Конспект урока "Күрсәтү алмашлыклары"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Латыпова Люзия Васимовна

Конспект урока "Күрсәтү алмашлыклары" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_kurstu_almashlyklary._.docx18.42 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: -  укучыларның билгеләү алмашлыклары турында белемнәрен

                   системалаштыру, бу төр алмашлыкларның сөйләмдә кулланылышын  

                   ныгыту,   истә калдыру;

                   -диалогик сөйләм үстерү;

                  -тирә-юнь мөхиткә сак караш тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы,    

                   игътибарлы булуны өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: - компьютер, дәреслек, кагыйдәләр җыентыгы, китаплар    

                   күргәзмәсе.

             

                                ДӘРЕС БАРЫШЫ.

 1.Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру. Исәнләшү (укытучы һәм кунаклар белән)

2.Диалогик сөйләм үстерү.

-- Бүген кем дежур? Сыйныфта кемнәр юк?

-- Хәзер елның кайсы фасылы? (яз)

-- Хәзер кайсы ай? (апрель)

-- Киләсе ай ничек атала? (май)

-- Бу айда нинди бәйрәмнәр була? (1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү бәйрәме)

-- Быел без Җиңү бәйрәменең ничә еллыгын бәйрәм итәбез? (65 еллыгын)

-- Бүген ничәнче число? (28 апрель)

-- Атнаның кайсы көне?(чәршәмбе)

-- Тышта нинди һава?

-- Иртәгә ничәсе була?

3. Яңа тема.

      1.  Без сезнең белән бүген һәр, бөтен, барлык, үз  алмашлыкларының җөмләдәге роле турында сөйләшербез. Аңа кадәр без сезнең белән гомумән алмашлыкларны искә төшереп үтербез.

        Алмашлыклар ничә төркемгә бүленә? Рус теле белән чагыштырып күрсәтик.

(Таблица белән эшләү)

       Бүгенге темага әйләнеп кайтыйк.

  1нче  слайд.

Тема:   Һәр,бөтен, барлык, үз алмашлыкларының җөмләдәге роле.

Бу бирелгән алмашлыкларның тәрҗемәләрен әйтергә кирәк.

2 нче слайд.

                          Һәр – каждый

                          Бөтен – весь

                          Барлык – все

                          Үз -- свой

     (Укытучы укый, балалар хор белән кабатлый.)

   Хәзер алмашлыклар кергән сүзтезмәләр төзеп әйтергә кирәк. Бу алмашлыклар кайсы сүз төркеме белән сүзтезмә ясый?(исем белән)

(Һәр вариантка төрле алмашлыклар бирелә.)

3нче слайд.

                          Һәр – һәр кеше, һәр укучы

                          Бөтен – бөтен сыйныф, бөтен халык

                          Барлык – барлык кошлар, барлык хайваннар

                          Үз – үз әнием, үз өем

  2. Дәреслек белән эш.

1) 242  бит  7 күнегү. Бирелгән сүзтезмәләр белән җөмләләр төзергә.

Урыннарда төрле вариантлар  әйтелә, иң уңышлы җөмләне укучылар тактага чыгып  яза баралар. ( Җөмләләрнең сугыш, тынычлык, чисталык белән бәйләнгәннәрен тактага чыгарырга тырышырга)

Мисаллар: Бөтен җирдә тынычлык булсын.

                    Һәр укучы тырышып укырга тиеш.

                    Үз шәһәребездә чисталык өчен көрәшик.

                    Һәр көн без тыныч күк күрергә телибез.

                   Барлык кешеләр сугышка каршы.

 (Тәрбияви момент)

2) 242 бит 6 күнегү. Ә хәзер  без сезнең белән әзер җөмләләрне укып, андагы алмашлыкларны табыйк. Аларга дөрес итеп сорау куеп , аларның җөмләдәге ролен билгелик.(телдән эшләү)

   Нәтиҗә чыгарыйк: күп очракта  билгеләү алмашлыклары җөмләдә нинди роль уйный? (аергыч)

  3. Физкульминутка .

     -- Исәнме, дустым!

     -- Син кайда булдың?

     -- Мин сагындым.

     -- Син килдең.

     -- Бик яхшы!

4. Грамматик күнегүләр.

   

4 слайд.

         Бирелгән үз, һәр, бөтен, барлык алмашлыкларын  тиешле урынга                    куеп    күчереп языгыз.

  1. Безнең ... сыйныф ярышларда катнашты.
  2. Сыйныфыбызның  ...  укучысы яхшырак укырга тырыша.
  3. ... балалар ата-ана сүзен тыңларга тиеш.
  4. ... эшләрең өчен җавап бирә белергә кирәк.

  5 слайд. Тикшерү.

      Укучылар дәфтәрләрен алышып  бер-берсенең эшләрен тикшерәләр,   хаталарын төзәтәләр.

  6 слайд. 

    Сүзләрне туры китереп җөмләләр әйтегез.

                Һәр           сыйныф          тырыша

                Бөтен        кеше                кадерле

                Барлык      укучылар        тату

                Үз              балаң               киләләр

   (Алмашлыкларга сораулар куеп, җөмләдәге рольләрен билгеләргә.)

  • Мәкальләр белән эш.(тәрҗемә итү, укытучының аңлатмасы)
  1. Йомгаклау.
  • Бүген без сезнең белән дәрестә нәрсәләр эшләдек? (эшләнгән эш төрләре балалар тарафыннан санала)
  • Безнең темабыз нинди иде?
  • Алмашлыкларның җөмләдәге роле турында нәрсә әйтә аласыз?

     Татар теле бик бай тел. Кем дә кем үзенең белемнәрен тирәнәйтергә тели, сез төрле әдәбиятка, сүзлекләргә, видио һәм аудио материалларга мөрәҗәгать итә аласыз. Бу әдәбиятны, аудио материалларны  безнең мәктәп китапханәсеннән табарга мөмкин. Белемнәрегезне арттыру өчен китапханәгә рәхим итегез!

     6.Билгеләр кую. Өй эше бирү.  Шушы алмашлыклар кергән 3-5 язып     килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алмашлыклар" 6нчы сыйныф

6нчы татар сыйныфы өчен "Алмашлыклар" темасын гомумиләштереп кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе....

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

Сабан туе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.

6нчы сыйныфта тартым алмашлыгы темасын үтү дәресе....

Презентация "Сорау алмашлыклары"

"Морфология" бүлегендә "Алмашлык төркемчәләре" темасын үткәндә куллану өчен...

"Алмашлыклар" темасын кабатлау

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 4 нче сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

план-конспект урока "Тартым алмашлыклары"

Данный материал содержит план-конспект урока для русскоязычных учащихся по разделу морфология - местоимение, а именно притяжательные местоимения....