматы Токымы Кыяфәте Гадәте Холкы

Слайд 9

Эт рәсемнәре

Слайд 10

ӨЙ ЭШЕ 1)Презентация о своей собаке или любой другой породе собак 2)Про свою собаку либо кошку написать рассказ 3)с.117,упр.5



Предварительный просмотр:

Дәреснең план-конспекты

ФИО                                              Әхмәтшинә Гөлназ Ришат кызы

Эш урыны                                    МБОУ “Александровская” СОШ

Хезмәте                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән                                                Татар әдәбияты

Класс                                             5  (рус төркеме)

Дәрес темасы                                Минем дүрт аяклы дусларым. Этләрне сурәтләү

Дәреслек                                        Р. З. Хайдарова  Татар теле, Магариф 2011

Үткәрү вакыты                            

Дәреснең максаты: этләрне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру һәм аны проект төзүдә куллана белү. 

Бурычлар:

Белем бирү: этләр, аларның кыяфәте, гадәтләре турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Тәрбияви: хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет  дәреслек белән эшли белү, кушамат, токым, кыяфәт, холык  төшенчәләрен аңлау.

Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең тибы:  яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: ЭОР, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, ватман, фломастерлар

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Техник карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Спроси у Ксении, какой сегодня день.

- Рәхмәт, минем кәефем бүген кояш кебек. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

СЛАЙД № 1

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Комплимент әйтәләр.

-Ксения, бүген көн нинди? (Бүген көн кояшлы, салкын, матур, җил исә).

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

  • Экранга карагыз, шигырьне укырга әзерләнегез.
  • “Маэмай” – нәрсә ул?
  • Шигырьнең авторы кем?
  • М. Җәлил шигырен фонетик күнегү урынына уку.

СЛАЙД № 2

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

        Муса Җәлил

- Ни өчен бу шигырь белән башладык?

- Өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз.

Парларда эш

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.

  • Спроси у друга, есть ли у него собака и что собака любит;

  • Узнай у друга встречает ли его собака из школы;
  • Скажи что у тебя есть собака (кошка) и она любит играть с мячом;

  • Спроси у Владислава, умеет ли его собака подавать лапу;
  • Спросите у гостей, есть ли у них собаки и как их зовут.

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

Өй эшен тикшерү:

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

  • Маэмай – ул эт.
  • Шигырьнең авторы - М. Җәлил

Укучылар  М. Җәлилнең “Маэмай” шигырен төрле вариантта (пышылдап, шатланып) укыйлар.

  • Чөнки этләр темасын өйрәнәбез.

Фамилия  Исем _________________________________

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

мин аңламадым, эшләмәдем

1

Ситуатив күнегүләр

2

Өй эше

3

План төзү

4

Яңа лексика

5

Текст төзү

6

Аудирование

7

Проект

  • Алексей, синең этең бармы? Ул нәрсә ярата?

  • Сине этең мәктәптән каршы аламы?

  • Минем этем (песием) бар, ул туп белән уйнарга ярата.

  • Владислав, синең этең тәпиен бирәме?

  • Сезнең этегез бармы? Аның кушаматы ничек?

Укучылар таблицага үзбәя куялар.

 

Полина  “Минем песием”- презентация.

Аня + Дарья ясаган рәсемен күрсәтеп сөйли.

Лиза презентация буенча сөйли.

Владимир текст укый. Калган укучылар дәфтәрләрдә өй эшен бер-берсенә укыйлар.

Укучылар таблицага үзбәя куялар.

 

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирш-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

  • Укучылар, тиздән безнең шәһәрдә  “Этләр күргәзмәсе” булачак. Бер кыз кәргәзмәдә катнашу өчен, эте турында заявка язган, ләкин аны жюри аны чакырмаган. Кызның заявкасын укыйбыз.

- Ни өчен дип уйлыйсыз?

- Мин кызның заявкасын укыйм, фикерләрегез үзгәрдеме?

СЛАЙД № 3

  • Минем этем матур. Ул колбаса ярата. Аның кушаматы – Акбай. Акбай өйдә яши. Ул зур. Мин этемне яратам.
  • Димәк, бу кыз нишли белми?
  • Без этләрне сурәтли белмибез.
  • Шулай итеп, күргәзмәдә катнашу өчен, тагын этең турында нәрсәләр язарга кирәк?

- Нинди максат куябыз? Димәк, бүген дәрестә нишләргә өйрәнәчәкбез?

- Бүген дәреснең темасы нинди?

- Заявкасы дөрес түгел.

- Эте турында матур язмаган.

-Эте турында матур итеп яза, сөйли белми.

-Токымын әйтергә, кыяфәте, холкы турында сөйләргә һ.б.

 -Этләрне сурәтләргә өйрәнәчәкбез, сүрәтләү планын, тәртибен төзибез.

- Этләрне сурәтләү.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV. Авырлыктан чыгу проектын төзү.

Максат: Алган белемнәргә таянып план төзү.

- Сез хәзер төркемнәрдә эшлисез.

- Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез нинди булырга тиеш? Командир, сүзлек өчен җаваплы, вакыт өчен җаваплы, язучы сайлагыз.

- Конверт № 1 алыгыз, биремне укыгыз. Бирем: Этләрне сурәтләү өчен, план нинди тәртиптә булырга тиеш.

СЛАЙД №4

Этнең кушаматы

Төре,токымы

Кыяфәте

Гадәтләре

Холкы

Нәрсә ярата?

- Һәр төркем тактага үз планын тактага элә.

Командир чыгып исбатлый.

(Уртак бер план килеп чыга.)

- Төркемдә ничек эшләдегез, бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

- Планны дәфтәрләргә языгыз.

  • Яхшы, токымын, кыяфәтен, холкын әйтегез.
  • Бу сүзләр генә җитәме?
  • Димәк, сүз байлыгыз әз.
  • Конверт № 2 алыгыз, биремне игътибар белән укыгыз. Бирем: Сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

       - Парларда киңәшләшеп эшләгез. Сүзлекләрдән файдаланыгыз.

- Тактада эленә.

  • СЛАЙД № 5

Экранда эталон чыга.

- Яңа сүзләрне сүзлеккә ябыштырырсыз, өйдә кабатлагыз. (балаларга таратам)

-Парларда бер-берегезгә әйтеп карагыз. 1-2 парны сөйләтәм.

- Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

- Дус, әдәпле, тыныч, актив.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

 Тактада 3 план булачак.

Һәр төркемнең командиры чыгып, үз планы турында сөйли.

               

Этнең кушаматы

Төре,токымы

Кыяфәте

Гадәтләре

Холкы

Нәрсә ярата?

-Укучылар белгән сүзләрен әйтәләр.

- Юк. Сүзләр аз беләбез.

йорт эте - дворняжка, ау эте – охотничья, сакчы эт – сторожевая

йонлач - мохнатый, бөдрә – кудрявый, йон – шерсть

юаш - смирный, усал - злая, тугры – верный

Укучылар парларда эшлиләр. Карточкадагы эт турында бер-берсенә сөйлиләр.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Сөйләмдә беренчел ныгыту.

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

 - Төркемнәрдә эшлисез  Конверт № 3 алыгыз, биремне укыгыз. Бирем: Җөмләләрне текст тәртибендә урнаштырыгыз.

- Хәзер сез нишлисез? Какая у вас задача?       

Текстлар.

  1. Минем этем бар. Аның кушаматы – Леди. Ул йорт эте, болонка токымыннан. Леди йонлач, ак төстә, кечкенә. Этем тәпиен бирә, бии белә. Леди акыллы, шаян эт. Ул туп белән уйнарга ярата.
  2. Минем этемнең кушаматы Рекс. Токымы – овчарка, димәк ул сакчы эт. Рекс зур, озын койрыклы, кара төстә. Ул командалар үти. Бик акыллы, тугры эт. Рекс урамда йөрергә ярата.
  3. Минем этем – минем иң яхшы дустым. Аның  кушаматы – Чарли. Ул ау эте, спаниель токымыннан. Этем бөдрә йонлы, озын колаклы. Ул исәнләшә, тәпиен бирә. Чарли – бик акыллы, ләкин бераз усал эт. Әтием белән ауга (на охоту) йөрергә ярата.

  • Бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз. Хаталарны төзәтегез. Киңәшләшегез.
  • Җөмләләрне әйләндерегез, дөрес булса, эт рәсеме килеп чыга.
  • Һәр төркем үз этен табарга тиеш.
  • Экранда 3 эт рәсеме чыга.

СЛАЙД № 6

 

Болонка

Овчарка

спаниель

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

ФИЗМИНУТ

  • Эт артыннан кабатлагыз.

- План буенча текстагы җөмләләрне тәртип буенча урнаштырабыз.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

Текстны төркемдә укыйлар, хаталарны төзәтәләр.

Бер укучы эт маскасы киеп төрле хәрәкәтләр ясый, башка укчылар аның артыннан кабатлыйлар. Музыка “Собачий вальс”

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI. Мөстәкыйль эш. Үрнәк буенча үз-үзеңне тикшерү.

Максат: Ишетеп аңлауны ныгыту.

- Жырны жырлыйбыз «Этем югалды»

- Дәфтәрләрне ачыгыз. Кыска җавапларны дәфтәрдә языгыз.

СЛАЙД № 7

- Экранда дөрес җавап чыга. Үзегезне тикшерегез.

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

Индивидуаль эш. Дәфтәрдә кыска җаваплар язалар.

Этнең кушаматы  _______________

Токымы ______________________

Кыяфәте _____________________

Гадәте _______________________

Холкы ______________________

Нәрсә ярата? ____________________

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

VIII. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

- Хәзер инде сүз байлыгыз бар, планыбыз бар. Этләр турында матур, дөрес итеп яза беләсезме?

СЛАЙД № 8

- Укучылар, Төркемнәрдә эшлисез. Владислав, Евгения һәм Лизаның этләре өчен заявка язасыз. Сез этләрне  сурәтлисез. (проект) дәреслекнең 116 битендәге таблицаны файдаланып языгыз.

  • Сез нәрсә өстәр идегез? Евгенияның эте турында нәрсәләр белдегез. (русча сөйләгез)

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

Укучылар төркемнәрдә проект язалар.

Командирлар чыгыш ясый, проектны яклый.

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

IX. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кто встретил трудности? В чем? Почему?

-Үзбәя бирү битендә “плюс”ларны санагыз. Кемнең нинди төс күбрәк, шул төстәге түгәрәкне күтәрегез.

ӨЙ ЭШЕ

  • Кемнең яшел төстә “плюс” лары күбрәк 1 төр өй эшен языгыз, кемнең сары – 2 төр, кызыл – 3 төр.

  1. Яшел – Этегез турында, яки берәр токым турында  презентация ясарга.
  2. Сары – Этегез турында  хикәяне тулыландырырга.
  3. Кызыл - 117 бит, 5 күнегү: сорауларга җавап бирергә.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. Бәяләү битен җыеп бирегез.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Этләргә карата мәхәббәт хисе булдыру (Шәхси УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Минем дусларым"

Презентация к уроку татарского языка в 10 классе...

Минем дусларым, 4 класс

                                                    ...

"Минем дусларым" темасын кабатлауга язма эш

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен язма эш...

Минем дусларым

Дуслар, кеше характеры,   сыйныфташлар турында кабатлау; бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү...

5 сыйныфта (рус төркеме) “ Минем дүрт аяклы дусларым. Этләрне сурәтләү” темасы буенча үткәрелгән дәрес конспекты

Дәреснең максаты: этләрне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру.1.Белем бирү: этләр, аларның кыяфәте, гадәтләре турында булган белемнәрне тирәнәйтү;2.Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра ...

Дурт аяклы дуслар

6нчы классТатар теле.Класс: 6нчы класс.Тема : Дүрт аяклы дусларыбыз.Дәрес төре: кабатлау дәресеМаксат: 1.Узган тема лексикасын ныгыту,сөйләм теленә кертү;сүзләрнең дөрес язылышын һәм әйтелешен истә ка...