"Дусларым күп минем" - инша. Хәсәнов Рәмзил
творческая работа учащихся (7 класс) на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Яшәсен милләтләр дуслыгы!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ramilya_2.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

     Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе

                    Автор: Хасанов Рәмзил, 13 яшь, 7 сыйныф укучысы

                                                  Сочинение

                                      “Сколько у меня друзей...”

                       Җитәкчесе: Хасанова Нурлисә Фирдүс кызы

                                                      2015 ел

Дуслык… . Бу сүз үз эченә күп төшенчәләрне ала. “Дуслык” һәм “Чын дуслык” сүзләре арасында да аермалы яклар бар дип саныйм. Чын дуслык –  ул шатлыклы вакытта да, кайгылы чакларда да синең янәшәңдә була, ярдәм кулы суза. Ә дуслык – ул кемнәр беләндер аралашу, яныңдагы иптәшләрең генә түгел, ә башка төбәкләрдән, башка милләт кешеләре дә булырга мөмкин.

Мин үзем 7 сыйныфта белем алам. Аралашырга, яңа кешеләр белән танышырга яратам.

Кешеләр генә түгел, авыл белән авыл, шәһәр белән шәһәр, илләр белән илләр дус, тату яшәргә тиешләр дип уйлыйм. Гомумән, Җир шарында тынычлык хөкем сөрергә тиеш.

Дусларым күп, аларның барысы да татар милләтеннән. Ә быел үземнең дуслар исемлегенә тагын бер кеше өстәлде. Милләте буенча чуваш, исеме – Николай, Коля. Ул Чабаксар шәһәреннән.

Без Коля белән интернет аша таныштык. Яратып уйный торган уенга бер малай килеп кушылды һәм без аның белән ярты ел буе элемтәдә тордык. Бер-беребезнең гаилә хәлләрен, мәктәп тормышын, укуларыбыз турында күп тапкырлар фикер алыштык. Ә иң кызыгы җәйге каникулда булды.

Минем әниемнең бертуган абыйсы Чабаксар шәһәрендә яши. 60 яшь тулу уңаеннан, безне кунакка чакырды. Чабаксарга баруыбыз турында дустым Коляга да яздым. Ул бик шатланды һәм үзләренә дә кунакка чакырды. Дустым, әти-әниләре белән берлектә, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырды. Коля минем кебек тыныч табиатьле, сабыр холыклы, кызыксынучан булуы белән ошады. Ике генә көн аның белән булсам да, җәй айларының иң истәлекле көннәре дип саныйм.

Үз милләт кешеңне генә хөрмәт итү дөрес түгел, башка милләт кешеләрен дә хөрмәтләргә кирәк. Аларның гореф-гадәтләреннән көлергә ярамый, ә киресенчә, ихтибарлы булырга тиешбез.

Башка милләт арасыннан минем дә дустым булуы белән горурланам!

Уйлап карасаң, Татарстаныбызда нинди генә милләт вәкилләре яшәми! Алар һәммәсе дә үзара тату, бер-берсе белән аралашып, аңлашып яшиләр. Төрле милләт кешеләренең шулай килешеп яшәүләре - безнең беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улының һәм хәзерге җитәкчебез Рөстәм Миңнехановның эшне дөрес юнәлештә алып бару нәтиҗәсе дип саныйм.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Минем дусларым"

Презентация к уроку татарского языка в 10 классе...

Минем дусларым, 4 класс

                                                    ...

"Минем дусларым" темасын кабатлауга язма эш

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен язма эш...

Минем дусларым

Дуслар, кеше характеры,   сыйныфташлар турында кабатлау; бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү...

"Сәламәтлек бәхеткә тиң!" - инша. Автор: Хәсәнов Рәмзил

Сәламәт тәндә - сәламәт яшәү рәвеше....

5 сыйныфта (рус төркеме) “ Минем дүрт аяклы дусларым. Этләрне сурәтләү” темасы буенча үткәрелгән дәрес конспекты

Дәреснең максаты: этләрне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру.1.Белем бирү: этләр, аларның кыяфәте, гадәтләре турында булган белемнәрне тирәнәйтү;2.Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра ...