Шарт фигыль. 6 нчы сыйныф укучылары өчен.
учебно-методический материал (6 класс) по теме

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Затланышлы фигыльләрне кабатлау, өй эшен тикшерү формасында онлайн-тест

https://create.kahoot.it/l/#user/e54f3fb2-0647-413...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шарт фигыль963.45 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Шәйхетдинова Лилия Мәгъфүр кызы, Габдулла Тукай исемендәге беренче татар гимназиясенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татар теле, 6 нчы сыйныф.

Тема: Шартфигыль.

Дәреснең максатлары:

Дидактик: Шарт фигыль формасы белән танышу, истә калдыру, өйрәнү; шарт фигыльнең барлык-юклык формаларын аңлау;  шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера белү; алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Үстерелешле: Фикерләү сәләтен үстерү; укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

Тәрбияви: туган телгә, туган илгә, мәхәббәт, белем алуга омтылыш,  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру; эшне аңлап, җаваплы башкару; татар телен елүнең әһәмиятен аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләр:

танып белү УУГ: төшенчәләр чыгара белү; гомумиләштерүләр ясау; логик яктан фикерли алу;

коммуникатив УУГ:аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү; хезмәттәшлек итү;

регулятив УУГ: уку мәсьәләсен мөстәкыйль рәвештә билгели һәм тәгъбир итә алу; эшчәнлеккә үзбәя бирү;

Предмет нәтиҗәләр:  шарт фигыльне үзләштерү, шарт фигыльне танып белү, зат-сан белән төрләндерә алу, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану.

Бурычлар:

-затланышлы фигыльләр буенча алган белемнәрне системалаштыру;

-шарт фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнешен  таба белү күнекмәләрен үстерү;

-сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;

- мөстәкыйль, төркемнәрдә, парларда эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Материал: дәреслек (Татар теле. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.РСәйфетдинов. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2014), мәкальләр китабы.

Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, проектор, презентация, үзбәя картасы (1 нче кушымта), гаилә темасына караган рәсемнәр (2 нче кушымта), нетбуклар, карточкалар.

Танып белү эшчәнлеге оештыру методлары:проблемалы ситуация тудыру, өлешчә эзләнү.

Танып белү эшчәнлеге оештыру формасы:фронталь, парларда,төркемнәрдә, индивидуаль эшләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрескә әзерләндегезме? Сез әзер булсагыз,дәресебезне башлыйбыз(Дежур укычылардан дәрестә кемнең булмавын, өй эшен ачыклау).

II. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, әйдәгез өй эшләрен тикшерәбез. Аның өчен пультларны алуыгыз сорала. Бирелгән сорауларга 1 минут эчендә җавап бирү сорала(Kahoot программасы нигезендә затланышлы фигыльләрдән боерык һәм хикәя фигыль темасына каралган онлайн тест эшләнелә.

https://create.kahoot.it/l/#user/e54f3fb2-0647-4138-b1f1-16d7359ef3e7/kahoots/created

Бирелгән сорауларга укучылар пультлар ярдәмендә җавап бирә. Әлеге программа белән эшләү нигезендә, укучылар ның белемнәрен тикшерүгә аз вакыт сарыф ителә һәм нәтиҗәләр шул ук вакытта күренеп барыла, анализланыла).

1)  Затланышлы фигыльләр барысы да зат-сан белән төрләнәме?

а)  төрләнми

ә)  төрләнә

б)  кайберләре төрләнә

2)  Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

а)  эш кушуны

ә)  эшнең үтәлү-үтәлмәвен

б)  чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне

3)  Фигыльнең барлык-юклык формасы нәрсәне белдерә?

а)  эш-хәлнең һәрвакыт үтәлүен

ә)  эш-хәлнең һәрвакыт үтәлмәвен

б) эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәвен

4) Үткән заман хикәя фигыльләр нинди төрләргә бүленә?

а)  билгеле һәм билгесез

ә) һәрвакыт билгеле

б) һәрвакыт билгесез

5) Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне билгеләгез:

а)  сизгер, үткер, тапкыр

ә)  кишер, сыер, сикер

б) кайтыр, килер, эшләр

6)  Киләчәк заман хикәя фигыль ничә төрле була?

а) өч

ә) дүрт

б) ике.

- Димәк, алдагы дәрес темасын .... яхшы аңлавы күрендә, ә калган укучыларга игътибарлырак булырга, аңлашылмаган сорауларыгыз булса, бирергә киңәш итәм. Рефлесив бәяләү.

II. Актуальләштерү.

- Хәзер, укучылар, тактага игътибар итегез әле. Бирелгән җөмләләрне игътибар белән тыңлагыз.

Туганнарым янда булса, мин бәхетле.

Әниемә  булышсам, ул бәхетле.

- Укучылар, шушы шигырьдән 1нче җөмләне яңадан бергәләп укыйк әле (уку).

- Җөмләдән грамматик нигезне табыгыз, ягъни ия белән хәбәрне. (Мин  бәхетле.)

- Беренче җөмләдә бәхетле булу өчен нинди шарт куела? (Туганнарым янда булса)

- Икенче җөмләдә нинди шарт куела? (Әниемә  булышсам)

- Җөмләләрендә эш-хәлне белдергән сүзләрне табыйк. Алар минем бәхетле булуым өчен шарт булып торалар ( булса). Бу сүзләрнең тамыры һәм кушымчасын табыйк .

- Нинди кушымча бар? Әйе, дөрес –сә кушымчасы. Димәк, без дәрестә нинди теманы үтәрбез инде? (Шарт фигыль)

-Шарт фигыльнең билгеләмәсен ничек әйтә аласыз?(Хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә һәм – са/- сә кушымчасы ялганып ясалган фигыльләр шарт фигыль дип атала.)

- Игътибар белән карасагыз, тагын нәрсә күрәсез, нинди кушымча? (Зат-сан кушымчасы.)

-Алда әйтеп үткәнчә, шарт фигыль зат-сан белән төрләнә. Димәк, ул затланышлы фигыль.

- Икенче, дүртенче юлын Мин бәхетсез дип алсак, алдагы җөмләләр ничек үзгәрер икән?

- Үзгәрткәннән соң шарт фигыльнең нинди формасын кулландык? (Шарт фигыльнең юклык формасын)

- Шарт фигыльнең юклык формасы ничек ясала? (-Ма/-мә кушымчасы белән ясала.)

- Димәк, билгеләмәне тулысы белән кем әйтә?(Шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Ул –са/-сә кушымчсы белән ясала, зат-сан белән төрләнә.)Рефлексия.

III.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1.Укучылар, мин сезнең игътибарлылыгызны күзәтеп карыйм әле. (Слайдта күрсәтелгән шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен аңлату)

берлек                                                күплек

I зат бул-са-м                                   I зат бул-са -к

II зат бул-са -ң                                 II зат бул-са -гыз

III зат бул-са                                     III зат бул-са -лар

- Сез хикәя фигыльнең заман формаларының төрләнеш таблицасын ачыгыз һәм игътибар белән карагыз. Шарт фигыльнең зат- сан кушымчалары хикәя фигыльнең кайсы заман формасы кушымчалары белән туры килә?(Үткән заман)

- Димәк, шарт фигыльнең зат- сан төрләнеше билгеле үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеше белән туры килә. Сезгә моны истә калдыру уңайлы дип уйлыйм.

(Укучылар булышса сүзен төрләндереп карыйлар, дөреслеген тикшерә баралар.) Үзбәя. Рефлексия.

2.Ә хәзер дәреслектәге күнегүне белән эш башкарырбыз.117 нче биттән 254 нче күнегүне карыйк.  Фәнис Яруллинның “Әйбәт минем әби”. Шигырьне укучылардан укыту.

 Ни тотса, шуны булдыра –

Минем әбием шәп тә.

 Аның эшләгән эшләрен

 Бетералмам сөйләп тә.

Төймәмне өздереп кайтсам

Тагын бирә шалт кына.

Галстугымны югалтсам,

Табып бирә ялт кына.

Китапларны, дәфтәрләрне

Тикшереп, карап тора.

Ертылган битләре булса,

Тота да ябыштыра.

Күңелләре күтәрелә,

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен мәктәпкә дә

Барыр иде ... яраса.

Килсә мәктәпкә берәрсе

Онытып кирәк китабын,

Уйлыйм шунда эчемнән:

“Әбисе юк, мөгаен”.

Ф.Яруллин

Төркемнәрдә эш. Think Pair Share [финк райт раунд робин]ысулы ярдәмендә эш алып барыла, һәр төркем шигырь буенча фикер алыша.

-Шигырь нәрсә турында? 2 нче төркем шигырьнең эчтәлеген сөйләгез әле.

-Сез өй эшләрен ничек башкарасыз? (3 нче төркем җавабын тыңлау)

-Алдагы бирем: шигырьдән шарт фигыльләрне генә сайлап язарга, зат-санын билгеләргә. (Һәр төркем эшне башкара. 5 минут вакыт бирелә) 4 нче төркем җавапларын тыңлау, 1 нче төркем дөреслеген тикшерә бара.Үзбәя.Рефлексия.

-Ә хәзер төркемнәрдәге 1 нче сан астында утыручылар “тотса” шарт фигылен берлек санда, 2 нче сан астында утыручылар шушы ук шарт фигыльнекүплек санда төрләндерә. 3 нче сан астында утыручылар “тотса” шарт фигылен юклык формасына куеп берлек санда, ә 4 нче сан астында утыручылар күплек санда төрләндерә. Сезгә бары 3 минут вакыт бирелә. (Һәр төркем, шул исәптән һәр укучы бу эш төрендә катнаша, яхшы белүчеләр, үзләренең иптәшләренә булыша, аңлата. Бу, әлбәттә, белем бирү белән беррәттән активлыкны таләп итә, укычыларның бер-берсенә карата игътибарлылык, сабырлык, әдәп-әхлак сыйфатларын да тәрбияли.) Вакыт бетте,  2 нче төркемдәге 1 нче сан астында утыручы укучы укый, 4 нче төркемдәге 1 нче сан астында утыручы укучы тикшерә (эшне шул тәртиптә дәвам итү). Үзбәя карталарына билге кую. Рефлексия.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Интерактив такта белән эш.

 Тиешле шарт фигыльләрне куеп күчереп язарга. Чылбыр буенча укучыларны такта янына чыгару, дөреслеген тикшерә бару.

Юеш кием белән ..., суык тия. Телевизорны күп ..., баш авырта. Тырышып ..., күп беләсең. Йокыдан вакытында ...., мәктәпкә соңга калмыйсың. ..., укытучыдан сора.

Үзбәя. Рефлексия.

2.Физкульминутка:

Укучылар үзләренең фигыльләрен дә әйтә алалар. Укучылар, әйтелгән фигыльләрдән  шарт фигыльне ишетсәгез -  чүгәлисез, боерык фигыль икән - кул чабасыз, хикәя фигыль икән -  урында басып кына торасыз. Аңлашылдымы? (Take Off – Touch Down [тейк оф – тач даун] ысулы ярдәмедә файдалы ял итү. Бер укучы аңа бирелгән биттән фигыльләрне әйтеп бара, калганнар биремне үтиләр.)

Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә, чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.

Үзбәя.Рефлексия.

3.Интерактив тактада бирелгән мәкальләрнеңмәгънәсе буенча ахырын  табарга тиеш. Мәкальнең мәгънәсен аңлатырга, шарт фигыльләрен табарга.

Акыллы булсаң,                                             картлыгың тыныч булыр.

Телең ни әйтсә,                                              акыл сатма.

Эшләгәч ашасаң,                                           теш сына.                                                                                                            

Таш тешләсәң,                                               арыш икмәге дә тәмле.

Йомшак сүз әйтеп бәйләсәң,                        колагың шуны ишетер.

Иптәшең сукыр булса,                                  сынган сөяк тә ялгана.    

Яшьлегең тырыш булса,                               Син дә күзеңне йом.

-Үзбәя.

-Мәкальләр китабыннан, шарт фигыль кергән мәкальләрне табу. Анализлау. Нәтиҗә ясау. Үзбәя.Рефлексия.

4.Рәсемнәр белән эш.  Такта эленеп куелган рәсемнәр нигезндә, гаилә темасына, шарт фигыль кулланып, җөмләләр, диалог төзү. Үзбәя. Рефлексия.

5.Карточкаларда тест таратыла:

1. Шартфигыльнәрсәнебелдерә?

а) эш-хәрәкәтнең максатын,

б) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын,

в) эш-хәрәкәтнең билгесен.

2. Шартфигыльниндикушымчаларярдәмендәясала?

а) -ма, -мә,

б) -ды,-де,

в) -са,-сә.

3. Фигыльләрнең төрен билгеләргә

Керсә, әйтсә, белсә, аңласа.

а) хикәяфигыль,

б) боерыкфигыль,

в) шартфигыль.

4 Затланышлыфигыльләрничәү?

а) 3,

б) 2,

в) 4.

5. Шарт фигыльне табарга

а) кайтасы, киләсе, эшлисе,

б) китсен, китмәсен, килмәсен,

в) барса, килсә, укыса.

6. Шартфигыльнәрсәбелән төрләнми?

а) заман,

б) зат-сан,

в) барлык-юклык.

7. Бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә

Кайтса, бар, йөгерер

а) хикәяфигыль, боерыкфигыль, шартфигыль,

б) боерыкфигыль, хикәяфигыль, шартфигыль,

в) шартфигыль, боерыкфигыль, хикәяфигыль.

-Үзбәя. Рефлексия.

V. Йомгаклау. Рефлексив кабатлау.

-Без дәреснең уку мәсьәләсен чиштекме?

-Нинди тема белән таныштык?

-Шартфигыль турында нәрсәләр белдек? Ул ничек ясала?

-Аның кушымчалары нинди?

-Ул нинди сорауларга җавап  бирә?

-Юклык формасы ничек ясала?

-Дәрестә барысы да аңлашылса, үзбәя картасына дәрес өчен билгеләрен куялар. Тест эшләре белән, үзбәя картасын җыеп алу.

-Өй эшен бирү: шарт фигыльне  кулланып, “Минем гаиләм” дигән темага кечкенә хикәя язып килергә. Дәрес тәмам, сау булыгыз.

1 нче кушымта

Үзбәя картасы:

Исем Фамилиясе

2 нче кушымта

Гаилә темасына караган рәсемнәр:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

"Шарт фигыль"-дәрес эшкәртмәсе

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

"Шарт фигыль"-презентация

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

5 нче сыйныф өчен технологик карта. "Шарт фигыль"

5 нче сыйныфлар өчен төзелгән технологик карта.  Технологик карта дәрес өчен бик уңайлы. Чөнки дәреснең һәр этабы төгәл бирелә. Укытучыга бу  технологик карталар бик зур ярдәм итә....

Шарт фигыль. Татар теле дәресенең дәрес эшкәртмәсе.7нче сыйныф.

1. Укучыларга шарт фигыльнең мәгънәсе һәм зат-сан белән төрләнеше турында төшенчә бирү.  2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү...