Роберт Миңнуллин-Әниләргә дан җырлаучы!!!!
материал (8 класс) на тему

Роберт Миңнуллин үзенең иҗатында Ана образын камилләштерүгә бик күп көч куя

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_r.minnullin_-_kopiya.docx20.71 КБ

Предварительный просмотр:

 Роберт Миңнуллин... Күпләр аны юморист шагыйрь, икенче берәүләр балалар шагыйре буларак белә. Күбебез аның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы детутаты, җәмәгать эшлеклесе булуын әйтә. Әйе, бу чынлап та шулай. Тик  Роберт Миңнуллин – иң беренче чиратта шагыйрь!

Аның укучылары – бөтен татар халкы. Шагыйрьнең тирән гаме - яшәү өчен җан тартышы кичергән туган халкы, бәгырен телгәләгән татар язмышы.

   Татар халкының танылган Роберт Миңнуллин иҗатының буеннан-буена сузылып килгән  образга сокланмый мөмкин түгел.  Ул- ана образы...

  Иң кадерле кеше – ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер. Шулай да Роберт Миңнуллин – иң уңышлы язучы шагыйрьләребезнең берсе. Авторның йөрәгеннән чыккан ихлас сүзе, әлбәттә, укучы йөрәгенә дә барып  җитә, анда җаваплылык хисе, җылы тойгылар уята.

    Әнкәй, әни, нәнә, инәй, исәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала. Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, йөрәк җимешләре өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана. Никадәр сабырлык, дөньядагы никадәр матурлык, мәхәббәт һәм күңел киңлеге синдә.

     Роберт Миңнуллинның тормыш юлы бик гади һәм шул ук вакытта бик катлаулы да. 1948нче елның 1нче августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. 1966нчы елда мәктәпне тәмамлый һәм “ Маяк” газетасында эшли. 1973нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Башкортстанның  Сөн буенда туып үскән, мәктәп, колхоз, район газетасы редакциясе, университет баскычыннан узган яшь егет. Соңрак “Яшь ленинчы” газетасында баш редактор, “Казан утлары” журналында бүлек редакторы, Татарстан телевидениясендә баш редактор, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Болар  шагыйрь башкарган җәмәгать эшләренең әле кайберләре генә. Роберт Миңнуллинның шигырьләрендә – яшьлек, табигать, мәхәббәт, туган як һәм дә әниләр темасы.

Роберт Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерүдә тиңдәшсез иҗади көч куя.

Әнкәй!!! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. “Әнкәй” дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без, әлбәттә, әнкәйләрне искә төшерәбез, аларга кайтып егылабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше – Ана. Юкка гына Җир-ана, Ватан-ана димибез бит. Хәтта туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез.

                                   Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

                                   Сөн суында юган иң элек

                                   Бишек җырын көйләп төннәр буе,

                                   Без үскәнне көткән тилмереп.

     Бу җыр Сөн буенда туып үскән бер егетнең моңсу шаяру катыш биографик истәлеге генә түгел. Бу җыр - Роберт Миңнуллинның бөтен иҗатына алып керә торган скрипка ачкычы сыман.

     Шагыйрьнең истәлекләреннән: “ Мин еш кына бала чагыма кайтып киләм. Үзебезнең кечкенә өебез сагындыра. Безнең авазлардан, шатлыклы көлүләребездән, елауларыбыздан, шау-чор килеп торган өебез. Безне сыендырган, җылыткан, үстергән өебез. Әле дә аптырыйм. Ничек сыйганбыздыр без анда? Без бит шунда биш бала үстек. Барыбыз да бериш, барыбыз да чорсызлар” .

   Аның шигырьләрен укуы рәхәт, чөнки алар бик гади һәм аңлаешлы. Алар олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе.

Көннәр якты булсын өчен,

Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк!

Җил-давылдан саклар өчен,

Әни кирәк!

Роберт абыйның шигырьләре авторның иҗатына Сөннең үзе сыман тын      

гына алып керә. Шагыйрьнең сугыш һәм сугыштан соңгы чор әнкәләренең җыелма сурәтен күз алдына бер бөтен итеп бастыра.

Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен!

                                       Аларгадыр бөтен авырлык.

                                       Әнкәйләргә безнең

                                       Йолдызлардан

                                       Йә кояштан һәйкәл салырлык.

                                                                                           (“Әнкәйләр”)

   Олуг җанлы, гүзәл йөзле Гөлҗәүһәр ханым. Шагыйрь әйтүенчә, романнарга язып бетермәслек катлаулы язмышлы, ләкин көчле ихтыярлы, горур, һәрнәрсәгә үз карашы булган, сүзен төпле итеп, өзеп сөйләгән, күңеленә җиһандай киңлек сыйдырган татар хатыны ул. Иң олы улы ышанычы Робертына унбер яшь тулганда, әтиләре Мөгаллим абый аянычлы рәвештә вафат була. “Әтиебез вафат булгач, шул бәләкәй генә өебез дә бөтенләй бушап калды, хәтта зураебрак киткәндәй тоелды. Дөньяның ачысы да, төчесе дә күрелде анда. Әле дә ярый әнкәебез булдыклы, акыллы, алдан күрүчән булып чыкты. Таратмады, ач итмәде, ялангач йөртмәде. Көнозын эштә була торган иде, ә төннәрен тегү текте. Күрше тирәләрдән дә аңа килделәр. Әнкәйнең төннәр буе тегү белән шөгыльләнүе миңа да файдага булды. Шул лампа яктысында төнге икегә, өчләргә кадәр китап укып ята идем. Хәзер менә уйлап йөрим: ай-һай авыр булгандыр әнкәйгә. Үзе генә беләдер ниләр күргәнен, ниләр кичергәнен”, -  дип яза ул балачак истәлекләрендә.

      Әйе, бик авырга килә Гөлҗәүһәр ханымга. Авырлыкларга тешен кысып түзгән горур хатын биш баланы аякка бастыру, кеше итү өчен барысын да эшли. Чын кеше булып үссеннәр  дип тели ул. Әйе, балалары аның белән горурланган кебек, Гөлҗәүһәр апа да бүген балалары белән горурлана ала.  Алар барысы да югары белемле, биләгән вазифалары мәртәбәле. Аларны эшләрендә хөрмәт итәләр.

    Ә беренче бала – Роберты – үзенең генә түгел, туганнарының да әниләренә булган иң җылы, иң изге хисләрне шигырь юлларына салучы да ул.

Әнкәсен бик теләсә дә,

                                               Сайлап алалмый кеше

                                               Әнкәйләрне Ходай бирә,            

                                               Ул фәкать Ходай эше!

                                                                                  (“Әнкәйне сайлап алмыйлар”)

        Роберт Миңнуллинның сөекле әнкәсенә багышлап язган шигырьләрнең саны бик күп. “Әнкәйләр турында нигә күп язасың?” – дигән сорауга ул болай дип җавап бирә: “Ничек җавап бирсәм дә тулы булмас кебек. Әнкәй белән генә үскәнгәдер, бәлки? Әллә инде. Әнкәйнең безне – биш баласын – нинди авырлыклар, газаплар  белән үстергәнен белгәнгәме икән? Аның олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, гадел, горур булуын аңлагангамы? Төгәл генә әйтә алмыйм. Әнкәй безне ничек тә кеше итәргә тырышты. Көчен дә, сәламәтлеген дә кызганмады. “Балаларымны үстерсәм, укытсам, кеше итсәм, авылдашларым алдында йөзем ак булыр” – дигәндер

инде. Рәхмәт аңа. Безнең әнкәйнең язмышы – үзе бер җыр кебек”.

    Шагыйрь үзенең әнкәсенә дә, якын дусларына да тирән ихтирам белән карый. Аның дуслары – шагыйрьнең үзе кебек  үк ачык күңелле, юморга бай, чын мәгънәсендә тәртипле, итагатьле, игелекле кешеләр, һәрвакыт кешеләр белән дусларча мөгаләмә урнаштыра, сөйләшә, һәркемнең борчуларын, кайгы-хәсрәтен уртаклаша белүче асыл затлар икәнешигырьләрендә чагыла.

Дусларымны алып кайттым, Әнкәй!

                                   Күрмиләр дип туган ягымны.

                                   Безнең якны яратырлар алар:

                                   Туган ягым якын, ягымлы.

     Роберт Миңнуллин -  хөр күңелле, оптимистик рухлы, тормышны яратып, аның ямен, тәмен белеп яши торган шаян шагыйрь.

Әни таңнан эшкә киткән,

     Бөтен эшне эшләп киткән!..

                                             Нәрсә эшлик икән дип, без

    И баш ваттык, баш ваттык –

                                            Ахырда җаен таптык:

                          Банкадагы вареньены

     Ялт иттердек бергәләп..  (“Әни эштән кайтканчы”)

   “Гаилә, белгәнебезчә, анадан башлана. Бөтен яхшылыклар да, игелекләр дә ана сөтеннән. Ана җиргә яңа тормыш алып килә, кешелек утын сүндерми тота, буыннарны буынга тоташтыра. Шуңа күрә без аналарга мәхәббәтле, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тиешбез”, - ди   Роберт Миңнуллин. Мисал өчен,  “Күчтәнәч”, “Әниемә булышам”, “Энекәш кирәк миңа” дигән шигырьләре. Халык юкка гына “Оҗмах аналарның аягы астында” димәгән бит. Роберт Миңнуллинның мәхәббәт, ярату, сагышка уралган шигырьләре ананы зурласа, ә ул шигырьләр җыр булып халык күңеленә күчкәч, бөтен халык  шагыйрь алдында баш ия, аңа мәдхия җырлый башлый.

Хатын-кыздагы йомшак якның чынлыкта көчле якка әверелеүен күрсәтә автор. Хатын-кыз, табигатьнең үзе кебек, мәңгелек  сергә төренгән. Ана табигате бигрәк тә! Шуны аңлаган кешенең йөрәк түрендә һәм күз алдында әнисе торса – бу гаҗәпмени? Шагыйрь гади татар хатын-кызының якты образын тагын да гомумиләштереп, иң югары баскычка – гомумкешелек иҗтимагый бөеклеккә күтәреп куюга ирешә:

Хатлар укыйм.

Кат-кат укыйм

                   Мин Әнкәйнең хатларын –

                Әнкәйнең, гади Әнкәйнең

          Даһи тәгълиматларын,

- дип яза шагыйрь “Әнкәй хатлары” дигән шигырендә. ”Бик сагынсам да сиздермим. Мәшәкатьләргә очрый-очрый кайтып йөрмәгез, исәнлегегезне белеп торам, дим...Кайткач та, кочакларга үрелмим, карашым белән генә туйганчы сөям”, - ди Гөлҗәүһәр ханым.

Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар радио-телевидениедә яңгырый.  Халкыбызның Роберт Миңнуллин кебек уллары, шагыйрьләре булганда, әниләргә хөрмәт, мәхәббәт бервакытта да кимемәс.

     Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит  ул. Гомер бена әни синең яныңда йөридер кебек, ул янәшәдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

Ташлама, әнкәй, ташлама,

                                            Мине изге догаңнан,

                                            Ташласаң изге догаңнан,

                                            Мин бәхетле булалмам.

   Гомумән, Роберт Миңнуллинның әниләргә  багышлаган шигырьләрен укыганда, шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур шигырьләр иҗат итә ала.  Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында аналарга дан җырлыйлар. Һәр авторның әсәрендә кадерле әниләребез шундый зур хтияр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик газиз балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар.

   Татар хатын-кызы бик батыр, уңган, сабыр, чиста, пөхтә булып кала  белгән. Шуның өчендер, Ана – татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр.

   Эшемне Роберт Миңнуллинның сүзләре белән тәмамлыйсы килә :“Әй, әнкәйләр, кояштан нур, җирдән көч алган, гүзәл, әниләр, инәйләр, әнкәйләр безнең! Сез дөньяның тоткасы. Күпме генә игелекләр күрсәтергә теләсәк тә, тырышсак та, сезнең алда без мәңгегә бурычлы!”

    Авырлыкларга тешен кысып түзгән горур хатын биш баланы аякка бастыру, кеше итү өчен барысын да эшли. Чын кеше булып үссеннәр  дип тели ул.

    Шагыйрь үзенең әнкәсенә дә, якын дусларына да тирән ихтирам белән карый. Аның дуслары – шагыйрьнең үзе кебек  үк ачык күңелле, юморга бай, чын мәгънәсендә тәртипле, итагатьле, игелекле кешеләр, һәрвакыт кешеләр белән дусларча мөгаләмә урнаштыра.

  Роберт Миңнуллин -  хөр күңелле, оптимистик рухлы, тормышны яратып, аның ямен, тәмен белеп яши торган шаян шагыйрь.

Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит  ул. Гомер бена әни синең яныңда йөридер кебек, ул янәшәдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

Ташлама, әнкәй, ташлама,

                                            Мине изге догаңнан.

Гомумән, Роберт Миңнуллинның әниләргә  багышлаган шигырьләрен укыганда, шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур шигырьләр иҗат итә ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. (Дәрес-проект)

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәрес-проект)....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин олы шәхес

Роберт Миңнуллинның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны булган, күпкырлы талант иясе.    ...