"Балалар фольклоры"темасына фәнни эзләнү эше
творческая работа учащихся на тему

Фольклор — ул инглизчә сүз булып, халык хикмәте дигәнне аңлата. Хикмәт буларак, аның мәгънәсе бик киң, шулай булгач, эчтәлеге дә киң. Эшнең актуальлеге.


Мин үземнең фәнни-тикшеренү эшен балалар фольклоры темасына багышларга булдым . Миңа бу тема бик мавыктыргыч булып тоелды, чөнки мин тал бишектә тирбәлгәндә бишек җырларын ,су коенганда “үчтеки”такмакларын,юаткычларны  ишетеп үстем. Әнием  мәктәптә  эшләгәнлектән , мин еш кына төрле чараларда катнашам. Еш кына балаларның табышмаклар әйтешүен, төрле әкиятләр тыңлауларын, татар халык уеннары уйнауларын, санамышлар, тел көрмәкләндергечләр өйрәнүен күрәм.
Балалар  фольклоры – шактый  күләмле  һәм  күпкырлы  иҗат.  Ул   зурлар   тарафыннан иҗат ителгән бала багу поэзиясен дә, шулай ук балалар үзләре тудырган сүз-уен сәнгате үрнәкләрен дә эченә ала. Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур,үзенчә серле.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_folklory.docx54.15 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан    Республикасы      Нурлат    районының   мәгариф идарәсе муниципаль   учреждениясе « Бикүлетөпгомуми  белеем   мәктәбе»

Фәнни-эзләнү эшенең темасы:” Балалар  фольклоры”

“Казан артытатарларының   традицион   мәдәнияты” интернет- бәйгесе

                                               Башкарды: Нурлат муниципаль районы Бикүле

                                              төп гомуми белем мәктәбе9нчы сыйныф  укучысы

                                                   Галиева Тансылу Ирек кызы

                                              Җитәкче: Нурлат муниципаль районы Бикүле төп

                                                гомуми белем  мәктәбе татар теле    һәм  әдәбияты

                                                укытучысы Галиева Зөлфирә Габбас кызы

                       

                          Кереш.

Фольклор — ул инглизчә сүз булып, халык хикмәте дигәнне аңлата. Хикмәт буларак, аның мәгънәсе бик киң, шулай булгач, эчтәлеге дә киң.

Шуның белән фольклор дигәнгә халыкның авыз иҗаты гына түгел, аның барлык кара ышанулары да, хорафат hәм мифологиясе дә, башкасы да керә. Билгеле, термин буларак ул сүз Көнбатышта нык урын алган hәм хәтта халык иҗаты белән шөгыльләнүче фән узе дә фольклористика дип йөртелә.  
    Бу атама, югарыда әйтелгәнчә, бик киң мәгънәдә булганы өчен, бара торгач ул безнең илдә халык авыз иҗаты hәм җыр, бию, музыка сәнгате дигәнчәрәк чикләмле hәм шартлы мәгънәдә кулланышка керә.
    Балалар авыз иҗаты дигәч тә, билгеле, ул балаларның үз иҗатлары гына дигән сүз түгел. Бала тугач, бишеккә кергәннән алып тәпи басып сөйли башлаганчы, аңа багышлап олылар тарафыннан нинди генә җырлар көйләнми дә, нинди генә такмак-такмазалар сөйләнми. Билгеле, баланың теле ачылып киткәч, ул үзе дә тел белән бергә «авыз әдәбияты» иҗат итә башлый. Син аның үзалдына уйнап, сөйләп утырганын күрсәң, моңар бик тә ышанырсың. Ул анда җырга-көйгә тартып үзе дә сүзләр тезә, үзеннән бер вакыйга сыман нәрсә уйнап-сөйләп күрсәтә, «хикәячек»ләр дә чыгара. Билгеле, аның hәрбер шундый такылдавы, көйләм яки сөйләме үзе авыз иҗаты яки балалар фольклоры булып җитми, андый булып китүе өчен, аның тагы авыздан авызга күчеп йөреп телдә сакланырлык hәм күмәк эчендә берәр төрле әсәр хәленә, җырга, такмак-такмазага яки башкасына әйләнгән булуы шарт.
    Балалар авыз иҗатын балалар үзләре hәм әти-әни, әбиләре, бала багучылар, гомумән, балага якын торучы hәм аны караучылар кулланып йөртәләр.
    Димәк, балалар фольклоры дигәннән без, башлыча, балалар арасында киң таралган, үз традицион авыз иҗатларын, уенлы җыр-көй, биюләрен, шулай ук аларга зурлар тарафыннан багышлап чыгарылган халык авыз иҗаты әсәрләрен дә аңлыйбыз.

Гасырлар дәвамында татарларда төрле фольклор жанрлары формалашкан. Бу система халыкның яшәешен һәм күпкырлы рухи тормышын, шәхеснең тышкы һәм эчке дөньясын иңләп алырга һәм күптөрле формаларда гәүдәләндерергә мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта да халык бу гүзәл хәзинәләрдән файдалана.


 Эшнең актуальлеге.

Мин үземнең фәнни-тикшеренү эшен балалар фольклоры темасына багышларга булдым . Миңа бу тема бик мавыктыргыч булып тоелды, чөнки мин тал бишектә тирбәлгәндә бишек җырларын ,су коенганда “үчтеки”такмакларын,юаткычларны  ишетеп үстем. Әнием  мәктәптә  эшләгәнлектән , мин еш кына төрле чараларда катнашам. Еш кына балаларның табышмаклар әйтешүен, төрле әкиятләр тыңлауларын, татар халык уеннары уйнауларын, санамышлар, тел көрмәкләндергечләр өйрәнүен күрәм.

Фәнни эшемне үтәгәндә үз алдыма түбәндәге
 бурычларны куйдым:

- балалар фольклоры, аның жанрлары турында кыскача бәян итү;

-жанрларның килеп чыгышы, хәзерге көндәге роле;

-балалар фольклорының әхлакый тәрбия бирүдә тоткан урыны.

 Төп өлеш.

Балалар  фольклоры – шактый  күләмле  һәм  күпкырлы  иҗат.  Ул   зурлар   тарафыннан иҗат ителгән бала багу поэзиясен дә, шулай ук балалар үзләре тудырган сүз-уен сәнгате үрнәкләрен дә эченә ала. Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур,үзенчә серле. Бу дөнья ...тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман нәниләребезгә якты “кояш”, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләребез өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңелле җор телле тудырган иҗат җәүхәрләредер. Шушы олы хәзинәнең бер өлешен без “балалар фольклоры” дип йөртәбез. Балалар фольклоры бала туганнан алып балигъ булганчы аңа өлкәннәр тарафыннан бирелә торган һәм шулай ук балаларның үз мөхитләрендә яшәп килгән халык иҗаты әсәрләрен үз эченә ала.

Балалар фольклоры функцияләре һәм поэтик үзенчәлекләре ягыннан күптөрле жанрларны ала. Беришләре мәсәлән, кечкенә балаларны йоклату яки күңелен күтәрү өчен, өлкәннәр тарафыннан башкарыла. Икенчеләре хәрәкәтле уеннар белән бәйле рәвештә, балалар үзләре башкара, өченчеләре исә балаларның күңел ачулары җырлану вакытында сүз уеннары буларак кулланышка керә. Балаларга бәйләнешле тел-уен иҗатын ,гадәттә ,зур өч төркемгә бүлеп йөртәләр:1)бала багу фольклоры 2)сүз уены яки сүз белән күңел ачу фольклоры һәм3) хәрәкәтле уен фол ьклоры.Боларның беренчесе балаларга багышлап зурлар тарафыннан тудырылган иҗаттан гына тора.Соңгы икесе  исә.башлыча,балаларның үз иҗатына нигезләнә һәм өлешчә өлкәннәрнең иҗатыннан күчкәннәрне дә ала.

Бала багу фольклоры.Бала багу иҗаты сабыйның бишектән алып үз күңелен үзе күрә һәм үзлегеннән иҗат итә башлауга кадәрге чорын эченә ала.Бала багу фольклорына карый торган  иң тәүге һәм популяр жанр, әлбә ттә,бишек җырлары. Аларның төп вазифасы – баланы йоклату, йокыга талдыру.Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле..Һәркем аны, сабый чакның якты истәлеге итеп,гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклый.Ул җырлар газиз ана, туган ил,туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри.Бу табигый да, чөнки бала шигъри матурлык аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша.

Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда , зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәнен һәркемгә мәгълүм Бишек җырларында баланы явыз көчләрдән саклау, сау-сәламәт булып үсүенә, киләчәгенә бәйләнешле теләкләр ачык чагыла.

         Ул җырларда аналарның өметләре, ышанычлары, баласын игелекле, итагатьле, мәрхәмәтле итеп күрү теләге чагыла. Чыннан да, аналарның йөрәк түреннән чыккан ана телендә яңгыраган бишек җырлары – тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырмаслык һәм алмаштырмаслык хәзинә ул.

Хәзерге чорда,тормыш-көнкүреш,бала тәрбияләү шартларының үзгәрүе нәтиҗәсендә,бишек җырларының халык репертуарындагы урыны кысыла төште.

Бишек җырларына мәшһүр татар классиклары Дәрдемәнд, Н.Думави, Г.Тукай һәм башкалар мөрәҗәгать иткән. Әйе, нарасыйның күңеленә үз теле белән бергә, халыкка һәм туган иленә, туган җиренә мәхәббәтне бишек җырлары иңдерә. Бишек җырлары баланы тынычландыру, тирбәтеп йоклату өчен хезмәт итә.

“Йокы алдыннан”

Гафу әйлә кичер мине, Аллаһым!

Бик еш була кәҗәләнеп елауларым;

Кайсы чакта артык шаян булып китеп,

Берчак юктан гына ямансылауларым.

Кичерелсәче, Раббым, бәгърем – әти, әни,

Дәү әнием, апайларым, бабай, әби…

Хозурында гәһәр яшем түгеп телим,

Кабул әйлә, Раббым, әле мин бик “нәни”.

***

“Әлли-бәлли бәү” (Дәрдмәнд сүзләре, Р. Ахиярова муз.)

Кыйгач кашым,

Асыл ташым.

Йоклаек икәү.

Йокла иркә, йокла, бәбкә,

Әлли – бәлли бәү!

Җилбер-җилбер, син бик тилбер,

Күбрәк уйныйсың!

Ал гөлләрне, сөмбелләрнне

Өзми куймысың!

Кил, гөлкәем сөмбелкәем,

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә, йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәлли – бәү!

Колынкаем, кил, җанкаем,

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә, йокла бәбкә

Бәүкәй, бәлли – бәү!

Бала багу поэзиясендә янә кендек әбисе такмаклары,юаткычлар  һәм мавыктыргычлар дип йөртелә торган тагын өч жанр керә.

 Кендек әбисе такмаклары баланы,себерке белән җиңелчә генә чаба-чаба,беренче тапкыр мунча керткәндә, яисә беренче башлап коендырганда әйтелә трган булган

Атаж кискән утын түгел.

Анаң яккан мунча түгел,

Аюдай ага бул,

Бүредәй бөгә бул.

Аю баласы,

Бүре баласы,

Мунча ташы,

Бүрәнә башы.

Картны күрсәң, ”бабай “диген!

Карчыкны күрсәң,”әби”диген!

Тәмле-татлы телле бул!

Юаткычларның эчтәлеге- баланың физик яктан үсүен теләү, акыл-аң  ягыннан үсә башлавына да теләктәшлек  итү  рухында.Юаткычлар әйтеп уяту,”үчти-үчти”,”үс-үс” итү тез һәм аяклар өстендә сикертү,тәпи йөрергә, биергә өйрәтү,юындыру,хәрәкәтләндерү-һәммәсе сабыйны физик яктан чыныктыра,рухи яктан баета.Ләкин бу гимнастика һәм гигиена чаралары”коры” килеш кенш башкарылмыйлар.Алай булса,мөгаен,балага да бала багучыга да кызыксысрак шөгыл булыр иде. Халык әнә шундый хәрәкәтләр, күнегүләр эшләткән вакытта әйтелә тоган махсус әсәрләр,юаткычлар иҗат иткән.Юаткычларның кулланылыш максаты бәбине йоклату түгел, ә киресенчә күңел ачу,дәртләндерү була

Йокыдан уятканда

I Тop,тор,тургай,

Таң- таң ата бугай.

Тургай, кил, чыпчык, чык,

 Чырык, чырык, чырык!

*

Ясандугач, күзең, ач,

Тәрәзәдән, тургай, кач!

*

Гөр-гөр, гөлдергү,

Гөрләркүгәрчендербу.

*

Гөлдергү,гөлдергү,

Бигрәк чибәр, кемдербу?

Тарап куйган чәчләре,

Өсте-башы бик ару.

Гөлдергү, гөлдергү,

Бер әдәпле кыздыр бу,

 Мәктәп дигән бакчада,

Чәчәктер бу, гөлдер бу!

*

Мунча чапканда

Әбине «әби» диген,

Бабайны «бабай» диген,

Аюкебексимезбул,

Бүре кебек җитез бул.

*

Балам, булмапычрак,

 Пычрактан бул ерак.

Өскэ кигән киемнәрең,

Булсын иде кардан ак.

*

Коендырганда...

Суы сарыксын,

Yзe калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Озын гомерле булсын,

 Бәхетле, тәүфыйкы булсын,

Игелек ле, шәфкатьлебулсын

*

Дәү бул, бай бул,

Тәүфыйклы, талигалы бул,

 Чыршыдай озын бул,

Нараттай кызыл  бул,

 Имәндәй таза бул,

Суы сарыксын, үзе калыксын

«Үчти-үчти» иттергәндә

Үчти-үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үскәченнән зур булыр,

Зур булгачтын туй булыр.

*

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

*

Үчти-үчти сикерсен,

Каймак ашап кикерсен.

Баланы тәпи йөрергә өйрәткәндә

Минем кызым кечкенә,

 Бик охшаган үземә.

Әкрен басып, вак-вак атлап

 Кил, күз нурым, жаныма.

*Тәп-тәп атлап китә бу,

 Ышкафларга жиитә бу,

Тәп-тәп йөреп зур үскәч,

 Мәктәплргә китә бу.

Тел ачтырганда

Чәп-чәп ит, бала, чәп-чәп ит,

 Чәп-чәп иткәч үсеп кит,

Чәп-чәп ит тә йөреп кит,

Белгәнеңне сөйлэп кит.

*Әт, әт-әттә дип әйт,

Әтәч койрыгы бирәм.

Ән, ән-әннә дип әйт,

Әлбә  бирәм.

Ап, ап-апа дип әйт,

Ак алма бирәм.

Мавыктыргычлар.Бала үсә төшеп сөйләмне аңлый башлагач,аның белән мөгамәлә итү чикләре киңәя.Алар арасында нәниләрне әйләнә-тирәлек,гаилә әгъзалары,хуҗалыктагы эшләр белән таныштыру максатыннан; санарга өйрәтү.логик фикерләвен күз алдында тотып башкарыла торганнары да бар.

Мавыктыргыч жанры баланың зиһенен.әйләнә-тирәгә игътибарын арттыруга,төрле объектларны белә һәм таный башлавына хезмәт  итә торган текстларны берләштерә.Аларның  берише сюжетлыкка да тартымрак. Ягъни вакыйга сыманрак хәлне тасвирлыйлар.Мәсәлән,күпчелек бармак уеннарының сүзләре шундый характерда.Баланын, бармак исемнәрен атау, рольләр бирү (бармак уеннары)

Баш бармак,        

Балан ияк,        

Урта бармак,        

Урта тияк,

Убырлы карчык,        

Әби-чеби,

Яшь бәпчек.

*        

Баш бармак:

—        Ботка пешерик,— ди;

Имән бармак:

—        Ярма юк,— ди;

Урта бармак:

-        Бурычка  алыйк,— ди;

Атсыз бармак:

—        Аны кайчан түләрбез?— ди; Чәнти бармак:

—        Ашыйк та качыйк!

Мин кечкенә, күрмәсләр,— ди

Мавыктыргычлар  юаткычлар да хәзер дә кулланыла. Балалар тормышында иярмешләр, тел көрмәкләндергечләр, эндәшләрне куллану бүген дә очрый.

        Балалар иҗатының икенче төркеме,алда әйтелгәнчә, сүз уены фольклоры дип атала,һәм тулысынча диярлек бала-чага үзе иҗат иткән әсәрләрдән тора.Бу төр иҗатның үзенчәлеге-хәрәкәтле уеннан бигрәк сүздә,сүз белән уйнауда,ягни такмаклар яки такмаза әйтеп,көйләп яки сөйләп күңел ачуда

        Сүз белән күңел ачу фольклорының иң борынгы жанрлары-чакырулар һәм эндәшләр.Әлеге жанрның беренчесе кояш һәм су культына барып тоташа һәм текстларда көннәрнең кояшлы булуын, я булмаса ,киресенчә, яңгырлар явуын теләү рәвешендә гәүдәләнелә.Менә балалар фольклорында сакланган шундый текстлар-кояш һәм яңгыр келәү-чакыру үрнәкләре

Кояш, чык, чык, чык!                                  Итен үзем ашармын,

Майлы кашык бирермен,                        Маен сиңа куярмын,

Майлы таба бирермен,                        Сөяген эткә ташлармын!

Симез үгез суярмын,

Шулай диюең була, кояш, аңлаган кебек, болыт арасыннан килеп чыга да сиңа елмая: ярый, янәсе, теләгеңне үтим, рәхәтлән...

Әйтик, син урамда йөргәндэ яңгыр сибәли башлады, ди. Син нишлисең? Аяк киемнәреңне салып ташлап, кулыңа тотасың да такмаклый-такмаклый:

Яңгыр, яу, яңгыр, яу,

Иләкләп, чиләкләп,

Пәрәмәчләп, коймаклап.

Арышларнын башагы

Ач булмасын, тук булсын;

Серларның сөтләре

Аз булмасын, күп булсын

Эндәшләргә килгәндә,әлеге жанр үрнәкләре дә беренче башлап борынгы ышанулар җирлегедә туганннар һәм хәзер дә аларда кош-кортлар,бөҗәкләр,җәнлекләр кеше телен аңлый дип ышану эзләре сиземләнә.Мисал итеп, әкәм-төкәм  белән уйнаганда һәм беренче тотылган кечкенә балыкны суга җибәргәндә әйтелә торган такмазаларны китерик.

Бәпкә саклаганда

Тилгән, тилгән,

Бәбкә күрсә тилергән,

Бер бәбкәне алалмыйча

 Көне буе тилмергән.

 Тилгән, тилгән,

Агач башын көйдергән,

 Бер канатын каерган,

Бер канатын кыйдырган,

 Балаларын-чагаларын

 Хәер өстәп туйдырган.

 Атаң сиңа ни дигән?

 Бәбкә урлама, дигән.

Бер күзеңә яфрак,

Бер күзеңә туфрак.

 Кеш-шуу!

*Төрле кошларны күргәндә

Сыерчык, сыерчык,

Күк ыштаның киеп чык;

 Үзеңнеке булмаса,

 Атаңныкын киеп чык;

 Атаңныкы булмаса,

 Анаңныкын киеп чык;

 Анаңныкы булмаса,

 Бабаңныкын киеп чык..

*.Тук,тук,тукран,

Тукылдатып утырам,

Мичтә бәлеш пешәме?

 Шуны көтеп утырам.

*

Карга әйтә: «Кар, кар,

 Мичтә бәлеш бар, бар.

 Мичтән бәлеш алыр идем

Өйдә кунак бар, бар.

*Еланны камчылаганда

Ченки-ченки, ченки җылан,

 Ченки башлы кара җылан,

 Аткан уктан йөгерек җылан,

 Аккан судан агым җылан,

Кыл-кылычтан нечкә җылан,

 Ак мамыктан йомшак жылан,

Камчы, кач, кач!

Иярмешләр

        Кошлар тавышына охшатып авазлар чыгару,җәнлекләр булып сөйләшү,шулай итеп аларның холыкларыннан,тышкы кыяфәтләреннән көлеп,кеше сөйләменең һәм аерым гыйбарәләрнең яңгырашына ияреп кызык табу балаларга хас нәрсә.Бу балалар телендә аерым поэтик әсәрләр формалашуга сәбәпче булган.Аларны иярмешләр дип йөртәләр

Сандугач булып сайрау

Гаж,-вәҗ, мөхтәләф,

Гаҗ,-вәҗ, мөхтәләф,

 Һәдәрдәнки, һәдәрдәнки,

Әсмәганки,

Тәтлебай,

Нә зари,

Тери-тории,

Бүдәнә

Бытбылдык, бытбылдык!

Туклык елны күп тудык,

 Ачлык елны ник тудык?

 Тудык исә котылдык, котылдык

Чеп-чер, чеп-чер, чеп-черррр!.

Үртәвечләр.        Теге яки бу уңай белән бер-берсеннән көлү,шаярулар  балалар характерына хас нәрсә.Әгәр уен  яки күмәк шөгыль вакытында берәрсе хәрәмләшсә.балалар гаеплене шунда ук үрти башлыйлар.Шундый чакларда кулланышка кергән шигри әсәрләрне үртәвечләр дип атыйлар.Мондый үртәвечләр я аерым кешегә багышлана , я булмаса авыл исемен әйтеп үртәшү буларак очрый.

Мәсәлән, безнең Нурлат районы авылларына карата уйлап чыгарылган  үртәвечләр.

*

        Биккол-җимерек мотоцикл.

*        Фома -тышка чыкса туңа,

        Бикколга килеп җиткәнче ,ит белән бәлеш була.

  • Зирекле-әчмухалы,чирекле.

Такмаклар.Бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән речитатив рәвешендә әйтелеп йөртелә торган әсәрләрне такмаклар дип атау кабул ителгән.

Балалар телендә башкарылу рәвеше ягыннан бер-берсеннән аерылып торган өч төркем такмаклар бар : бию такмаклары,көйләм такмаклары һәм сөйләм такмаклары. Бию такмаклары , табигый ки, бию-биетү вакытында гамәлгә керә. Алардан аермалы буларак, көйләм такмаклары исә кыска көйләргә җырланып башкарылалар , ә сөйләм такмаклары тиз ритм белән сөйләп йөртелә.

        Такмаклар тематик яктан шактый чуар әсәрләр.Бары тик бию такмакларындагына тематик бертөрлелек күзәтелә.Ә көйләм һәм сөйләм такмакларының тематикасы киңрәк.Алар арасында өлкәннәр тормышын чагылдырганнары да күп очрый.

*Кәҗә, кәҗә, мәкәрҗә,

Кермә минем бакчага.

Кысылырсың, үләрсең,

Йөз сум акча түләрсең

*Без авылдан чыгып киттек,

 Чабатага төялеп,

Ике бака озатып калды,

Әрекмәнгә сөялеп.

*Ике тавык суга бара,

Мамык шәлен ябынып.

Әтәч абзый карап кала,

 Папирусын кабызып.

Такмазалар. Балалар телендә күңел күтәрү өчен сөйләнә торган шигъри әсәрләрнең бер өлешен такмазалар тәшкил итә. Н. Исәнбәт сүзләре белән әйткәндә :”Такмаза, гадәттә, рифмалы булып , тезә юллардан тора, такмак шикелле иҗек үлчәүләренә буйсынмый, иркелерәк формада төзелгән була”.Такмазаларны функцияләре , композицион төзелеше һәм эчтәлеге ягыннан түбәндәге төркемчәләргә аерырга була : сүзуңай такмазалар, әкиятсыманнар, чуалтмышлар, чылбыр такмазалар.

Мәсәлән, синең бер дустың тиктомалдан берәрсен мыскыллап көлә башлады, ди. Сиңа бу, әлбәттә ошамады. Шулай ук аңа «Авызыңны яп!» дип каты әйтеп тә булмый. Ни әйтсәң  дә, дус бит әле ул. Шул мәлдә такмаза ярдәмгә килә.

Көлмә кешедән,

Авызың эшегән,—

Дисең  аңа һәм — бетте китте, вәссаләм. Әйтер сүзеңне дә әйтте рәнҗетүчене дә «бәреп ектың», рәнҗетелүчене дә йолып алдың hәм дусларыңның авызы да ерык.

Мондый жанр текстлары  форма ягыннан даими үлчәмгә,тотрыклы  строфаларга нигезләнмиләр.

Бар иде, ди, юк иде, ди,

Ач иде, ди, тук иде, ди,

Кара чикмәнен кия иде, ди,

Башын түбән ия иде, ди.

Җикте, ди, тавык,

Китте, ди, авып.

Җикте, ди, таракан,

Башын артка караткан.

Җикте, ди, чикерткә,

Суккан саен артын сикертә

 Алабае ат иде, ди,

Чабатасы чана иде, ди,

 Тараканы — кучер,

Утыра  да шуа  иде, ди.

Ул чакта еллар имин иде, ди,

 Әбиең белән бабаң мич башында яталар иде, ди.

        Такмазалар арасында нәниләр поэзиясенең матур үрнәкләре итеп саналырлык колакка ятышлы һәм камил әсәрләр күп.Фольклорның бу жанры хәзер дә балалар репертуарында зур урын били.

        Тел көрмәкләндергечләр.Бала әйләнә-тирәлекне әүвәл уенда, уен ярдәмендә танып белә.Ул сүз белән дә сүздә дә уйный.Бала туган телнең нечкәлекләренә  иң беренче сүз уеннарында төшенә.Балаларның сүзләр белән уйнауга омтылышы. Тел көрмәкләндергечләрдә бигрәк тә ачык күренә.

        Тел көрмәкләндергечләр-юмористик әсәрләр. .Әмма юмор күп очракта әсәрнең эчтәлегендә түгел, ә аларның әйтелешендә чагыла.

*Без, бабай белән базарга барганда, багана башындагы бытбылдык балаларына балчык бәрэ-бәрә бардык.

*Карамалының, кара малаена карама карамалатырга китергән-идем. Карамаладымы икән, карамаламадымы икән, карамалавына карамастан, ка- рамаламавына карамастан, карап кайтырга кирәк.

Тел көрмәкләндергечләрнең бөтен хасияте- аларның авыр әйтелешендә. Аларда охшаш яңгырашлы сүзләрне еш кулланырга яисә сөйләмнең һәр сүзен билгеле бер аваздан башларга кирәк була. Мәсәлән, “Кара карга кунган карга, карга кунган ак карга”. Тел көрмәкләндергечләр- халык тарафыннан иҗат ителгән тел төзәтү (логопедик) чаралары булып тора.

Балалар иҗатының тагын бер төре --хәрәкәтле уен фольклоры.  Балаларның рухи яктан бай ,физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур.Олыларга эштән бушаган вакытларында күңел ачу. Ял итү, вакыт үткәр

 булса, бала өчен уен-чын шөгыльгә тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.Барлык уеннар өч төркемгә аерыла: драматик,спорт, орнаменталь(җырлы-биюле)

Җырлы –биюле уеннар нәниләр репертуарында сан ягыннан күп булмасалар да балалар(бигрәк тә кызлар)аларны яратып уйныйлар.Бу төр уеннар күп гасырлар буенайола бәйрәмнәрендә(сабантуй,җыен)уйналып килгән һәм йоланың состав өлеше булып йөргән.Соңга таба  исә алар йола мәгънәләрен югалтып, күңел ачу чарасы булып киткәннәр.

Уеннарның популяр бер төркеме- драматик уеннар. Нәниләр,әйләнә тирәлектән күп тәэсирләр алсалар да аны сүз белән тулаем тасвирлап бирә алмыйлар һәм үзләре күргән нәрсәләрне драмалаштырырга,уйнап күрсәтергә тырышалар.Монда сүз – текст хәрәкәтле уеннар белән үзара үрелеп килә. Мәсәлән,”Почмак алыш”, “Сукыр тәкә”, “Йөзек яшереш”, “Әйлән-бәйлән” уеннары. Хәзерге көндә бу уеннарны балалар яратып уйный.

Балалар репертуарында порт һәм зиһен сынаш уеннары зур урын алып тора.Билгеле булганча, аларның беренчеләре балаларның физик чыныгулары өчен әһәмиятле булса,икенчеләре исә акыл,художестволы иҗат күәсен үстерүгә буйсындырылганнар.Балалар  санамышларны бик яхшы беләләр, үз уеннарында еш файдаланалар.

     Санамышлар. Кайбер уеннарда балаларга көтүче яки төп персонажны сайлап куярга кирәк. Ул чагында болай эшлиләр: барысы да түгәрәккә басалар, арадан берсе hәр уенчыга бармагы белән төртеп ритмлы шигъри сөйләм белән саный башлый. «Чык», «чыгып тай» «куян» кебек сүз туры килгәннәре түгәрәктән чыга барып, ахырда бер генә бала кала. Ул уенны алып баручы яки төп рольне үтәүче була. Бу вакытта әйтелә торган шигъри текстларны санамышлар дип йөртәләр.                                                                                                                                                                                                                 Санамышлар күп төрле. Беришеләре гади санарга корылып иҗат ителә (мәсәлән, «бер тай, ике тай, ... чыгып тай»), икенчеләренә исә сюжетлылык хас:

                                Берәм, икәм,                     Тотып алдым,

                                Җиккән атым                    Бу уенда

                                Чыгып киткән,                  Син калдың.

                                Йөгереп барып,

Ритмлы, матур яңгырашлы, ләкин аз аңлаешлы яки бөтенләй аңлашылмаган сәер сүзләрдән төзелгән санамышлар да очрый. Кайберләрендә исә барлык сүзләр аңлаешлы булып та, алар арасында бернинди логик бәйләнеш сакланмый.

     Санамышларда «сәер» сүзләрнең күп булуын балалар фольклорын тикшерүчеләр жанрның борынгылыгыннан чыгып аңлаталар. Инглиз галимнәре күп халыкларның фольклор материалларын өйрәнү нигезендә, санамышлар кешелек дөньясының санарга өйрәнү стадиясен чагылдыра, дигән нәтиҗәгә киләләр. Хәзерге тикшеренүчеләр исә аларның килеп чьгышын борынгы кешеләрнең «бәхетле» яки «бәхетсез» саннарга ышануларыннан килеп чыккан дигән карашта торалар.

*Әке-пәке,кыек сәке

Карга, чыпчык ,

Син кал.

Бу –чык

*Алатыр.мулатыр,

Тау артыннан таң атыр.

Чистай чигәнәк,

Алабуга ,бигәнәк

Аларды,муларды.

Ялтан,ялпак,

Ти-ти куян!

*Алатан болатан,

Тимер казык олатаң,

Акбүз атым йөгәнле,

Күкбүз атым иярле,

Сагалдырык сары айгыр,

Торылдырык туры айгыр,

Төнгә таба тор да  чык!

Балалар тормышын уеннарсыз күз алдына китерү дә кыен. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреш чагылышын тоткан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, шәфкатлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Күрсәт әле үскәнем” һәм башка уеннар диалогик сөйләмне үстерерү булыша.

        Уеннарда  еш кына балаларга тигез ике төркемгә бүленергә туры килә.Бу вакытта нәниләр ике “атаман” сайлыйлар. Һәр икесе команда җыйган вакытта шобага салыш әйтәләр.Парлашып читкәрәк китәләр дә бер-берләренә яшерен исемнәр кушалар..Мәсәлән, берсе”йолдыз”, берсе”кондыз” булды.ди.Алар атаманнар янына киләләр дә:

                         “Һавадагы йолдыз кирәкме,

Судагы кондыз кирәкме?”

диләр.Атаманнар теләгәнен сайлап алалар.        

Әйтешләр.Балалар репертуарында диолог формасында төзелгән шигъри әсәрләр аерым бер төркемне тәшкил итәләр.Бу әсәрләрне капма-каршы ике кеше дә ,бер генә бала да башкара ала.

-Әби кая барасың?

-Минзәләгә барамын.

Анда синең ниең бар?

-Оча торган кошым бар,

Очты китте Ләләгә.

Ләлә суы балыклы,

Балыклары сугыша,

Кара канга тузыша.

-Аның канын кем юар?

-Ак сакаллы карт юар.

Ак сакаллы карт юмаса,

Ак калфаклы кыз юар.

*-Әби , кая барасың?

-Актанышка барамын.

-Актанышта ниең бар?

-Алты мичкә балым бар.

-Ул мичкәне кем юа?

-Ак сакаллы карт юа.

-Ак сакаллы карт юмаса,

-Ак халатлы кыз юа.

Алдавычлар.Балалар хәрәкәтчән,тынгысыз һәм актив .Иптәшләренең дә шундыйларын яраталар алар.Җебегәнлекне, беркатлылыкны ,һәр әйтелгән сүзгә “мөһер сугып” торучыларны бик өнәп бетермиләр. Андыйларларны балалар еш кына көлкегә калдыручан була.Диалог формасында төзелгән бу әсәрләр алдавычлар дип атала.

        

Чеметкәләй,Сукчәләй,

        Утырганнар чанага.

        Сукчәләй төшеп калган,

Кайсы калган чанада?

-Чеметкәләй.

-Үзең кушкач,чеметәм алайса.                     (Чеметеп ала)

-Мәсук белән Мәсуга

Барганнар ,ди,басуга.

Мәсуга кайтып киткән,

Кайсы калган басуда?

-Мәсук!(сугып алалар)

Йомгаклау

     Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик hәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән hәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның куңелендә туган телгә, туган жиргә мәхәббәт тернәкләнә. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә, әмма ул аннан бөтенләйгә аерылмый. Нәни чакта сөйләнгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше рухында кала. Алар кешене самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигьрият чишмәләре булып челтери.         Фольклор   әсәрләре  баларны төрле яклап үстерүдә  һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный. Андагы бик күп  сыйфатлар  балалар аңына һәм кабул итүенә якын.

Балалар язучыларның да милли фольклорга игүтибарының сәбәбе-аның озын гомерле булуы,гадилеге, эстетик  яктан югары баскычта торуы белән аңлатыла. Әкиятләр тыңлап, сөйләп, бала уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә. Шулай ук табышмакларны да балалар бик яраталар. Табышмаклар зирәклек, тапкырлык тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә.

Минем фикерем буенча, балалар фольклоры бала психикасы формалашуында бик зур йогынты ясый. Аларны маҗаралар кызыксындыра, фантазияләре бик хәрәкәтчән, бер объектта озак тукталып тора алмыйлар, икенчесенә, өченчеләренә тиз-тиз күчәләр.Кызганыч, безнең буын балалары  тормышында балалар фольклоры жанрларының кулланылышы  азайганнан- азая бара.

Замана уеннарының күбесе утырып уйнала. Боларга күбрәк экран аша уйнауга корылган уеннар керә. Малайлар күбрәк “Стрелялки”, “ГТА” “Ассасинс крид”, “Герой меча и магии” уеннарын яратып уйныйлар. Кызлар драматик уеннардан курчак уеннарына өстенлек бирәләр. Алар арасында Моxi, Винкс, Монстер хай, Bratz курчаклары популяр.Яшәешебезгә информацион технологияләр ныграк үтеп кергән саен балаларның хәрәкәтле уеннарга тартылуы кими бара. Сораштырулардан күренгәнчә, бүгенге 9-13 яшьлек балалар сирәк кенә “Кошлар һәм читлек”, “Лапта”, “”Көн-төн”, “Мияу-мияу, нинди төс?”  уеннары уйныйлар, хәрәкәтле уеннардан спорт уеннарына өстенлек бирәләр.

 Хәзерге балалар уеннарының тәрбияви әһәмияте түбән: коллективизм хисе тиешенчә тәрбияләнми, психик һәм физик яктан сәламәт, рухи яктан бай, әхлаклы шәхес тәрбияләүгә басым ясалмый. Киләчәк буынны һәрьяктан сау-сәламәт булып үстерү өчен яшәешебезгә халкыбызның эстетик кыйммәтен, тәрбия асылын югалтмаслык милли уеннарны кире кайтару, ешрак пропагандалау кирәк.

  Кулланылган әдәбият:

1. “Балалар фольклоры”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1993 г.

2. “Борынгы фольклор”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1994

3.Бакиров М.Х “Татар фольклоры»-Казан «Мәгариф» 2008

4..”Балалар фольклоры”-Казан  Хәтер-2009

3.”Татар балалар фольклоры”-Казан “Раннур” нәшрияты,1999

4.“Татар халык иҗаты”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1993 г.

7. “Татар халык уеннары”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1986 г.

2. Р. Ф. Ягъфәров”Энҗе чәчтем-энҗе җыям”-Казан”Мәгариф”2000


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....

“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

Балалар фольклоры

Фольклор — ул инглизчә сүз булып, халык хикмәте дигәнне аңлата. Хикмәт буларак, аның мәгънәсе бик киң, шулай булгач, эчтәлеге дә киң. Шуның белән фольклор дигәнгә халыкның авыз иҗаты гына түгел, аның ...

“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...