Минем дусларым, 4 класс
план-конспект урока по теме

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

 

                                                               Хәерле көн, матур көнгә,

Хәерле көн, кышкы кошларга,

Хәерле көн, аяз күкләргә,

Хәерле көн , минем дусларга

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_syynyf_minem_duslarym.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Минем дусларым” темасын кабатлау. (4 сыйныф)

Максат:

  1. Өйрәнгән грамматиканы кабатлау.
  2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү.
  3. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:                                                                              

      1.Дәреслекләр, дәфтәрләр.

2. Компьютер.

3. Әзерләнгән  балалар чыгышлары “Минем дустым”

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

  1. Исәнләшү.  Хәерле көн, матур көнгә,

Хәерле көн, кышкы кошларга,

Хәерле көн, аяз күкләргә,

Хәерле көн , минем дусларга!

Хәерле көн, акыллы кызларга,

Хәерле көн, игелекле улларга! 

- Мин дә сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, уңышлар теләп калам.

2. Дежур белән әңгәмә

3. Ел фасылы турында.

- Укучылар тәрәзәгә карап урамны күзәтегез әле. Урамда без кайсы ел фасылын күрәбез? (кыш)

-Дөрес укучылар . Кыш көне кояшлы көннәр күп була.

-Укучылар безнең сыйныфта да бүген кояш чыккан. Ләкин ул нишләптер елмаймый.

- Дәрескә кергәндә ул миңа әйтте. “Әгәр укучылар дәрестә актив катнашсалар, кычкырып, матур итеп җавап бирсәләр  - мин елмаячакмын,”-диде. Әйдәгез тырышыйк әле!  Һәм үзегезнең янәшәгездә утырган дусларыгызга да ярдәм итегез. Без и нде сезнең белән  “Минем дусларым” темасын өйрәндек. Дуслар, кеше характеры,   сыйныфташлар турында сөйләштек. Бүген без грамматик материалны,  өйрәнгән сүзләрне кабатларбыз.

Карточка.  1 бирем. Тәрҗемә ит

Не жадный одноклассник, мой друг не хвастун,  воспитанная девочка, хороший мальчик, внимательный  друг,  дружный класс;   һәм 2 җөмлә төзе.

                                                                                            Бер бала такта янында эшли.

Тикшерәбез.

Бу сүзләр нәрсәне аңлата?

–Кеше характерын.

- Әйтеп карагыз, минем дустым нинди?

        (2 баланы тыңлыйбыз)

 Хәзер без сезнең белән фигыль төрләнешен искә төшерербез һәм җөмлә төзербез.

        1 бирем.

        Мин дуслаш...        Без

Син        Сез

Ул        Алар

        Дуслаш сүзен үткән заман хикәя фигыль формасында төрләндерү.

        Үткән заман соравы нинди әле? - Нишләде? (әйе – нишләде?)

Төрләндерәбез, тикшерәбез һәм  1 җөмлә төзибез.

Физкультминут

Предметлар юнәлешендә хәрәкәтләндереп күзләрне ял иттерәбез.

-Яхшы.

        2 бирем- карточка.  Чөнки, шуңа күрә, ә теркәгечләре белән җөмлә төзелеше.

Минем дустым бию түгәрәгенә йөри, чөнки ....

Урамда бергә уйнадылар, шуңа күрә  .... .

        Мин чаңгы шуарга яратам, ә дустым ... .

Тикшерәбез.

-Яхшы, хәзер дустыгыз турында хикәя төзеп карыйк. (план слайдта)

        - 1 баланы тыңлыйбыз

- Дәфтәрләрендә язалар.

        Өй эше: якын дустыңа хат язарга

Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя.

-Бүгенге дәрестә без нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

(Дустымның ниндилеге турында белү).

-Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек?

(Үзебезнең дустыбыз турында хикәяләр төзеп яздык).

Әйдәгез әле, һәрберебез дә дәрестәге эшебезне бәяләп, үзебезгә билгеләр куеп чыгыйк.

(Магнит тактасында саннар белән билгеләр кую).  

Кояшыбызга күз салыйк әле. Карагыз балалар кояшыбыз көлеп тора. Димәк, ул безнең эшебездән канәгать. Мин дә бүгенге сезнең җавапларыгыздан бик канәгать. Сез дә һәрвакыт  елмаеп йөрегез. Күңелегез  шат булсын. Рәхмәт сезгә. Мин сезгә истәлеккә кечкенә генә бүләкләр таратам.

Йомгаклау

-Рәхмәт. Сау булыгыз!