Әдәбият сүзлеге
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Әдәбият белеме сүзлеге
(Рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен әдәбияттан программа нигезендә үзләштерелергә тиешле әдәби терминнар сүзлеге. 5-11 нче сыйныф укучылары өчен методик кулланма.)
Казан – 2008 ел
- Татар халык авыз иҗаты әсәрләре
Татар халык авыз иҗаты – аерым кешеләр тарафыннан иҗат ителеп, телдән телгә күчеп йөрү дәверендә төрле үзгәрешләргә дучар булган һәм шул рәвешле күмәк иҗат җимешенә әверелгән әсәрләр җыелмасы. Халык тормышында вакыйга-күренешкә, шатлык-куанычка, кайгы-хәсрәткә, теләк-омтылышка бәйле рәвештә, алар бик борынгы заманнарда барлыкка килгәннәр һәм язма әдәбиятның җирлеге булып торганнар. Гасырлар дәвамында татар халык авыз иҗатында төрле жанрлар: әкиятләр, җырлар, ырым, мәкаль-әйтем, табышмак, мәзәк, бәет, мөнәҗәт, легенда, риваять, эпос-дастаннар формалашкан.
Әкиятләр- халык авыз иҗаты әсәрләренең киң таралган һәм мавыктыргыч төрләреннән берсе. Кешенең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын били. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай балаларга атап язган “Кышкы кич” шигырендә:
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә, -
ди.
Гаиләдә әкият сөйләү гадәте шагыйрьнең “Туган тел” шигырендә чагыла:
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Әкият дигән сүзнең үзенә килсәк, ул гарәпчә хикәят – сөйләп бирү, хикәя – сүзнең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә хасил булган. Өлкән яшьтәге кешеләр арасында әкиятне хикәят дип атаучылар әле бүген дә очрый.
Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделсезлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Уңай геройлар идеаллаштырып бирелә һәм һәрвакыт, явызлыкны җиңеп чыгып, үз теләкләренә ирешә. Эчтәлекләренә карап әкиятләрне өч төргә бүлеп йөртәләр: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.
Хайваннар турындагы әкиятләр әкият жанрының иң борынгысы дип санала. Бу әсәрләрнең күләмнәре дә зур түгел. Аларның төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре һәм җәнлекләре, кошлар һ.б. Халык арасында “Салам-Торхан”, “Аю, Бабай, Төлке”, “Кәтән Иваныч”, “Шәрә Бүре”, “Торна белән Төлке”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләрендәге сюжетлар аеруча киң таралган.
Тылсымлы әкиятләрдә чиксез бай фантазиягә корылган маҗаралы вакыйгалар сурәтләнә. Аларның геройлары, үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын аҗдаһа яки диюләрдән коткара, яисә патша йөкләгән авыр бурычларны үти һәм, нәтиҗәдә, әлеге патша кызына өйләнеп, үзе патша булып кала.
Тормыш-көнкүреш әкиятләре башкаларыннан чынбарлыкка гаять якын торулары белән аерылалар. Алар халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгаларга нигезләнә. “Шомбай”, “Саран һәм Юмарт”, “Солдат балтасы”, “Шаян кеше” һәм башка шундый әкиятләр күләме ягыннан кыска булып, аларда серлелек, арттыру, тылсым кебек алымнарга киң урын бирелми. Бу төр әкиятләрдә халыкның яшәешкә бәйле карашлары, уй-теләкләре чагыла.
Халыкның иҗади традицияләрен файдаланып, әкиятләрне аерым язучылар да иҗат итә. Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык”, А.Алишның “Сертотмас үрдәк”, Н.Исәнбәтнең “Мыраубай батыр”
әкиятләре шундыйлардан. Бу төр әкиятләрне әдәби әкиятләр дип йөртәләр.
Мәкальләргә тирән һәм үткен фикерне җыйнак итеп, образлы формада әйтеп бирү хас. Алар сөйләмне матур һәм тәэсирле итәләр.
Борангы заманнардан ук халык аерым кешеләрнең эшеннән, холык-гадәтеннән гыйбрәт алып яшәгән, билгеле бер нәтиҗә, хөкем чыгарган. Әнә шул рәвешле мәкальләр барлыкка килгән. Аларда халыкның тарихы, тормыш-көнкүреше, рухи дөньясы, иҗтимагый-сәяси карашлары сәнгатьчә чагылыш тапкан. Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсыйхәт бирүчесе булып килгән. Мәкальләрнең бер төрлесендә халыкның әхлак сыйфатлары, матур гадәтләре, изге теләкләре яклана, мактала. Мәсәлән: “Эш сөйгәнне ил сөйгән”, “Мал – торган җирен, ир туган илен онытмас”. Икенче төр мәкальләрдә тормыштагы тискәре яклар: комсызлык, саранлык, мин-минлек, икейөзлелек, ялкаулык һ.б. начар гадәтләр тәнкыйть ителә. Мәсәлән: “Илен сатып ашаган – ике генә көн яшәгән”; “Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең”.
Язучылар тарафыннан әйтелгән тапкыр сүзләр, халык теленә кереп китәрлек тәгъбирләр дә мәкаль хәзинәсен даими баета киләләр. Мисалга Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” тәгъбирен китерергә була. Галимнәр исәпләвенчә, телебездә илле мең чамасы мәкаль бар.
Мәкальләрнең үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Алар тексттан аңлашылган вакыйга-күренешкә бәя бирә. Мәсәлән, “Тырышкан – табар, ташка кадак кагар”. Бу очракта тырышлыкның теләгән нәтиҗәгә китерүе раслана. Ул ике өлештән торып, һәрвакыт чагыштырып бәя бирә. Мәсәлән, “Ашыккан – ашка пешкән”. Ашка пешүнең нәрсә икәнен, ни сәбәпле икәнен һәр бала белә. Ашыгып эш-гамәл кылсаң, әнә шундый хәлдә калырсың, ди мәкаль.
Мәкальләр.
- Ватан белән ата-ананы чит җирдән таба алмассың.
- Ватан юк – җыры юк сандугач.
- Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый.
- Ил эче –алтын бишек.
- Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.
- Авызың тулы кан булса да , дошман алдында төкермә.
- Ашаганда дус күп, башка төшсә берсе дә юк.
- Дус аткан таш баш ярмый.
- Дуслыкны акчага сатмыйлар.
- Ил өстендә илле дустың булсын.
- Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән.
- Хезмәт төбе – хәзинә.
- Эшле кешегә иң зур җәза – тик тору.
- Акыл базарда сатылмый.
- Татлы тел тимер капканы ачар.
- Аз сөйләгән кешенең күңеле тыныч булыр.
- Башның тазы яхшы, сүзнең азы яхшы.
- Акчага сат, акчага сатылма.
- Акыл байлыгы тузмас байлык.
- Баласызның җаны тыныч, ә картлыгы – куркыныч.
- Әҗәт кайчысы дуслык җебен кисәр.
- Әйткән сүз – каккан казык.
- Тел ярасы төзәлмәс.
- Сабырның сарае алтын.
- Арзанның буявы тиз куба.
Кыска, җыйнак, үткен мәгънәне белдергән әйтемнәр халыкның осталык-тапкырлыгын күрсәтә. Алар нәрсәгәдер чагыштырып бәя бирә. Мәсәлән, “күз ачып йомганчы”. Күз ачып йомуның бик тиз башкарылуын һәркем белә. Тиз үтәлгән яки тиз үтәлергә тиеш эш-гамәл дә шуның белән чагыштырыла. Әйтем теге яки бу әйбернең сыйфат дәрәҗәсен ачыклый. Мәсәлән, “җиде төн уртасы”. Әйтемнәр төрле вакыйгаларда төрле мәгънә дә алырга мөмкин. Мәсәлән, “ут борчасы”. Ул шаярып та, үз итеп тә, тәнкыйтьләп тә әйтелә ала.
Әйтемнәр.
- Авыздан сулар килү (тәмле әйбергә кызыгып).
- Агач тел (тупас сүзле).
- Ашын ашаган, яшен яшәгән (тулы гомер яшәгән).
- Ал да гөл (бик яхшы, бик шәп).
- Асыл кош аягыннан эләкте (бик җиңел генә кулга төште).
- Әндри казнасы юк (бушка бирергә яки ашатырга).
- Дөнья куу (михнәтле яшәү).
- “Иске авыздан яңа сүз!” (көтелмәгән, урынсыз сүзгә каршы).
- Йөрәккә таш булып утыру (бик нык хәтерне калдыру).
- Күңел кырылу (кәеф китү).
- Күңел өчен (канәгатьлек өчен).
- Күңелгә килү (искә төшү).
- Күңеле китек (рәнҗетелгән).
- Күктән төшкәндәй (көтмәгәндә).
- Күз явын алырлык (бик якты, бизәкле).
- Күз көеге (файдасыз, кирәксез кеше).
- Күз буяу (юкны бар дип алдалау).
- Кызыл кар яугач (беркайчан да).
- Колакка каты (саңгырау).
- Кулдан килү (эшне белү).
- “Нинди җилләр ташлады?” (озак килми торганнан соң).
- Олы җанлы (кеше хәлен бик аңлаучан).
- Очны-очка ялгап (ашарга да чак җиткереп).
- Пешмәгән (уңмаган).
- Пычакка-пычак (бик дошманнар).
- Салпы якка салам кыстыру (кыек сүзне җөпләү).
- Сөйкемле сөяге бар (үзен яраттыручан кеше).
- Сукыр бер тиен дә юк (акча гел юк).
- Табан ялтырату ( йөгереп качу).
- Теле телгә йокмый (шома сөйли).
- Таякның юан башы (авыррак өлеше).
- Тишекле бер тиен кебек (гел ияреп йөрү).
- Тиз көндә (якын көннәрдә).
- Тереләй тунау (күп акча түләттерү турында).
- Тырнак астыннан кер эзләү (гаеп тагарга тырышу).
- Тәгәрмәчкә таяк тыгу (комачаулау).
- Төче телле (юмакай).
- Ут борчасы (бик елдам).
- Ут йоту (нык борчылу).
- Чәе аркылы Мәскәү күренә (сыек чәй турында).
- Чебен тисә чер итә (юк сәбәптән дә елый).
- Черем итү (йоклап алу).
- Шалкан бәясе (бик очсыз).
- Шартына китерү (җиренә җиткерү).
- Эченә җыя (үпкәләрен әйтми дә, онытмый да).
- Эчне бушату (борчуларны кемгә дә булса сөйләү).
- Эте дә, бете дә (теләсә кем).
- Юраганы юш килү (чынга ашу).
- Юлга бастыру (җайга салу / үстереп кеше итү).
- Ялт итеп тора (бик чиста).
- Якты күздә (караңгы төшкәнче).
Табышмаклар турында.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең бер төре – табышмаклар. Тормыштагы нинди дә булса бер әйбер яки күренешне икенче бер әйбер яки күренеш белән чагыштыру аларның төп сыйфатын билгели. Табышмаклар – метафорик сөйләм, ягъни яшерен чагыштыру формасында туа. Аларда мәгънә турыдан-туры әйтелми. Табышмаклар кыска, конкрет сурәтле, рифмага бай тезмә әсәрләр. Җавабы да кыска була.
Табышмаклар күп төрле булалар. Бер төр табышмаклар бер әйберне икенчесенә турыдан-туры охшату юлы белән иҗат ителгәннәр. Мәсәлән, “Бәләкәй генә эт, өрми дә, җибәрми дә” (йозак). Икенче төр табышмаклар сорау рәвешендә булалар:
“Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә – ул нәрсә?” (яңгыр, җир, үсемлек). Хисаплау-санау белән бәйләнешле табышмаклар да була: “Ике сигез – уналты, тагы сигез, тагы алты” (утыз).
Татар фольклорында әкият-табышмаклар да очрый. Аларга мисал итеп “Өч юлаучы”, “Кем җиңүче?”, “Акыллы бала” әкиятТабышмаклар тормышны танып белергә, зиһенне үстерергә, хәтерне ныгытырга ярдәм итәләр. Алар кыска, җыйнак, рифмалы булалар.
Табышмаклар кешенең уйлау, фикерләү сәләтен, зиһенен сыныйлар. Аны әйтүче дә, җавабын табучы да үзен зирәк итеп күрсәтәсе килә. Табышмак җавабы уйлау-фикерләү, чагыштыру-охшату аша табыла. Мәсәлән, “Таяк, таяк өстендә табак, табак өстендә кибет, кибет эчендә мең егет”. Җавап болай табыла: таяк өстендәге урнашкан кибеттә мең егет була алмый; димәк, табакка охшаган, эчендә күп санлы (меңләгән) әйбер-предметлар булган башка предметны эзлибез. Таяк өстендә табакка охшаган нәрсә булырга мөмкин? Кош оясымы? Туры килми. Шул рәвешле, көнбагышның таяк өстендәге табакка охшаш булуы табыла. Табышмакның җавабы – көнбагыш.
- Кешенең дусты,
Йортның сакчысы. (Эт)
- Үлән ашый, май ташый. (Сыер)
- Урмый, чәчми,
Ил өстендә көн итә. (Чыпчык)
- Һәрвакыт тагылып йөри,
Һич качып булмый аннан:
Я бара арттан ияреп,
Я бара атлап яннан. (Күләгә)
- Үкерә дә котыра,
Бөтен җирне тутыра. (Буран)
- Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән.
Кеше түгел – сөйли ул.
Җитмеш төрле тел белгән. (Китап)
- Аяклары булмаса да,
Йөгерә – һич туктамый. (Су)
- Ике агай тездән, калышмыйлар бездән. (Итекләр)
- Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
- Үзе бер әрҗә, бөтен дөньяны күрсәтә. (Телевизор)
- Ике көн арасында нәрсә бар? (Төн)
- Тыкрык башында нәрсә бар? (“Т” хәрефе)
- Урман белән тау арасында нәрсә бар? (“Белән” сүзе)
- Каз мамыгын кагына,
Кагына да тузына. (Буран)
- Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый. (Мәче)
- Кечкенә генә бөкере, бөтен кырны бетерде. (Урак)
- Аягы бар, кулы юк, аркасы бар, түше юк. (Урындык)
- Колагыннан борган чакта
Чукый бер үк ояны.
Кешеләрне сөендерә,
Тими аның зыяны. (Тегү машинасы)
- Күп чәчәкләр белән бергә
Бер үк җирдә үсәләр.
Шифасы күп булган өчен
Чәен ясап эчәләр. (Мәтрүшкә)
- Канаты бар, йоны юк,
Үзе бара, юлы юк. (Самолет)
Тизәйткечләр турында.
Тизәйткечләр әйтү өчен авыр булган, бер-берләренә охшаш сүзләрдән төзеләләр. Шуңа карамастан тизәйткечне бик тиз һәм ялгышмыйча әйтеп бирү таләп ителә.
Тизәйткечләр, беренчедән, уен-көлке, күңел ачу өчен кулланылсалар, икенчедән, алар сүз һәм иҗекләрне ачык әйтергә, чиста, дөрес итеп сөйләргә өйрәтәләр. Соңгысына бәйле рәвештә, тизәйткечләрне еш кына тел төзәткечләр дип йөртәләр.
- Җиләк җыйганда җаным Җәмиләнең җиңе җыртылган. Җылый җаным Җәмилә. Җылама, җаным Җәмилә. Җаңа җөй җөйләп җибәрермен, җәме, җаным Җәмилә.
- Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.
- Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык.
Кап та коп – Якуп,
Авызлар ябык.
- Туктап – туктап
Туйса тукмак,
Тагын тукмат:
Тук, так, тук, так.
- Кара чананы карамаларга биргән идем, карамаладылар микән, карамаламадылар микән, карамаласалар да алып кайт, карамаламасалар да алып кайт.
Шарада турында.
Шарада табышмакның бер төре. Биредә табышмак итеп алынган сүзнең һәр кисәге мөстәкыйль була ала.
Шарадалар , бер яктан, ял итү, күңел ачу өчен кулланылсалар, икенче яктан, сүзләрнең төзелешен, дөрес язылышын аңларга да ярдәм итәләр.
- Бер иҗеге аның – бер төс,
Икенчесе – сыеклык.
Өченчесе ул авылны
Шул әйбергә бик бай, - ди. (Аксубай.)
- Беренче иҗек – торган су,
Икенчесе – бер чәчәк.
Икесен бергә кушсалар,
Аны һәркем киячәк. (Күлмәк.)
- Үзе биш хәрефтән тора. Баштагы өч хәрефен генә укысаң – татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе – Татарстандагы елга исеме. Ике сүзне бергә кушсаң, суда яшәүчене аңлата. Бу нинди сүз? (Балык.)
- Исеме ике сүздән тора. Беренчесе – җир йөзендә иң күп нәрсә, икенчесе – җир-су хайваны; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган хайван исеме килеп чыга. (Ташбака.)
- Түтәлдә нинди ике нота үсә? (Фа, соль.)
- Беренче ике иҗеге – хайван.
Өченче иҗеге – боерык фигыль.
Барысы бергә – кош исеме. (Сыерчык.)
Табышмак-шарадаларның бер төре логогриф дип атала. Башваткычның бер төре тиешле сүзне уйлап табып, андагы аерым иҗекләрне яки хәрефләрне алыштырып кую, өстәү һәм төшереп калдыру юлы белән чишелә.
- Эчендәге вак җимешен
Һәркем яратып ашый.
Исеменә “а” өстәсәң,
Үзе бик каты шартлый. (Гранат, граната.)
- Киң болында чабып йөри,
Кешнәп дөнья тутыра.
Алдан бер хәрефен алсаң,
Күккә менеп утыра. (Тай, ай.)
- Тукай кайчан сайрый. (“Р” хәрефе өстәгәч.)
- “Ул якларга барган идем”
- Дип җырлыйлар халыкта.
- Бер хәрефен алыштыргач,
- Кыздырабыз балык та. (Саба, таба.)
Җырлар.
Җыр – татар халкының иң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык иҗатының башка төркемнәре: әкиятләр, мәкальләр, күпчелек бәетләр белән чагыштырганда, җырның үзенә генә хас сыйфаты ачыла: ул бер-берсенә тыгыз бәйләнгән ике өлештән – көйдән һәм поэтик сүзләрдән тора. Җыр сөйләр өчен түгел, ә көйләр өчен чыгарыла. Әгәр халыкның моңлы, аһәңле матур көйләре аның тиңдәшсез һәм оста композитор булуы турында сөйләсәләр, шул көйләрнең нәфис сүзләре аның акыллы һәм талантлы шагыйрь булуын раслый.
Җыр – лирик жанр. Көйгә салынган шигъри әсәрләргә җыр дип әйтәләр.
Халык иҗатын өйрәнүче галимнәр җырларны, нинди уңай белән, кайда башкарылуына,эчтәлегенә карап түбәндәге жанрларга
бүләләр: йола җырлары, иҗтимагый тормышны чагылдырган җырлар, тормыш-көнкүреш җырлары, лирик җырлар.
Уен җырлары.
Уеннар халыкта, бигрәк тә яшьләр тормышында, зур урын тоткан. Уеннарның күбесе җырлау, такмаклау белән башкарылган.
Халык уеннары җырлы һәм җырсыз дигән ике зур төркемгә бүленәләр.Җырлы уеннар күмәк һәм аерым-аерым җырлау рәвешләрен алганнар, алар арасында такмак әйтеп бию аерым урынны алып тора.
Халкыбыз уеннарында кара-каршы әйтелүче, яки биеп башкарыла торган кыска җырларны такмак дип әйтәбез.
Бию такмагы борынгы жанр. Ул әле биюләр музыкасыз гына башкарылган заманнарда ук туган. Чөнки кешеләр аптырап калмаганнар – такмак әйтеп биегәннәр. Такмакларның максаты – биючеләргә ритм биреп, дәртләндереп тору.
Хезмәт җырлары.
Кеше ләззәтләнеп эшләгәндә дә, юлда да, кырда һәм болында да, ял вакытында яки кайгылы, хәсрәтле минутларында да җырга мөрәҗәгать иткән. Йорт салу, печән чабу, тула басу яисә киндер талку кебек авыр хезмәтне җиңеләйтүгә, аны күңеллерәк итеп оештыруга җыр бик нык ярдәм иткән. Хезмәт җырларын, әлбәттә, өмә җырларыннан башка күз алдына да китереп булмый.
Лирик җырлар.
Борынгы халык көйләренең күбесе озын, моңлы көйләр. Аларда аһ-зар да, сагыш та яңгырый. Ләкин ул җырларда тормыш авырлыгына түзәргә ярдәм итүче көч тә бар.
Халкыбыз арасында бик киң таралган һәм хәтта хәзер дә телдән төшмичә җырланып йөри торган “Кара урман”, “Салкын чишмә”, “Галиябану”, “Су буйлап” һәм башка шуның кебек бик күп җырларыбызны алыйк. Болар – борынгы җырларыбызның матур үрнәкләре.
Бәет – гарәп сүзе, ике юллык шигырь дигәнне аңлата. Кайбер галимнәр аны җырлана-сөйләнә торган хикәят дип тә йөртәләр. Бәетләр көйләп әйтелә. Шуңа күрә халык телендә аны мөнәҗәт, җыру дип тә атау бар. Бәетләр көйле булулары, рифма һәм ритмик төзелешләре, ике яки дүрт юлдан торган аерым строфалардан төзелгән булулары белән җырларга охшыйлар. Ләкин бәет нинди дә булса бер сюжетка корылган була, һәм анда тормышта булган бер вакыйганы сурәтләү төп максат итеп куела.
Билгеле булганча, татар халкының мәдәнияте борынгыдан килгән. Тарихи чыганакларда Болгар илендә IX-X гасырларда ук башлангыч мәктәпләр булуы әйтелә. Укый-яза белү киң таралган халыкта шул вакытта ук ил тормышын, яу-көрәшләрне тасвирлый торган эпик әсәрләр язма рәвештә теркәлә барганнар.
Бәетләр эчтәлекләре буенча тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, авыр замана, ирексез хезмәт яки хатын-кызларның михнәтле язмышына, шәхси фаҗигаләргә багышланалар. Мәсәлән, безгә билгеле булган “Казан бәете” һәм “Сөембикә бәетендә” Казанның руслар тарафыннан алыну вакыйгасы сурәтләнгән. “Рус-француз сугышы”, “Җиде кыз”, “Урта Тигәнәле”, “Ышна”, “Сак-Сок” бәетләре шулай ук тормышта булган төрле хәлләргә нигезләнеп чыгарылган.
Бу жанрның төп сәнгатьчә алымы – бәян итү, хикәяләү, сөйләү, әйтү. Ул тормышта булып узган вакыйгаларны шунда ук тасвирлый, хис-кичерешләрнең иң киеренке вакытларында туа. Бәетнең бу үзенчәлеген халык әдәбиятын җентекләп тикшергән Г.Тукай болай билгеләп үткән: “Чү, аз гына бер нәрсә “Шылт” иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга”.
Бәетләрдә сүзләрне иске әйтелештә куллану хәзерге заман әсәрләрендә дә саклана. Халык иҗаты әсәрләрендә, мәсәлән, мин, син сүзләре урынына бән, сән; Казаннан сүзен Казандин дип әйтүне очратырга мөмкин.
Бәетләрнең төзелеше шактый төзек, төгәл. Ул, гадәттә, “Тарих мең дә фәлән йөздә” кебек вакытны күрсәтә торган яки “Бисмиллаһи вә биллаһи” сүзләре белән башлана, тыңлаучыларга нәрсә турында сүз барасы алдан әйтелеп куела. Бетем өлешендә авторы (күчерүчесе), исемен әйтеп, үзенә хәер-дога кылуны да үтенергә мөмкин.
Риваятьләр һәм легендалар.
Риваять сүзе төрки телләрдә төрле мәгънәләр белдерә. Ул легенда, тарих, истәлек, сөйләм, повесть, хикәят, әкият, уйдырма, мәсәл кебек атамаларның синонимы рәвешендә дә кулланыла. Риваятьләрдә электән килгән яисә буыннан-буынга сөйләнгән вакыйга-хәлләр хикәяләнә. Кайбер риваятьләр тулысы белән уйдырма эчтәлеккә корылган була. Шул яклары белән алар бераз әкияткә дә тартым.
Риваятьләрдә күп очракта тарих түгел, ә тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләр эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте чагыла (Сөембикә, Батырша, Колшәриф, Утыз Имәни, Акмулла һ.б. турындагы риваятьләр).
Борынгы һәм урта гасырларга караган риваятьләрнең күпчелеге дини-мифологик характерда. Пәйгамбәрләр, изгеләр тормышы турындагы риваятьләр шулар рәтеннән.
Легенда сүзе исә – латин теленнән кергән сүз, укылырга тиеш дигән мәгънәне аңлата. Ул – халык иҗатындагы проза жанрларының берсе. Легенда, риваятьләрдән аермалы буларак, могҗизалылыкка, фантастикага нигезләнә.
Легендаларның тематикасы бай һәм эчтәлеге төрле. Аларның күбесе күк җисемнәре, үсемлекләр, хайваннар турында. Моннан тыш кешеләрне, көнкүреш вакыйгаларын тасвирлый, хәзинәләр, тарихи шәхесләр хакында сөйли торган легендалар да байтак.
Риваятьләр һәм легендалар халык авыз иҗатының күп өйрәнүне таләп итә торган төрләренә керә.
- Татар әдәбиятында жанрлар.
Дастан.
Лиро-эпик характердагы әсәр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үреп барыла. Эпик табигатьле дастаннар да очрый. Бу жанрдагы күпчелек әсәрләр шигырь белән язылган. Тезмә һәм кушма юллар катнашмасыннан төзелгән дастаннар да бар. Проза белән язылганнары да очрый. Дастаннарда, кагыйдә буларак, әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкшртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре, вакыйгалары үреп, үзара катнаштырып бирелә. Мәсәлән, “Кыйссаи Йосыф”та Җәбраил Алла белән кешеләр арасында илче булып йөри. Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан дастаны”нда Кисекбаш телгә килә, үлгән кеше кабат терелә. “Идегәй”дә төп каһарман фантастик сурәтле Кара Тиен Алып белән сугыша. Дастаннар поэтикасы өчен шартлылык, гадәттән тыш арттыру яисә киметү хас.
Дастан атамасы төрки һәм фарсы әдәбиятларында һәм фольклорында кулланыла. Ул кайвакыт “хикәят”, “кыйсса” терминнары белән янәшә дә йөргән. Хәзерге әдәбият белемендә элеккеге язма әдәбияттагы дастаннарна поэма дип атау да бар. Фольклорда “дастан” һәм “эпос” терминнары синоним рәвешендә дә кулланыла.
Сәяхәтнамә- һәм дөнья әдәбияты, һәм татар язма сүз сәнгате өчен хас жанр. Аның төп эчтәлеген сәяхәт (сәфәр) вакытында авторның күргәннәре, ишеткәннәре һәм кичергәннәре тәшкил итә. Бу жанр өчен, кагыйдә буларак, чынбарлык, тормыш ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнеш хас.
XVIII йөздә берничә сәяхәтнамә языла. Аның берсе Оренбург янындагы Каргалы бистәсендә яшәүче Исмәгыйль Бикмөхәммәд углы язмасы әдәби яктан гына түгел, тарихи җәһәттән дә игътибарга лаек. XVIII йөздә рухани Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәсе дә туа. Аның төп эчтәлеген авторның Гарәбстанга бару вакытында күргән-кичергәннәре тәшкил итә.
XIX йөздә, аеруча XX йөз башында татар әдәбиятында күпләгән сәяхәтнамәләр языла (Г.Чокрый, Ш.Мәрҗани, З.Бигиев, Ф.Кәрими һ.б.ның язмалары).
Хикәят – татар әдәбиятында киң таралган жанр. Аның өчен, нигездә, эпиклык, вакыйгалылык, хикәяләү хас. Күпчелек хикәятләр чәчмә формада язылган. Шигырь белән аралаштырып яисә тулысы белән тезмә формада язылган хикәятләр дә бар.
Күп кенә хикәятләр үзләренең эчтәлекләре, жанр табигатьләре белән хәзерге хикәя, новелла, мәзәкләргә якын торалар. Повесть, роман, мәсәл, әкият, дастан, кыйсса, легенда кебек жанр төрләренә якын торган әсәрләрне дә еш кына хикәят дип атаганнар.
Татар әдәбиятында Мәхмүд Болгари, Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр һәм башка әдипләрнең хикәят язулары мәгълүм. Безнең гасырда термины урынына хикәя, повесть атамаларын куллану гадәткә кергән.
Хикәятләр еш кына аерым-аерым түгел, ә тематикасына карап яисә авторга мөнәсәбәттә төрле җыентыкларга тупланып йөртелгәннәр. XVIII йөздә туган «Мәҗмугыл-хикәят» - әнә шундый тупламнарның берсе. Бу җыентыкта 33 хикәят бар.
«Мәҗмугыл-хикәят» - фарсычадан тәрҗемә ителгән китап. Ул Көнбатыш Себергә күчкән бер татар кешесе тарафыннан башкарыла.
Җыентыктагы хикәятләр шактый кызыклы, мавыктыргыч һәм маҗаралы. Аларда тормышчан һәм хыялый күренешләр, вакыйгалар еш кына үрелеп, кушылып бара. Үзәктә – актив герой. Ул эзләнә, хәрәкәт итә, төрле кыенлыкларга тап була, әмма аларны җиңеп, ахырда максатына ирешә. Шулай ук хикәятләрдә хатын-кыз һәм ир-ат тугърылыгы мәсьәләләренә зур урын бирелә, мәхәббәттә тигезлек, үзара хөрмәт яклана. Җыентык үзенең төзелеше, тематикасы, образлары, поэтикасы белән “1001 кичә” һәм “1001 көн” китапларына охшаш.
Мәдхия һәм мәрсия исемнәре белән йөртелгән жанрлар элек-электән үк татар әдәбиятында иркен кулланылган. Аларның мактау, арттыру, үзең күрергә теләгәнне бар дип күрсәтү тәшкил итә. Мәрсия – шул ук мәдхия ул. Әмма анда, кагыйдә буларак, үлгән кешеләр мактала. Төп вазифасы һәм жанр табигате белән рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятларында одага якын тора.
XVIII йөздәге мәдхия-мәрсияләрнең үзәгендә шул чорның аерым кешеләре, аның эш-гамәлләре тора.
Газәл- Шәрык поэзиясендә киң таралган лирик жанр. Аның традицион темасы – мәхәббәт. Иҗтимагый-социаль эчтәлекле газәлләр дә була.
Газәл икеюллык строфалардан – бәетләрдән төзелә, аа ба ва ... рәвешендә рифмалаша. Еш кына рифмалардан соң рәдиф, ягъни аерым сүз һәм сүзләр төркеме кабатланып килә. Мәсәлән, Габделмәҗид шигырендә “күңел” сүзе рәдиф булып та килә. Газәлләрнең уртача күләме 5-12 строфадан гыйбарәт. Күп кенә газәлләрнең ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана. “Күңел” шигырендә автор Габдел кушаматын телгә ала.
Татар поэзиясендә газәлләр күптәннән иҗат ителә. Харәзми, Сәйф Сараи, Колшәриф, Шәмсетдин Зәки, Габделҗәббар Кандалый, Г.Тукай (“Күңел”, “Көзге җилләр” һ.б.), М.Гафури (“Үзенчә”, “Булмый” һ.б.), Н.Арсланов, Р.Гаташ һ.б. шагыйрьләрнең газәл жанрында әсәрләре бар.
Драма жанры.
Драма жанры катлаулы тормышчан вакыйгаларны (шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм башка кешеләр, шәхес һәм коллектив арасындагы) сурәтли. Трагедиядән аермалы буларак, драмада конфликт хәл ителмәслек кискен булмый. Билгеле, геройлары һәлак булган драмалар да бар, ләкин аларның үлеме төп каршылык нәтиҗәсе яки хәл итүнең бердәнбер чарасы булып тормый. Комедиядән аермалы буларак, драма тормыштагы һәм кешеләр характерындагы кимчелекләрдән ачы итеп көлүне дә максат итеп куймый. Бу һич тә драманың аерымланып яшәве дигән сүз түгел, киресенчә, һәр әдәби әсәр кебек, әлеге жанрда да без трагедия һәм комедия элементларын күпләп очратабыз.
Драманың үзенә генә хас үзенчәлеге булып геройларның көчле борчылуларына, капма-каршы якларның хисләргә бай җитди көрәшенә нигезләнгән драматизм тора. Драматизм капма-каршы көчләр арасындагы үз теләк-омтылышларына ирешү өчен, карашларының, идеалларының, дөреслеген раслау өчен тормышчан, шул ук вакытта кискен драматик конфликтта чагылыш таба.
Хикәя – артык катлаулы булмаган хәлләрне, тормыш-көнкүрешнең бер вакыйгасын, кеше холкының һәм эчке дөньясының аерым сыйфатларын сурәтләгән кечкенә күләмле әдәби жанр.
Хикәя әдәбиятның эпик төренә карый. Ул җыйнак һәм шактый күләмле булырга мөмкин. Шуңа күрә кайбер очракта бер үк әсәрне хикәя дип тә, повесть дип тә әйтәләр.Мәсәлән, Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” әсәрен шулай ике төрле атап йөртәләр.
Хикәянең ерак гасырлардан килгән традицияләре бар. Ул халык әсәрләреннән (миф, легенда, әкият, мәзәк жанрларыннан) үсеп чыга.
Очерк – авторның үз күзе белән күргәнне тасвирлап сөйләп чыгуга корылган чәчмә әсәр.
Очерк кешеләрнең аерым сыйфатларын, табигать күренешләрен тасвирлау белән генә чикләнми, персонажларның эш-хәрәкәтләрен, уй-фигыльләрен, үзара мөнәсәбәтләрен дә сурәтли.
Очерк авторы чынбарлыкка тугъры булырга, уйдырма язарга тиеш түгел. Мәгълүматы җитмәгәндә, әлбәттә, фараз итә ала. Ләкин бу очракта да тормышта булган нигезгә таянып эш итә.
Хәзерге вакытта очерк – газете-журналларда иң күп файдаланылучы жанрларның берсе.
Поэма – зур күләмле шигъри әсәр. Шигырьдә сүз,нигездә, нинди дә булса бер эш яки күренеш турында барса, поэмада исә шагыйрьнең хисләре, уйлары күпкә катлаулырак була. Әгәр поэмада хис-кичерешләр өстенлек итсә, аны лирик поэма диләр. Мәсәлән, С.Хәкимнең “Шагыйрьнең балачагы”, “Пар ат” әсәрләре. Күпчелек поэмаларда вакыйгалы сюжет була. Алар лиро-эпик поэма дип йөртеләләр. М.Җәлилнең “Хат ташучы” әсәре моңа мисал була ала.
