Туган телем-татар теле
методическая разработка (8 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Дэрестән тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Татар теле-туган телем27.06 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Туган  телем- татар теле.

Максат:  балаларда Туган илгә , татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: Ι . Плакатлар :

  1. И туган тел ,и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле.

                                                                                  Г. Тукай

2) Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел.

                                                                                  Г. Тукай

3) Тел- халыкның рухы ул. Телдә аның табигате,күңеле  һәм тормышы ,көнкүреше чагыла.

ΙΙ. Татар көйләренең магнитофон язмалары.

ΙΙΙ. Туган тел турында мәкальләр.

                     Әдәби кичәнең барышы :

Укытучы :Без – татарлар , туган телебез – татар теле.

       Татар теле... Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган , Каюм Насыйрилар , Тукайлар нигез салган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , бүгенге көндә җитлеккән , камилләшкән ,теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган , Моабитнең таш диварлары эчендә дә тынмыйча , аның калын стеналарын тишеп чыгып , бөтен дөньяга яңгыраган , утларга – суларга салсалар да ,чукындырсалар да , ассалар – киссәләр  дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә  түзгән, сынмаган – сыгылмаган ,баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

      Кемнәр генә сиңа сокланмаган  һәм мактау җырламаган ? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән  һәм үзенең уй- хисләрен башкаларга сөйләмәгән ?

1 нче бала:И минем җандай кадерлем,

                 И җылы , төре телем!

                 Кайгылар теле түгел син,

                 Шатлыгым теле бүген.

                 Тик синең ярдәмең белән мин ,

                 Тик синең сүзләрең белән

                 Уйларың йөрәккәемнең

                 Дөньяга әйтә беләм.  

Укытучы : Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан ,туган җир , ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек , изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган  тел  дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз , иң якын кешесе – анасы өйрәтә , шул телдә аңа бишек җырларын җырлый , иркәли , юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

    “Туган тел” җыры ( Г . Тукай сүзләре , халык көе ) башкарыла.

Укытучы :  Әйе , мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай итеп биргән.

    Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул  тышкы ямь бирү чарасы , матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган , аны иң элек аралашу , аңлашу , тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп , “туган тел” , “матур тел” , “ әткәм- әнкәмнең теле” дип атаган.

2 нче бала :  Без татарлар

                      Без – татарлар!

                      Татар  исемен  без

                      Горур йөртә торган халык.

                      Без -  татарлар.

                      Шулай диеп белә

                           Безне бөтен дөнья илләре.

                      Без – татарлар!

                      Батыр  халык дигән

                      Зур даныбыз әле сүнмәде.

                      Без – татарлар!

                      Шушы исем белән

                      Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

   “ Ак каен” җыры ( З. Ярмәки сүзләре  , халык көе) башкарыла.

Укытучы  : Туган тел. һәркем   өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле , бернәрсә белән дә  алыштырылмый торган “әни” , “әти” , “әби” , “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган- үскән ил – җирнең якынлыгын , Ватанның газизлеген бер әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз , Милләтебез сәнгать ияләренең матур – матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз , рухланабыз.

3 нче бала : Н. Исәнбәт “ Өч матур сүз”.

4 нче бала :  Дөньяда иң–иң матур ил –

                      Ул минем туган илем.

                     Дөньяда иң–иң матур тел –

                     Ул минем туган телем

                    “ Балам”, - диеп туган телдә

                     Эндәшә миңа әткәм.

                   “ Әнкәем”, - дип әниемә

                    Мин туган телдә дәшәм.

     5 нче бала : Туган телемдә сөйләшеп

                     Яшим мин туган илдә.

                   “ Туган ил” дигән сүзне дә

                     Әйтәм мин туган телдә.

                     Иң изге хисләремне мин

                     Туган телдә аңлатам.

                    Шуңа күрә туган телне

                    Хөрмәтлим мин, яратам.

6 нчы бала :  Г. Гыйлманов “ Мин татар малае”

                  Чатнашып сөйләшәм

                  Үз ана телемдә.

                  Оялмыйм , курыкмыйм , -

                  Мин бит үз илемдә!

                  Башымда – чигүле ,

                  Каюлы түбәтәй.

                  Догалар укырга

                  Өйрәтә дәү әтәй.

                  Тәүфыйклы булырга

                  Кирәген  беләм мин.

                   Чын  татар  малае

                   Йөрәгем белән мин!

7 нче бала :   Ш. Галиев “ Туган тел”  шигыре

8 нче бала  :  Ф.Яруллин “ Анам теле” шигыре.

9 нчы бала :   Дибәҗә Каюмова “ И телем”

                    И телем ! Ничә гасырлар

                    Ирек даулаган телем.

                    Дөнья теле булмасаң да ,

                    Җиңгәннәр теле бүген.

                     И безнең санлы телебез.

                     И безнең  данлы юлдаш.

                     Нур сибәсең , җан өрәсең.

                     Син безнең якты кояш.

10 нчы бала :  Рафис Корбанов “ Туган  ил”

     “ Әткәм” , “ әнкәм”  сүзе белән

Ачылган телем минем!

Син бирдең миңа ышаныч

Кичкәндә белем илен.

Ата- бабамнар үткәнен

Белдем мин синең аша.

Башка телләрең эченә

Кердем мин  синең аша.

11 нче бала : Гөлзада Әхтәмова “ Туган телем”

 Татар теле – туган телем

Гасырларны кичкән тел ул ,

Давылларда өзелмичә ,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып

Борынгыдан  калган  тел ул.

Байлыгына , муллыгына

Сокландыра  алган тел ул .

Татар теле җырлар аша

Уйлар чынга ашкан тел ул

Сөю тулы йөрәкләрне

Җан дусларга ачкан тел ул.

Татар теле - дөнья теле ,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең

Күңелләрен үзенә тартыр.

          Татар халык биюе.

Укытучы  : Ә хәзер мин сезне кечкенә  Марат белән таныштырасым килә. Игътибар итегез әле , ул ничек матур итеп ана телендә сөйләшә , хәтта әнисен дә өйрәтә.

Сәхнәләштерү  :  

Әнисе :   Әйдә инде, улым, тизрәк, садикка соңга калабыз.

Марат :  Хәзер әнием.

Әнисе  :  Тагын ни булды?

Марат :   Син дөрес  әйтмисең , әнием. Без бит садикка түгел , бакчага  соңга калабыз. Дөрес әйт , әнием.

Әнисе :   Әйдә, балам, әйдә, үскәнем, бакчага соңга калабыз.

Укытучы :  Укучылар , Марат әнисе белән ник килешмәгән?

Балалар :  Чөнки әнисе рус сүзе катнаштырып сөйләшкән.

Укытучы :  Әйе, укучылар, без кечкенәдән үк үз телебезне, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармагыз.

    Җыр “ Кояш гомере”.

Укытучы  :  Укучылар , бүген  без  сезне  җәнлекләрнең дә үз ана телендә сөйләшүләре турында шигырь белән танышырбыз

 Ш. Галиев “ Рус казлары – га га га”

Русларда да бар казлар

Татарда  да бар казлар.

Рус казлары : га- га- га , ди

Татар казы : кыйгак  , ди.

 

Русларда да бар үрдәк,

Татарда  да бар үрдәк.

Русныкылар : кря – кря , ди ,

Татарныкы : бак – бак , ди.

Русларда да бар әтәч,

Татарда  да бар әтәч.

Русларныкы : кукареку!

Татарныкы : кикрикүк!

Русларда да бар маэмай ,

Татарда  да бар маэмай.

Рустагысы : гав , гав , ди.

Татарныкы :  һау , һау , ди.

Гав ,гавларга юлыксам мин ,

Русча гына эндәшәм.

һау, һауларны күргән чакта ,

Гел татарча сөйләшәм.

Укытучы : Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле кыйммәт тел.

 Укучылар  туган тел  һәм сүз турында  мәкальләр сөйлиләр.

  • Ананың балага биргән иң матур бүләге – тел.
  • Иң татлы тел – туган тел , анам сөйләп торган тел.
  • Тел- белемнең ачкычы , акылның баскычы.
  • Телләр белгән – илләр белгән.
  • Теле чибәрнең үзе чибәр.
  • Әдип башы – тел.
  • Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
  • Сүзе яхшы булса , нурлана йөзе.
  • Миндә авыз бар диеп,

          Бертуктаусыз сөйләшмә.

       Җыр Г. Афзал “ Туган җиреңнән китмә”.

Укытучы : һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы , көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһеңлелеге өчен барыбызга да армый– талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

      Әдәби кичәне мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә

Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас ,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “ Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

     

     

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем-татар теле

Балаларда Туган илгә, татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү....

Туган тел - ана теле

Клаасный час посвященный к дню родного языка на татарском языке...

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс)...

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс) презентация....