4 сыйныф өчен "Бәйлекләр" темасына дәрес
план-конспект урока на тему

Ярмеева Ильсияр Минахметовна

"Бәйлекләр" темасына сингапур структуралары кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл бәйлекләр20.65 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”

Татар теленнән ачык дәрес

Тема: “Бәйлекләр”

Үткәрде:

1квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Ярмеева И. М.

Кукмара 2017

Дәрес планы.

I.Ориентлаштыру- мотивлаштыру этабы.

1. Оештыру өлеше.

   Укытучы:   - Исәнмесез, укучылар!

Килдегезме дәрескә?

Уен-көлке эшләрегез                          

Калдымы тәнәфестә?

   Укучылар: - Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Укучылар, кәефләрегез ничек соң?  Әйдәгез әле , бер-берегезгә  елмаегыз һәм миңа смайликлар ярдәмендә кәефләрегезне күрсәтегез. Шушы күтәренке кәеф дәрес ахырына кадәр сакланыр дип ышанам.

  1. Сүзләрне төркемнәргә аеру. (сорт кардс)

Урман, табигать, ага, чишмә, шаулый, саклый, матур, чиста, йомшак, белән, кадәр.

  • Сүзләрне ничә төркемгә аердыгыз?
  • Төркемнәргә аерган вакытта сүзләрнең нинди билгеләренә карадыгыз?
  • Нәтиҗәдә нинди төркемнәр барлыкка килде инде?
  • Без аларны нәрсәләр дип атыйбыз?
  • Алар нинди сүз төркемнәре?
  • Һәр сүз төркеменә характеристика бирү.

II. Уку мәсьәләсен кую.

  • Укучылар, эшләгән вакытта бернинди дә авырлык тумадымы? (белән, кадәр)
  • Бу сүзләргә сорау куеп буламы?
  • Алар нәрсә белдерәләр соң?
  • Әлеге сүзләрнең исемен беләсегез киләме? Алайса, мин сезгә экранга карарга тәкъдим итәм. Анда сезгә хәрефләр тезмәсе бирелгән.
  • Җ ң у һ ң б һ ң а җ ә ң ы җ һ й җ һ о ң л а һ ң җ е җ ң у ы к
  • Хәрефләр эчендә безнең дәреснең темасы яшеренгән. Серле хәрефләр тезмәсенең ачкычы – татар телендә генә була торган тартык аваз хәрефләре һәм калын сузык аваз хәрефләре. Уйлап карагыз – нинди сүз яшеренгән икән биредә?
  • Бәйлек
  • Димәк, безнең дәреснең темасы ничек була?
  • Рус телендә бу сүзләр ничек атала икән? Моны белер өчен әлеге сүзләрне рус теленә тәрҗемә итегез. (с, до). Мондый сүзләр рус телендә ничек атала?
  • Әйе, предлог дип атала. Аларны әле послелог дип тә атыйлар.
  • Әлеге теманы өйрәнер өчен сез алдыгызга нинди максатлар куярсыз? Дәрестә нәрсәләр эшләрбез икән бүген?
  • Бәйлекләр турында нәрсә әйтә аласыз, парда бер-берегезгә сөйләп карагыз.(1-2 укучыдан кагыйдәне әйттерү). Үзегез әйткәннәрне дәреслектә язылган кагыйдә белән чагыштырыгыз.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Каршыгызда мәкаль. Аның  сүзләре төшеп калган. Нинди сүзләр икәнен табарга кирәк.

Кул пычранса су ... юарсың, су пычранса ни ... юарсың.

  • Нинди сүзләр төшеп калган? Уйлап карагыз әле.
  • Ул сүзләргә сорау куеп буламы?
  • Без бу сүзләрне ничек атадык инде?
  • Ә алар бу мәкальдә ни өчен кирәк?
  • Димәк, бәйлекләр сөйләмдә ни өчен кирәк була икән?
  • Дөрес, бәйлекләр җөмләләрдә сүзләрне бәйлиләр.
  • Укучылар, сез әлеге мәкальне ничек аңлыйсыз?
  • Дөрес, мәкаль табигатьне саклау турында. Ә ни өчен мин сезгә бүгенге дәрестә табигатьне саклау турында мәкаль тәкъдим иттем икән? Парларда фикер алышыгыз.(фикерләр тыңлана)
  • Әйе, укучылар, 2017нче ел Татарстанда экология елы буларак игълан ителде.
  1. Дәреслек белән эш.
  • Укучылар, хәзер әйдәгез дәреслектәге 229 нчы күнегүне карыйк әле, телдән генә эшләп үтәбез. 2 минут вакыт сезгә.
  • Укучылар,   вакыт чыкты. Әйдә  .... җавап бирә, башта  күнегүнең биремен укып кит әле. Бирем. Укыгыз, исемнәрне фигыльләргә бәйләгән сүзләрне әйтегез.
  • Кебек, бирле, каршы, саен, аркылы, башка, күрә, килеш.
  • Дөрес, ..., утыр .
  • Укучылар, .....  укыган сүзләр нәрсәләр булды инде?
  • Бәйлекләр.
  • Дөрес, бәйлекләр.
  • Алар бу сүзтезмәләрдә ни өчен кирәк?
  1. Ял минуты. Күзләргә ял.
  2. Башваткыч чишү. Ребуслар.

                   Р = К        

  •    ,    2                  1                      (кебек)

  • , ,  5      2    , 50                        (шикелле)

,

  • 3         ,   1,  10                      (өчен)

  • Башваткычларны чишкәч, нинди сүзләр килеп чыкты?
  • Дөрес, бәйлекләр.

  • Ә хәзер әлеге бәйлекләр белән җөмләләр төзеп карагыз. 3 җөмләне дәфтәргә язып кую.
  1. Конерс
  • Укучылар, сезнең өстәлләрегездә сүзләр язылган карточкалар бар. Һәр укучыга 2шәр сүз бирелә. Сүзләрне укып, аларның нинди сүз төркеме икәнен аерырга кирәк.Мин команда биргәч урыннарыгыздан торып, тиешле почмакка барып басарсыз.(балык, кошлар, агач, куак, урман, дус, белән, шикелле, кебек, сыман, өчен, турында, соң, кадәр, йомшак, тырыш, юмарт, саран, ямьле, матур, япь-яшь, чиста, табигать, елга, күл, чишмә, түгәрәк, тирән, киң, салкын, диңгез, чүп.) һәр төркем 1 җөмлә төзи.
  • Яхшы, укучылар, бик дөрес итеп төркемнәргә аердыгыз, инде үзегезгә билгеләр куегыз.(үзбәя)
  1. Иҗади диктант. Парлап эшләү.

Әни ... бардым, дустым ... уйлыйм,өйгә ... йөгердем, сеңлем ... сөйлим,әтидән ... бармыйм,дәрестән ... килеп җиттем.
(таба, белән, башка, соң, турында, өчен)

  1. Фрейер моделе. Төркемдә эш яки һәр укучы аерым башкара.

Бәйлек нәрсә ул?

Бәйлекләр нәрсә өчен кирәк?

Мисаллар

Җөмләләр

  • Без бу эшне ни өчен эшләдек?
  1. Модельләштерү.Хәзер, укучылар, әйдәгез инде белгәннәрне, өйрәнгәннәрне модельләштерәбез.

Бәйлек

                                        ярдәмче сүз төркеме

сүзләрне бәйли

               өчен, кебек, турында, таба, шикелле, сыман, белән, кадәр һ.б.

  • Укучылар, әйдәгез нәтиҗә ясыйк инде.Ни өчен кирәк соң безгә бәйлекләр?
  • Сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен, фикерне тулырак аңлау өчен.
  • Дөрес, укучылар, афәрин!
  1. Рефлексия.
  1. Нәтиҗә һәм бәяләү.
  • Укучылар, хәзер  дәрескә рефлексия яки йомгак ясыйбыз. Бүгенге дәрестә нинди УМ чиштек? Нәрсәләр эшләдек? Ниләр белдек? Төркемнәрдә уйлашыгыз, сөйләшегез. (1минут вакыт бирелә)
  • Вакыт чыкты. Кем җавап бирергә тели?
  • Белемнәрне модельләштердек һәм түбәндәге нәтиҗәләрне чыгардык :
  1. Бәйлек- ярдәмче сүз төркеме.
  2. Бәйлекләр үзләре генә җөмлә кисәге булмыйлар.
  3. Алар сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен кулланылалар.
  4. Бәйлекләр иярүче сүзнең кайсы килештә килүеннән чыгып төркемләнә: баш килештәге исемнәр белән килә торган бәйлекләр, юнәлеш килешендәге исемнәр белән килә торган бәйлекләр, чыгыш килешендәге исемнәр белән килә торган бәйлекләр.
  • Укучылар, хәзер һәрбер укучы үзенә гомуми билге чыгара. Сезнең алдыгызда төсле түгәрәкләр. Әгәр дә сез бүгенге дәресне яхшы аңлагансыз, үзегездән канәгать икән, түгәрәккә өндәү билгесе куегыз. Әгәр дә инде сезгә барысы да аңлашылып бетми икән, түгәрәккә сорау билгесе куегыз һәм артына сорауларыгызны языгыз.(үзбәя)
  1. Тест.
  • Дәресне ничек үзләштерүегезне белер өчен тест эшләп алырга тәкъдим итәм.
  1. Өй эше бирү.
  • Иҗади эш. “Табигатьне саклау” темасына 25-30 сүздән торган хикәя язарга.
  • Карточкалар буенча.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...