Рус балалары татар теле дәресендә.(Рускоязычные дети на уроке татарского языка)
статья по теме

Ибрагимова Альмира Хамзаевна

Содеожание  данной  статьи-это результат  моей  работы  на  протяжении 32,5 лет.  Данная  система  была  разработана  мной  на  протяжении  тех  лет, когда преподавала  и в  начальных  классах, и  при  преподавании  татарского  языка  русскоязычным  учащимся.  Данная  система  моей  работы  была  разработана  на  протяжении  долголетнего  труда  в  школе   и  разработана  в   форме  эксперимента   в  годы  обучения  в Татарском Гумманитарном  университете. По  данной  экспериметальной  работе    мной  была  создана  и  защищена  дипломная  работа   в  Татарском Гумманитарном  университете.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rus_balalaryna_-_tatar_tele_dreslre._3.docx18.69 КБ

Предварительный просмотр:

Альмира   ИБРАГИМОВА,     учитель    татарского     языка    и         татарской  литературы  средней  школы №2 пгт Васильево, Зеленодольского  района.                                           ТАТАР     ТЕЛЕ    ДӘРЕСЛӘРЕ.

Эшнең     эчтәлегендә    үз     эшемдә     кулланыла     торган      материалны            Бу   эшне  башкаручы:       Татарстан    Республикасы     Яшел    Үзән  районы    Васильево   бистәсенең    2 нче    номерлы    мәктәбендә   татар   теле    һәм  әдәбияты  укытучысы:      Ибраһимова     Альмира    Хәмзә     кызы.      Эшнең  эчтәлегендә  үз эшемдә  кулланыла  торган   материалны  кертергә      уйладым.     Эшемнең    максаты      буларак :  укучыларның   татар    телен-   чит   тел    буларак  өйрәнгәдә, белемне   үстерү     өчен    төрле   формалар    куллану.     Шулай    ук,    без,     укытучылар      буларак,    бүгенге       көндә  укучыларны  тормыштагы  кирәкле  булачак таләпләре  буенча   әзерләргә  тиеш,  дип   уйлыйм.  Башка  милләттәге  балалар    булганлыктан,       миңа татар   теле   һәм   татар    әдәбияты    дәресләрендә   һәрвакыт    укучының    теманы    аңлаганы    һәм     аңламаганы    да    күз   алдымда   тора.   Шуңа   күрә,  материалны    ике    телдә      аңлатырга   туры     килә.     Шулай     ук,   дәрестә   төрле    бала   утыра:   бик    тиз материалны   отып     ала    торган    бала да    бар,    бик   авыр  итеп хәтерендә   калдыручы  бала    да шактый.     Бала   дәрестә    укытучы   әйткәнне һәм   сөйләгәнне   аңламаса,       фәнне  өйрәнүгә   баланың     кызыксынуы      югала.    Үз    эшемдә     мин       татар  телен    рус    теле    белән   чагыштырма    формада    үткәрергә      булдым.        Өй   эшен   дә  әзерләгәндә  дәрестә  үткәнне    генә     бирергә    тырышам.    Шуңа   күрә үзем  өчен,  дәресләрдә үз  системамны   кулланырга  булдым.    

                Балалар,    дәрестә  бер   тәртипкә  бик   тиз   күнәләр.       Укытучы   өчен,   бәлки   бу   өстәмә    эш  тә,    ләкин    укучылар   бу    тәртипкә    бик   тиз   өйрәнеп  китәләр. Минем    өчен,  беренчедән,  татар   теленә  карата   игътибарсызлык     гаҗәпләндерә     иде,     чөнки   татар     телен    укытуга    керткәндә,     дәреслекләр   дә   азрак   иде.   Бүгенге    көндә   бу   мәсьәлә   артта     калды,    дәреслекләр     шактый,      методик    кулланмалар        да  

