6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (6 класс) на тему

Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6kl_tatt.yaz_.doc320 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән эш программасы

  1. нчы сыйныф

                                                  1.Аңлатма язуы

  Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

           3. К.С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар/ Казан, 2010;

     4. РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРГА  ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУНЫҢ  ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЫ, 2008

             5.Дәреслек: Татар теле: Рус урта гомуми белем мәкт.6 нчы с-фы өчен . А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова; Казан: Мәгариф, 2007

       

         Эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Рус телендә сөйләшүче  6 нчы сыйныф укучыларына татар теле укытуның  төп максаты :

  1. укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштерелгән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм алга таба үстерү;
  2. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;
  3. укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,  үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
  4. укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;
  5. татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында  мәгълүмат бирү;
  6. халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;
  7. укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.

.

Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар теленнән елга 105 сәгать, атнага 3 сәгать вакыт бирелә.

                 

                                                                                                                     

                                                                                                                       

                                                                                                                           Мәктәп директоры

                                                                                                                             ________ ШәрәфуллинаМ.Х.  

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбасева Эльмира Мансур кызының татар теленнән

2011-2012 нче уку елына

укыту-тематик планы

План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), К.С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова: 1-11 сыйныфлар/ Казан, 2010; нигезендә төзелде.

                     

               

                        Планлаштырылган дәресләр һә язма эшләр (сәгатьләр бүленеше)

I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Еллык

Татар теле

( сәгатьләр саны)

27

21

30

27

105

Диктант

1

1

1

1

   4

Өйрәтү характерындагы  эшләр

изложение, сочинение

   

-

-

     

-

-    

   

1

1

     

1

1

   

2

2

             

                                         

                                                   II.  Программаның эчтәлеге

 

Аралашу темалары

Сәг.

саны

Лексика

Грамматика

1

Белем һәм хезмәт

9

Белем алырга, кабатларга, уйларга,тәрҗемә итәргә, төзәтергә, файдаланырга, кулланырга, хәтер,хәтерләргә, яттан, ятларга, атаклы, мәшһүр, нәтиҗә, нәтиҗәдә, кызганыч,кызганычка каршы,бәхеткә каршы, киресенчә

-Төрле килешләрдәге тартымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес кулланырга күнектерү.

- Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп кулланырга күнектерү.

-Кереш сүзләрне кулланырга күнектерү

2

Сәламәтлек- зур байлык

9

Шифаханә,хастаханә,шәфкать туташы,шәфкатьле,шифалы,әрекмән,тузганак,үги ана яфрагы,җыярга,киптерергә,кайнатырга,кәеф,хис итәргә,таләп,үтәргә,төгәл,сакланырга,хәл,тәэсир итәргә,аркасында,сәбәп,сәбәпле,гадәт,шуңа күрә,исән-сау булырга

-Асыл сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә дөрес әйтергә,язарга һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү.

-Башка,бүтән,бирле,соң,

таба,каршы бәйлекләрен, сәбәпле,аркасында бәйлек сүзләрен урынлы куллануга ирешү

-Шарт фигыльне (барса/килсә) сөйләмдә кулланырга өйрәтү

-Теләк фигыльне (барыйм әле,килим әле) сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.

3

Туганлык мөнәсәбәтләре

7

Кардәш,туганнан туган,бертуган,бердәнбер,онык,игезәк,кияү,кәләш,кияүгә чыгарга,өйләнергә,туй,юмарт,саран,ялгыз,гореф-гадәт,өй туе,бәби туе,каз өмәсе

-Хәл фигыль формаларын кулланып, сөйләм булдырырга ирешү

- Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп кулланырга күнектерү.

4

Кешенең рухи дөньясы

8

Рухи, теләк, теләргә, иҗат итәргә, бушка, юкка, омтылырга, маҗара,башваткыч, фотога төшәргә, фотога төшерергә, башка (бүтән),  соң (поздно),бигрәк тә (аеруча),каршы булырга,лаек булырга,хаклы булырга,заманча,аралашырга,

хәбәрләшергә

-Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерә торган аналитик фигыльләрне танып белергә өйрәтү

-Башка,бүтән,бирле,соң,

таба,каршы бәйлекләрен, сәбәпле,аркасында бәйлек сүзләрен урынлы куллануга ирешү

5

Табигать-безнең йортыбыз

        

10

Ел фасылы,кар күмә,боз каплый,кар бөртеге,

һәр,һәркем,һәрвакыт,кайвакыт,кар эри,гөрләвек ага,кош-корт,бал корты, кырмыска, сайрарга,тургай,ау,ауларга,атарга (стрелять),чүл,әрәмә,алан,куаклык,Зәңгәр күл,Кабан күле,Аккош күле

- Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

- Ия белән хәбәр арасында сызык

- Фигыль һәм исем хәбәрләрнең гади,кушма һәм тезмә төрләрен танып белергә өйрәтү.

6

Бакча эшләре

9

Казырга,көрәк,түтәл ясарга,утыртырга,орлык,су сибәргә,су сипкеч,чүп үләне,чүп утарга,тырмаларга,тырма,эшчән,ялкау,май коңгызы,бөҗәк,бал корты,чикерткә

-Микъдар,тәртип,җыю саннарының кулланылышын кабатлау.

-Бүлем һәм чама саннарын гамәли үзләштерү.

-Башка,бүтән,бирле,соң,

таба,каршы бәйлекләрен, сәбәпле,аркасында бәйлек сүзләрен урынлы куллануга ирешү

7

Авыл тормышы

9

Ишегалды,капка,сарай,койма,мунча,чиләк,кыр(басу),иген,игенче,үстерергә,ашлык,борчак,чөгендер,көнбагыш,кукуруз,урып-җыю,терлекче,дуңгыз,көтү,көтү көтәргә,ашатырга,эчерергә,ат карарга,печән чабарга

-Хикәя фигыльнең хәзерге,билгеле һәм билгесез үткән заман,билгеле һәм билгесез киләчәк заман формаларын сөйләмдә урынлы куллануга ирешү

-Шарт фигыльне (барса/килсә) сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

8

Татарстан Республикасы

9

Милләт,күпмилләтле,күпчелек,ил башлыгы,җитәкче,эшкуар,хөкүмәт,сәясәт,икътисад,мәдәният, сәяси,мәдәни,фәнни,үсеш алырга,дәүләт теле,тигез хокуклы,халыкара,кабул итәргә,билгеләп үтәргә,горурланырга

-Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын сөйләмдә куллануга ирешү

-Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү

-Хикәя фигыльнең хәзерге,билгеле һәм билгесез үткән заман,билгеле һәм билгесез киләчәк заман формаларын сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

9

Татар халкының күренекле шәхесләре

10

Шәхес,күренекле,вәкил,мәгърифәтче,нигез салучы,бөек,дан,дан казанырга,көч куярга,өлеш кертергә,иҗат итәргә,киңәш,киңәшче,киңәш итәргә,казаныш,үрнәк алырга,сәхнә остасы,галим

-Билгеләү (һәр,һәркем,барлык,бөтен,үз),билгесезлек (кемдер,кайчандыр,әллә кем,әллә нәрсә),юклык (беркая,берничек) алмашлыкларын гамәли үзләштерү.

-Теләк фигыльне (барыйм әле,килим әле) сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.

10

Татар балалар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатыннан

25

Шагыйрь, язучы, балалар язучысы, чит ил язучысы, өзек, бүлек, эчтәлек, төп, кыскача, тулысынча, ошарга, геройның холкы, китап укучы, китап киштәсе, тәкъдим итәргә, риза булырга, кайтарырга, сорап торырга, алып торырга

-Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын сөйләмдә куллануга ирешү

-Хикәя фигыльнең хәзерге,билгеле һәм билгесез үткән заман,билгеле һәм билгесез киләчәк заман формаларын сөйләмдә урынлы куллануга ирешү

-Асыл сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә дөрес әйтергә,язарга һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү.

 

                   

   6 сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән

                                                  календарь- тематик план

             Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова

Дидактик берәмлекләр

(бүлекләр, тема)

Сәгатьләр саны

Үткәрү вакыты

Белем стандарты минимумын тәэмин итеп көтелгән нәтиҗәләр

Милли-төбәк компонентын кертү

Өй эше

Белем

Күнекмә

Гомумбелем һәм күнекмәләр

(эш төрләре)

План буенча үтәлеш

Фактик үтәлеш

                                                                                  1 чирек- 27 сәгать

                                                                        1. Белем һәм хезмәт- 9 сәг.

1

Боерык фигыль формасы:-сын, -сен, -гыз, -гез.

1

2.09

Текстны сәнгатьле һәм аңлап укуны активлаштыру

Тәрҗемә итү күнекмәләрен, диалогик сөйләмне камилләштерү

Фонетик күнегү, ребус, күнегүләр эшләү

Апас турында шигырьләр

1,2 күнегү, 8 бит; кагыйдә

2

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

5.09

Килеш сорауларын, күшымчаларын гамәли үзләштерү.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, җөмләләр төзү

Грамматик уен, фонетик күнегү

2 күнегү, 10 бит

3

Хәл фигыльнең –гач, -гәч; -кач, -кәч формасы

1

7.09

Хәл фигыльнең –гач, -гәч; -кач, -кәч формаларын куллана белү

Күнегүләрнең биремнәрен аңлап укып эшләргә өйрәтү

Тест

“Салават күпере” журналы

5 күнегү, 13 бит, тәрҗемә

4

Исемнең тартым белән төрләнеше.

1

9.09

Исемнең тартым белән төрләнеше турында белешмә бирү

Уку һәм тәрҗемә итүне активлаштыру

Тыңлап аңлау, карточка, сорауларга җавап язу

5 күнегү,19 бит, кыска хикәя төзергә

5

Исемнең ю.к, у-в.к белән төрләнеше

1

12.09

Исемнең ю.к, у-в.к белән төрләнешен өйрәнү

Монологик, диалогик сөйләм телен үстерү

Фонетик күнегү, тыңлап аңлау, җөмләләр төзү

“Сабантуй”газетасыннан

5,6 күнегү,22-23 бит

6

Кереш сүзләр

1

14.09

Кереш сүзләр, җөмләдә кулланылышлары турында  мәгълүмат бирү

Сүзлек байлыгын арттыру, уку һәм тәрҗемә итүне ныгыту

Фонетик күнегү, ребус, җөмләләр төзү

4 күнегү, 29 бит, кагыйдә

7

Исемнең т.к белән төрләнеше

1

16.09

Исемнең т.к белән төрләнешен үзләштерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тест

Татарстан, Казан турында

Индивидуаль биремле карточка

8

Сорау җөмләләр төзү.

1

19.09

Җөмләнең әйтелеш ягыннан төрләрен ачыклау. Сорау җөмләләрне  сөйләмдә куллану

Тема буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Фонетик күнегү, тыңлап аңлау,күнегүләр эшләү

“Яратабыз сезне, Сара апа!” шигыре

Диалог ятларга, 28 бит

9

Антоним, синоним, омоним сүзләр.

1

21.09

Сүзләрнең нинди мәгънәгә ия булу үзенчәлекләрен өйрәнү

Монологик сөйләм телен үстерү

Сорауларга җавап бирү, диалоглар төзү, мөстәкыйль эш

1 күнегү,24 бит, җөмләләр төзергә

                                                                        2. Сәламәтлек – зур байлык.- 9 сәг.

10

Сыйфатның гади дәрәҗәсе

1

23.09

Сыйфатның гади дәрәҗәсен өйрәнү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Матур язу күнегүе                                                                              

Ш.Галиев шигырьләре

2 күнегү,46 бит, кагыйдә

11

Б.к, и.к  таләп итүче бәйлекләр.

1

26.09

Б.к, и.к  таләп итүче бәйлекләр турында белешмә бирү

Язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллана белү күнек-н ныгыту

Фонетик күнегү, диалоглар төзү

8 нче күнегү, 49 бит; сүзләр ятларга

12

Шарт фигыль

1

28.09

Шарт фигыль, кушымчаларын, рус теленә тәрҗемә ителешен өйрәнү

Сүзлек байлыгын, диалогик сөйләм телен активлаштыру

Х.Бәдретдинов “Сатмышым”

9 күнегү,53 бит; кагыйдә

13

Фигыль формалары

1

30.09

Фигыль формаларын үзләштерү

Тәрҗемә итә белүне, белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Тыңлап аңлау күнегүе

Ш.Галиев “Гел янәшә”

Фигыль формалары белән 5 җөмлә төзеп язарга

14

Бәйлек сүзләр: ян.., урта.., баш....

1

5.10

Бәйлек сүзләр: ян.., урта.., баш.... турында, җөмләдә кулла-шы турында белешмә бирү

Бәйләнешле сөйләм үстерү, тәрҗемә итүне камилләштерү.

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

1,2 күнегү, 63 бит

15

Бәйлек сүзләр: сәбәпле, аркасында, күрә.

1

7.10

Бәйлек сүзләр: сәбәпле, аркасында, күрә белән таныштыру

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Фонетик күнегү, күнегүләр эшләү

8 күнегү,66 бит, кагыйдә

16

“Сәламәтлек – безнең байлыгыбыз” темасына диалоглар төзү

1

8.10

Лексик тема буенча укучыларның белемнәрен ныгыту

Сөйләм ситуациясенә үз мөнәсәбәтеңне белдерү

Фонетик күнегү, күнегүләр эшләү

8 күнегү, 58 бит

17

Теләк фигыль формалары

1

12.10

Теләк фигыль формаларын үзләштерү

Сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

Ә.Камалиев әсәрләре

12 күнегү, 74 бит

18

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

14.10

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнү

Уку һәм тәрҗемә итүне ныгыту

Әңгәмә, фонетик күнегү, диалоглар өстендә эш

2 күнегү, 87 бит

                                                                     3. Туганлык мөнәсәбәтләре.- 7 сәг.

19

Хәл фигыльнең беренче төре.

1

15.10

Хәл фигыльнең төрләре һәм рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү

Тема буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Текст уку, тыңлап аңлау күнегүе

“Сагындырды Апас, сагындырды” шигыре

10 күнегү, 83 бит

20

Хәл фигыльнең икенче төре

1

19.10

Монологик сөйләм телен ныгыту

Фонетик күнегү, уен, хикәя төзеп язу

4,12 күнегү, 89-90 бит

21

Хәл фигыльнең өченче төре

1

21.10

Сүзтезмәләрне төзи, тәрҗемә итүне камилләштерү

Фонетик күнегү, тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү

Г.Хуҗи шигырьләре

5 күнегү, 92 бит

22

Хәл фигыльнең дүртенче төре

1

22.10

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, җөмләләр төзү

Ребус, фонетик күнегү

10 күнегү, 94 бит, каг.кабатларга

23

Диалоглар төзү.

1

26.10

Сөйләшү барышында үз фикереңне дәлилли, исбатлый белү һәм әңмәдәшкә ачыклаучы сораулар бирә алу

Бәйләнешле сөйләм үстерү, тәрҗемә итүне камилләштерү.

Фонетик күнегү, күнегүләр эшләү

Диалог ятларга, 90 бит

24

Боерык фигыль

1

28.10

Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп кулланырга күнектерү

Тәрҗемә итү күнекмәләрен, диалогик сөйләмне камилләштерү

Фонетик күнегү, тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү

“Сабантуй” газетасы

Хәтер диктантына әзерләнергә

25

“Туганлык мөнәсәбәтләре” темасын кабатлау

1

29.10

Өйрәнелгән лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Ситуатив биремнәр, диалоглар төзү

Гаилә кешеләре, фотосурәтләр

Рәсем буенча хикәя төзергә “Гаилә ял итә”, 79 бит

                                                                          4. Кешенең рухи дөньясы.- 8 сәг

26

Диктант №1

1

2.11

Диктант язу күнекмәләре булдыру, ныгыту

Хатасыз язу күнекмәләрен тикшерү

Язма грамоталылыкны үстерү

Өйрәнелгән кагыйдәләрне кабатларга

27

Эшнең башлануын белдерүче фигыльләр

1

11.11

Эшнең башлануын белдерүче фигыльләр белән таныштыру

Саннарны дөрес язу, уку күн-н камилләшт

Ребус, матур язу, сорауларга җавап язу

10 күнегү, 107 бит, кагыйдә

2 чирек-21 сәгать

28

 Эшнең дәвам итүен белдерүче фигыльләр

1

12.11

Процессның

үтәлү дәрәҗәсен (башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын) белдерә торган кушма фигыль хәбәрле җөмләләр төзү эшен активлаштыру, аларны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

ерү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, җөмләләр төзи белүне камилләштерү.

Фонетик күнегү, кроссворд чишү, карточка белән эшләү

Апастан чыккан галимнәр

1 күнегү, 110 бит, кагыйдә

29

Эшнең тәмамлануын белдерүче фигыльләр

1

16.11

Бәйләнешле сөйләм үстерү, тәрҗемә итүне камилләштерү.

Тыңлап аңлау, фонетик күнегү, диалоглар уку.

12,4 күнегү, 112-113 бит, кагыйдә

30

Ю.к таләп итүче бәйлекләр (кадәр, чаклы, хәтле).

1

18.11

Ю.к таләп итүче бәйлекләрне урынлы кулланырга өйрәтү

Тәрҗемә итә белүне, белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Фонетик күнегү, диалог уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап язу

“Салават күпере”  журналы

8 күнегү, 117 бит, кагыйдә

31

Ч.к таләп итүче бәйлекләр (башка, бүтән, тыш, бирле, соң)

1

19.11

Ч.к таләп итүче бәйлекләрне үзләштерү

Дөрес төрләндерә белү, диалогик сөйләм телен үстерү

Фонетик күнегү, мөстәкыйль эш, уен

14 күнегү, 126 бит; кагыйдә

32

“Кешенең рухи дөньясы” бүлеген кабатлау

1

23.11

Лексиканы кабатлау

Бу циклдагы лексик- грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Тест. БДИ на әзерләнү

“Минем шөгылем” исемле хикәя язарга

33

Антоним, синоним сүзләр

1

25.11

Сүзләрнең синоним, антонимнарын табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Тыңлап аңлау, фонетик күнегү

Ш.Галиев шигырьләре

3 ,4 күнегү, 136-137 бит

5.Табигать –безнең йортыбыз.- 10 сәг.

34-35

Җөмләнең баш кисәкләре

2

26.11

30.11

Җөмләнең баш (ия, хәбәр), иярчен кисәкләре (аергыч, тәмамлык,хәл) турында беренчел мәгълүмат җиткерү һәм аларны танып белүгә ирешү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, җөмләләр төзи белүне камилләштерү.

Карточка, сорауларга җавап бирү

7 күнегү, 139 бит; дидактик материал

36-37

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тәмамлык, хәл.

2

2.12

3.12

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү

Үз фикереңне әйтә белүне, язма грамоталылыкны үстерү

Тыңлап аңлау, рәсемнәр буенча җөмләләр төзү

Татарстан турында текст

6,9 күнегү, 145 бит; кагыйдә

38

Сүзлек диктанты №2. Баш һәм иярчен кисәкләрне кабатлау.

1

7.12

Өйрәнелгән лексиканы дөрес язу

Сүзлек байлыгын арттыру, белем күнекмәләрне камилләштерү

Фонетик күнегү, тәрҗемә итү,  җөмләләр төзү

Рәсем буенча хикәя язарга, 149 бит

39

Фигыль хәбәрләр

1

9.12

Фигыль һәм исем хәбәрләрнең гади, кушма һәм тезмә төрләрен танып белергә өйрәтү

Фонетик күнегү, мөстәкыйль эш.

“Йомралы” шигыре

9,10 күнегү, 151 бит; кагыйдә

40

Исем хәбәрләр

1

10.12

Исем хәбәрләрне дөрес куллана белүне камилләштерү

 фонетик күнегү, җөмләләр төзү

11 күнегү, 154 бит; кагыйдә

41

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

14.12

Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру

Монологик сөйләм телен, белем, күнекмәләрне ныгыту.

Фонетик күнегү, тәрҗемә, ситуатив биремнәр

14,15 күнегү, 160 бит

42

Табигать –безнең йортыбыз” бүлеген кабатлау.

1

16.12

Лексиканы кабатлау

Бу циклдагы лексик- грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Тест. БДИ на әзерләнү

Дидактик материал

43

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау

1

17.12

Исемнәрне килеш белән төрләндерә белү күнекмәләрне активлаштыру

Диалогик сөйләмне камилләштерү.

Фонетик күнегү, карточка

Апастан чыккан сәнгать кешеләре

Әдәби әсәрләрдән 6 җөмлә табып язарга

                                                             6. Бакча эшләре.- 9 сәгать  

44-45

Кушма хәбәрләр (мөмкинлек, тиешлек, ниятләү)

2

21.12

23.12

Мөмкинлек, тиешлек, ниятләүне белдерүче кушма фигыль хәбәрләрне танып белү, дөрес куллану

Бәйләнешле сөйләм үстерү, тәрҗемә итүне камилләштерү.

Фонетик күнегү, тәрҗемә, күнегүләр эшләү

7 нче күнегү, 174 бит;

11,12 күнегү, 177-178 бит

46

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

24.12

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерә белү күнек-н активлаштыру

Лексик сүзләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

Тыңлап аңлау, әңгәмә, диалоглар төзү

5,6 күнегү, 165 бит; кагыйдә

47

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

1

28.12

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен сөйләмдә куллану

Тәрҗемә итә белүне, диалогик сөйләмне камилләштерү.

Фонетик күнегү, тәрҗемә итү, диалоглар уку.

А.Сәләхова шигырьләре

“Кыш” текстындагы баш һәм иярчен кисәкләр астына сызарга

48

Атау җөмләләр

1

11.01

Атау җөмләләрне танып белергә, сөйләмдә кулланырга күнектерү

Сорау куя белүне, диалогик сөйләмне үстерү

Фонетик күнегү, диалоглар уку.

9 күнегү, 192 бит;

       3 чирек -   30 сәгать

49

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

13.01

Исемнәрне килеш белән төрләндереп сөйләмдә кулланырга күнектерү

Диалогик һәм монологик сөйләмне ныгыту

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

М.Җәлил шигырьләр

7,8 күнегү, 186 бит

50

Бәйлек сүзләр

1

14.01

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллануга ирешү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Фонетик күнегү, диалоглар уку, тәрҗемә

10, 12 күнегү, 196 бит

51

Саннар

1

18.01

Микъдар, тәртип, җыю саннарының кулланылышын кабатлау

Дөрес тәрҗемә итә белү күнекмәләрен камилләштерү

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү, рәсем буенча хикәя язу

Аманулла әсәрләре

“Салават күпере” журналыннан 6 җөмлә табып язарга

52

Хәл фигыльләрне кабатлау

20.01

Хәл фигыль төрләрен үзләштерүне дәвам итү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, җөмләләр төзи белүне камилләштерү.

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү, хәтер диктанты

3 нче күнегү,199 бит

7. Авыл тормышы .- 9 сәгать                                                            

53

“Кыр эшләре” темасына сочинение язу №1

1

21.01

Терәк сүзләр куланып, рәсем буенча хикәя төзеп язарга өйрәтү

Сөйләм телен үстерү

Сочинение язу

Эчтәлек сөйләргә

54

Тезмә сүзләр

1

25.01

Тезмә сүзләрнең ясалышы һәм мәгънәсе турында белешмә бирү

Диалогик сөйләмне камилләштерү

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

4 күнегү, 171 бит, 5 җөмлә төзергә

55

Сыйфат

1

27.01

Актив үзләштерелә торган сыйфатларның мәгънәләрен үзләштерү, сөйләм төзергә өйрәтү

Монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту

Фонетик күнегү, диалоглар уку, тәрҗемә

Апас турында  шигырьләр

10,11 күнегү, 173 бит

56

Төрле замандагы хикәя фигыльләр

1

28.01

Төрле замандагы хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп, сөйләм оештыру өстендә эшләү

Диалогик сөйләм телен, тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү, рәсем буенча хикәя язу

13 күнегү, 178 бит

57

Инкяр формадагы фигыльләр

1

1.02

Инкяр җөмләләрне диалогик һәм монологик сөйәмдә куллану

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү, хәтер диктанты

Дидактик материал, 8 бит

58

Изложение №1

1

3.02

Изложение язу күнекмәләре булдыру, ныгыту

Эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү

Изложение язу

59

Сорау алмашлыклары

1

4.02

Сорау алмашлыкларын дөрес кулланып, җөмләләр төзи белү күнекмәләрен арттыру

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү, рәсем буенча хикәя язу

3,4 күнегү, 185 бит

60

Шарт фигыльләрне кабатлау

1

8.02

Шарт фигыльнең барлыкта, юклыкта зат-сан белән төрләнүен истә калдыру

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, җөмләләр төзү

Күнегүләр эшләү, тыңлап аңлау

Каратун ипи заводы

10,12 күнегү, 187 бит

61

Хәл фигыль формаларын кабатлау

1

10.02

Хәл фигыль формаларын сөйләмдә урынлы куллануга ирешү

Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү

Әңгәмә, фонетик күнегү, текст, диалоглар өстендә эш

1 күнегү,198 бит

                                                                          8. Татарстан Республикасы.- 9 сәгать

62

Фигыль формаларын кабатлау

1

11.02

Фигыль формаларын аера һәм гамәли кулланырга күнектерү

Сүзтезмәләрне урынлы кулланып, хикәя язу күнекмәләрен үстерү

Хикәя төзү

“Гомер бишегем” шигыре

8,9 күнегү, 201 бит

63

Сүзтезмәләр

1

15.02

Сүзтезмәләр турында элек үзләштергәнне искә төшерү, кабатлау

Дөрес җөмләләр төзүне, тәрҗемә итүне камилләштерү

Фонетик күнегү, яңа сүзләр төзү, сүзлекләр белән эш.

4 күнегү, 202 бит

64

Антонимнар

1

17.02

Антонимнарны табарга, рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

Ф.Насретдинов

13 күнегү, 204 бит

65-66

Аергыч

2

18.02

22.02

Аергычларны сөйләмдә кулланырга, танып белергә өйрәтү

Диалогик һәм монологик сөйләм телен активлаштыру

Фонетик күнегү, биремнәр үтәү

4 күнегү, 208 бит;

10 күнегү, 217 бит

67

“Татарстан Республикасы” темасына диалоглар төзү

1

24.02

Төрле төзелешле сорау һәм җавап репликаларын кулланып, бирелгән темага сөйләшү үткәрү

Бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен

Тыңлап аңлау, кроссворд,

диалоглар, монологик текст төзү

“Апасым-гомер бишегем” китабыннан

Тест

68

Мөстәкыйль сүз төркемнәре

1

25.02

Укучыларның сүз төркемнәре буенча белемнәрен системалаштыру

Җөмләләр төзи белүне камилләштерү.

Фонетик күнегү, уен, мөстәкыйль

эш, тәрҗемә.

“Татарстан”журналы

8,11 күнегү, 219,221 бит

69

Татарстан Республикасы” темасына мөстәкыйль эш

1

29.02

Татарстан Республикасы” темасы буенча мөстәкыйль эш эшләү

Тема буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү

Тест. БДИ на әзерләнү

13 күнегү, 222 бит

70

Сорау җөмләләр

1

2.03

Сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле белән чагыштырып өйрәнү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Күнегүләр эшләү, диалоглар төзү,тест

6 күнегү, 222 бит

                                                          8.”Татар халкының күренекле шәхесләре” .- 10 сәгать

71

Тамырдаш сүзләр

1

3.03

Тамырдаш сүзләрнең ясалышын һәм язылышын гамәли үзләштерү

Сүзлек байлыгын арттыру

Тыңлап аңлау, әңгәмә, диалоглар төзү

5 күнегү, 226 бит

72

Тәрҗемә эше

1

7.03

Укучыларның тәрҗемә итә белү күнекмәләрен активлаштыру

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

“Сабантуй” газетасыннан өзек тәрҗемә итәргә

73

Алмашлыклар

1

9.03

Алмашлыкларның килеш формаларын язма сөйләмдә активлаштыру

Диалогик сөйләм телен, тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту

Фонетик күнегү, күнегүләр эшләү

Ш.Галиев шигырьләре

Алмашлыклар белән “Минем шөгелем” темасына җөмләләр төзергә

74

Саен, турында, аша бәйлекләре

1

14.03

Бәйлекләрне,  төркемчәләрен гамәли рәвештә өйрәнү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү, хәтер диктанты

10 күнегү, 231 бит

75

Теләк фигыль

1

16.03

Фигыльнең теләк белдерү формаларын өйрәнү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, җөмләләр төзи белүне камилләштерү.

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү

7 күнегү, 237 бит

76

Кушма җөмләләр

1

17.03

Кушма җөмләләр турында белешмә бирү

Кушма җөмләләрне гади җөмләдән аера белү, җөмләләр төзү күнекмәләрен ныгыту

Фонетик күнегү, диалоглар уку, тәрҗемә

Ф.Яруллин шигырьләре

4 күнегү, 241 бит

77

Сүзлек диктанты №3

1

21.03

Диктант язу күнекмәләре булдыру, ныгыту

Язма грамоталылыкны үстерү

Диктант язу

78

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү

1

23.03

Хатасыз язу күнекмәләрен тикшерү

Язма грамоталылыкны үстерү

Күнегүләр эшләү

Дидактик материал

                                                                                     4 чирек-27 сәг.

79

Л.Фәттаховның “Сабантуй” картинасы буенча сочинение язу №2

1

4.04

Өйрәнелгән лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп язу

Җөмләләр төзи белүне камилләштерү.

Картина буенча сочинение язу

Авылдагы Сабантуй бәйрәме

Эчтәлеген сөйләргә

80

Билгеләү алмашлыклары

1

6.04

Билгеләү алмашлыкларын гамәли үзләштерү

Тема буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү

Фонетик күнегү, диалоглар уку, тәрҗемә

Апас турында җырләр

4 күнегү, 243 бит

9.”Татар балалар  язучылары һәм шагыйрьләре  иҗатынннан”.-25 сәгать

81

Дуска хат язу

1

7.04

Аралашу тәгъбирләрен кулланып, хат язу

Тәрҗемә итү күнекмәләрен, диалогик сөйләмне камилләштерү

Җөмләләр төзү,  фонетик күнегү

Авыру дустыңа хат язу

82

Синонимнар

1

11.04

Синонимнарны табарга, рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү

Диалогик сөйләм телен, тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү, хәтер диктанты

12 күнегү, 247 бит

83

“Минем якын дустым” темасына сөйләшү

1

13.04

Бәйлекләрне сөйләмдә, язуда куллану күнекмәләрен тирәнәйтү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Фонетик күнегү, диалоглар уку, тәрҗемә

“Минем дустым” темасынахикәя язарга

84-85

Фигыль формалары

2

14.04

18.04

Фигыль формаларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту

 Фонетик күнегү, диалоглар уку, тәрҗемә

“Апасым-гомер бишегем” китабыннан

Дидактик материал;

12 күнегү, 255 бит

86-87

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

2

20.04

21.04

Сыйфатларны гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләрендә дөрес әйтергә, язарга, сөйләмдә кулланырга өйрәтү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Тыңлап аңлау, күнегүләр эшләү.

С.Садыйкова җырлары

Дидактик материал;

7 күнегү, 257 бит

88

“Минем әнием” тексты

1

25.04

Текст өстендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Фонетик күнегү, диалоглар уку, тәрҗемә

Эчтәлеген сөйләргә

89

Раслау һәм инкарь формалар

1

27.04

Раслау һәм инкарь формаларны аера белү, сөйләм төзүдә урынлы куллануга күнектерү

Уку һәм тәрҗемә итә белүне ныгыту

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

6 күнегү, 259 бит

90

Исем ясагыч кушымчалар

1

28.04

Исем ясагыч кушымчаларны гамәли үзләштерү.

Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү

Фонетик күнегү, күнегүләр эшләү

Һөнәр исемнәре белән 6 җөмлә төзеп язарга

91

Изложение №2

1

2.05

Изложение язу күнекмәләре булдыру, ныгыту

Язма сөйләм телен ныгыту

Изложение язу

92

Тәрҗемә эше

1

4.05

Татар матбугатыннан алынган текстларны тәрҗемә итә белү

Сүзлек байлыгын арттыру

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше

Р.Фәхретдин нәсыйхәтләрен тәрҗемә итәргә

93

Аналитик фигыльләр

1

5.05

Аналитик фигыльләрнең мәгънә төсмерләрен аңлап кулланырга, рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту

Әңгәмә, фонетик күнегү, диалоглар төзү

Ә.Айдарская китабы

6, 7 күнегү, 263 бит

94

Хәл фигыльнең 3 төре

1

7.05(өстәмә)

Хәл фигыльләрне кулланып, җөмләләр төзү

Диалогик һәм монологик сөйләмне ныгыту

Текст уку, тыңлап аңлау күнегүе

12 күнегү, 264 бит

95

Антоним, синонимнарны кабатлау

1

8.05

(өстәмә)

Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын сөйләмдә куллануга ирешү

Тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү  үткәрү

Диалоглар уку, текст буенча эш

Антоним, синоним сүзләр белән 8 җөмлә төзергә

96-97

Исемнәрнең килеш, тартым белән төрләнеше

2

11.05

12.05

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен килеш, тартым белән төрләндерә белү күн-н тирәнәйтү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Фонетик күнегү, күнегүләр эшләү

“Йолдыз” газетасы

“Җәйге ял” темасына хикәя язарга;

Дидактик материал

98-99

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

2

16.05

18.05

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба һәм аера белү күн-н үстерү эшен активлаштыру

Сүзтезмәләрне урынлы кулланып, хикәя язу күнекмәләрен үстерү

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

Г.Хафизов шигырьләре

5 күнегү, 265 бит;

8 күнегү, 266 бит

100

Тәрҗемә эше

1

19.05

Текстларны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү

Сүзлек байлыгын арттыру

Фонетик күнегү, күнегүләр эшләү

Апас турында

13 күнегү, 269 бит

101

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

23.05

6 нче сыйныф курсы буенча алган белемнәрне  гомумиләштереп кабатлау

Диалогик, монологик сөйләмне активлаштыру

 Фонетик күнегү, диалоглар уку, тәрҗемә

А.Алиш турында

“Салават күпере” ңурналындагы әсәрдән һәр сүз төр-нә 5 сүз табарга

102

Контроль диктант №4

1

25.05

Диктант язу күнекмәләрен ныгыту

Язма грамоталылыкны үстерү

Диктант № 4

103

Хаталар өстендә эш

1

26.05

Диктантта җибәрелгән хаталарны төзәтү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Фонетик күнегү, тәрҗемә эше, җөмләләр төзү

Дидактик материал

104-105

Лексик-грамматик материалны кабатлау

2

28.05

(өст)

30.05

Лексик-грамматик материалны ныгыту

Фонетик күнегү, тәрҗемә, күнегүләр эшләү

Таарча китаплар укырга

 

                     

                       III. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Грамматик минимум

  1. Төрле килешләрдәге тартымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес кулланырга күнектерү.
  2. Асыл сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә дөрес әйтергә,язарга һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү.
  3. Микъдар,тәртип,җыю саннарының кулланылышын кабатлау.
  4. Бүлем һәм чама саннарын гамәли үзләштерү.
  5. Билгеләү (һәр,һәркем,барлык,бөтен,үз),билгесезлек (кемдер,кайчандыр,әллә кем,әллә нәрсә),юклык (беркая,берничек) алмашлыкларын гамәли үзләштерү.
  6. Хикәя фигыльнең хәзерге,билгеле һәм билгесез үткән заман,билгеле һәм билгесез киләчәк заман формаларын сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.
  7. Шарт фигыльне (барса/килсә) сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
  8. Теләк фигыльне (барыйм әле,килим әле) сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.
  9. Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп кулланырга күнектерү.
  10. Фигыль һәм исем хәбәрләрнең гади,кушма һәм тезмә төрләрен танып белергә өйрәтү.
  11. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.
  12. Башка,бүтән,бирле,соң,таба,каршы бәйлекләрен,сәбәпле,аркасында бәйлек сүзләрен урынлы куллануга ирешү.
  13. Кереш сүзләрне кулланырга күнектерү.

