Сыйфат дәрәҗәсен мавыктыргыч өйрәнү
план-конспект урока на тему

Мостафина Нәзилә Камил кызы
Сыйныфта 12 укучы булуын исәпкә алып, 4 әр укучыдан өч төркем оештырылды. Физкультминут вакытында, укучыларны ял иттерү максатыннан, җырлы-ял вакыты уздырылды. Дәрестә һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне төгәл үтәп чыгу өчен максат куйды һәм аны тормышка ашыру өстендә эшләде. Укучыларның аралаша белү күнекмәләре камилләште, үзара дустанә мөнәсәбәт булдырылды. Төркем эчендә, парларда эшли, иптәшенең фикерен тыңлый һәм истә калдыра белү, дәрестәге биремнәрне үтәүдә һәр укучының җаваплылыгына ирешелде. Дәрестә структуралар кулланылды, алар ярдәмендә укучыларның сәләтләре, белемнәре тагын да күбрәк ачылды, алар үзләрен иркен тоттылар, шәхес итеп сизделәр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбияли алдылар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_derenelere_3_syynyf.doc83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

“Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге

Нурлат гимназиясе” гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе

З нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Сыйфат. Сыйфатның гади

 һәм чагыштыру дәрәҗәсе

Укытучы: 1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мостафина Н.К.

  

2017 нче ел

Татар теле дәресе. 3нче А  сыйныфы.

Тема: Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе 

Дәрес тибы: ГКФ (грамматик күнекмәләрне формалаштыру)( яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту)

Дәреснең максатлары: 

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен өйрәнү;

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

  • предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү;

- үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, танып-белү процессында катнашу, гомуми нәтиҗәне чыгару;

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

- туган илебез Татарстанны, аның байлыкларын сакларга кирәклеген төшендерү;

- туган илгә мәхәббәт, аның белән горурлану хисе уяту.

Эш формалары: төркемнәрдә, фронталь эш, проблемалы ситуация тудыру, өлешчә эзләнү, әңгәмә,  күзәтү-нәтиҗәгә килү.

Җиһазлау:  терәк схема, карточкалар, сигнал карточкалар, таблицалар, компьютер, дәреслек, рәсемнәр.

Материал:  Р.З. Хәйдарова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләрен оештыру” Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 2009 
“Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар өчен, Казан “Мәгариф” нәшрияты 2010 , “Мәгариф” журналлары, Ф.С.Фасеев, А.Х.Нуриева “Татар теленнән мөстәкыйль эшләр” , “Табышмаклар” китабы

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты                                                                       

1. Сәламләшү (кунаклар белән, җилкәгә-җилкә, каршыдагы иптәш белән,алма алу)

2. Уңай психологик халәт тудыру.

Матур булсын көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Дәрестә җавап бирик.


-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

3. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

(бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)

  • Бүген 19  нчы апрель. Чәршәмбе  көн. Сыйныфта барыбыз да бар. Дәрескә бөтенебез дә әзер. Урамда кояшлы, матур көн ( кояш юк, күңелсез көн),  җил юк  (җил бар).
  • Укучылар, сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, бүген безнең дәрескә бик күп кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле.

- Әйдәгез, үзебез турында сөйлик әле. Без нинди укучылар?(акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур,тырыш ... )

- Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

- Бу сүзләр предметның нәрсәсен белдерә?

-  Без сезнең белән нинди? соравына җавап биргән, предметның билгесен (признак предмета) белдергән сүзләр нәрсә була дидек? (Сыйфат)

- Укучылар, төркемнәрдә сыйфат турында белгән белемнәрне искә төшерегез. Аннары һәр төркемнән бер укучы чыгып мин биргән конвертлардагы биремнәрне эшләрсез. Шул рәвешле сыйфат сүз төркеменең моделен төзербез.

1 төркем -  Нинди сорауга җавап бирә?

2 төркем – Нәрсәне белдерә?

3 төркем – Мисаллар таба.

У: МОДЕЛЬ ИСКӘ ТӨШЕРҮ!

Модель

  1. Сорау

Нинди?

кайсы?

Нишли?

Кем?

2 Нәрсәне белдерә?

Предметның билгесен.

Предмет, затны

Төсен

 Тәмен

 Формасын

 Күләмен

 Характерын

Кызыл

Ачы

Зур

Акыллы

Түгәрәк

Малай

Язды

?

III.Уку мәсьәләсен кую (аны хәл итү юлларын эзләү, өлешләп чишү)

1. Проблема кую.

2. Дәрестемасын, максатын сораулар ярдәмендә ачыклау.

- Предметларга, экрандагы рәсемнәргә карыйбыз.

Бу алма кызыл, ә бусы кызылрак.

Бу ручка озын , ә  карандаш  кыскарак.

Бу автобус зур, ә машина кечкенәрәк.

Альбинаның чәче озын, Азалиянеке озынрак.

Саматның сумкасы зур, Давидныкы зуррак.

- Кем әйтә, без бу предметларны нишләттек?(Чагыштырдык).

Бик дөрес, укучылар.

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез микән?

-Сыйфатны чагыштыру турында.

- Бик дөрес укучылар. Сыйфатларны чагыштыру яки сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында. Менә без сезнең белән бүгенге дәреснең темасын китереп чыгардык.

(Экранда күрсәт). Слайд

  • Укучылар, мин дәрес башында сезгә алма рәсемнәре биргән идем, хәзер сез аларның артына бүгенге дәрескә нинди максат куюыгыз турында языгыз (цель), аннары укырбыз.

- Чагыштыру дәрәҗәсе турында белергә

- Чагыштыру дәрәҗәсен таба белергә өйрәнергә

- Барысында белергә

- Яхшы билге алырга.

- Задание, биремнәрне дөрес эшләргә.

- Бик яхшы.Дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куябыз.

Без сезнең белән сыйфат турында алга таба да күп нәрсәләр беләчәкбез.Игътибарлы булыгыз.

Слайд 4

Барыбызда экранга карыйбыз.Сез монда нинди сүзләр  күрәсез? (сыйфатлар). Бик дөрес.(На экране вы видете прилагательные).

… укып кит әле.

Кызыл, кызылрак, җылы, җылырак, күңелле, күңеллерәк, якты, яктырак, матур, матуррак, тәмле, тәмлерәк, баллы, баллырак.

Булды, утыр. Хәзер сез бергә сөйләшеп бу сүзләрне ике төркемгә бүлегез. Аннары һәр өстәлдән бер кеше 1 нче төркемгә нинди сүз сайлады, шуны яза – ул гади сыйфатлар булыр, икенче өстәлдән 1 укучы икенче төркемгә сайлар алган сүзләрен языр. 2ченче өстәлдән 1 укучы тикшерер һәм сүзләрнең тәрҗемәсен әйтер.  Өстәлләрдә эшләргә 10 секунд вакыт бирәм.  (вакыт бетте).

- Һәр өстәлдән бер укучы тактага чыга. (язалар).

- Яхшы. ( укыйлар,аңлаталар)

.... син алар белән килешәсеңме?(Ты согласен?)

-Бик яхшы. Хәзер беренче төркемдәге сүзләрне тәрҗемә ит.

Җылы- теплый, күңелле – веселый, якты – светлый..

-Бик яхшы.

-Укучылар, без беренче төркемдә гади дәрәҗәдәге сыйфатлар дидек, ә калганнарын нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар булды инде?(чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар).

Хәзер безгә нәтиҗә чыгарырга кирәк. Без нинди нәтиҗә чыгарырбыз микән. Яхшылап уйлагыз, ничек чагыштырдык, нәрсәләр ярдәмендә чагыштырдык? (10 секунд)?(Какой сделаем вывод?).

-Кем әйтеп карыйм ди. Әйдә ..... әйтеп кара әле.

Нәтиҗә.  - Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясала.

Укучылар , …. фикере белән килешәсезме? Әйе.

Рәхмәт …. утыр.

IV. Ныгыту этабы.

1. Карточкалар белән төркемнәрдә эш.

Мин сезнең алдыгызга карточкалар куйдым, һәрберегез берәр карточка алыгыз, укыгыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Карточкада сүзләр язылган (на карточках написаны слова), сез ул сүзнең нинди дәрәҗәдә булуын белергә тиеш. Монда гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре дигән язулар күрәсез. Әкрен генә үзегезнең сүзегез кайсы дәрәҗәгә туры килә, шул язу янына барып басыгыз. Ә хәзер үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез (найдите себе пару, и дайте “пять”) Булдымы?.

Сезнең һәрберегездә 1 сыйфат язылган карточка, сез яңадан шуңа 3 сүз уйларга тиеш буласыз. Моның өчен сезгә 10 шар секунд вакыт бирелә.Эшне озынрак укучы башлый.Мин вакыт бетте дигәч, икенче укучы үзенең җавабын әйтә башлый.

Аңладыгызмы? Башладык. (1-2 укучыдан сорау). ...  сиңа ...  нинди сыйфатлар әйтте? Килешәсезме укучылар? (әйе, булса кул чабалар). Бик яхшы укучылар, әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.

-Укучылар, бу биремне нигә эшләдек икән,ничек уйлыйсыз?

  • Сыйфатларны аеру өчен (различаль)
  • Сыйфатларны күбрәк белер өчен( знать много прилагательных)

- Дөрес, укучылар, молодцы. Гади һәм чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны аеру өчен.

2. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА 

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.  


3. Текст белән эш.  (такта янында)
-Укучылар, хәзер дәреслекләрне ачыйк 95 бит, 3 күнегү. 
-Биремне укыйк әле. 
Текстны укыйлар. (Кирәксә сүзлек белән кулланалар)

-Текст нәрсә турында?

- Татарстанда нәрсәләр күп? Татартсан нәрсәгә бай?

-Табигате нинди?

- Дәүләт символлары нинди?


- Бу тексттан сыйфатларны табыгыз, тәрҗемә итегез,  алардан чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясагыз (төркемнәрдә).

- Әйдәгез әле, тикшереп китик.

- Яхшы, укучылар.

4. Интерактив такта белән эш.

- Сезнең алда сүзтезмәләр язылган битләр бар.Сез шул сүзтезмәләрнең төшеп калган сыйфатларын язып , тәрҗемә итәргә тиеш буласыз.(группаларда эшләү).

... шәһәрләр, ...авыллар, ... һәм .... республика, ... урманнар,  ...кырлар,       ...күлләр.

1нче сан астындагы партнёр 2нче сан астындагы партнёрга 1нче сүзне укый да тәрҗемә итә,аннары 2нче сан астындагы партнёр 3нче сан астындагы..... шулай беткәнче дәвам итәбез.

-Беттеме? Ә хәзер тикшереп китәбез. (Берничә укучыдан сорала). Экранга крап дөреслеген тикшерү.

 Слайд

Бирелгән сүзтезмәләрдән сыйфатларны табасыз.(10 секунд) Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куегыз.(10 секунд).

Нинди кушымалар ярдәмендә чагыштыру дәрәҗәсенә куябыз әле? Кем әйтә?

Рак/-рәк кушымчасы ялганган сыйфатлар сыйфатның нинди дәрәҗәсе булалар?(сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе).

Тикшереп китик әле.

Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп чыктыгыз, хәзер шул сыйфатларны кулланып һәр төркем үзара җөмләләр  төзи. (җөмләләр төзисез, кем күбрәк җөмлә төзи ала.) Мин сезгә 5 минут вакыт бирәм.

Башладык. Вакыт бетте.


Тикшерәбез, ялгышларны төзәтәбез. 


V. Кабатлау
1.Тест биремнәре. 

1. Тәрҗемә итегез - сыйфат: 
А) существительное 
Ә) прилагательное 
Б) глагол 

2. Сыйфат нәрсәне белдерә? 
А) предметны 
Ә) предметның билгесен 

3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 
А) нишли? 
Ә) кем? нәрсә? 
Б) нинди? Кайсы? 

4. Сыйфатларны тап : 
А) малай, куян,сыерчык 
Ә) матур, кечкенәрәк, җылырак 
Б) эшли, елмая,йөгерә. 

5.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлары тап: 
А) Матуррак, кызылрак, салкынрак. 
Ә) Матуррак, кара, сары

Б) Кызыл, кара, кыска 

2. Тестны каршы утыручы укучы тикшерә. 

VI. Йогаклау. Рефлексив кабатлау.

1.Модельбуенча искә төшерү.
Укучылар куйган максатларыгызгага ирештегезме?
Укучылар, бүген нинди яңа әйбер белдек? 
Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе кайчан кулланыла? 
Ул ничек ясала? 

Алар ничек өчен кирәк?

2. Билге кую

Ә хәзер укучылар бүген эшләгән эшегезне бәяләгез (бер төркем икенче төркемгә билге куя).

3. Өй эше.

Укучылар, өй эшен биргәнче уйнап алыйк. Менә сезгә ике ромашка чәчәге алып килдем, аның үзегезгә ошаган таңларын алыгыз. (лепестки). Сүзләр аңлашыламы?

Көндәлекләргә өй эше языгыз:

  1. Бирелгән сүзләрне чагыштыру дәрәҗәсенә куеп языгыз.
  2. Дәреслекнең 95 нче битендәге 5 нче күнегүне эшләргә.
  3. Сыйфатлар кулланып “Татарстан” темасына диалог төзергә.

VII. Нәтиҗә ясау.

Укучылар, сез бүген нинди акыллы, тәрбияле, тырыш булуыгызны күрсәттегез. Мин сезнең белән горурланам.  Әйдәгез билгеләрне тыңлыйк. (килешәсеңме)

-Укучылар,дәрестә кемгә авр булды?  (..)

-Кем икенче дәрестә тагын тырышычак? (...)

- Бүгенге белемнәр сезгә кирәк буламы?

Без бүген ничек эшләдек?  (..)

Мин сезнең белән килешәм, барыгыз да молодцы! Дәрес бетте , чыгарга мөмкин!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Мавыктыргыч тарих фәне

Максат:1.Борынгы заман тарихы һәм урта гасырлар тарихы буенча укучыларның белемнәрен ныгыту.2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.3.Тарих дәресләренә кызыксыну ...

"Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт"

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау өчен кызыклы уен - сәяхәт....

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

Мероприятие "Туган тел - мавыктыргыч тел" (4-5 нче сыйныфлар)

Китапханә белән берлектә татар теле атналыгында үткәрелгән кичәнең сөенариесе.Максат: укучыларда туган телгә,татар теленә  әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү , ...

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре

quot;Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча план-конспект...