Урок татарской литературы в 10 классе
план-конспект урока (10 класс) на тему

Аглиева Айгуль Магфурянова

Конспект урока  по татарской литературе  по теме " Нәрсә ул  гаилә?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok.docx28.47 КБ

Предварительный просмотр:

                                   

                                 

                                       Татар әдәбияты дәресе.

Татар әдәбияты дәресе.

Дәреснең темасы: Нәрсә ул  гаилә?

Дәрес тибы: катнаш дәрес

Дәрес төре: дәрес-әңгәмә

Максат:

1.Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” һәм Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләре буенча алган белемнәрне камилләштерү.

 2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү .

3.укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, шәхси фикерләү сәләтен үстерү, әхлак тәрбиясе аша узаңны камилләштерү.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, төрле биремнәр үтәү, сорау – җавап.

Предметара бәйләнеш: татар теле,тарих

Уку эшчәнлегенең формалары:фронталь эшчәнлек һәм төркемнәрдә эшләү.

 Күрсәтмәлелек һәм җиһазлау: карточкалар, рәсемнәр, проектор, интерактив такта.

                   

                                     ДӘРЕС  БАРЫШЫ:

Дәес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру этабы.

Укытучының кереш сүзе.

  2.Дәрескә мак-сат һәм бурычлар кую.Укучылар-

ның уку эшчән-

леген мотивлаш-тыру.

1.Рәсем буенча әңгәмә.

       

         

2.Теманы билге-ләү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

3.Белемнәрне актуальләштерү.

Әсәрләр буенча фикер алышу. Төркемнәрдә эш.

   

1нче бирем. Әсәрләрнең темасын, идеясен әйтегез.

     

2нче сорау.  Гаиләгә карата Искәндәр һәм Мәхмүтнең карашы нинди?

       

Өй эшен тикшерү.

 (Искәндәргә хат)

3нче сорау.

Гаилә кору өчен Галия һәм Зөбәйдә образларында нин-ди уңай сыйфатлар бар? Мисаллар белән аңлатырга.

                         

              

4.Яңа белемнәрне беренчел үзләш-терү.

 

1.Мәхәббәт төшен-чәсенә аңлатма бирү.

                 

 

2.Өй эшен тик-шерү.

“Мәхәббәт тәүбә-се”ннән өзекне ят-тан сөйләү.

         

2.Ситуацияләр өстендә эш.    

     

5.Яңа белемнәрне үзләштерүне бе-ренчел тикшерү.

 1.Гаилә турында фикер алышу.

         

   

2.Тормыш иптә-шен сайлау.

              6.Беренчел ныгыту.

1.Гаилә турында мәкальләр җыю.

2. Гаилә турында видео карау.

7.Үзләштерү дә-рәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хата-лар буенча фикер алышу һәм төзә-түләр кертү.

 1.Рәсем буенча фикер алышу (матур гаилә рәсеме)

8.Өй эше турын-да  мәгълүмат, аны үтәү буенча аңлатма бирү.

Өй эше бирү.   

9.Рефлексия.Дә-рескә йомгак ясау.

1.Схема тутыру

2.Билгеләр кую.

3.Укытучының йомгаклау сүзе. Җыр тыңлау.

-Хәерле көн, укучы-ларым.

-Дәрестә кемнәр юк?

-Мин сезгә изге теләкләр һәм уңышлар телим. Дәресебезне башлыйбыз.

-Сезнең игътибарыгызга рәсем тәкъдим итәм.Бу рәсемгә карагач,сезнең күңелегездә нинди уй-фикерләр туа.  Җавапла-ларыгызны укылган әсәрләргә таянып та әйтә аласыз.

-Димәк,укучылар,без бүген нинди темага сөйләшәчәкбез?

-Татар әдәбиятында гаилә темасын сурәтләнгән әсәрләр күп.Укучылар, шундый әсәрләрдән сез кайсыларын беләсез?

-Бүгенге дәрестә сезнең белән Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” һәм Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләре буенча нәрсә ул гаилә соравына  җавап эзләрбез.

-Эшне төркемнәрдә алып барырбыз. 1 нче төркем -Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча эшләр, 2 нче төркем –Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча эшләр.

-Хәзер әсәрләр буенча фикер алышырбыз.

-Укучылар, ә менә Ис-кәндәр һәм Мәхмүт гаиләгә нинди карашта?

-Күз алдына китере-гез,Искәндәр безнең арада сез аңа нинди киңәшләр бирер идегез? Икенче төркемнән сүзне кемгә бирәбез?

-Бу ике әсәрдә дә җа-ваплылык кемнәр өстендә?

-Аларда гаилә кору өчен

нинди уңай сыйфатлар бар? Мисаллар китерегез.

-Без сезнең белән 21нче гасыр-информацион технологияләр заманында яшәсәк тә, зур кызыксыну белән шушы әсәрләрне укыйбыз.Сез ни өчен дип уйлыйсыз,укучылар.

 -Дөрес, чөнки бу әсәрләр-дә әдәбиятта һәм тормыш-та мәңгелек темаларның берсе-мәхәббәт темасы яктыртыла?

         

 -Ә нәрсә соң ул мәхәб-бәт.Мәхәббәт төшенчәсе-нә аңлатма биреп китик әле. Мин ике төркемгә дә битләр бирәм ,ә сез шушы биткә һәрберегез аңлатма  язарсыз.Аннан соң ике төркемнең дә җавабын тыңлап китәрбез.

-Һади Такташ мәхәббәт турында нәрсә дип язды соң?Искә төшереп китик әле.Әйдәгез,1нче төркем-нән кемгә сүз бирәбез?

-Мәхәббәттән тыш матур гаилә корып, бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?

-Ә хәзер 1нче төркем өчен аерым,2нче төркем өчен аерым ситуацияләр тәкъдим ителә.

-Ә сез, укучылар, гаилә сүзен ничек аңлыйсыз? Сезнең өчен гаилә нәрсә

ул?

-Сезнең гаилә кору ту-рында уйлаганыгыз бар-мы? Нинди эш итеп күз алдына китерәсез ?

-Сез инде гаилә коруның нинди җаваплы эш икәнен аңлыйсыз, бу бик яхшы, шуңа күрә гаилә корганда сезгә күпкә җиңелрәк булачак.

- Гаилә корганда нинди хаталар җибәрергә ярамый дип уйлыйсыз?

-Гаилә корганда сез үзе-гезгә тормыш иптәше сайларга тиеш булачак-сыз. Сезнең булачак тор-мыш иптәшегез нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Минемчә, ярата белү иң зур сыйфат ул, яраткан кеше бервакытта да сезне авыр хәлдә калдырмый, начарлык эшләми. Тор-мышны алып барырдай, сезне аңлардай кешеләрне сайларга кирәк. Байлыкка кызыкмаска,мондый гаи-ләләр бәхетле була ал-мыйлар, алар тиз таркала.

-Мин сезгә конверт  тап-шырам. Анда мәкальләр бутап бирелгән.Сез мә-кальләрне  җыярсыз.

4 мәкальнең берсенә аң-латма да биреп китәрсез.             

-Ә хәзер, әниләрегезне тыңлап китик.Алар бәхетле гаилә турында нәрсә әйтерләр икән?

-Чыннан да сезнең гаилә-ләрегез бик матур һәм сокланырлык.Бу фото-рәсемнәр нәкъ менә шу-ның турында сөйли. Рәхмәт сезгә,  укучылар.

-Сезнең игътибарыгызга тагын бер рәсем тәкъдим итәм.Беренче рәсем белән чагыштырганда, бу рәсем буенча нәрсә әйтерсез? 

-Өй эшенә “Минем хыя-лымдагы гаиләм” яки “Булачак гаиләмдә минем урыным” дигән хикәя язарга.

-Укучылар,димәк бәхетле гаилә нинди була инде ул? Нинди нәтиҗә чыгарабыз?

Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә җиң сызганып

Көрәшергә кирәк армыйча.

- Рәхмәт,укучылар. Киләчәктә үз тырышлыгыгыз, намусыгыз белән тормыш итәрлек кешеләр булыгыз. Егетләр, Сезгә мөрәҗәгать итәм. Гаиләгезне канат астына алып, барлыкта яшәтердәй ир-егетләр булыгыз.Дәресебезне җыр белән тәмамлыйбыз

Исәнләшәләр.

Дежур укучы рапорты.

-Авыр язмыш кичергән.       -Гаиләсе,таянырдай кешесе юк.

-Балалары ташлап киткән.

-Картайган көнендә бер-кемгә дә кирәк түгел.

-Ялгызлык,хатын- кыз бә-хете,гаилә.

-Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”, Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”, Ф.Садриевның “Таң җиле”, Г.Камалның “Банкрот” һ.б.

Төркемнәрдә эш.

1нче төркем“Мәхәббәт тәүбәсе”      поэмасы.

-Темасы: мәхәббәт, ярату хисләре.

Идеясе: автор Зөбәйдә һәм Мәхмүт мисалында гыйбрәт алырга өнди.

2нче төркем

“Тапшырылмаган хатлар”

повесте.

-Темасы – мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатынның урыны.
Идеясе:мәхәббәтне намус, сафлык, җаваплылык белән бәйләп караган кеше генә бәхетле була.

1нче төркем

-Шагыйрь мәхәббәтнең саф-лыгын, гаиләнең нык бу-лырга тиешлеген яклый. Мәхмүтнең кыланышын ул беренче карашта, игъти-барсыз калдыра, шулай да егет үзенең хатасын төзәтә. Аны җәмгыять нормалары тәртипкә чакыра. Ул үзенең хатасын үзе аңлый. Чөнки кешелек тойгылары аны җә-залый. Ул Зөбәйдәгә барып гафу үтенә һәм алар матур гаилә корып җибәрәләр.

  Шагыйрь яшьләр арасында булган эгоистлыкның на-чарлыгын, тормыш өчен чит нәрсә икәнен аңлата.

Ә син кайда ата булыр кеше?

Шулмы булды синең сөюең?

Шулмы инде синең

ирекле сөю

Яңа тормыш, диеп йөрүең?

2нче төркем             “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендәге Галия беренче баласына узгач, Искәндәр (Галиянең ире)«Без әле яшь. Синең укыйсың бар. Мин — артист, мин — иҗат кешесе. Бала икәвебез өчен дә тере богау булачак, мине ярат-саң, минем белән торырга теләсәң, бала китермә!» — дип куркыта. Искәндәр бу сүзләрне әйткәндә бер дә уйлап тормагандыр дип саныйм.

-Хатын-кызларда, ягъни

Зөбәйдә белән Галия өстен-дә.

1нче төркем.

-Ул — сабыр. «Сабыр төбе сары алтын», — ди халык. Сөйгәне килми башлагач, татар хатын - кызларына хас булганча, сабырлык, тыйнаклык белән эш итә. Сөйгәненә хат яза, аны көтүен әйтә. Соңыннан да әле, Мәхмүт үзен гафу итүен сорап килгәч, Зөбәйдә үзендә аны кичерерлек көч таба. Нинди олы йөрәкле, шәфкатьле ул!Баласы турында кайгыртучы гүзәл, асыл хатын - кыз, чын ана.

2нче төркем.

 -«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галия икенче баласын да таба. Галия сабыр, акыллы, Ана дигән бөек исемгә бик лаек. Укуын да дәвам итә. Искәндәрнең ташлап китүенә карамастан, ул балаларын тәрбияли. Университетны тәмамлагач, балалары белән Әдрәс авылына китә. Галия тормыш сынауларына түзә, үзендә аларны кичеп чыгарлык көч таба. Шуңа күрә дә автор аны әсәр азагында Вәли Сафиуллин белән кавьпптыра.

-Чөнки бу әсәрләрдә бүген-ге көндә дә актуаль булган мәхәббәт темасы күтәрелгән

Җаваплар язу һәм алар бе-лән таныштыру.

“Мәхәббәт тәүбәсе”ннән өзекне яттан сөйләү.

-Бер-береңә ихтирам, тугрылык, ярату, эш белү, әти-әниеңнең хәер-фатиха-сын алу кебек матур сый-фатлар кирәк

Ситуацияләр белән танышу һәм төркемнәрдә җавап эзләү.

Гаилә – ул иң олы таянычы-быз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши.

-Гаилә кору-ул бик җитди һәм җаваплы эш.

-Ашыкмаска, адымыгыз ныклап уйланган булсын;байлыкка кызыкмагыз; саф, чиста мәхәббәт булырга тиеш;

Төркемнәрдә мәкальләр

җыю һәм аңлатма бирү.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарской литературы. 8-класс. Мамы не должны быть одинокими.

Урок татарской литературы для 8-класса по произведению А.Еники "Әйтелмәгән васыять". Предоставляется презентация к уроку....

Г.Тукай - бөек шагыйрь. Урок татарской литературы в 8 классе.

Разработка открытого урока по жизни и творчеству Г.Тукая с использованием интерактивной доски, видеофайла и видеоматериала....

Урок татарской литературы в 5 классе на тему "Спешите делать добро".

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Дәрес "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" темасына үткәрелде....

Урок татарской литературы в 6 классе по сингапурской методике

В Татарстане продолжается обучение по-сингапурской методике.Теория есть,а практики нет.Надеюсь,мой конспект урока поможет вам....

Презентация к уроку татарской литературы в 6 классе "Улица Баумана"

Презентация к уроку татарской литературы в 6 классе "Улица Баумана" для русскоязычных учащихся...

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"для русскоязычных учащихся....

Методическая разработка урока по татарской литературе (7 класс) "Эт токымнары"

Тема. “Эт токымнары” .Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе. Максат: 1. “Этләрнең  сугыш вакытындагы батырлыгы” текстын укып, фактларны анализлау һәм аларга бәя бирү күнекмәләрен формалаштыр...