                            Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау. 1,5 – 2 минутлык бәйләнешле  текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирә белү яки сөйли алу; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик  сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып,  тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш); укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп, хикәя төзи алу; лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйли алу (җөмләләр саны 8 дән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирә алу.

Уку. Төрле жанрлардагы текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап укый һәм төп мәгълүматны таба белү; тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү; татар балалар язучылары һәм шагыйрьләре турында сөйли белү; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне укып, андагы вакыйгалар турында әйтеп бирә белү; шигырьләрне яттан сөйли алу.

Язу.Актив үзләштерелгән сүзләрдән  диктант язу; лексик тема буенча хикәя яза алу, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

  Тикшерүнең төп  максаты- укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү.

            Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

              Тыңлап аңлау (минутларда):  2

              Диалогик сөйләм (репликалар саны): 8

              Монологик сөйләм (фразалар саны):  9

            Тыңлап   аңлауны бәяләү

   Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап,  эчтәлеген сөйли алганда,  “5”ле куела.

   Тыңланган  татар сөйләмен  дөрес аңлап,  эчтәлеген  якынча сөйли алганда,  “4”ле куела.

   Тыңланган  татар сөйләмен  аңлап,  эчтәлеген  өлешчә генә сөйли алганда,  “3”ле куела.

Тыңланган  татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “3”ле куела.                                               

                    Диалогик сөйләмне бәяләү

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

   Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

                        Монологик сөйләмне бәяләү

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән,  сүзләрнең әйтелешендә,  җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

                             Укуны бәяләү (сүзләр саны) 65-70

                  Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү характерындагы эшләр (изложение,сочинение);
  2. контроль эшләр ( сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Сыйныф

           Сүзлек диктанты

Изложение

Диктант

Сочинение

     6

       2

      2

     2

4

 15-17 (сүзләр саны)

70-80 (уку елы башында)

85-90 (сүзләр саны) (уку елы ахырында_

45-50 (уку елы башында

50-55 (сүзләр саны) (уку елы ахырында_

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

  Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

  Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

  Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5  төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

  Пөхтә һәм төгәл язылмаган,  6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

                         Диктантның күләме һәм аны бәяләү

  Пөхтә,төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.

  Пөхтә,төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык  пунктуацион хатасы булган диктантка “2”ле куела.

                                   Изложениеләрне  бәяләү

   Тыңланган текстның эчтәлеге тулы һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик  хатасы булган эшкә “5”ле куела.

  Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3  грамматик  хатасы булган эшкә “4”ле куела.

  Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5  грамматик  хатасы булган эшкә “3”ле куела.

  Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган,6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык  грамматик  хатасы булган эшкә “2”ле куела.

                                   Сочинениеләрне бәяләү

   Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, , 1 пунктуацион яки 2 грамматик  хатасы булган эшкә “5”ле куела.

   Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, , 2-3 пунктуацион   хатасы булган эшкә “4”ле куела.

   Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган,  эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион   Һәм җөмлә төзелешендә хаталары  булган эшкә “3”ле куела.

   Тәкъдим ителгән темага  эзлекле язылмаган,  эчтәлеге  ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6дан артык пунктуацион   һәм грамматик хаталары булган  эшкә “2”ле куела.

             

 Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

               

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа:  

1.К.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар/ Казан, 2010

Дәреслек:

2. Татар теле: Рус урта гомуми белем мәкт.6 нчы с-фы өчен . А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова; Казан: Мәгариф, 2007

3Рус телле укучыларга татар теле укытуның дәүләт стандарты

4.Диктантлар, изложение җыентыгы

5.А.Ш.Асадуллин. Дидактический материал по татарсому языку для русскоязычных учащихся 6 класса русской школы-Казань,Магариф, 2002

6.А.Ш.Асадуллин.Методическое руководство к учебнику татарского языка для русскоязычных учащихся 6 класса русской школы-

1. Ф.Ф.Харисов. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни- методик нигезләре. К..: Мәгариф, 2002 ел.

2. Зәкиев  М.З. Хәзерге татар әдәби теле К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

3.Ч.М.Харисова. Обучение татарскому произношению в русской школе..-М.: Гуманит. Изд.центр ВЛАДОС, 2001.

4.  Нигъмәтуллина Р.Р Татар теле өйрәнүчеләргә К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

5. Татар телендә тыныш билгеләре.

6. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

7.Ф.С.Сафиуллина.Учат таблицы и схемы: Таблицы и схемы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися. Казань,Магариф, 1999

1.А.Гыйләҗетдинова А.  Татар телен өйрәнүчеләргә текстлар. – Казан: “Яңалиф” нәшр. 2004

2. Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез., Мәгариф, 2006

3. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.К.: “Хәтер” нәшр., 2003

4. Хәбибуллина З.Н. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр.

5. Орфографик, орфоэпик  һәм башка төр сүзлекләр.

6.Ә.Н.Сафиуллина Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар, 2008

7. Р.Н.Фатыйхова Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар, 2009

8. З.Н.Хәбибуллина, К.Х.Фәйзрахманова.Татар теленнән мөстәкыйль эшләр,Казан: Мәгариф, 2008


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча 5нче сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы....

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча)...

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хайдарова Р.З. и др. Татарский язык. 8 класс дәреслеге белән эшләү өчен төзелгән, татар теленнән эш программасы...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы....