Развитие критического мышления учащихся на уроках татарской литературы
статья по теме

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль фикерләвен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchylyk_eshe_tezhribesennen.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның

мөстәкыйль фикерләвен үстерү

 

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

  Мин – 125нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Лилия Рүзәл кызы.  Педагогик эшчәнлегем зур түгел, бары ике генә ел. Эшемнең башлангыч чоры гына булса да, туплаган белемнәрне,  үземә кызыклы эш формаларын өйрәнергә, дәресләремдә кулланырга тырышам.  Мин үземнең методик эшчәнлегемне “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү” темасы буенча алып барам. Минем методик ярдәмчеләрем, укытучылык эшчәнлегендә зур булышлык күрсәтүче коллегаларым, остазларым – Мөхәммәтҗанова Гүзәлия Тәлгать кызы, Хәлилова Эльмера Шаммехамат кызы, Закирова Гөлнур Фоат кызы, Зиннәтова Эльмира Сөләйман кызы.

 Мәгърифәтче  Риза Фәхретдин үз заманында: ”Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр, оста эшедер ”, -  дип язып калдыра. Шактый вакыт үтсә дә, бөек мәгърифәтченең  бу фикере үзенең актуальлеген хәзер дә югалтмый.      

Бүгенге көндә белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү, ягъни үзгәреп торучы тормыш шартларында шәхеснең мөстәкыйль фикерләү мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү. Шәхси тапкырлык, тәвәккәллек, инициативага сәләтлелек сыйфатларына укучы мөстәкыйль уйларга өйрәнгән очракта гына ия була. Шушы шартлар минем методик темамның актуальлеген күрсәтә дип уйлыйм.

 Мөстәкыйль шәхес укыту-тәрбияләү процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр шактый күп. Без, укытучылар, аларны үз дәресләребездә киң кулланабыз. Бүгенге чыгышымда мин шуларның берсенә – критик фикерләү технологиясенә тукталып, үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашасым килә.

Бу технологиянең яңалыгы- аның ысулларында, ягъни иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруында. Бу ысуллар шулкадәр кызыклы ки, алар бер генә укытучыны да, бер генә укучыны да битараф калдырмыйлар.

Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт: 1) белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу; 2) укучының иҗади потенциалын, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру; 3) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәресләр үзенчәлекле бер формула буенча төзелә. Алар өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту(вызов) → төшенү(осмысление) → рефлексия(размышление).

Кызыксыну уяту этабы һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк. Бу этапта түбәндәге ысуллар аеруча отышлы: “Идеяләр “кәрзине”, график системалаштыру: кластер төзү, таблицалар ясау (“Беләм-белдем-беләчәкмен”); буталган логик чылбыр, фаразлар агачы һ.б. Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала.  Мәсәлән, “Идеяләр “кәрзине” ысулы белән танышып китик. Бу ысул төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 2 нче сыйныфта Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану “тәмле телле булу” төшенчәсе турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Укучылар “Нәрсә ул тәмле сүз?”  соравы буенча эшли. Һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Укучылар бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Балалар үз фикерләрен расларга тырышалар, хаталар төзәтелә. Укучылар төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра. Бу этапта уңышлы кулланыла торган алымнардан  “Инсерт” алымы, “Блум ромашкасы”, кластер төзү,  беренче этапта куелган сорауларга җавап эзләү, фишбоун, борт журналы һ.б. атарга мөмкин. Мәсәлән, Инсерт ысулы.

Ул катлаулы түгел. Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. Укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки текстның кырыена тамгалар куеп барырга туры киләчәк.

˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

 (минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Мин үзем бу ысулны изложение һәм сочинение язарга өйрәткәндә кулланам һәм болай эшләү уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм.

Г. Бәшировның 5 нче сыйныф әдәбияты дәреслегендә урнашкан “Нинди ул Татарстан?” текстын өйрәнгәндә, укучылар аның кырыена шул тамгаларны куеп бардылар. Текстны тамгалап укыганнан соң, дүрт бүлектән торган Инсерт таблицасы тутырылды. Бүлекләр дә шул тамгалар белән билгеләнде. Таблицага тексттагы мәгълүматлар кыскача гына язып куелды. Соңыннан язмалар баганалап укып анализланды. Инсерт ысулы текстны җентекләп анализларга, кирәкле фикерне аерып алырга, иң катлаулы мәгълүматны да җиңел һәм яхшы итеп хәтердә калдырырга ярдәм итә. Башлангыч сыйныфларда Инсерт таблицасын 2-3 баганадан гына эшләргә мөмкин. Әйтик, “Беләм”, “Белдем”, “Белергә телим”. Иң мөһиме - бу алымны даими кулланып, укучыларны катлаулырак текстлар кабул итәргә әзерләү.

Кластер ысулы.

Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата. Бу ысулның өстенлеге шунда, монда чикләүләр юк, укучылар барлык фикерләрен яза алалар.Әйтик, Г.Тукайның “Туган тел” шигырен өйрәнгәндә кластер ысулын түбәндәгечә кулландым. Кәгазь яки такта уртасында дәреснең темасын һәм идеясен ачарга ярдәм итүче төп (ачкыч) фикер язып куела. Аның тирәсендә фактлар, образлар һәм аларның эш-хәрәкәтләренә бәйле фикерләр, җөмләләр языла. Бу җөмләләр уртада урнашкан төп җөмләгә сызыклар ярдәмендә тоташтырылалар, бәйләнеш саклана. Нәтиҗәдә, укучыларның уй-фикерләрен, геройларга мөнәсәбәтләрен чагылдырган график сурәт барлыкка килә.

Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша. Бу этапта шулай ук кластерлар, таблицалар тутыру, терәк сүзләргә әйләнеп кайту, сорауларга җавап бирү, Блум ромашкасы, “Алты эшләпә” алымы, иҗади эшләр язу: эссе, синквейн, диаманта һ.б. алымнарны кулланырга мөмкин. Бу урында мин үз укучыларымның иң яраткан ысулы- “Синквейн язу” ысулын күрсәтеп китәргә телим.

“Синквейн”- 5 юллы шигырь дигәнне аңлата. Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Синквейн язу искеткеч мавыктыргыч эш, ул образлы фикер йөртүне үстерүдә, укучыда  күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.

Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч фигыль языла. Алар темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме, языла. Ул теманы ачыклый, аңа карата укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.

Бер мисал китерик.

Боз.(исем)

Салкын. Каты.(ике сыйфат)

Туңдыра. Өшетә. Тая.(өч фигыль)

Тимераякта шуып уйнарга була. (фраза)

Кыш.(резюме)

Икенче мисал.

Яңгыр. (исем)

Салкын. Юеш. (ике сыйфат)

Ява. Бәрә. Чылата. (өч фигыль)

Түбәдән тамчылап җиргә ага. (фраза)

Күлләвек. (резюме)

Бу мисаллар аша укучыларның мөстәкыйль иҗади фикер йөртүен; бирелгән теманы ачыклап, аңа бәя биреп, нәтиҗә чыгарырга тырышуларын күрергә була. Минемчә, синквейн тел чарлау һәм зиһенне үстерерүдә ярдәм итә.

“Алты эшләпә” ысулы турында да әйтеп китмичә мөмкин түгел.

Бу алым рефлексия этабында кулланыла. Класс алты төркемгә бүленә, һәр төркем үзенең “эшләпәсен киеп карый”: бер проблема  6 яктан ачыклана.

Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия.

Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк. Мәсәлән, укучылар Г. Тукайның “Су анасы” әкиятендәге геройларны, вакыйгаларны санап чыгалар.

Сары эшләпә. Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар. Мәсәлән, “Су анасы”  әкиятенең төп герое - тапкыр. Ул тиз йөгерә. Гәебен таный белә, дигән җавапларны ишетергә була.

Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр. Мәсәлән, малай Су анасының тарагын урлады, әнисен алдады, аны кыен хәлгә куйды. Әнисе борчылды.

Кызыл эшләпә. Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Укучылар мондыйрак җаваплар бирәләр:  Малай әнисенә алдаган вакытта минем аңа ачуым килде. Төнлә Су анасы килгәч, малай курыкты, миңа да куркыныч булды. Әнисе малайны орышкач, миндә аны кызгану хисләре уянды.

Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Су анасы ул алтын таракны кайдан алды икән? Малайның өен Су анасы ничек тапты икән? Һ.б.

 Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора: урлашырга, алдашырга ярамый.

Критик фикерләү технологиясе белән мин мәктәпкәчә эшчәнлегемдә дә таныш идем, шуңа күрә эшемнең беренче көненнән үк кызыксынып куллана башладым. Мин укыткан сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар байтак иде. Максатым аларның фикерләү сәләтен “уяту” һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башладылар. Уку елы азагында үткәрелә торган комплекслы йомгаклау эшләре нәтиҗәләре дә соңгы уку елында яхшырак иде.  Бу йомгаклау эшләре коллегаларым ярдәме белән, ФДБС таләпләре буенча А,В,С дәрәҗәләре буенча төзелә. Монда мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен күрсәтүче төп критерий- С дәрәҗәсендәге эшләрне башкара алучы укучыларның саны, чөнки бу биремнәр чыннан да фикерләп җавап бирүне таләп итә. Әйтик, 1 нче сыйныфны тәмамлаганда  минем 36 укучымның 21 генә С дәрәҗәсендәге биремнәрне үти алса, икенче сыйныфны тәмамлаганда инде 29 укучым бу биремнәрне үтәүгә иреште.

Әлбәттә, монда критик фикерләү технологиясе ысулларын куллануның да өлеше бар дип саныйм һәм әлеге тәҗрибәне дәвам итеп эшләргә ниятлим,чөнки чыннан да  критик фикер йөртү технологиясенең нигезе булган стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технология развития критического мышления учащихся на уроках истории на примере изучения темы «Внутренняя политика Ивана IV Грозного: реформы и контрреформы».

    Проект урока с использованием методики развития критического мышления.        Получая новую информацию, современные  ученики должны научиться рассма...

Работа по обобщению педагогического опыта по теме: Развитие критического мышления учащихся на уроках биологии как средство успешной самореализации личности

Тема моего педагогического опыта: Развитие критического мышления учащихся на уроках биологии как средство успешной самореализации личности. В работе представлены основные методические приёмы тех...

Доклад на МО учителей гуманитарного цикла: "Технология развития критического мышления учащихся на уроке"

Тема доклада: "Технология развития критического мышления учащихся на уроке".Наряду с традиционными приемами и методами работы в современной школе активно используется технология развития критического ...

Методическая разработка урока по теме: « Развитие критического мышления учащихся на уроках литературы»

Данная разработка показывает, какие приёмы технологии развития критического мышления можно использовать на уроках литературы....

Развитие критического мышления учащихся на уроках русского языка и литературы.

Пробуем применить технологию "Развитие критического мышления через чтение и письмо" на уроках в основной школе. Очень интересно!...