2 нче сыйныф өчен сөйләм үрнәкләре
учебно-методический материал на тему

2 нче сыйныф өчен сөйләм үрнәкләре җыелмасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2nche_syynyflar_ochen_soylm_urnklre.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

2нче сыйныфлар өчен сөйләм үрнәкләре.

 

Белем көне.

Бүген мин бик иртә тордым. Бүген Беренче сентябрь - Белем көне. Балалар мәктәпкә баралар. Мәктәптә укулар башланды. Мин дә мәктәпкә килдем. Укучылар шат. Без мәктәпне бик сагындык. Мәктәптә күңелле. (28 сүз)

*        * *

Сыйныф бүлмәсе.

Бу - сыйныф бүлмәсе. Сыйныф бүлмәсе чиста һәм якты. Бүлмәдә өч тәрәзә, кара такта, яңа парталар бар.

Сыйныф бүлмәсендә җиде малай һәм сигез кыз утыра. Алар дәрестә язалар, укыйлар, рәсем ясыйлар. (30 сүз)

*        * *

Татар теле дәресендә.

Бүген дүрт дәрес була. Икенче дәрес - татар теле дәресе. Укучылар бу дәресне бик яраталар. Алар татар теле дәресендә язалар, укыйлар, сөйлиләр, укытучыны тыңлыйлар.

Татар теле - матур тел. (27 сүз)

*        * *

Үзем турында.

Минем исемем - Булат. Миңа җиде яшь. Мин - укучы. Мин икенче сыйныфта укыйм. Мин яхшы укыйм, матур язам, рәсем ясыйм, шигырьләр сөйлим. Мин мәктәпне бик яратам. (25 сүз)

*        * *

Дустым турында.

Минем исемем - Айгөл. Мин кечкенә түгел, мин зур. Мин -укучы. Мин мәктәптә укыйм. Ә бу минем дустым - Гөлназ. Ул да мәктәптә укый. Без китап укырга, рәсем ясарга яратабыз. (28 сүз)

*        * *

Минем бүлмәм.

Минем бүлмәм бар. Ул зур, чиста, матур, якты. Бүлмәдә зур тәрәзә бар. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә.

Бүлмәдә карават, язу өстәле, ике урындык, кием шкафы һәм китап киштәсе бар. (28 сүз)

*        * *

Йортым.

Булат шәһәрдә яши. Аларның йорты яңа, биек. Ул тугыз катлы. Булатларның фатиры икенче катта. Фатир матур һәм зур. Анда өч бүлмә бар. Бүлмәләр якты.

Булатның дусты да икенче катта яши. (30 сүз)

*        * *

Минем апам.

Минем апам бар. Аның исеме - Роза. Роза апа кибеттә эшли. Ул - сатучы. Апа кызыклы китаплар сата. Ул күп укый һәм күп белә. Мин дә китап укырга яратам. (27 сүз)

*        * *

Авылда.

Алинәнең әбисе авылда яши. Җәй көне Алинә әнисе белән авылга кайта. Алар әбигә булышалар. Кыз идән юа, бакчада эшли. Ә әбисе Алинәгә матур күлмәк тегә. Алинә авылны бик ярата. (29 сүз)

*        * *

Көзге урман.

Көз җитте. Җил исә. Яңгыр ява. Агач яфраклары коела. Алар кызыл, сары, яшел төстә.

Кошларга салкын. Алар җылы якка очалар. Хайваннарга да салкын. Алар җылы туннарын кияләр.

Тиздән кыш җитә. (30 сүз)

*        * *

Урманда.

Кыш килде. Көннәр бик салкын. Хәзер урманда бик матур. Агачлар ак. Куяннар да ак тун кигән. Хайваннарга кышын салкын.

Мин кышкы урманны яратам. (23 сүз)

*        * *

Кыш.

Кыш килде. Кар яуды. Урамда көн матур. Малайлар, кызлар урамда уйныйлар. Алар тау ясыйлар, чанада шуалар. Балаларга урамда бик күңелле. Алар кышны яраталар. (23 сүз)

*        * *

Яз килә.

Март - яз ае. Яз көне төннәр кыскара, ә көннәр озыная. Кар эри, тамчылар тама. Җылы җилләр исә. Күктә кояш кыздыра. Җылы яклардан кошлар да кайта. (25 сүз)

*        * *

Җәй.

Матур җәй җитте. Болында сары, ак, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә. Менә ак чәчәк. Менә кызыл чәчәк. Урманда кошлар күп. Алар матур сайрыйлар. Җәен урманда шундый күңелле! (26 сүз)

*        * *

Казан - Татарстанның башкаласы.

Казан - Татарстанның башкаласы. Ул - зур һәм борынгы шәһәр. Анда матур биналар, истәлекле урыннар күп. Казан янында Идел елгасы ага. Ул тирән һәм киң. Казанда күп халыклар яши. Алар бик тату яшиләр. (31 сүз)

Искәрмә: тирән - глубокий

*        * *

Татарстан.

Мин Татарстанда яшим. Татарстан - зур, бай, матур республика. Ул Идел буенда урнашкан.

Татарстанда урманнар, елгалар, күлләр күп. Шулай ук шәһәрләр һәм авыллар да күп.

Республикада төрле халыклар яши. Алар тату яшиләр. (31 сүз)

*        * *

Казан.

Казан - зур һәм матур шәһәр. Казан - минем туган шәһәрем. Шәһәрдә истәлекле урыннар, театрлар, музейлар күп. Казанда зур зоопарк, матур цирк, яшел парклар бар. Мин Казанны яратам. (26 сүз)

*        * *

Шәһәр.

Мин шәһәрдә яшим. Минем шәһәрем зур һәм матур. Шәһәрдә автобуслар, трамвайлар, машиналар йөри.

Шәһәрдә киң урамнар, биек йортлар, матур биналар бар. Мин шәһәремне бик яратам. (25 сүз)

*        * *

Кибеттә.

Бу яңа кибет. Кибет бик зур. Ул өч катлы. Беренче катта ашамлыклар саталар, икенче катта - киемнәр, ә өченче катта -уенчыклар.

Мин әни белән кибеткә барам. Ул миңа матур күлмәк ала. (30 сүз)

*        * *

Мәктәп бакчасында.

Мәктәп янында зур бакча бар. Анда укучылар эшлиләр.

Дәрестән соң балалар бакчага чыктылар. Малайлар - алмагач, чия, карлыган, ә кызлар яшелчәләр утырттылар. Бергә су сиптеләр. Бакча матур булды. (27 сүз)

*        * *

Әни бәйрәме.

Урамда көн матур. Кояш җылыта. Тамчылар тама. Бүген бәйрәм!

Бүген 8 нче март - әбиләр, әниләр, кызлар бәйрәме. Без аларны бәйрәм белән котлыйбыз, бүләкләр тапшырабыз. Алар шатланалар. 8 нче март - күңелле бәйрәм. (29 сүз)

*        * *

Концертта.

Кичә безнең мәктәптә зур тамаша булды. Ул бик күңелле узды. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Малайлар баянда матур көйләр уйнадылар.

Әти-әниләргә һәм кунакларга концерт бик ошады. Алар кул чаптылар. (29 сүз)

*        * *

Җәйге урман.

Бу - урман. Урман зур. Урман матур. Анда агачлар, чәчәкләр, үләннәр, гөмбәләр, җиләкләр үсә. Аю, бүре, төлке, куян, керпе, тиен урманда яши. Урманда кошлар да күп. Алар бик матур сайрыйлар. Урманда күңелле. (31 сүз)

*        * *

Зоопаркта.

Казанда зур зоопарк бар. Анда хайваннар күп. Зоопаркта зур хайваннар да бар. _Мин зоопаркка  әтием белән йөрим. Без ак аюларны карарга яратабыз . Алар зур да, матур да. (30 сүз)

*        * *

Бакчада.

Безнең бакча бар. Ул зур. Бакчада яшелчәләр, җиләк-җимешләр             үсә. Бакчада без эшлибез һәм ял итәбез.

Көз җитә. Бакчада без кишер, суган, чөгендер җыябыз. (23 сүз)

Урманда.

Җәй көне урманда бик күңелле. Балалар урманга баралар. Урманда чәчәк, җиләк, гөмбә үсә. Малайлар гөмбә җыялар, ә кызлар чәчәк, җиләк җыялар. Быел урманда җиләк күп. (25 сүз)

Җәйге каникулда.

Җәй җитте. Җәй көне җылы.

Мин җәйге каникулда авылга кайтам. Анда минем дусларым бар. Без бергә уйныйбыз, урманга йөрибез. Урманда җиләк, гөмбә җыябыз. (23 сүз)

Дачада.

Җәй көне табигать шундый матур була!

Быел җәй көне без дачада ял иттек. Дача янында елга ага. Елгада су коендык, балык тоттык. Урманда җиләк, гөмбә җыйдык. Без җәйне күңелле үткәрдек. (30 сүз)

Лагерьда.

Җәй көне мин лагерьга бардым. Без көн саен урманга йөрдек, су коендык, кояшта кызындык. Урманда җиләк җыйдык. Анда без матур җырлар өйрәндек.

Миңа лагерьда бик ошады. Без күңелле ял иттек. (30 сүз)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...