Бүгенге көн шагыйрьләре дә поэмага еш мөрәҗәгать итәләр. Шундыйлардан И.Юзеевның “Язылмаган поэма”, Ф.Яруллинның “Нәсел агачы”, “Җан авазы” һ.б. китерергә мөмкин. Поэма жанрының үсү дәрәҗәсе шигъриятнең көчен билгели.
Баллада итальян телендә бию дигән мәгънәне белдерә. Ул – лиро-эпик шигриятьнең бер жанры. Балладага җанлы яки җансыз табигатьне һәм җәмгыять күренешләрен персонажлаштырып, әйберләрне җанландырып, геройларның батырлыгын һәм фаҗигале үлемен югары күтәреп тасвирлау хас. Ягъни алар, нигездә, романтик рухлы әсәрләр. М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”, “Сандугач һәм чишмә”, Ф.Кәримнең “Үлем уены”, “Тимер һәм тимерче”, Ә.Давыдовның “Малайлар турында баллада”, Ә.Маликовның “Таңбатыр” әсәрләре – балладаның матур үрнәкләре.
Комедия – драма әсәренең бер төре. Ул иҗтимагый тормыштагы яки көнкүрештәге тискәре күренешләрдән көлеп язылган, чынбарлыктагы һәм кешеләрдәге көлкеле якларны күрсәтүче сәхнә әсәре.
Татар әдәбиятында комедия XIX йөз азакларында мәгърифәтчелек хәрәкәте йогынтысында искелектән, бозык әхлактан көлүче буларак туа. Соңга таба Г.Камал, Г.Исхакый, С.Рәмиев, И.Богданов, ШКамал, К.Тинчурин һ.б. әдипләр иҗатында үстерелә.
Повесть – эпик төрнең бер жанры яки хикәяләп язылган әдәби әсәрнең бер төре.
Повестьта вакыйгалар, нигездә, туры сызык буенча үстерелә, бер-берсенә ялганган төрле вакыйгалар сурәтләнә. Герой тормышының бөтен чоры яктыртыла, аның тирәсендә башка персонажлар да хәрәкәт итә.
Повесть тормышны хикәягә караганда катлаулырак итеп чагылдыра. Татар әдәбиятында повестьны озын хикәя дип тә йөртәләр. (М.Әмир “Агыйдел”, Г.Исхакыйның “Көз” әсәрләре.)
Повестьта хикәяләү мин исеменнән дә алып барылырга мөмкин. Автобиографик повестьлар да була. Мәсәлән, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, Ф.Хөснинең “Минем тәрәзәләрем”,Ш.Маннурның “Агымсуларга карап” әсәрләре.
Опера – музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре.
Сәхнә алдында түбән урында оркестр урнашкан. Оркестрдан башка опера булмый: ул җырчыларга һәм хорга җырлау өчен мөмкинлек барлыкка китерә, музыкаль күренешләр тудыра. Оркестрның пәрдә ачылганчы уйнаган музыкасы увертюра, кереш дип атала. Увертюра тамашачыларны тыңланачак әсәрне кабул итәргә хәзерли. Анда, гадәттә, операның төп көйләре яңгырый. Опера артистлары рольләрне драма артистлары кебек үк уйныйлар. Тик опера геройлары хис-кичерешләрен арияләр, җырлар аша белдерәләр. Әгәр берничә катнашучы бергә җырласа, бу – ансамбль була. Опера хоры да спектакльдә бик әһәмиятле роль уйный.
Либретто – зур музыкаль әсәрнең (опера, оперетта, оратория һ.б.ш.) сүз белән бирелгән тексты.
Сценарий – кинофильм иҗат итү өчен махсус яраклаштырып ясалган әдәби әсәр.
Сюжет (“әйбер”, “эчтәлек” мәгънәсендәге французсүзеннән) – әдәби әсәрдә геройлар белән таныштыру, вакыйгалар барышында, үзара мөнәсәбәтләрендә аларның үсү-үзгәрү тарихы. Һәркайсы үз теләк-омтылышлары белән яшәгән персонажлар гадәттә үзара төрле каршылыкларга, конфликтларга керәләр. Конфликт билгеле бер якка хәл ителә.
Сюжетта вакыйгалар үзара тыгыз үрелеп, хәрәкәттә сурәтләнә. Шуңа күрә сюжет төрле кисәкләрдән, элементлардан оеша. Экспозициядә (“аңлатма” дигән латин сүзеннән) автор, кагыйдә буларак, әсәрдә катнашачак кешеләр, аларның тормышы, характерларының ормалашуы турында мәгълүматлар бирә, вакыйга барачак урын-хәлләр белән таныштыра. Геройларның үзара конфликтка керүе төенләнеш булып, вакыйгаларның үстерелеше башлана. Вакыйгаларның, көрәшнең иң киеренке, хәлиткеч моменты кульминацион нокта була (латинча “биеклек” дигән сүздән). Шуннан соң чишелеш китә. Сюжетның бу элементлары әдәби әсәрдә эзлекле рәвештә, шушы тәртиптә дә, урыннары алмаштырылып та бирелергә мөмкин. Монда инде без композиция төшенчәсенә киләбез. Композиция (латинча “төзү”, “тәртипкә китерү” мәгънәсендә) – әдәби әсәрнең барлык өлешләрен сәнгатьчә оештыру, образларны бер-берсенә бәйләү, вакыйгаларны урнаштыру тәртибе, аның төзелеше.
Мәсәл – әдәбиятның борынгы һәм үзенчәлекле жанрларыннан берсе. Ул – гадәттә шигырь белән языла торган кечкенә күләмле эпик әсәр. Аның геройлары рәвешендә хайваннар алына һәм аларның образларында кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагылдырыла.
Мәсәлнең финалы, гадәттә, әсәрнең төп идеясе ачылуы белән тәмамлана.