җитәрлек.      Без,   укытучылар    -  үзебез ,  безнең   дәреләребезгә  карата   игътибарлык   үссен   өчен,    шактый   гына    көч    куярга   тиеш.    Үземнең   системама      башта    шундый   максат    куйдым:    татар   теле   дәресләре   белән   татар   әдәбияты   дәресләре   бәйләнештә   барырга   тиеш.    Татар  әдәбияты  дәресләрендә  алынган  текстларын  татар   телендә  грамматик   күнегүләр     итеп,     алып     була.    Теманы     аңлату,   шулай  ук   рус   теле  дәресләре     белән    бәйләнештә   барырга    тиеш.    Шуңа      күрә      татар              телендә      кагыйдәләрне      өйрәнгәндә,      иң     беренче,     рус     телендә   һәрвакыт       кабатларга      кирәк,      дип     уйлыйм.  Чөнки   башка  милләт   баласының     уйлаулары     барыбер     рус   телендә   бара.        Татар     теле   дәресләрен    бер   тәртиптә    үткәрергә   булдым.   Көн  саен     бер   дежур    укучы   такта   янына   чыгып,  алдагы   дәрестә      үткән   материал    буенча     биремне   эшли.   Башта  балалар   такта  янында  эшләргә  куркып  торалар,   бераздан   бик   теләп   эшли  башлыйлар.  Үз  дәресләремдә   эксперимент     формасында:  фонетик  анализны  да, морфологик  анализны да, синтаксик    анализны  да    кертеп  карадым.    Балалар   бик  тиз  яңа сүзләрне  хәтерлә-рендә  калдыралар.  Укучылар  татар   теле   дәресендә    сузык    авазларны   да,  тартык   авазларны  да,  сүз  төркемнәрен    дә,    җөмләнең     төрләрен       дә,   җөмләнең  баш  кисәкләрен   дә,   иярчен кисәкләре  дә   хәтерләрендә      калдыралар.   Җөмләләрне   дөрес     итеп     төзү,    чит   тел  баласына   бик  авыр.    Шуңа   күрә,  тамыр   сүзен  дә,    сүз   ясагыч   кушымчасы сүзен    дә,    модальлек сүзен  дә, бәйләгеч   сүзен  дә   кертеп   карадым.    Бу   сүзләрне   укучылар   бик    тиз    хәтерләрендә  калдыралар.   Тагын    бер   авырлыкны    күрдем.   Укучылар      диктанты      язудан    бик    куркалар.      Шуңа     күрә,     минем  тавышыма, интонациямә   күндерер   өчен    бер    3-4  минут   дәрес   саен   кечкенә  генә   төрле   формадагы  диктантларны     кертә    башлыйм.     Бүгенге   көндә    бишенче   сыйныфтан  укыта   башлаган,    сигезенче     һәм   тугызынчы    сыйныф      укучылары     тыныч      кына,      шактый       күләмле    диктантлар   яза   алалар.    Дәреснең    икенче     этабында,      укучыларның җөмлә     төзүдә      авырлык   белән   очрашуларын  күргәч,    мин  сүзләрне   төрле      формада      булуына    игътибар    итергә      булдым.    Барлык    сүз      төркемнәренең төрле    формалары  белән    эшне    автоматизм    рәвешенә   китерергә   булдым  .     Моның    өчен,      дәреснең     башында, дәрес   саен    сүзләрне  төрләндерү    буенча    күнегүләр  кертә    башладым.  Бер     төрле    материалга      укучылар     бик      аралар,          шуңа          күрә     биремнәрне    төрле      формада     бирергә    тырышам.  Татар     теле     бу укучылар   өчен,  чит      тел,  шуңа   күрә  алар   өчен,  төрле  формадагы  кулланмалар   төзеп   карадым.   Исемнәрнең,сыйфатларның   һәм    фигыльләрнең     төрләнешен     күрү   өчен     берничә    таблицалар    төзеп   карадым.                                                                                                                                                                                                      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Разработка дистанционного курса по татарскому языку «Татар теле - 5» для развития системы непрерывного образования в условиях внедрения ФГОС.

Статья посвящена разработке дистанционного курса  по татарскому языку для учащихся 5 классов на базе открытой платформы для дистанционного обучения Moodle.  Такого рода ресурсы позволят разв...

Разработка, реализация и содержание мультимедийного учебного пособия «Татар теле онлайн» для преподавания татарского языка русскоязычным учащимся.

В статье описываются этапы реализации и содержание  мультимедийного учебного пособия «Татар теле онлайн» для преподавания татарского языка русскоязычным учащимся...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно–методическое пособие к учебнику 7 класс «Татар теле», автор учебника Ф. С. Сафиуллина/

Лучшее, что существует из технических средств обучения для взаимодействия учителя с классом – это интерактивные доски. В них объединяются проекционные технологии с сенсорным устройством, поэтому...