Туган ил
творческая работа учащихся (5 класс) на тему

Даутова Кадрия Нургаяновна

Сочинение про родной край

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_il._sochinenie.docx15.47 КБ

Предварительный просмотр:

      Туган ил, туган тел… Бу сүзләрне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш, әлеге кадерле сүзләрдә кардәшлек, Ватанга мәхәббәт хисләре чагыла . Үзенең туган теленә, тарихына хөрмәт белән караган кеше генә башка телләрне, ата-анасын, Ватанын,халкын үз итә, ярата ала.

     Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын өйрәтүгә бәйле. Шуңа күрә мин  укучыларны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабасын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Моның өчен укучыларда туган төбәгебезнең күренекле кешеләренә, туган ягыбызның матур табигатенә ихтирам хисләре тәрбияләүдә, Татарстан җиренең гүзәл җир булуын төшендерәм.

      Әйе, безнең бурычыбыз – яшь буынны сәламәт тәнле, таза рухлы, шат күңелле, туган илен һәм халкын чын күңелдән яратучы, тыныч һәм матур тормыш өчен көрәшкә әзер торучы, олы җанлы гражданнар тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен ышанычлы, сыналган, бала рухына тирән тәэсир итә торган чараларның берсе-ана теле.

Ана теле белән баланың теле ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә, тел ярдәмендә аның аң-белем дәрәҗәсе, дөньяга карашы киңәйгәннән – киңәя бара. Ниһаять, ул чын кеше булып җитешә.

Ана теле балага чынбарлыкны тану, үз халкының, башка милләтләрнең үткәне, хәзергесе белән таныш булу өчен киң юллар ача. Шуңа күрә дә һәр халык яшь буынга үзенең ана телен, шушы телдә иҗат ителгән әдәби һәм мәдәни байлыкны белдерергә тырыша.

Бала тәрбияләүдә ана теленең җаваплы роле гаилә һәм мәктәптә генә тулысынча тормышка ашырыла ала.

        Хәзерге яшь буынга ике телне өйрәнеп үсү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мондый шартларда ике телне дә дөрес үзләштерсен өчен, бала гаиләдә дә, мәктәптә дә һәр ике телдә сөйләшүнең тик дөрес үрнәкләрен генә ишетергә тиеш. Юкка гына бөек кешеләр ана теленә, аның бала тәрбияләүдәге урынына гаять югары бәя бирәләр. Күренекле шагыйребез Габдулла Тукай :

      И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

      Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем,- дип юкка гына әйтмәгән.

Үз халкын һәм Ватаын чиксез сөйгән рус язучылары туган телләре белән һәрвакыт горурландылар. Күренекле язучы Алексей Толстой “Ватан нәрсә ул?”

Ватан – ул халык, аның теле һәм культурасы, - дип җавап биргән. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри бик хаклы рәвештә: “...Кеше үзенең телен белмәсә, башка телгә төшенә алмас “, - дип әйткән.

        Балада туган теленә тирән мәхәббәт тәрбияләүгә, аның туган теле аркылы әдәби һәм мәдәни байлыклар хәзинәсенә кереп китүенә бик күп чаралар, матур һәм тирән эчтәлекле шигырьләр уку, җырлар тыңлау, ана телендә әкиятләр сөйләү нәтиҗәсендә ирешелә. Ә татар телендә бу байлык бар, тик аннан файдалана белергә кирәк. Шагыйрьләребездән Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим һәм башкаларның әсәрләре яхшы чыганак булып тора.

       Дәресләрдә укучылар ана телендә көч барлыгын сизеп, аның тормыш коралы икәнлеген аңлап, ана телен яхшы белүнең югары культуралы кеше булу өчен кирәклегенә ышансыннар иде. Туган телен шушы юл белән үзләштергән яшьләр үз телләрен ихтирам итәләр, аның тормышчан көчен аңлап, аннан киң файдаланалар.

       Һәркем өчен иң кадерле тел ул – ана теле. Тәүге тапкыр хәреф танырга мине әнием өйрәтте. Чөнки ул минем беренче укытучым да. Әнием 40 ел буе авыл мәктәбендә балалар укытты. Ә хәзер лаеклы ялда. Аның эшен дәвам итеп үзем дә укытучы һөнәрен сайладым. Мин дә  ике улыбызны ана теленә өйрәттем.

       Әйе, һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, иң матур, иң изге сүзләрне үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Шуңа күрә бу телләр тигез дип табыла, чөнки аларның һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

                            Күп телләрне белү яхшы шөгыль,

                            Туган телең үги калмаса.

                           Җанын салып әйткән әткәң сүзен

                           Синең аша балаң аңласа.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...