Мастер класс " Һава үзлекләре"
занимательные факты по природоведению по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Тема: Һава үзлекләре. Без ни өчен куртка, пальто киябез?

Максат 1) һаваның үзлекләрен ачыклау,

              2) әйләнә-тирә дөньядан белемнәрне тирәнәйтү,

             3) сәламәтлекне саклау .

Мастер классның девизы: “ Әгәр барлык кеше бертөрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый”.

Скачать:


Предварительный просмотр:

     Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең

1 кв.категорияле  башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызының әйләнә-тирә дөнья дәресеннән

                  мастер – класс

 

     Тема: Һава үзлекләре.

Без ни өчен куртка, пальто киябез?

 Осталык классы –укытучы-мастерның тәҗрибә уртаклашу формасы.Мастер-классның үзенчәлеге шунда катнашучылар биредә “ачыш” көтә.

       

Тема: Һава үзлекләре. Без ни өчен куртка, пальто киябез?

Максат 1) һаваның үзлекләрен ачыклау,

              2) әйләнә-тирә дөньядан белемнәрне тирәнәйтү,

             3) сәламәтлекне саклау .

Мастер классның девизы: “ Әгәр барлык кеше бертөрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый”.

Кагыйдәләр:

- игътибар белән тыңлау,

- актив булу

-сүзне, фикерне әйтүдән курыкмау, үз фикерең булу,

- аңлашылмаса кабат сорау.

  Кадерле укучылар без бүген әйләнә-тирә дөнья дәресендә укучылар түгел , ә галимнәр булырбыз. Безнең бу классыбыз зур бер лаборатория дип күз алдына китерегез.Ә дәресебезнең девизы “Әгәр барлык кеше бертөрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый” булсын.

-Укучылар сез бүген җылы киенеп килдегезме?

-Әйе, көн суык булгач өстебезгә пальто, куртка кидек.

-Ә менә без ни өчен пальто, куртка киябез соң? Куртка җылы мы соң ул?

 Ә менә сез җылы дисез, тотып карагыз әле,  ул җылы мы соң? Әйдәгез без киемнең  һәм бер укучының температурасын үлчәп карыйк.Ә температура үлчәнгән арада без сезнең белән ”Әйе”,  “Юк” дияргә ярамый дигән сорау -җавап уенын уйнап алыйк.

1. Кояш эссеме?  ( Кояш эссе)

2.Хәзер табигатьтә кыш фасылы ?( Табигатьтә яз фасылы.)

3.Һава үтә күренмәле, төссез  минем белән килешәсезме?

4.) Аягыңа кыш көне кыса торган аяк киеме кисәң, аягың туңармы?

5.Терек табигатькә үсү өчен кояш, һава, су кирәк дип уйлыйсызмы?

6.Торна кыш көне койрыгын өшетә аламы?( Өшетә алмый, ул бит җылы якта була)

  Молодцы укучылар, булдырдыгыз! Ә хәзер градусникларны карыйк әле. Кешенең тән температурасы - 36,6 градус ,  ә киемнекен әйтә алабызмы? Бүлмәнең дә температурасы бар.  Ә сез киемне җылы дисез.  Аның температурасы юк бит.

Сезнең фикерләрне тыңлап карыйк әле.

- Өстебезгә аны кигәч ни өчен җылы соң?

- Тәннең җылысын кием нишли? (саклый)

-Өстебезгә кигән кием тән җылысын саклый.

-  Тән белән кием арасында нәрсә кала дип уйлыйсыз, һава.

Шулай булгач,  һава җылылыкны үткәрәме? Нәтиҗә, һава җылылыкны начар үткәрә.

- Кайбер очракларда сез нигә туңасыз соң?

- Юка киенгәч. Ә туңгач без авыртабыз.Ә менә сәламәтлек өчен дөрес итеп тә киенергә кирәк икән. Суыкларда кат-кат киенсәк кием арасында һава күбрәк кала һәм җылылыкны саклый.

          Тормыштан нинди мисаллар китерә аласыз.

  1. Ике катлы тәрәзә
  2. Кар катламы уҗымнарны өшәдән саклый. Кар үзе салкын, ләкин кар бөртекләре арасында һава була.Менә шул һава үсемлекләрне суыктан саклый инде.
  3. Хайваннарны кыш көне җылы туннары саклый.

Укучылар, дәрес башындагы девизга әйләнеп кайтыйк әле.Безнең фикерләр төрлечә булдымы? Без дәрестә уйландыкмы, эзләндекме, нәтиҗә ясадыкмы? Һаваның җылылыкны начар үткәрүчәнлек үзлеген ачтык. Димәк,  без максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз мы?     Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и  и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....