5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа на тему

Рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_kl_tat_yaz_novyy_oy_eshsez.doc332 КБ

Предварительный просмотр:

1.Аңлатма язуы

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы рус балаларына татар теленнән белем бирүнең төп  максатлары- берничә аспектны үз эченә ала: танып  белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге: Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта  баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш  – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;  Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабызКазанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге:Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда,бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге:Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла,сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге:Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

5 нче сыйныф өчен эш программасы “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон. 2013 (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12), “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы-2013 ел, төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән). МГББУ “Лицей №159“ның төп гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”н, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014) (mon.tatarstan.ru) исәпкә алып төзелде

Укытуга караган сәгатьләр саны

Программа атнага 3 сәгатькә исәпләнгән. 35 уку атнасында татар теленә каралган сәгатьләр саны 5  нче сыйныфта 105 сәг. тәшкил итә.

Уку- укыту методик комплект

Татар Теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Хәйдарова Р.З. Г.М.Әхмәтҗанова – Казан: «Татармультфильм», 2014

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында  татар теле укыту, 5нче сыйныф. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. – Казан, “Татармультфильм”, 2014.

2. Программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, укучыда “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше       кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала;  презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; 

укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып-белү гамәлләре: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;  объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;  тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив гамәлләр: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;  дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;  уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;  уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;  билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;  ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Коммуникатив гамәлләр:  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;  әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;    Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Тыңлап аңлау  Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;  зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү; сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү

Диалогик сөйләм: сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;  аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү; парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү; терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү; татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм:Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү; конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү; монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү; өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү; өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку; текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү; таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү; таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү

Язу  Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү; конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү; прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү; үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәптә (27сәг.)Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау),  үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Мин – өйдә булышчы. (35сәг.)Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Дуслар белән күңелле. (25 сәг.)Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз. (8 сәг.)Дүрт аяклы дусларның токым нары,  кыяфәтләре, гадәтләре.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Без спорт  яратабыз. (10 сәг.)Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре. Спорт белән шөгыльләнү.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү.

3. Укыту предметының эчтәлеге

                №

Бүлекләр, темалар

Темага караган төп төшенчәләр

Сәгать саны

1

Без мәктәптә

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Антонимнар. Исемнәрнең ясалышы. Боерык фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль, билгеле үткән заман хикәя фигыль. Сан төркемчәләре. Микьдар саны, тәртип саны.

27

2

Мин – өйдә булышчы

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Инфинитив. Сыйфат дәрәҗәләре. Өчен, белән, кебек, сыман, шикелле, төсле бәйлекләре. Минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, икенчедән, минем фикеремчә кереш сүзләре.

35

3

Дуслар белән күңелле

Астында, өстендә, янына, янында, артында, алдына Берл. сан I зат –ым, -ем, -м; II зат –ың, -ең, -ң;  III зат –ы, -е, -сы, -се. Күпл. сан  I зат –ыбыз, -ебез, -быз, -без; II зат –ыгыз, -егез, -гыз, -гез;  III зат –лары, -ләре Эшләргә телим, укырга телим, булышырга телим

25

4

Дүрт аяклы дусларыбыз

Укырга кирәк, тырышырга тиеш, язарга мөмкин, тыңларга ярый Б.к., и.к., ю.к., т.к., ч.к., у-в.к.; мин, син, ул, без, сез, аларБилгеле киләчәк заман хикәя фигылъ. Нишләячәк? Нишл мәячәк? Нишләр? Нишләмәс? сораүлары. -ыр, -ер, -ар,-әр, -яр,- р кушымчалары Нишләгән? Нишләмәгән? Сораулары.

8

5

 Без спорт яратабыз

Бу, шул, теге, болар, тегеләр, ул Берл. сан I зат –ым, -ем, -м; II зат –ың, -ең, -ң;  III зат –ы, -е, -сы, -се. Күпл. сан  I зат –ыбыз, -ебез, -быз, -без; II зат –ыгыз, -егез, -гыз, -гез;  III зат –лары, -чы, -че, -лык, -лек, -даш, -дәш, -таш, -тәш.

10

Программаның практик өлеше үтәлешен контрольдә тотуга каралган сәгатьләр саны

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

еллык

Изложение

1

1

2

Сочинение

1

1

1

3

Контроль эш

2(контроль)

1(контроль)

1(контроль)

4

Мөстәкыйль эш

1

1

Диктант

1(контроль)

1

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Биремле диктант

1

1

2

Сүзлек диктанты

1

1

1

1

4

4.Календарь- тематик план

Дәрес  темасы

Төп эшчәнлек төрләре

Дәрес саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

 План

Факт

1

Яңа уку елы котлы булсын!

Әңгәмә, Схема буенча җөмләләр төзү

1

2

Исәнләшү кагыйдәләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Фронталь, индивидуаль, парлы, телдән һәм язма күнегүләр эшләү,

1

3

“Мәктәп” темасына караган лексик-грамматик материал.

Фронталь, индивидуаль, парлы, телдән һәм язма күнегүләр эшләү

1

4

Исемнәрнең килеш белән

төрләнеше.

Фронталь, индивидуаль, парлы, телдән һәм язма күнегүләр эшләү

1

5

“Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик- грамматик

материал. Антонимнар.

Фронталь әңгәмә,индивидуаль тикшерү

1

6

Мәктәптә Белем бәйрәме. Транскрипция.

Текст өстендә эшбиремнәр үтәү

1

7

Сүзлек диктанты. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Сүзлек диктанты язу.

1

8

Исемнәрнең берлек санда тартым белән  төрләнеше.

Күнегүләр эшли алу, күрсәтмәлелектән файдалана белү Үрнәк буенча парлап эшләү,

Сорауларга җавап бирү гомуми нәтиҗә чыгару

1

9

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә

кулланылышы.

Парларда эшли белү, диалоглар төзү, сорауларга

җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару

1

10

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше.

Таблица белән эшли белү

1

11

Кереш контроль эш

Мөстәкыйль эшләү

1

12

Боерык фигыль.Хаталар өстендә

эш.

Хаталар өстендә эш, сәнгатьле уку, аутентив

Материал белән эшли белү

1

13

Боерык фигыльнең зат- сан белән

төрләнеше.

Схема буенча җөмләләр төзи белү

1

14

Әдәпле сөйләм формалары

Күнегүләр эшләү, күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару

1

15

Исемнәрнең ясалышы.

Таблица белән эшләү ,күнегүләр эшләү, күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга

җавап бирү,

1

16

БСҮ. Китап-минем дустым, киңәшчем

Сәнгатьле уку, Х. Шабановның ”Китап” шигыре белән танышу, ситуатив күнегүләр эшләү сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару

1

17

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Таблица белән эшләү ,күнегүләр эшләү, күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга җавап .

1

18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең

Барлык формасында зат –сан белән төрләнеше.

Аутентив материал белән эшләү, хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше. Балалар өчен язылган шигырьләрдән өзекләр уку

1

19

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат - сан белән төрләнеше.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклыкта зат-сан белән төрләнешенә күнегүләр эшләү

1

20

Контроль эш

Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш мөстәкыйль эшләү

1

21

Ныгыту күнегүләрен эшләү. Хаталар өстендә эш

Хаталар өстендә эш

22

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр белән танышу. Грамматик күнегүләр эшләү Чагыштыру

һәм гомумиләштерү (рус һәм татар телен)

1

23

“Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча лексик-грамматик материал.

“Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча

лексик-грамматик материал белән танышу, күнегүләр эшләү.

1

24

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә һәм язуда куллану, күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга җавап бирү

1

25

Сан төркемчәләре.

Хаталар өстендә эш. Сан төркемчәләре турында белешмә бирү, саннарны куллану күнекмәләре

өстендә эш, биремнәр үтәү

1

26

Изложение.“Үкенеч”

БСҮ. Изложение язу өстендә эш.

1

27

Сан + исем төзелмәсе

Сан төркемчәләрен белү, ситуатив күнегүләр эшләү

1

28

“Минем иртәнге режимым”темасы буенча лексик-грамматик материал. 

Схема белән эшләү ,күнегүләр эшләү,

күрсәтмәлелектән файдалану ,сорауларга

җавап бирү,

1

29

Минем иртәнге режимым

“Иртәнге режим” темасы буенча лексик-грамматик материал, ситуатив күнегүләр эшләү

1

30

Сәгать ничә? конструкциясе.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирү, Күнегүләр эшләү

1

31

Минем көндәлек режимым.

Көндәлек режим турында сөйләшү, ситуатив күнегүләр эшләү

1

32

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Сүзлек диктанты

Сүзлек диктанты. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү. Көндәлек режим, йорт эшләре турында сөйләшү Чагыштыру һәм гому-

миләштерү

1

33

Мин – өйдә булышчы

Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, Хикәя төзү

1

34

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Таблица белән эш,билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат –сан белән төрләнеше.

Күнегүләр эшләү

1

35

Сочинение.“Мин - өйдә  булышчы”

Өй хезмәтенә караган лексика беләнМөстәкыйл

ь эшләү

1

36

Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы.

Рәсем,  үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү,  Илнур белән Рәсимнең

иртәнге режимы турында сөйләшү

1

37

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне ныгыту.

Рәсем,  үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү ,Илнур белән Рәсимгә характеристика бирү

1

38

Кереш сүзләр.

Кереш сүзләр белән танышу, чөнки теркәгеченең мәгънәсе һәм кулланылышы турында төшенчә бирү

1

39

Биремле диктант.Табигать бизәкләре

Уку, тәрҗемә итү, таблица ярдәмендә сөйләү

Гомуми нәтиҗә чыгару. Хаталарны булдырмау өстендә эш

1

40

Инфинитив. Хаталар өстендә эш

Таблица белән эшләү, фигыльнең инфинитив формасын өйрәнү, күнегүләр эшләү

1

41

Инфинитив + модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый,ярамый, телим)

Инфинитив + кирәк, кирәкми, ярый, ярамый төзелмәләренә күнегүләр эшләү, Ситуатив күнегүләр эшләү Сорау җөмлә формаларын

модельләштерү

1

42

Контроль эш. “Мин - өйдә

булышчы”

Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш

43

БСҮ. Без әнигә булышабыз. Хаталар өстендә эш

“Мин өйдә булышчы циклы лексикасын кабатлау. Текст белән танышу. Күнегүләр

эшләү

1

44

Ничек мактарга? Мактау сүзләре.

 Рәсем,  үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү. Ситуатив күнегүләр

эшләү

1

45

Фигыль формаларын кабатлау

Хаталар өстендә эш. “Рәсим” хикәясендәге лексик-грамматик материал белән танышу

1

46

“Рәсим” хикәясендәге лексик-грамматик материал өстендә эш.

 “Өйдәге хезмәт” темасына лексиканы

кабатлау, образга бәя бирү

1

47

Ситуатив күнегүләр эшләү.

Рәсимгә бәя бирү. Ситуатив күнегүләр эшләү Монолог төзү

1

48

БСҮ. Без – өйдә ярдәмчеләр.

Хикәя язу, хикәядәге сөйләм үрнәкләре

1

49

Өчен бәйлеге.

Фронталь әңгәмә, индивидуаль тикшерү

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

1

50

Ю. Ермолаев ның “Ике пирожный”хикәясендәге лексик-

грамматик материал.

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясендәге лексика белән танышу Уку, парлап һәм  төркемнәрдә эш, индивидуаль биремнәр, рәсемнәр буенча сөйләү

1

51

Ю.Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе.

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе.

Текст белән эш Таблица белән эшләү

1

52

 “Без сәхнәдә уйныйбыз” Образларга бәя бирү. Сүзлек диктанты.

Сүзлек диктанты.

Ю.Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясен

сәхнәләштерү

1

53

Кереш сүзләрне ныгыту күнегүләре эшләү.

Кереш сүзләрне актив кулланылышка кертү. Күнегәләр эшләү

1

54

Изложение. «Кунак апа

БСҮ. Изложение  язу өстендә эш.

1

55

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.Хаталар өстендә эш

Әңгәмә,Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя

фигыльнең юклык формасы. Грамматик

күнегүләр эшләү. язма тикшерү

1

56

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек”

әкиятендәге  лексик- грамматик

материал.

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге

лексика белән танышу, уку, парлап һәм  төркемнәрдә эш,

1

57

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек”

әкияте өстендә эш.

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкияте. Текст белән эш

1

58

Без әкият сөйлибез

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен сәхнәләштерү

1

59

“Без әкиятләр язабыз.” Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Иҗади эшчәнлек, хикәя язу. Таблица белән эш.

1

60

Билгесез үткән заман хикәя

фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Үрнәк буенча эшләү, сорауларга җавап бирү,

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Грамматик күнегүләр эшләү

1

61

БСҮ. “Хезмәт турында мәкальләр”

Фронталь әңгәмә, Тема буенча өйрәнгән лексиканы кабатлау. Татарча-русча мәкальләр.

1

62

“Минем дусларым”темасы буенча лексик- грамматик материал. 

“Минем дусларым” темасы буенча лексика

белән танышу. Күнегүләр эшләү

1

63

Минем дусларым бар.

Лексика белән эш, фронталь әңгәмә, сүзлек эше, сөйләү, язу.

1

64

Сочинение. “Минем дустым”

Дустыңа бәя бирү, хикәя язу.

1

65

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфатны искә төшерү, сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү.

1

66

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә

кулланылышы

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану,

күнегүләр эшләү.

1

67

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик- грамматик материал

“Язгы каникул”хикәясе буенча лексика белән

танышу. Фигыль формаларын кабатлау. Таблица

белән эшләү

1

68

“Язгы каникул” хикәясе.

“Язгы каникул” тексты белән эшләү.

1

69

“Дусларга ни өчен күңелсез?”

“Язгы каникул”тексты буенча күнегүләр эшләү

1

70

Иҗади эш. “Чын дуслар”  хикәясен үзгәртеп язу.

Ситуациядән чыгып, “Язгы каникул”

хикәясен үзгәртеп язу. Иҗади эш

1

71

Боеруны һәм үтенечне белдерү.

Боеруны һәм үтенечне белдерүче җөмләләр,

ситуатив күнегүләр эшләү

1

72

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча контроль эш.

Алган белемнәрне куллануны тикшерү,

аны куллануга контроль эш

1

73

Без матур сөйләшәбез. Хаталар өстендә эш

Контроль эштә җибәрелгән хаталар өстендә эш. Әдәпле сөйләм үрнәкләре белән эшләү.

1

74

Телефоннан сөйләшү этикеты.

Телефоннан сөйләшү этикеты белән танышу, диалоглар белән эш, әңгәмә

1

75

Татар халык ашлары.

Татар халык ашлары белән танышу.

1

76

Минем яраткан ризыгым

Яраткан ризыклар турында сөйләм күнекмәләре булдыру, күнегүләр эшләү

1

77

Исемнәрнең килеш белән

төрләнеше.

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү. Парларда эшләү

1

78

Туган көн – иң күңелле бәйрәм.

“Туган көн – иң күңелле бәйрәм” хикәясе өстендә эш.

1

79

“Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясе

“Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясе белән эш Текст белән эшләү

1

80

Без табын әзерлибез.

Табын әзерләү турында сөйләшү

1

81

“Алсуның туган көне”. Биремле

диктант.

Биремле диктант. Сүзләр белән эшләү, тема буенча сөйләм күнекмәләре булдыру

1

82

Туган көнгә чакыру. Хаталар өстендә эш

Терәк сүзләр белән эшләү, тема буенча сөйләм күнекмәләре булдыру

1

83

Сочинение.“Туган көн - күңелле

бәйрәм”

Туган көн темасына

караган лексика белән эш, иҗади эш

1

84

Бәйлек сүзләр.

Бәйлек сүзләр белән эшләү. Күнегүләр

эшләү

1

85

“Табын янында”хикәясе

“Табын янында” хикәясе  белән эшләү

1

86

Без табын янында

Текст буенча күнегүләр эшләү

1

87

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча лексик- грамматик материалны кабатлау

“Дуслар белән күңелле” темасына караган лексик- грамматик материал

1

88

Дүрт аяклы дусларыбыз,аларның

гадәтләре. 

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган

лексик-грамматик материал. Күнегүләр эшләү

1

89

Дүрт аяклы дусларыбыз,

Аларның кыяфәтләре, токымнары.

Тема буенча яңа сүзләр белән танышу,

төркемнәрдә эшләү

1

90

Минем дүрт аяклы дустым.

Сүзлек диктанты

Сүзлек диктанты. Тема буенча бирелгән

сүзләр белән эшләү Таблица

белән эшләү

1

91

“Минем этем”тексты өстендә эш. Кереш сүзләр.

Үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, язу  

1

92

Мөстәкыйль эш. “Минем дүрт аяклы дустым”

Тема буенча лексиканы кабатлау.

1

93

Мин,син зат алмашлыкларынын килешләр белән төрләнеше.

Хаталар өстендә  Сөйләм үрнәкләре буенча җөмләләр төзү. Мин, син зат алмашлыклары

1

94

Х.Гардановның ”Акыллы Карабай” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Х.Гардановның”Акыллы Карабай” хикәясендәге лексика белән танышу. Рәсемнәр буенча эш,

сорауларга җавап бирү

1

95

Х.Гардановның  ”Акыллы Карабай” Хикәясе өстендә эш.

Гардановның  ”Акыллы Карабай”хикәясе  белән эш

1

96

Минем сәламәтлегем. Яңа лексика кертү

Тән әгъзалары исемнәре. Исемнәрне сөйләмдә куллану.Төркемнәрдә эшләү

1

97

Мин табибта. Диалогик сөйләм.

Мин – табибта.Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

98

Спорт төрләре.

Спорт төрләре, яраткан спорт уены

турында сөйләшү

1

99

Арадаш аттестация эше. Диктант.

Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш мөстәкыйль эшләү.

1

100

Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? Хаталар өстендә эш

Булат Мотыйгуллинның “Сәламәт булыйк”

шигыре

1

101

Сабантуй бәйрәме. Татар халкының милли уеннары

Сабантуй бәйрәме, Сабантуй уеннары турында  сөйләшү Фигыльләрне искә төшерү.

1

102

Өйрәнгән фигыль формаларын кабатлау.

Тема буенча алган белемнәрне ныгыту.

Фигыльләрне кабатлау.

1

103

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең кулланылышын ныгыту

Тема буенча алган белемнәрне ныгыту.

Кабатлау

1

104

Үткәннәрне кабатлау.

Тема буенча алган белемнәрне ныгыту.

Фигыльләрне кабатлау

1

105

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Тема буенча алган белемнәрне ныгыту.

1

Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан, 2014.

  1. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 5нче сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, “Татармультфильм”, 2014.

  1. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. – Яр Чаллы, 2014.

  1. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, “Мәгариф”, 2008.

Өстәмә әдәбият

  1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 5нче сыйныф. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина. – Казан, “Татармультфильм”, 2014.

  1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2009.

  1. Насибуллина Р.Н. “Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных уча-щихся начальных классов”. – “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

  1. Максимов Н.В. “Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология.”Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
  2. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

Мәгълүмат чыганаклары

 http://www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru http://. belem.ru

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки – татар дөньясы http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр

             http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар.

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Эш төрләре

5нче сыйныф

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реплика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

5.

Уку

55-60сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

8-10сүз

Сочинение

5-7 җөмлә

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);
  2. контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен, балаларга мөмкинлек бирергә тиеш. Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.

Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

     Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

     Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Сыйныфлар

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

V

35— 40

40 — 45

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы диктантка «5»ле» куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы диктантка «2» ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән, башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложе-ние); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе — грамоталы язуга.

Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2—3 эчтәлек ялгышы, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4—5 орфографик, 4—5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуа-цион һәм грамматик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Изложениеләрне бәяләү

Изложение яздыру өчен, хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә.

Сыйныфлар

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

V

55— 65

65— 75

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1—2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4—5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4—5 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә «2»ле куела. 

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәне координатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында  балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова...

5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча 5нче сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныфның рус төркеменә татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныфның рус төркеменә татар теленнән эш программасы.(Р.З.Хәйдәрева, Р.Л.Малафеева дәреслеге)...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча)...

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хайдарова Р.З. и др. Татарский язык. 8 класс дәреслеге белән эшләү өчен төзелгән, татар теленнән эш программасы...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...