Сүзлекләр һәм алардан файдалану
план-конспект урока (5 класс) на тему

Бурганова Гульнара Насимовна

5 сыйныфта "Сүзлекләр" темасын өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сүзлекләр темасын өйрәнү81 КБ

Предварительный просмотр:

Сүзлекләр һәм алардан файдалану

Калмаш урта гомуми белем бирү

 мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

 укытучысы Бурганова Гөлнара

 Нәсим кызы

Максат:

1) сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру;

2)  сүзлекләрдән дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру;  төркемнәрдә эшләүне үстерү;

3) бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү

Материал : электрон презентация, дәреслек (Ч.М.Харисова“Татар теле “ 5 нче сыйныф, Татарстан китап нәшрияты, 2015 ел) 54-57 нче битләр, сүзлекләр.

Дәрес барышы: 

1. Оештыру . 

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Уңай психологик халәт тудыру 

Исәнмесез, хәерле көн укучылар ! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр , диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап , матур сүзләр әйтик әле. Көтелгән җавап : Хәерле көн ! Яңа көн тынычлык алып килсен ! Көннәр имин булсын ! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен ! һ.б.

-Иртә таңнан балкып чыккан язгы кояш та сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге елмаюлар беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез .

2. Өй эшен тикшерү:

103 нче күнегү. Соңгы вакытларда телебездә актив кулланыла торган яңа сүзләр белән төзелгән җөмләләрне тыңлау.

Үзбәя. 

3. Белемнәрне актуальләштерү. 

 -Без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

-Лексика нәрсәне өйрәнә ?

 -Телнең лексикасын нәрсә өйрәнә?

Көтелгән җавап : Лексика бүлеген өйрәнәбез. Ул телдәге сүзләр җыелмасын өйрәнә. Телнең лексикасын лексикология өйрәнә.

А) Карточкадагы биремнәрне үтәү.

 1. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын язарга.

чибәр-матур, ...

кайнар-

ашамлык-

оялу-

б) Бирелгән фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлатырга.

Куян йөрәк-

Күзе төште-

Керфек какмаган-

Авызы колагына җитте-

Үзбәя. 

4. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе. 

- Укучылар, карточкадагы биремнәрнең дөреслеген  кайдан карап тикшерә алабыз? 

Көтелгән җавап : сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез.

-Димәк, без бүген дәрестә сүзлекләр һәм алардан файдалану турында сөйләшербез.

-Сүзлекләр ни өчен кирәк ?

Көтелгән җавап : сүзнең мәгънәсен белер өчен, дөрес язар өчен, синоним һәм антонимнарын табар өчен һ.б.

- Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куябыз.

5. Яңа белемнәрне үзләштерү. 

1.-Укучылар ә сез нинди сүзлекләр беләсез ? Алардан ничек файдаланасыз?

-Бигрәк тә кайсы фәннәрдә еш кулланасыз ? Ни өчен?

-Татар теле дәресләрендә нинди сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәбез? Сүзлектән файдаланган кеше нәрсәне яхшы белергә тиеш ? (алфавит)

-Сүзлекләрне без ике төргә бүләбез.

-Әйдәгез әле сез дә өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карагыз . Ничек итеп аерырсыз?

Өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә аеру.

Нәтиҗә ясау. Үзбәя. 

2.  Дәреслектәге белешмә белән танышып, сүзлекләрнең ике төре һәм һәр төргә караган сүзлекләр турында модель төзү.

Үзбәя. 

3. Физминутка ясау.

Без шулай ял итәбез

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

6. Белемнәрне ныгыту.

105 нче күнегү. Мәкаль һәм әйтемнәр белән танышырга. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карап, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең лексик мәгънәләрен табып язарга.

Үзбәя. 

107 нче күнегү. “Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге”ннән кешенең уңай сыйфатларына кагылышлы берничә фразеологик әйтелмәләрне табарга һәм аңлатмалары белән язып алырга.

Үзбәя. 

7. Рефлексия. 

-Укучылар бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйдык ? Ничек чиштек ? Сүзлекләр ничә төргә бүленә ? Ни өчен сүзлекләр кирәк ? (Сорауларга җавап бирү)

 -Укучылар, әйдәгез әле сүзлекләрнең төрләрен тагын бер кат искә төшереп китик. “Кем беренче?” дигән уен уйнап алыйк. Бирелгән баскычларга сүзлекләрнең исемнәрен язып, кем беренче менеп җитәр.

8. Билгеләр кую.

9. Өй эше бирү. 

а) бирем буенча күнегү :  108 нче күнегү;

ә) ярым иҗади эш: 109 нчы күнегү;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс " Һава үзлекләре"

Тема: Һава үзлекләре. Без ни өчен куртка, пальто киябез? Максат 1) һаваның үзлекләрен ачыклау,               2) әйләнә-тирә дөньядан ...

Сүзлекләр һәм алардан файдалану

Сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру....

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

Сүзлекләр һәм алардан файдалану

5 класста татар теленнән "Сүзлекләр һәм алардан файдалану" темасына дәрес конспекты...

"Сүзлекләр һәм алардан файдалану"

quot;Сүзлекләр һәм алардан файдалану" темсы буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителә....

"Сүзлекләр һәм алардан файдалану"

quot;Сүзлекләр һәм алардан файдалану" темасы буенча презентация тәкъдим ителә....

Тема урока: "Лексикография. Сүзлекләр төзү принциплары. Сүзлекләр" 5 класс

Разработка урока родного татарского языка в 5 классе по теме "Лексикография.Сүзлекләрне төзү принциплары. Сүзлекләр"...