Халык җәүһәрләре - 5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Мулланурова Айсылу Мударрисовна

Татар әдәбиятыннан мәкаль һәм әйтемнәрне ныгыту дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_zhuhrlre.docx27.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Халык җәүһәрләре. Кыска жанрлар.

Дәрес  тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Максат: халык авыз иҗатында мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлеге ягыннан  төрлелеге, аларның үзенчәлекләре, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булулары турында белем бирү

Көтелгән  нәтиҗә(белем бирү): кыска жанрларны аера, таный белү; аларның җанлы сөйләмдә һәм әдәби әсәрләрдә актив кулланылуын, иҗат ителеп торуларын аңлау; мәкаль  һәм әйтемнәрдә  фикер үткенлеге, тапкырлык, образлылыкның  жанр сыйфатлары икәнлеген күрсәтә алу.

Үстерү: мәгълүматны тәнкыйди яктан анализлый белү күнекмәләрен үстерү; фикер йөртү, үзеңнең шәхси фикереңне җиткерә һәм аны коллективта яклый белү; сөйләм телен үстерү.

Тәрбияви: башка кешенең фикеренә хөрмәт белән карау; бердәм эшчәнлекне; халкыбызның традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, ноутбук, презентация.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова төзегән “Әдәбият” дәреслеге (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014)

                                        Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  2. Актуальләштерү.

-Укучылар, әйтегез әле халык авыз иҗаты дип без нәрсәгә әйтәбез?

(кемнеңдер күңелендә, хыялында башкаларга да сөйләрлек булып формалашкан һәм, телдән сөйләнеп, башкалар күңеленә дә күчкән әсәрләр җыелмасы.

-Халык авыз иҗатының нинди җанрларын беләсез?(әкият, җыр, мәкаль һәм әйтем, табышмак, мәзәкләр, бәетләр, риваять, легенда Һ.б.)

-Әйе, укучылар, бик дөрес. Халык авыз иҗатында гаҗәпләндерерлек жанр төрләре бар. Алар кыска һәм тирән мәгънәгә ия.

   “Кыскалыкта- осталык”

-Укучылар, уйлап карагыз әле, бу фикерләр нинди жанрга атап әйтелде микән?

-Әйе, балалар, бик дөрес. Мәкальләр һәм әйтемнәр- халык авыз иҗатының иң тапкыр жанрлары. Аларда халык акылы тупланган, аларны халык хикмәте дип атаганнар. Икенче төрле исеме- халык җәүһәрләре. Димәк, бүген дәресебезнең темасы ничек булыр?(максат билгеләү)

-Без сезнең белән мәкаль һәм әйтемнәрнең үзенчәлекләрен, аларның охшашлык һәм аерымлыкларын билгеләрбез. Мәкаль һәм әйтемнәрнең  эчтәлекләре бик гыйбрәтле, шуңа бәйле рәвештә аларның тематик яктан төрлелеген дә күрербез.    

Укучылар, өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куярсыз.

Фамилия Исем

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

Мин аңламадым, эшләмәдем

1.

Парларда эш

Дәреслек белән эш

Диалог төзү

2.

Индивидуаль эш

3.

“Кайсысы мәкаль, ә кайсысы әйтем ?“ уены

4.

Тел турындагы мәкальләрнең өлешләрен туры китерү

5.

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату

6.

Синквейн төзү

  • Ә хәзер дәреслекнең 40 нчы битен ачабыз һәм мәкальгә бирелгән төшенчәне искә төшерәбез.  Мәкаль дип нәрсәгә әйтәбез?(тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләр гомумиләштереп, образлы итеп әйтелгән тапкыр гыйбарәләр. Сөйләмгә, сүзгә ямь бирү өчен, кыска, ләкин тирән мәгънәне эченә алган халык авыз иҗаты әсәре мәкаль дип атала.
  • Әйтем дип нәрсәгә әйтәбез?(нинди дә булса тормыш күренешенә читләтеп(образлы итеп) бәя биргәндә кулланыла торган сүзләр тезмәсе).
  1. Төп өлеш. Белемнәрне системалаштырып кабатлау.
  1. Ә хәзер, укучылар, 1 вариантта утыручылар мәкаль турында 2 вариант укучыларына сөйлиләр. Сезне иптәшегез бәяли.

2 вариантта утыручы балалар әйтем турында 1 вариантта утыручыларга сөйлиләр. Тыңлап торган иптәшегез сезне бәяли.

2.)Сезнең каршыгызда карточкалар. Шушында мәкаль һәм әйтемнәрнең охшашлыгын һәм аерымлыкларын билгеләп языгыз. Сезгә 2 минут вакыт бирәм. Презентациягә карап үзегезне бәяләгез.

Охшашлык

Аерымлык

Мәкаль

Икесе дә кыска һәм җор, тапкыр әйтүгә нигезләнгән образлы, иң кечкенә күләмле халык әсәрләре.

Тулы парлы җөмләләрдән тора, беренче җөмлә сәбәпне белдерсә, икенчесе шуның нәтиҗәсен күрсәтә;ритм һәм рифма бар

Әйтем

Җөмләләр тулы түгел, фикернең бер өлешен генә тәшкил итәләр; хикәяләп сөйләнәләр; мәгънә ягыннан тиңдәш бер сүз яки сүзтезмә белән алыштырып була.

3)Ә хәзер, балалар, слайдка карыйк әле. Монда сезгә мәкаль һәм әйтемнәр бирелгән. Сезгә аларны аерырга кирәк. “Кайсысы мәкаль, ә кайсысы әйтем ?“ уенын уйнап алыйк.

1.Батыр бер үләр, куркак мең үләр.(Мәкаль)

2.Ашыгу- шайтан билгесе.(Әйтем)

3.Туган ягым-алтын бишек.(Әйтем)

4.Җиде кат үлчә, бер кат кис.( Мәкаль)

5.Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.(М)

6.Үз кырыгы кырык.(Әйтем)

7.Кече телгә дә йокмау.(Әйтем)

8.Ашыккан ашка пешкән.( Мәкаль)

9.Ике куян тоту.(Әйтем)

10.Калган эшкә кар явар.( Мәкаль)

4)Тел турындагы мәкальләрнең өлешләрен туры китерик әле.

А)Телең белән ашыкма,                         1.юлы бар.

Ә)Теле бозыкның                                    2.теле юклар балык булган.

Б)Теле барның                                         3. эшең белән ашык.

В)Теле барлар халык булган,               4.гомерең кыска булыр.

Г)Телең озын булса,                                5.яхшы тел яз кебек.

Д)Телең белән фикер йөртмә,               6. күңеле бозык.

Е) Усал тел кыш кебек,                          7.акылың белән фикер йөрт.

5) Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.

1.Мәкальне адәм чыгармый, заман чыгара.

2.Татлы тел тимер капканы ачар.

3.Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

     4. Бала яхшы булса — дәүләт,

  Яман булса— имгәк.

6. Белем — нур, белмәү — хур.

IV.      Рефлексия.

            -Укучылар, тагын бер мәртәбә әйтегез әле:  бүген без дәрестә      нәрсәләрне кабатладык?

          -Аларның әһәмиятен әйтегез.

          -Тагын нәрсәләр белдегез?

         -Ә хәзер мәкальгә синквейн төзеп карыйк әле. Модельне бирәм. Сез     шуңа карап төзисез.

Исем

Нинди? 2 сыйфат язарга кирәк.

Нишли? 3 фигыль

Канатлы сүз яисә мәкаль

Сүзнең синонимы

Мәкаль

Кыска, образлы

Өйрәтә, баета, ярдәм итә

Мәкальсез сүз-тозсыз аш

Халык хикмәте(халык җәүһәре)

V.Өй эше.

1. 5 мәкал һәм 5 әйтем язарга.

2. “Мәкальне адәм чыгармый, замана  чыгара” темасына кечкенә инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык ашлары. 1 сыйныф. Рус төркеме. Р.З. Хәйдарова дәреслеге.

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

«Халык монлы ул…». 5 сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

5нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Дәреснең максатлары:     а) татар халык җырларының эчтәлеге, төзелеше, үзенчәлеге турында аңлату, җырның       мәгънәсенә төшене...

6 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Шигърияттә халык көе"

"Халык җырлары - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу -  бертөрле сихри көзгедер..." Г. Тукай....

Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф

Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф  рус төркеме өчен...

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф өчен эш программасы (татар мәктәпләре өчен )...

"Татар халык ашлары", татар теле, 3 сыйныф

Бу дәрес яңа материалны өйрәнүгә багышланган....