“Нәсер” сүзе гарәпчәдән алынган һәм проза төшенчәсен аңлата. Көнчыгыш әдәбиятларына карый торган бу жанрны шигъри проза дип атарга була. Әдипләр аны геройның гаять киеренке һәм нечкә уй-кичерешләрен зур эмоциональ көч һәм шигъри ритм белән чагылдыру максатында файдаланалар. Нәсергә, гадәттә, җәмгыять тормышы бик киеренке төс алган һәм анда кискен үзгәрешләр барлыкка килгән вакытларда шушы киеренкелек һәм үзгәрешләрнең шәхес күңеленә тәэсирен ачу өчен мөрәҗәгать итәләр. Татар әдәбиятында да ул иҗтимагый-сәяси һәм үзгәрешләр чорында, мисал өчен Октябрь революциясе алды елларында, гражданнар һәм Ватан сугышы көннәрендә бермә-бер активлашып киткән иде. Ватан сугышы елларында күп кенә әдипләр мөрәҗәгать иткән нәсер жанрының иң күркәм үрнәкләрен Г.Кутуй бирде. Аның нәсерләрендә әлеге ил язмышы хәл ителгән елларда совет кешеләренң патриотик хисләре аеруча калку булып гәүдәләнде.
- Әдәбиятта сурәтләү чаралары.
Чагыштыру – бер әйберне икенче әйбергә охшату. Мәсәлән, куян кебек куркак булма син, ерактагы төнге утлар сыман, чишмә кебек челтерәп, чөгендер кебек кызарган, кәбестә кебек киенгән, кырмыска кебек тырыш, кыңгырау чәчәге кебек зәңгәр күзле, туп кебек җиңел.
“Көз көне энҗе-мәрҗән бөртекләре кебек тигез, матур орлыклар җыеп алдым”. (Галимҗан Ибраһимов.)
“Тегермән буасы көзге кеби ялтырап күренә”. (Закир Һади.)
“Саескан, тутый кошча йөрим дип, үз йөрүеннән адашкан”. (Шәйхи Маннур.)
“Әнә ул ашыгып, йөгереп атлый, әйтерсең лә болан”. (Ибраһим Сәлахов.)
“Аның өчен тоткан акчалар һәм чиккән мәшәкатьләр тау кадәр булды”. (Галиәсгар Камал.)
“Ә буй-сыны – гөл сабагы инде, гөл сабагы!” (Әмирхан Еники.)
“Ул ефәк көлтәсе кебек чәчләрен тарый”. (Фатих Әмирхан.)
Эпитет әйбернең сыйфатын билгели. Беренче сүз күчерелмә мәгънәдә килә. Мәсәлән, мондый җөмлә: Аңа миннән кайнар сәлам тапшыр. (Карт урман, көмеш чәчле, татлы сүз).
Таш маңгай, таш йөрәк, кра көч, көмеш сакаллы, татлы сүз, тәмле йокы, татлы хыял, ачы сүз, ачы җил, сукыр ут, сынык күңел, көләч көн, моңлы кояш, татлы төш, җанлы әкият – эпитетлар.
Сынландыру – табигать күренешләрен, тере булмаган әйберләрне җанлы әйберләргә хас сыйфатлар белән сурәтләү. Мәсәлән, җил сызгыра.
... Юан имән моңсу гына
Баш ия җилгә. (Ф.К.)
... Тау буенда каен җиләкләре
Күз кысалар:
- Туктап кит, диләр. (Ш.М.)
Метафора – сүзне, тәгъбирне тулысынча күчерелмә мәгънәдә куллану. Аяклы тарих. Мәгънәсе: барлык тарихи, һ.б вакыйгаларга шаһит кеше.
Бәхет кошы, гасыр арбасы, күңел дәфтәре, рәхмәт яңгыры, тормыш диңгезе, мәгърифәт нуры, күңел йолдызы, гомерем кояшы, җан азыгы, күңел кошы, ил теле, күңел сагышы, тарих көпчәге – метафоралар.
Метонимия – бер күренешне, предметны безнең аңыбызда аңа тыгыз бәйләнештә булган икенче исеме белән белдерү. Мәсәлән, зал тыңлый. Мәгънәсе: залдагы халык тыңлый. Мәктәп гөж итә. Мәгънәсе:мәктәп эчендәге балалар гөжли.
Синекдоха – предметның үз урынына аның берәр кисәген, өлешен күрсәтү. Мәсәлән, эшләпә үзе килгән. Мәгънәсе: эшләпә кигән кеше үзе килгән.
Литота – әйберне яки күренешне гадәттән тыш киметеп, кечерәйтеп әйтү ярдәмендә ясала торган стилистик фигура. Халык телендәге “чыпчык эчәрлек тә су калмаган”, “песи туярлык аш” кебек әйтелмәләр моңа мисал.
Гипербола- әйберне яки хәл күренешне гадәттән тыш арттырып, зурайтып, гадәттән тыш үстереп әйтү нигезендә ясала торган стилистик фигура. Табигате белән гипербола метафора яки сынландырудан, эпитетлардан аерыла, чөнки ул еш кына әйбернең яки күренешнең сыйфаты гына булып килми, ә бөтен күренешнең үзен зурайта.
Көндәлек сөйләмдә без гиперболаларны еш кулланабыз. Мәсәлән, “җилкәмнән су төште”, “түбәм күккә тиде”, “бу эше белән ул мине бөтенләй үтерде, суйды” һ.б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.
Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....
Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.
Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....
Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге
научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...
Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"
Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...
ФДББС буенча атамалар сүзлеге
ФГОС буенча атамалар сүзлеге...
Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү
Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...
Электрон рус-татар сүзлеге
Ф. Ә. Ганиевнең рус-татар сүзлеге – атаклы галим, тел белгече һәм тюрколог Фуат Әшраф улы Ганиевнең күпьеллык эзләнүләре һәм интернет-технологияләр берлеге нәтиҗәсе. Бу – онлайнда беренче ...