Гаяз Исхакый "Сөннәтче бабай"
план-конспект урока (10 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

татар әдәбиятыннан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gayaz_ishakyy_sonntche_babay_povesten.docx13.97 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :   Гаяз Исхакый “Сөннәтче бабай” повестен аңлатмалы уку. Анализлау.

Максат: 1)  әсәрдәге төп фикерләр, тарихи-фәлсәфи эчтәлекнең мөһимлеге;

                2) эчтәлек өстендә эш алып бару, образларга характеристика бирү, эчтәлек сөйләтү;

                3)  әхлак тәрбиясе.                                                                                            

                                     

                                        Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

Үткән дәрес материалы буенча фикер алышу:

1. Сәгадәт образын тудыруда автор нинди сәнгать чаралары куллана?

2. Дөньяда бәхетле булыр өчен туган  Сәгадәт ни өчен бик кыен хәлдә кала.

3. Г.Исхакыйның өстен катлауларга мөнәсәбәте ничек?

4. Мансур Аллаяров образының әсәрнең сюжетында нинди әһәмияте бар соң?

5. Габдулла кем ул? Аның Сәгадәткә мөнәсәбәте ни өчен үзгәреп тора?

6. Татар халкының төрле сыйныфлардан торуын, аларга хас булган үзенчәлекләрне,  каршылыкларны  язучы ничек итеп күрсәтә?

7.Автор хатын-кыз язмышын нинди юллар белән җиңеләйтергә тели?

8. Романда сурәтләгәннәр белән сез тулысынча килешәсезме? Үзегез өчен сезне  ышандырып бетермәгән хәл-әхвәлләрне билгеләргә.

9. Әсәрнең сюжетын кайсы образлар аеруча әһәмиятле?

10. Әсәрне язганда автор нинди иҗат методларыннан файдалана?

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

1. Сөннәт-гарәп сүзе, гадәт, йола дигән мәгънәне белдерә.

2. Сөннәтче бабай йортындагы тормыш иң югары дәрәҗәдәге ислам дине кануннары, әхлагы белән сугарылган.

3. Әсәрне укыганда үзеңнең лә күңелеңнең чистарганын, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә омтылганыңны сизми дә каласың.

4. Халкыбызда: “Ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын”- дигән мәкаль бар. Ул зур томыш тәҗрибәсенә нигезләнеп әйтелгән борынгылар сүзе.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

Сөрем, флёр.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Әсәрнең эчтәлеген анализлау.

2.Образларга  характеристика бирү.

3.59  нчы  биттәге 1-4   сорауларга язмача җавап язарга.

1. Сөннәтче бабай образын тудырып, язучы татар әдәбиятында нинди яңа сүз әйтте?

2.Язучы Сөннәтче бабайның күңел дөньясын ничек итеп тасвирлый? Тормышның үзендә, әдәбият-сәнгать әсәрләрендә аңа охшаш затларны һәм образларны очратканыгыз бармы? Бу образ кайсы яктан әһәмиятле?

3. Аллаһы Тәгалә кушканча яшәүне сез ничек аңлыйсыз?

4. Сөннәтче бабайның ике хатынын бер-берсе белән чагыштырып тасвирларга, аларга бәя бирергә. Ир-атның һәм хатын-кызның гаиләдәге роле, урын турында бәхәс- сөйләшү уздырырга.

 6.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.   59 нчы биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап әзерләрг


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакыйның иҗат юлы

Гаяз Исхакый иҗатына багышланган...

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе

Творческая работа учащиегося по данной тематике....

Сочинение. Описание Бабы - Яги. (с использованием музыкальной композиции А. Лядова "Баба - Яга"

Обучение сочинению-описанию по методике Г. Б. Вершининой с использованием музыкальной композиции и мультимедийного урока к теме. ...

Әсхәл Әхмәт-Хужа. “Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай”

Әсхәл Әхмәт-Хужа "Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай"...

Конспект урока по башкирскому языку на тему Әсхәл Әхмәт-Хужа. “Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай”

Тема:     Әсхәл Әхмәт-Хужа.  “Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай”.Маҡсат.шиғырҙың йөкмәткеһе менән танышыу;уҡыусыларҙың һүҙ байлығын, телмәрен, фекерләү кимәлен үҫтереү;балаларҙа ...