Минем дусларым
план-конспект урока по теме

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Дуслар, кеше характеры,   сыйныфташлар турында кабатлау; бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_minem_duslarym.doc40 КБ
Office presentation icon minem_duslarym.ppt2.01 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Минем дусларым” темасын кабатлау.

Максат:

  1. Өйрәнгән грамматиканы кабатлау.
  2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү.
  3. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:                                                                              

      1.Дәреслекләр, дәфтәрләр.

2. Компьютер.

3. “Якын дусларым” җырын тыңлау һәм әңгәмә.

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

  1. (1 сл.) Исәнләшү.  Хәерле көн, матур көнгә,

            Хәерле көн, кышкы кошларга,

           Хәерле көн, аяз күкләргә,

           Хәерле көн , минем дусларга!

          Хәерле көн, акыллы кызларга,

          Хәерле көн, игелекле улларга! 

- Мин дә сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, уңышлар теләп калам.

2. Дежур белән әңгәмә

3. Ел фасылы турында.

- Укучылар тәрәзәгә карап урамны күзәтегез әле. Урамда без кайсы ел фасылын күрәбез? (кыш)

(2 сл.) -Дөрес укучылар . Кыш көне дә кояшлы көннәр күп була.

-Укучылар безнең сыйныфта да бүген кояш чыккан. Ләкин ул нишләптер елмаймый.

- Дәрескә кергәндә ул миңа әйтте. “Әгәр укучылар дәрестә актив катнашсалар, кычкырып, матур итеп җавап бирсәләр  - мин елмаячакмын,”-диде. Әйдәгез тырышыйк әле!  Һәм үзегезнең янәшәгездә утырган дусларыгызга да ярдәм итегез.

Ә хәзергә әйдәгез әле бер җыр тыңлап китик. (Алсу Әбелханова “Якын дусларым”)

  • Кем башкарды бу җырны балалар? .......
  • Әйе, Алсу Әбелханова. Аның турында сез ни дә булса беләсезме? (Ул Воркутада туып үссә дә, руслар арасында яшәүгә карамастан да гаиләләрендә һәрвакыт татар телендә сөйлшкәннәр. Ә менә җырга мәхәббәтне Татарстанда яшәүче әбисе тәрбияли. Алсу Ульяновскидагы музыка училищесын тәмамлаганнан соң гына Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. “Яңа гасыр” телеканалында “Хәерле иртә” программасын алып баручы булып эшли. Ә Ульяновскида яшәгән вакытында исә төрле кичәләрдә алып баручы була, концерт программалары эшли).

Димәк, безнең бүгенге дәресебез ни турында булачак? (Әйе, дуслар турында.  (3сл.) Дуслар, кеше характеры,   сыйныфташлар турында сөйләшербез. Грамматик материалны,  өйрәнгән сүзләрне кабатларбыз.

(4 сл.) Карточка.  1 бирем. Тәрҗемә ит (переведи)

Не жадный одноклассник, мой друг не хвастун,  воспитанная девочка, хороший мальчик, внимательный  друг,  дружный класс;   һәм  җөмлә төзе.

         (5 сл.)  Тикшерәбез

Бу сүзләр нәрсәне аңлата?

–Кеше характерын.

(6 сл.) - Әйтеп карагыз, минем дустым нинди?

        (2 баланы тыңлыйбыз)

 Хәзер без сезнең белән фигыль төрләнешен искә төшерербез һәм җөмлә төзербез.

        (7 сл.) 2 бирем.

        Мин дуслаш...        Без

Син        Сез

Ул        Алар

        Дуслаш сүзен үткән заман хикәя фигыль формасында төрләндерү.

        Үткән заман соравы нинди әле? - Нишләде? (әйе – нишләде?)

Төрләндерәбез, тикшерәбез һәм  1 җөмлә төзибез.

(8 сл.) Физкультминут

Предметлар юнәлешендә хәрәкәтләндереп күзләрне ял иттерәбез.

-Яхшы.

(9 сл.) 3 бирем- карточка.  Чөнки, шуңа күрә, ә теркәгечләре (союз) белән җөмлә төзелеше.

Минем дустым бию түгәрәгенә йөри, чөнки ....

Урамда бергә уйнадылар, шуңа күрә  .... .

        Мин чаңгы шуарга яратам, ә дустым ... .

Тикшерәбез.

(10 сл.) -Яхшы, хәзер дустыгыз турында хикәя төзеп карыйк. (план слайдта)

        - 1 баланы тыңлыйбыз

- Дәфтәрләрендә язалар.

        Өй эше: якын дустыңа хат язарга

(11 сл.) Әйдәгез әле бергәләп кояш нурлары белән уйнап алыйк.

Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя.

-Бүгенге дәрестә без нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

(Дустымның ниндилеге турында белү).

-Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек?

(Үзебезнең дустыбыз турында хикәяләр төзеп яздык).

Әйдәгез әле, һәрберебез дә дәрестәге эшебезне бәяләп, үзебезгә билгеләр куеп чыгыйк.

(Тактада саннар белән билгеләр кую).  

Кояшыбызга күз салыйк әле. Карагыз балалар кояшыбыз көлеп тора. Димәк, ул безнең эшебездән канәгать. Мин дә бүгенге сезнең җавапларыгыздан бик канәгать. Сез дә һәрвакыт  елмаеп йөрегез. Күңелегез  шат булсын. Рәхмәт сезгә. Мин сезгә истәлеккә кечкенә генә бүләкләр таратам.

Йомгаклау

(12 сл.) -Рәхмәт. Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көн, матур көнгә, Хәерле көн, кышкы кошларга, Хәерле көн, аяз күкләргә, Хәерле көн , минем дусларга! Хәерле көн, акыллы кызларга, Хәерле көн, игелекле улларга!

Слайд 4

Тәрҗемә ит (переведи) Не жадный одноклассник- мой друг не хвастун- воспитанная девочка- хороший мальчик- внимател ь ный друг- дружный класс-

Слайд 5

тикшерәбез -юмарт сыйныфташ -минем дустым мактанчык түгел - тәрбияле кыз -яхшы (әйбәт) малай -ихтибарлы дус -тату сыйныф

Слайд 6

Минем дустым нинди?

Слайд 7

Фигыль төрләнеше Мин дуслаш... Без Син Сез Ул Алар Мин дуслаштым Без дуслаштык Син дуслаштың Сез дуслаштыгыз Ул дуслашты Алар дуслаштылар

Слайд 9

Чөнки, шуңа күрә, ә теркәгечләре белән җөмлә төзелеше Минем дустым бию түгәрәгенә йөри, чөнки .... Урамда бергә уйнадылар, шуңа күрә .... . Мин чаңгы шуарга яратам, ә дустым ... .

Слайд 10

Минем дустым-хикәя 1. Дустымның исеме. 2. Кайда яши. 3. Минем дустыма хас сыйфатлар. 4. Дустымның характеры. 5. Безнең дуслыкның серләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Минем дусларым"

Презентация к уроку татарского языка в 10 классе...

Минем дусларым, 4 класс

                                                    ...

"Минем дусларым" темасын кабатлауга язма эш

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен язма эш...

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....

5 сыйныфта (рус төркеме) “ Минем дүрт аяклы дусларым. Этләрне сурәтләү” темасы буенча үткәрелгән дәрес конспекты

Дәреснең максаты: этләрне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру.1.Белем бирү: этләр, аларның кыяфәте, гадәтләре турында булган белемнәрне тирәнәйтү;2.Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра ...