Күренекле мәгърифәтче Таип Яхин - авылдашыбыз (Выступление на IV Айтматовских научных чтениях)
учебно-методический материал по теме

Вакказов Хатмулла Гараевич

 

  Халкыбыз тарихы сәхифәләрендә   Яхиннар  династиясенең  эшчәнлеге -  бәяләп бетергесез. Бу затлы нәселнең  биографиясендә ак таплар күп  әле. Милли  әдәбият һәм тарих фәннәре әлеге ак тапларны бетерү өстендә эшләүне  максат итеп куярга тиеш. Ә без исә, шушы  бай тарихны укучылар күңеленә җиткерүче мөгаллимнәр,  бу затлы нәселдән  булган Таип Яхинның  шәхесен, тормышын, иҗатын,  бу династия белән  бәйле булган архив материалларын тагын да тирәнрәк өйрәнүне укучылар арасында киң җәелдерергә бурычлыбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygysh_yahin_aytmatovsk_chten.doc140 КБ

Предварительный просмотр:

Күренекле мәгърифәтче Таип Яхин - авылдашыбыз

Х.Г.Вакказов, Кукмара муниципаль районы,

                                           Байлангар урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Татарстанның атказанган укытучысы

2,3 слайд. Кукмара районы (элеккеге Мамадыш өязе) Байлангар  авылында дөньяга килгән Мөхәммәттаип  Гыйльман улы Яхин (1844-1910 еллар) - XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында татар дөньясында күренекле шәхес, татар иҗтимагый тормышында җуелмас  эз калдырган фольклорчы, тәрҗемәче, галим.

 4 слайд.  Таип Яхинның нәсел җебе Байлангар авылына нигез салган Байтәвәккәл бабайның (риваять буенча, “Байлангар”  атамасы нәкъ менә шушы Байтәвәккәл бабайның уллары белән бәйле  булган “Бай оланнары авылы” тезмәсеннән килеп чыккан да инде)  нәсел җебенә барып тоташа. Династиянең чылбыры берничә буын аша Яхъя хәзрәткә китереп чыгара. Аларның  шәҗәрә формуласын болай күрсәтергә була: Байтәвәккәл  Җәнкилде  Канкилде  Касыйм  Мирсәлим  Яхъя. Яхъя хәзрәтнең исеменнән Яхиннар фамилиясе ясала. Яхъя хәзрәтнең җиде улы һәм ике кызы була. Уллары барысы да дин юлын сайлыйлар. Алар бик укымышлы, белемле һәм сәләтле булганга күрә мөгаллимлектән тыш иҗат эше белән дә шөгыльләнәләр һәм бу өлкәдә татар халкының мәдәни нигезенә шактый зур өлеш кертәләр. Безнең мәктәп музеенда   шушы Байтәвәккәл бабайның нәсел шәҗәрәсе саклана, аны 2015 елда Яхиннар белән булган очрашуда бүләк иттеләр.

Шул рәвешле, музейда нәсел җебе Таип Яхинга барып тоташуын дәлилләгән өч шәҗәрә бар. Аның берсе - танылган язучы, журналист,  юстиция өлкән киңәшчесе Байлангар авылы егете Мәгъсүм Насыйбуллин шәҗәрәсенә нигезләнеп төзелгән. Шәҗәрәдә күренгәнчә,  Таип Яхин - мөхтәрәм авылдашыбыз Мәгъсүм Насыйбуллинның   бабасының бабасы булган (Мәгъсүм   Насыйбулла   Таип).  

5 слайд. Танылган галим, якташыбыз  Раиф Мәрдәнов  эзләнүләренә караганда, бу затлы нәселдән булган күпләр өчен исеме фамилия төсен алган Яхъя  Байлангар авылында 1762 елда туган һәм 1852 елда вафат булган. Яхъяның Хәбибулла (1793), Ногман (1799-1827), Гыйльман (1801-1853), Нурмөхәммәт (1810), Бәдретдин (1813), Вильдан (1833) исемнәрендәге алты улы булган. Ул алты угылдан тармакланган нәсел җепләре гаҗәеп ишле.

6 слайд. Арадан Гыйльман Яхиннар тармагына килгәндә, Гыйльман Яхъя угылының ике хатыннан барлыгы ун баласы булуы билгеле. Угыллары: Мөхәммәтҗан (1822 елда туган), Әхмәтҗан (1826), Шакирҗан (1828), Габделгалләм (1832), Габделфәттах (1836), Хәлилулла (1839), Мөхәммәтфазыл (1842), Таип (1844), кызлары: Бибигайшә (1830) һәм Бибимәфтуха (1833). Шулай итеп,  Гыйльманның беренче хатыны Вәсфиҗамал Хәмит кызыннан 1844 елның ноябрендә Байлангар авылында Таип Яхин дөньяга килүе раслана. Димәк,  без-байлангарлылар һәм, гомумән, Кукмара төбәге күренекле якташыбыз белән  хаклы рәвештә горурлана алабыз.

7 слайд. Таип, башлангыч белемне әтисеннән алганнан соң, хәзерге Арча районы Кышкар авылы мәдрәсәсендә укый. Кышкар — XIX йөздә  абруйлы татар мәдрәсәләреннән берсе.  Мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви әдәбият белән кызыксыну бик көчле булган. Дөньяви фәннәргә омтылыш Таип Яхинны да Казанга алып килә. Ул  1885 елдан Татарская учительская школада 25 ел мөгаллим булып эшли  һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. 1890— 1902 елларда  аның җиде  китабы дөнья күрә.

8,9 слайд. Мөхәммәттаип  Яхин  үзен  мәгърифәт нуры таратучы педагог буларак таныта. Ул заманның яңача фикер йөртә торган мәгърифәтле кешеләр таләп итүен яхшы аңлый. 1898 елда язылган «Тәгълим әл-әдәп ил әл-вәләд» («Балаларга әдәп өйрәтү», 1898 ) китабында кешегә дөньяда яшәү өчен кирәк булган, әхлак сыйфатларын өйрәтә: кешене рәнҗетмәү, эчкечелекнең зарары, ата-ана хакын зурлау һ.б. турында сөйли, гыйлем алу, һөнәргә өйрәнү кирәклегенә басым ясый. Шул чакта нәшер ителүче «Вакыт» гәзитендә барган бәхәскә кушылып, ул руслар белән бер җирлектә яшибез икән, алар белән аралашу өчен рус телен яхшы белергә кирәк, дигән фикер әйтә. Үз заманы өчен кыю әйтелгән фикер бу. Русча укыган кеше кяфир диненә чыга икән, дип коткы таратучыларны кире кагылмаслык мисаллар белән фаш итә.

10 слайд. Таип Яхин - оста тәрҗемәче, фольклорчы да.  “Ир балалардан вә яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр» (1900), «Сабый вә сабияләр өчен мәргуб (кызыклы) булган хикәяләр вә мәкальләр...” китаплары   балалар өчен махсус хрестоматия рәвешендә төзелгән. Биредә  табышмаклар,  мәзәкләр,  мәкальләр тупланган, рус язучылары  А. Н. Афанасьев, И. А. Крылов мәсәлләре,  А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият»ен дә тәрҗемә итеп бастырган.

11 слайд. Таип Яхин - Каюм Насыйридан кала, татар халык иҗатын туплаучы беренче фольклорчы. XIX гасырның соңгы чирегендә татар мәгърифәтчеләре  мәзәкләр белән кызыксына башлыйлар. Ул чакта бу термин кулланылмый әле. «Хикәят» дип йөртелгән татар халык мәзәкләрен җыю өлкәсендә дә Т.Яхинның роле зур булды. Мәсәлән, «Сабый вә сабияләр өчен...» китабына 100 ләп  мәзәк, 900 ләп  мәкаль,  табышмак урнаштырган.

12 слайд. Танылган якташыбызның  Яңа бистә зиратындагы кабере Г.Тукай янәшәсендә.

13 слайд. Татар иҗтимагый тормышында һәм мәдәниятенда Яхиннар династиясенең  роле бәһаләп бетергесез. Аларның бүгенге вәкилләре мәктәбебездә очрашуда булдылар, фәнни конференция үтте.

14 слайд. Ниһаять, 2015 елда язучы, уйлап табучы Ринат Нуруллинның “Яхиннар” дигән китабы дөнья күрде. Ринат Нуруллин-Яхиннар нәселенә  әнисе  Мәсгүдә (кыз фамилиясе - Яхина) ягыннан тоташа.   Бүгенге көндә Ринат Гали улы Нуруллин - Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты, язучы. 1994 елда "Татарстан Республикасының  атказанган уйлап табучысы" дигән мактаулы исемгә лаек була. Аның 150 гә якын  уйлап табу, фәнни һәм әдәби хезмәтләре бар.  Аның “Өч бүре һәм өч сарык”, “Альпинист үрмәкүчләр”, “Камыр батыр”   һәм башка җыентыкларында  логик фикерләүне таләп иткән мавыктыргыч башваткычлар рәвешендә бирелгән үзенчәлекле шигырьләр тупланган.

15 слайд. Яхиннар   фамилиясе   Казан артында, аеруча Саба һәм Кукмара төбәкләрендә, шактый билгеле.

16 слайд. Моны раслар өчен әдәбиятта Хәбибулла бине Яхъя Күкчәви (1790– якынча 1860) исеме белән билгеле шагыйрьне, югарыда телгә алынган, Каюм Насыйри белән бер дәрәҗәгә куярлык педагог, тәрҗемәче һәм фольклорчы Мөхәммәдтаип Гыйльман улы Яхинны (1845–1910), язучы, тәрҗемәче һәм лөгатьче Солтан Габделмәннән улы Рахманколыйны (1888–1916), язучы һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Галине (1893–1952), җырчы һәм композитор Мәрьям Габделмәннән кызы Рахманкулованы (1901–1990), мәшһүр композитор, СССРның халык артисты Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинны (1921–1993), Татарстан Республикасының халык язучысы һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевне (1930–1995) искә алсак тә җитәдер. Боларның барысы да – Яхиннар династиясеннән чыккан кешеләр.  Шулар  арасында Гөлчәчәк Яхина (Яхья хәзрәтнең улларыннан берсе булган Бәдретдиннең өченче тармак оныгы) күп еллар мәктәптә укытучы булып эшли.

Гөлчәчәк Галиева –  язучы-прозаик, «Газзәбану» исемле роман һәм «Тулгак» исемле повесть авторы. Әдәбият сөючеләр бу шәхесне хатын-кызның эчке дөньясын, уй-хисләрен тирән аңлап, күңелләрне тәмам тетрәндерерлек итеп язылган әсәрләре аша  яхшы белә. Әсәрләренең теле - матур, йөгерек, укучы күңеленә ятышлы, халыкчан тел. Кызганычка каршы, ул да безнең арадан бакыйлыкка күчте.

17 слайд. Сүзебезне йомгаклап,  шуны искәртеп үтик:  халкыбыз тарихы  сәхифәләрендә   Яхиннар  династиясенең  эшчәнлеге -  бәяләп бетергесез. Бу затлы нәселнең  биографиясендә ак таплар күп  әле. Милли  әдәбият һәм тарих фәннәре әлеге ак тапларны бетерү өстендә эшләүне  максат итеп куярга тиеш. Ә без исә, шушы  бай тарихны укучылар күңеленә җиткерүче мөгаллимнәр,  бу затлы нәселдән  булган Таип Яхинның  шәхесен, тормышын, иҗатын,  бу династия белән  бәйле булган архив материалларын тагын да тирәнрәк өйрәнүне укучылар арасында киң җәелдерергә бурычлыбыз.

18 слайд.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на III муниципальной научно-практической конференции.

Игровая технология составляет важное место в развитии интереса к предмету. Ни один учитель не обходится без применения её на своих уроках. Существуют разные виды и формы игр. Но самым главным и сущест...

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

Выступление на XV - районной научно - практической конференции школьников НОУ Поиск

Выступление было написано для проведения XV - районной научно - практической конференции школьников  НОУ Поиск....

Речь как предмет социолингвистики. Выступление на заседании шкрльного научного общества.

Работа предполагает привлечение обучающихся к углубленному изучению русского языка....

Выступление на I Всероссийской научно-практической конференции «Образование в современном мире: вопросы теории и практики», которая состоялась 8-13 декабря 2014 года.

В СТАТЬЕ ОСВЕЩАЕТСЯ ВОПРОС РАЗРАБОТКИ ПРОГРАММ ФАКУЛЬТАТИВНЫХ И ЭЛЕКТИВНЫХ КУРСОВ КАК СПОСОБА РЕШЕНИЯ ЗАДАЧ ПРОФЕССИОНАЛЬНО – ТРУДОВОЙ ПОДГОТОВКИ ОБУЧАЮЩИХСЯ И РАСШИРЕНИЯ ТРУДОВЫХ НАВЫКОВ СЕЛЬСКОХОЗЯЙ...

Таип Яхин (презентация)

Кукмара районы (элеккеге Мамадыш өязе) Байлангар  авылында дөньяга килгән Мөхәммәттаип  Гыйльман улы Яхин (1844-1910 еллар) - XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында татар дөнья...

Күренекле мәгърифәтче-педагог Каюм Насыйри хезмәтләрендә укыту-тәрбия алымнары

План-конспект предназначен для учителей татарской литературы, а также для проведения мероприятий с целью воспитания нравственных качеств у учащихся....